«Сашаның дуслары» хикәясендә тәрбия проблемасының куелышы

Бөгелмә шәһәре 11 нче урта гомуми  белем бирү мәктәбенең  I квалификацион категорияле  татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Закирова Рәисә Кадис кызының  дәрес конспекты       Дәрес темасы: «Сашаның дуслары»  хикәясендә тәрбия проблемасының куелышы. Максат:1)темага караган сүзләрне актив кулланылышка кертү, укылган текстның эчтәлеген үзләштерү, эчтәлеген сөйләргә өйрәтү; 2)укучыларның сорау – җавап имитацияле диалогик сөйләм, сәнгатьле  уку һәм тәрҗемә, монологик сөйләм  күнекмәләрен үстерү; 3)саранлык – начар гадәт икәнлеген төшендерү, укучыларда юмартлык, тәрбиялелек, игътибарлылык кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү. Дәрес тибы: йомгаклау дәресе. Дәрес төре: сөйләм күнекмәләрен үстерү дәресе. Белем бирү методы: үстерелешле укыту методы. Предмет эчендә бәйләнеш: татар теле,  әдәби  уку. Предметара бәйләнеш: рус теле. Дәрес барышы. I.Оештыру өлеше. Укытучы. -Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Сыйныфта кем дежур?Бүген ничәнче март? Атнаның кайсы көне?Март язның  башымы,әллә ахырымы?  Март язның ничәнче ае?Бүген көн нинди?(көтелгән җаваплар: салкын, болытлы, кояшлы,карлы, буранлы, томанлы, җилле, буранлы) II.Өй эшен тикшерү.Укучылар, узган дәрестә без «Сашаның дуслары» дигән хикәяне өйрәнгән идек.Сез аны өйдә укып килдегез. Сезгә өй эше “Минем дустым” темасына хикәя төзергә иде. III.Фонетик күнегү.СЛАЙД№2 Тәртипле  [тәртиплэ],  Тәрбияле  [тәрбийәлэ], Игътибарлы  [ихтибарлы], Ярдәмчел  [йәрдәмчэл].   Юмарт [йумарт] Дару [дару] Даруханә [дарухәнә] Хөрмәт итәргә  [хөрмәт  итәргә] Ярдәм итәргә  [йәрдәм  итәргә] Башта үзем укыйм, укучылар кабатлыйлар. Бу сүзләрне хор белән/ аерым укырга, рус теленә тәрҗемә итәргә.СЛАЙД№3. Тәртипле – порядочный Тәрбияле - воспитанный Игътибарлы - внимательный Ярдәмчел – отзывчивый Юмарт –щедрый Дару – лекарство Даруханә – аптека Хөрмәт итәргә – уважать Ярдәм итәргә  - помогать Укытучы. Бу сүзләрдәнкалын һәм нечкә сузыклы сүзләрне, антонимнарын табарга һәм шул сүзләр белән  җөмләләр төзергә.СЛАЙД№4. Тәртипле – тәртипсез Тәрбияле -тәрбиясез Игътибарлы - игътибарсыз Ярдәмчел – ярдәмчел түгел Юмарт - саран   IV.Яңа тема өстендә эш. 1.Хикәяне сәнгатьле итеп укырга. Сорауга җавап бирергә (Бу текстта сүз кемнәр турында бара?) 2.Хикәяне рольләргә бүлеп укырга. 3. Сорауларга җавап бирергә.СЛАЙД№5. - Сашаның якын дуслары кемнәр? -Дуслар бергә нәрсәләр эшлиләр? - Сашаның әбисе нишләде? - Саша кая китте? 4.Текстның эчтәлеге буенча тест.СЛАЙД№6 1) Валера Сашага акча бирде.  Азат  Сашага акча бирде. 2) Сашаның дусты  авырды. Сашаның әбисе  авырды. 3) Азатның йөрәге авыртты, кан басымы күтәрелде. Әбинең кан басымы күтәрелде,  йөрәге авыртты. 4)Сашаның якын дуслары күп. Сашаның якын дуслары икәү генә. 5) Валера, Азат уйнарга чыктылар. Азат уйнарга чыкмады. 6) Азат –яхшы,  игътибарлы дус.  Валера  –яхшы,  игътибарлы дус. 5.Җөмләләрне хикәянең эчтәлеге тәртибендә урнаштырырга.СЛАЙД№7. (Дәреслек белән эш) 6.Хикәянең эчтәлегенә туры килгән җөмләләрне сайлап алып,дәфтәрләргә язарга.СЛАЙД№8 1.Сашаның әбисе авырды. 2.Валера Сашага акча бирде. 3.Әбинең йөрәге авыртты, кан басымы күтәрелде. 4.Валера Азатны уйнарга чакырды. 5.Сашаның иң якын дуслары икәү генә. 6.Саша дусларыннан ярдәм сорады. 7.Сашаның колагы,башы,тамагы авыртты. 8.Саша даруханәдән йөрәк даруы алып кайтты. 7.Җөмләләргә сораулар куярга. (Дәреслек белән эш,137 бит,4 күнегү) 8.Сез ничек уйлыйсыз,Саша,Азат һәм Валера чын дуслармы?СЛАЙД№9 - Азат – чын дус,чөнки .... -Валера чын дус түгел,чөнки   ... 9.Мәкальләр өстендә эш.СЛАЙД№10 Саран ишеген кунак какмас. Саран кеше акчадан туймас. Юмарт кулга мал күбрәк керә. Яхшыдан үрнәк ал,яманнан гыйбрәт ал. Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр. V.Дәресне  йомгаклау. 1.Хикәядә сүз кем турында бара ?  (Хикәядә сүз Саша  һәм аның дуслары турында бара). 2)Сезгә  Валера  ошадымы?(Миңа Валера ошамады). 3) Ни өчен?(Чөнки улсаран, дустына ярдәм итми). 4)Без бүгенге дәрестә өйрәнгән сыйфатларның кайсылары Азатка туры килә? (көтелгән җавап:Азат тәртипле, тәрбияле,ярдәмчел,игътибарлы,юмарт.). 5) Ә сез Сашага нинди киңәшләр бирер идегез?(Укучылар сез хәзер төркемнәрдә  киңәшеп эшләрсез)СЛАЙД№11. 1. Акчаң булса, дустыңа бир. 2.Дустыңа авыр вакытта ярдәм ит. 3. Дустыңны акчага алыштырма.   6)Сез ничек уйлыйсыз,Валера уңай герой булса, аңа нинди сыйфатлар хас булыр иде?( тәртипле, тәрбияле, ярдәмчел, юмарт,игътибарлы)   V.Өй эше бирү. Укытучы.Укучылар, көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куйыйк әле.СЛАЙД№12 1нче төркем–134 бит,1 нче күнегү эчтәлеген сөйләргә 2нче төркем-135нчебит, 5 нче күнегү,диалогларны хикәянең эчтәлеге  буенча урнаштырырга. 3нче төркем–138 нче бит,5 нче күнегү,сорауларга җавап бирергә VI. Билге кую.(Билгеләр аңлатып куела). VII.Йомгаклау. Укытучы.  Димәк, без кешеләргә хас нинди сыйфатлар белән таныштык? Сез үзегездә нинди сыйфатларны булдырыр идегез? Укучы. (көтелгән җавап) Без кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатлар белән таныштык. Мин үземдә уңай сыйфатларны булдырыр идем.
Раздел Физкультура
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бөгелмә шәһәре

11 нче урта гомуми

белем бирү мәктәбенең

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Рәисә Кадис кызының

дәрес конспекты


Дәрес темасы: «Сашаның дуслары» хикәясендә тәрбия проблемасының куелышы.

Максат:1)темага караган сүзләрне актив кулланылышка кертү, укылган текстның эчтәлеген үзләштерү, эчтәлеген сөйләргә өйрәтү;

2)укучыларның сорау - җавап имитацияле диалогик сөйләм, сәнгатьле уку һәм тәрҗемә, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;

3)саранлык - начар гадәт икәнлеген төшендерү, укучыларда юмартлык, тәрбиялелек, игътибарлылык кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәрес төре: сөйләм күнекмәләрен үстерү дәресе.

Белем бирү методы: үстерелешле укыту методы.

Предмет эчендә бәйләнеш: татар теле, әдәби уку.

Предметара бәйләнеш: рус теле.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Укытучы.

-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Сыйныфта кем дежур?Бүген ничәнче март? Атнаның кайсы көне?Март язның башымы,әллә ахырымы? Март язның ничәнче ае?Бүген көн нинди?(көтелгән җаваплар: салкын, болытлы, кояшлы,карлы, буранлы, томанлы, җилле, буранлы)

II.Өй эшен тикшерү.Укучылар, узган дәрестә без «Сашаның дуслары» дигән хикәяне өйрәнгән идек.Сез аны өйдә укып килдегез. Сезгә өй эше "Минем дустым" темасына хикәя төзергә иде.

III.Фонетик күнегү.СЛАЙД№2

Тәртипле [тәртиплэ],

Тәрбияле [тәрбийәлэ],

Игътибарлы [ихтибарлы],

Ярдәмчел [йәрдәмчэл].

Юмарт [йумарт]

Дару [дару]

Даруханә [дарухәнә]

Хөрмәт итәргә [хөрмәт итәргә]

Ярдәм итәргә [йәрдәм итәргә]

Башта үзем укыйм, укучылар кабатлыйлар.

Бу сүзләрне хор белән/ аерым укырга, рус теленә тәрҗемә итәргә.СЛАЙД№3.

Тәртипле - порядочный

Тәрбияле - воспитанный

Игътибарлы - внимательный

Ярдәмчел - отзывчивый

Юмарт -щедрый

Дару - лекарство

Даруханә - аптека

Хөрмәт итәргә - уважать

Ярдәм итәргә - помогать

Укытучы. Бу сүзләрдәнкалын һәм нечкә сузыклы сүзләрне, антонимнарын табарга һәм шул сүзләр белән җөмләләр төзергә.СЛАЙД№4.

Тәртипле - тәртипсез

Тәрбияле -тәрбиясез

Игътибарлы - игътибарсыз

Ярдәмчел - ярдәмчел түгел

Юмарт - саран

IV.Яңа тема өстендә эш.

1.Хикәяне сәнгатьле итеп укырга.

Сорауга җавап бирергә (Бу текстта сүз кемнәр турында бара?)

2.Хикәяне рольләргә бүлеп укырга.

3. Сорауларга җавап бирергә.СЛАЙД№5.

- Сашаның якын дуслары кемнәр?

-Дуслар бергә нәрсәләр эшлиләр?

- Сашаның әбисе нишләде?

- Саша кая китте?

4.Текстның эчтәлеге буенча тест.СЛАЙД№6

1) Валера Сашага акча бирде.

Азат Сашага акча бирде.

2) Сашаның дусты авырды.

Сашаның әбисе авырды.

3) Азатның йөрәге авыртты, кан басымы күтәрелде.

Әбинең кан басымы күтәрелде, йөрәге авыртты.

4)Сашаның якын дуслары күп.

Сашаның якын дуслары икәү генә.

5) Валера, Азат уйнарга чыктылар.

Азат уйнарга чыкмады.

6) Азат -яхшы, игътибарлы дус.

Валера -яхшы, игътибарлы дус.

5.Җөмләләрне хикәянең эчтәлеге тәртибендә урнаштырырга.СЛАЙД№7.

(Дәреслек белән эш)

6.Хикәянең эчтәлегенә туры килгән җөмләләрне сайлап алып,дәфтәрләргә язарга.СЛАЙД№8

1.Сашаның әбисе авырды.

2.Валера Сашага акча бирде.

3.Әбинең йөрәге авыртты, кан басымы күтәрелде.

4.Валера Азатны уйнарга чакырды.

5.Сашаның иң якын дуслары икәү генә.

6.Саша дусларыннан ярдәм сорады.

7.Сашаның колагы,башы,тамагы авыртты.

8.Саша даруханәдән йөрәк даруы алып кайтты.

7.Җөмләләргә сораулар куярга.

(Дәреслек белән эш,137 бит,4 күнегү)

8.Сез ничек уйлыйсыз,Саша,Азат һәм Валера чын дуслармы?СЛАЙД№9

- Азат - чын дус,чөнки ....

-Валера чын дус түгел,чөнки ...

9.Мәкальләр өстендә эш.СЛАЙД№10

Саран ишеген кунак какмас.

Саран кеше акчадан туймас.

Юмарт кулга мал күбрәк керә.

Яхшыдан үрнәк ал,яманнан гыйбрәт ал.

Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.

V.Дәресне йомгаклау.

1.Хикәядә сүз кем турында бара ? (Хикәядә сүз Саша һәм аның дуслары турында бара).

2)Сезгә Валера ошадымы?(Миңа Валера ошамады).

3) Ни өчен?(Чөнки улсаран, дустына ярдәм итми).

4)Без бүгенге дәрестә өйрәнгән сыйфатларның кайсылары Азатка туры килә?

(көтелгән җавап:Азат тәртипле, тәрбияле,ярдәмчел,игътибарлы,юмарт.).

5) Ә сез Сашага нинди киңәшләр бирер идегез?(Укучылар сез хәзер төркемнәрдә киңәшеп эшләрсез)СЛАЙД№11.

1. Акчаң булса, дустыңа бир.

2.Дустыңа авыр вакытта ярдәм ит.

3. Дустыңны акчага алыштырма.

6)Сез ничек уйлыйсыз,Валера уңай герой булса, аңа нинди сыйфатлар хас булыр иде?( тәртипле, тәрбияле, ярдәмчел, юмарт,игътибарлы)

V.Өй эше бирү.

Укытучы.Укучылар, көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куйыйк әле.СЛАЙД№12

1нче төркем-134 бит,1 нче күнегү эчтәлеген сөйләргә

2нче төркем-135нчебит, 5 нче күнегү,диалогларны хикәянең эчтәлеге буенча урнаштырырга.

3нче төркем-138 нче бит,5 нче күнегү,сорауларга җавап бирергә

VI. Билге кую.(Билгеләр аңлатып куела).

VII.Йомгаклау.

Укытучы. Димәк, без кешеләргә хас нинди сыйфатлар белән таныштык? Сез үзегездә нинди сыйфатларны булдырыр идегез?

Укучы. (көтелгән җавап) Без кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатлар белән таныштык. Мин үземдә уңай сыйфатларны булдырыр идем.

© 2010-2022