2 нче сыйныфта физкультура дәресендә балалар белән уздырылган спорт чарасы «Сәламәтлек-зур байлык»

"Описание материала: Мин үземнең дәресемне «Cәламәтлек-зур байлык» дип атадым. Бу сценарий сыйныфтан тыш чара буларак балалар һәм әти-әниләр белән узыдырыла.Бүгенге көндә балаларның сәламәтлегенә зур игътибар бирелә. Мондый чаралар балаларның спорт белән кызыксынуын тагын да үстерә,ныгыта. Уенда балалар үзләре генә тугел,әти-әниләре дә катнаша. Бу бала белән әти-әни арасында булган мөнәсәбәтне тагын да ныгыта. Көн саен физик күнегүләр ясарга, дөрес тукланырга кирәк. Иң мөһиме: үз - үзеңне, һәм ...
Раздел Физкультура
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Коркачык гомуми башлангыч белем бирү мәктәбе







2 нче сыйныфта физкультура дәресендә балалар белән уздырылган спорт чарасы

Тема: "Сәламәтлек-зур байлык" .



Эшләде: Гимадеева Рәмзия Рәис кызы Коркачык гомуми башлангыч белем бирү мәктәбенең икенче квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.





2013 уку елы


Максат: Укучыларда, Сәламәт яшәү рәвеше" программасын тормышка

ашыру максатыннан,үзләрен һәрьяклап үстерүгә,физик культура белән актив

шөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү,аларның ихтыяр көчләрен,сәламәтлекләрен ныгыту.

Бурычлар:

"Физик культура" белем бирү өлкәсе:

Спорт төрләренә карата кызыксынучанлыкны,мөстәкыйльлекне үстерү;

Ихтыяр көче,сабырлык,кыюлык,уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатлары

тәрбияләү;

"Социальләштерү" белем бирү өлкәсе:

Балаларның үз җенесләренә хас сыйфатлар булдыру омтылышын

формалаштыруны дәвам итү;

"Танып белү" белем бирү өлкәсе:

Үз-үзенең тотышын бәяли белергә өйрәтү;

Музыка" белем бирү өлкәсе:

Балаларның музыканы хис-тойгы белән кабул итү сәләтләрен

формалаштырырга дәртләндерү;

Җиһазлау: мультипроектор,слайдлар,магнитофон,нәни

туплар,уенчыклар,төрле ярма бөртекләре,уенчык чиләк,бәрәңге,уенчык

көрәк;




Эш барышы.

Укытучы: Хәерле көн,хөрмәтле әти-әниләр,килгән кунаклар,кадерле укучылар!Без бүген сезнең белән бергәләп ял кичәсенә җыйналдык. Тормышның мәшәкатьләре булган кебек,аның бәйрәмнәре дә бар. Аны һәркем үзенчә үткәрә. Бүгенге бәйрәмебез-тормышта иң актуаль булган мәсьәләләрнең берсе- сәламәтлеккә багышлана.(Балалар маршка зиг-заг формасында атлап керәләр, ярым түгәрәк булып тезелеп басалар.)

1 укучы: Исәнмесез ,кунаклар!

Бәйрәмнәр котлы булсын,

Күкләр гел аяз булсын,

Җир йөзендәге балалар

Сәламәт,таза булсын!

2 укучы: Иртән торып мин көн саен

Физкульт күнегү ясыйм.

Салкынга,җилгә карамыйм,

Көнне спорттан башлыйм.

3 укучы: Спорт бит ул-сәламәтлек,

Минем киңәшне тыңла.

Иртән тор да, һавага чык,

Бер дә иренеп торма

4 укучы: Спорт белән дус булсак,

Без булырбыз сәламәт.

Бабайлар да әйткәннәр бит,

Хәрәкәттә-бәрәкәт.

5 укучы: Ярышканда,узышканда

Мускуллар ныгытабыз.

Урам буйлап куышканда,

Чирләрне онытабыз.

6 укучы: Уйныйк бүген бергәләшеп,

Ярышыйк та ,узышыйк.

Кичәбез күңелле үтсен

Куңелле шат яшик.

7 укучы: Әти-әниләр килгәннәр

Безгә ярдәм итәргә.

Бик тырышып ярышырбыз,

Алар карап торганда.

8укучы: Саулык зур байлык икәнен

Без инде белеп алдык,

Сәламәт яшәү рәвешен

Зур максат итеп куйдык.

9 укучы: Нык һәм көчле булу өчен

Сәламәт булу кирәк.

Физкультура дәресендә

Зарядка ясыйк тизрәк.

10 укучы: Җиләк-җимеш ашасак та,

Сәламәт булыр йөрәк.

Хезмәтне яратырга кирәк,

Яратып яшик бергә.

Спорт белән дус булыйк без,

Бер ел түгел гомергә.

Укытучы: Ягез,дуслар ,килегез,

Күңел ачу көнебез.

Табышмакның җавапларын

Без ясап күрсәтербез.

(Һәр командага табышмак әйтелә.)

1.Ул булса,көн була,

Ул булмаса,төн була. (кояш)

2.Йөзәм,ләкин суда түгел,

Йөзәм сезнең өстә мин.

Шат чагымда ап-ак булам,

Кайчак кара төстә мин.(болыт)

3.Ялт- йолт ялтырый,

Җирнең өсте калтырый.(яшен)

4.Җәйнең ямьле көннәрендә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр.(яңгыр)

Укытучы: ә ,хәзер икенче уеныбыз"Бәрәңге җыю" дип атала.(Һәр командадан икешәр уенчы чыга. Бер бала чиләк тотып тора,икенчесе кечкенә көрәк ярдәмендә кул белән тимичә бәрәңгеләрне чиләккә сала.Кайсы команда алдан җыеп бетерә,шул җиңүче була.)

Җыр:"Әйлән- бәйлән".

Укытучы: уеныбызны дәвам итәбез.Викторина сорауларына җавап бирү. Слайд шоу.(һәр команда чиратлашып сорауларга җавап биреп баралар.)

1.Кышкы спорт төрләрен санарга.

2.Җәйге спорт төрләрен санарга.

1.Рәсемдә малай кайсы спорт төре белән шөгыльләнә?

2.Кызлар кайсы спорт төре белән шөгыльләнәләр?

1.Стадионда тамашачылар утыра торган урын.

2.Пьедестал баскычында торучылар кем дип атала?.

Укытучы: уеныбызны дәвам итәбез.Алдагы уен "Җим чүплиләр чебиләр"дип атала. (һәр командадан икешәр уенчы чыга.Аларга чеби маскасы бирелә.Буталган бөртекләр сибелә һәм кемнең кайсы савытка нинди бөртек чүпләргә тиешлеге аңлатыла.Алдан чүпләп бетергән команда җиңүче була.)

Җырлы-биюле уен "Чума үрдәк,чума каз".

Укытучы: Ә,хәзер ,әти-әниләр өчен викторина."Ничек авырмаска".(һәр командадан берәр баланың әтисе яки әнисе чыга. Түбәндә бирелгән сорауларга дөрес җавапны билгеләргә.)

1.Теш пастасын нинди ешлыкта алыштырырга?

а)елга ике тапкыр;

б)3-6 ай саен;

в)таушалган саен;

2.Сезне грипптан һәм салкын тиюдән нәрсә барыннан да азрак саклый?.

а)кулны еш юу;

б)гриппка каршы вакцина ясату;

в)салкын көндә урамга чыгудан баш тарту;

3.Компьютер артында утырганда, укыганда күзләрне ничек ял иттерергә?

а)сәгать саен;

б)ярты сәгать саен;

в)10 минут саен;

4.Ничек дөрес суларга?

а)авыз белән;

б)борын белән;

в)икесе белән дә;

5.Компьютер артында утырганда экраннан нинди ераклыкта утырырга?

а)15-16 см;

б)50 см;

в)61-76 см;

6.Автомобиль авариясендә нәрсә яхшырак саклый?

а)саклану каешы;

б)кабарган мендәр;

в)саклану каешы да,мендәр дә бер үк дәрәҗәдә саклый.

Укытучы: хәзер сүзне жюрига бирәбез.(жюри урыннар билгели,грамоталар,бүләкләр тапшыра).

Барлык укучылар да чыгып тезеләләр.Җыр:"Бәхеттә-шатлыкта".

1.Хәрәкәттә-бәрәкәт,

Тәнгә керә көч һәм дәрт.

Тәнгә -сихәт,җанга- рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

2.Күрәсезме,барыбыз да.

Сәламәт, йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә,

Физкультураны ярат.

3.Шаярабыз,уйныйбыз.

Мәктәптә безгә рәхәт.

Шунда тамашабыз тәмам,

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

© 2010-2022