Көндәлек режим һәм кешенең шәхси гигиенасы ( дәрес эшкәртмәсе)

Раздел Физкультура
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР Биектау муниципаль районы

Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе














Көндәлек режим һәм кешенең шәхси гигиенасы
















Гарипова Ләлә Ильяс кызы

башлангыч сыйныф укытучысы

Мәмдәл урта мәктәбе





Аннотация

Мәктәпнең укыту системасы процессында башлангыч сыйныфларда физик тәрбия дәресләре иң мөһиме булып тора. Чөнки балаларның гәүдә төзелеше кече яшьтән үк дөрес формалашырга тиеш.

Бу дәрес эшкәртмәсе УМК "Перспектива"га кергән 1 сыйныфлар өчен А.П.Матвеев дәреслеге буенча язылды. "Көндәлек режим һәм кешенең шәхси гигиенасы"темасы - бер дәрес өйрәнелә.










Максат: укучыларга көндәлек режим һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең

кирәклеген аңлату; төрле ритмнарны кабатлау; "Тыелган хәрәкәт"

разминка уенын үткәрү; "Ике суык" хәрәкәтле уенын өйрәнү.

Предметара бәйләнеш: физик тәрбия, әйләнә - тирә дөнья

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • универсаль компетенция - коллектив эшчәнлегенә актив катнашырга, кушылырга

өйрәнү ("Ике суык" хәрәкәтле уены), бер максатка ирешү өчен иптәшләрең белән үзара тәэсирләшү;

  • шәхси - үз эшеңне оештыру ( "Тыелган хәрәкәт" уен разминкасын, тезелү

командаларын, күнегүләрен үтәү); "Ике суык" хәрәкәтле уены вакытында бер-береңә карата дустанә мөнәсәбәт, үзара ярдәмләшү тәрбияләү; төрле ситуацияләр һәм шартлар вакытында үз тойгыларың белән идарә итү; максатка ирешү өчен көчле тәртип булдыру; иптәшләреңә риясыз ярдәм итү һәм уртак тел таба белү;

  • метапредметлы - булган күнекмәләргә һәм үзләштерелгән белемнәргә

характеристика һәм объектив билге кую; укыту мәсьәләләрен, күнегүләрен үтәгәндә хаталар табу ( тезелү командаларын, күнегүләр эшләү); үзара хөрмәтләшү һәм ярдәмләшү принцибына таянып, яшьтәшләрең белән аралашу; күнегүләрне үзлектән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоту; мәктәп инвентарена сакчыл караш тудыру, шөгыльнең урынын оештыру; үз хезмәтеңә анализ ясау һәм объектив билге кую, аны яхшырту өчен төрле мөмкинлекләр һәм юллар эзләү;

  • предметлы - укыту мәсьәләләрен чишкәндә һәм үтәгәндә яшьтәшләреңә нык ярдәм

итү һәм этәргеч бирү, хаталарны табу һәм аларны бетерүне уңай мөнәсәбәттә хәл итү, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү; уеннар оештырган вакытта яшьтәшләрең белән исәпләшү; төрле укучылар белән уйнаганда, күнегүләр ясаганда алар арасындагы аерымлыкларны күрә белү.

Универсаль уку гамәлләре (УУГ):

  • танып белү(ТБУУГ): гомуми уку - "көндәлек режим", "шәхси гигиена аңлатмалары

һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте, "Ике суык" уенының кагыйдәләре, "Тыелган хәрәкәт" уен разминкасы белән танышу; тезелү командаларын һәм ысулларын үтәү;

  • көйләгеч (РУУГ) - күнегүләр эшләгәндә һәм уенда катнашканда уку мәсьәләсен

кабул итәргә һәм аны дәрес барышында сакларга; укытучының инструкциясен кабул итәргә һәм шуның буенча эш итәргә; нәтиҗә ясарга; контрольлек итәргә; укытучы куйган билгене дөрес кабул итәргә; күнегүләр эшләүне дөрес бәяләргә;

  • коммуникатив (КУУГ) - белергә тиеш: уен барышында килешеп эшләү һәм бер

фикергә килү; сораулар бирү; иптәшеңнең хәрәкәтен контрольдә тоту; үз хәрәкәтеңне сөйләп, аңлатып бирү; уен вакытында иптәшләрең белән бергәлек;

  • шәхес буларак (ШБУУГ): үзбилгеләм - "Ике суык" уенында җиңү яуларга

тырышу; үзбәя бирү; мәгънә төзелеше - предметны өйрәнүгә кызыксыну уяну; әхлакый-этик ориентлашу - төп әхлакый этик нормаларны беләләр; әхлак мәсьәләләрне чишү юлларын күрсәтәләр; үз эшләрен бәялиләр; әхлак нормаларын дөрес үтиләр.

Инвентарь: секундомер.

Дәрес барышы


I. Оештыру.

Дәрескә уңай атмосфера тудыру.

- Хәерле көн, укучылар. Карагыз әле бүгенге көн нинди матур! Әйдәгез, бер - беребезгә уңышлар телик һәм дәресебезне башлап җибәрик.

II. Кереш өлеш.

Бер шеренгага тезелү. "Равняйсь!", "Смирно!" командаларын кабатлау, "Вольно!" командасы белән танышу. Шеренгада аякларны читкә аерып, кулларны артка куярга мөмкин икәнлегенә игътибар иттерү.

Укучыларның игътибарын формаларына юнәлтү, аңа аңлатма бирү. Шәхси гигиенаның әһәмияте һәм аның кагыйдәләре турында сөйләү.

"Класс, алга! Сулга борылып атлап китергә!" командасы белән укучылар бер әйләнә -атлап, ике адым аяк очларында, ике адым үкчәдә баралар. Аннан йөгерүгә күчәләр (2мин).

Укучыларга көндәлек режим һәм аның кеше өчен әһәмияте турында сөйләү.

- Нәрсә соң ул режим? Бөек педагог А.С.Макаренко аны тәрбиянең бер чарасы дип билгели. Режимнан башка гаилә тормышын оештырып булмый. Үзебезнең, ягъни олыларның, тормышына күз салсак, барысы да режим белән эшләнә. Без билгеле бер сәгатьтә торырга күнеккәнбез, билгеле сәгатьтә эшкә барабыз, ашарга әзерлибез, мал карыйбыз, йокларга ятабыз. Болар барысы да үзеннән-үзе эшләнә. Беркайда язылмаган, үтәлергә тиешле кануннар болар. Ә сезнең белән эш башкачарак тора. Күп нәрсәне без - ата-аналар, укытучылар, контрольдә тотарга тиеш булабыз. Шулай булганда гына баланың билгеле бер режимы барлыкка килә. Режим мәҗбүри үтәлергә тиешле кагыйдәләр системасы түгел. Вакыт-вакыт кайбер үзгәртүләр,читкә тайпылулар булырга мөмкин. Макаренко режимны файдалы гадәтләнгән, характер сыйфатларын формалаштыручы чара дип билгели.

Көндәлек режимны төгәл үтәү - сезнең яхшы укуыгыз өчен дә бик әһәмиятле. Укуның беренче көннәреннән үк сез билгеле бер режим белән яшәргә өйрәнәсез. Вакытында йокыдан торасыз, вакытында ашыйсыз -эчәсез, вакытында мәктәпкә китәсез, уйныйсыз, ял итәсез, дәрес әзерлисез, җитәрлек йоклыйсыз. Хәтта зур кеше дә режим белән яшәргә бер көн эчендә түгел, бик озак күнегә. Бала да шулай ук. Мәктәп баласының көндәлек режимын дөрес оештыру аның эшкә һәм укуга сәләтен арттыра, өлгерешенә, физик үсешенә уңай йогынты ясый.

Көндәлек режимга күнеккән баланы тор, дәресеңне кара, уйнарга чык , ашарга утыр , йокларга вакыт дип исенә төшереп торасы калмый. Ул һәр эшне үз вакытында гадәтләнә. Бу исә ата- ананың да, укытучының да эшен җиңеләйтә. Көндәлек режимны төгәл үтәгән кеше - сәламәт кеше була да инде.

"Шагом марш!" командасы белән укучылар атлап китәләр. Әйләнә буенча акрын гына барганда, башны әйләндерү хәрәкәте ясый башлау. Балалар ашыкмасын өчен акрын һәм сузып санарга кирәк: "Бе-е-ер, и-и-ке, ө-ө-өч, дү-ү-үрт" - бу тулы бер әйләнеш була, ә аннан кирегә. Һәр якка да икешәр тапкыр (укучыларга башны нык итеп артка ташламаска кирәклеген искәртү).

"Тукта! Сулга!" командасы белән класс әйләнәнең эченә борыла. "Кулларны як- якка сузып сирәклән!" командасы үтәлә. Укучылар сирәкләнәләр һәм кулларын төшерәләр.

  • Укучылар, бүген дәрестә без "Тыелган хәрәкәт" дип аталган разминка уенын

уйнарбыз. Укытучы нинди дә булса бер хәрәкәтнең тыелганын әйтә. Мәсәлән, чүгәләргә ярамый. Аннан соң ул төрле гади хәрәкәтләр күрсәтә (кулларны алга сузу, югары күтәрү, як -якка иелү һәм башка), алар арасында тыелган хәрәкәт тә була. Ялгышкан укучы кечкенә бер адым алга атлый.

Төрле ритмдагы күнегүләр ясау:

  1. Баштагы торыш - төп торыш. 1 - куллар алга; 2- куллар як-якка; 3 - куллар өскә

( хата ясаган укучы бер адым алга атлый); 4- баштагы торыш. (Төрле ритмда санап, 8 тапкыр ясау.)

  1. "Моторчык" күнегүе.

Б.т. - куллар күкрәк алдында йодрыкланган. 1-4 - иңбашларын алга таба әйләндерү; 5-8 - иңбашларын артка таба әйләндерү. Күнегү салмак санаудан тизләтелә бара.

  1. Б.т. - т.т. 1 - уңга бөгелү; 2 - борылыш белән уңга бөгелү, уң кул алда; 3 - уңга бөгелү; 4 - б.т.; 5-8 - шуны ук сул якка эшләү. (4 тапкыр.)

  2. Б.т. - т.т - 1-4 - гәүдә белән дулкын ясап алга бару(аяклар бу вакытта бер урында) һәм б.т. кайту. (Акрын темпта 4 тапкыр кабатлау.)

  3. Б.т. - т.т. - 1 - алга иелү, куллар өскә ( ялгышучыларны билгеләү); 2- иелү, куллар як-якка; 3 - иелү, куллар өскә; 4 - иелү, куллар як-якка. Укучыларны саташтыру өчен, башта уң кулны өскә, аннан сулын ( ялгышучыларны билгеләү). (4тапкыр кабатлау.)

  4. Б.т.-т.т -тан сикерү - 1 - аякларны як-якка аерып стойкада сикерү, баш очында кулны чәбәкләү; 2- т.т-ка сикерү. 8 тапкыр кабатлау, урында атлау һәм туктау. Күнегүне дөрес эшләгән укучы чәбәкләүне күкрәк алдында ясый.

  5. Б.т. - т.т.- 1 - стойкада аякларны як-якка аерып сикерү; 2- стойкада сикерү аяклар крестланган, уңы алда; 3 - стойкада аякларны як-якка аерып сикерү; 4- стойкада сикерү аяклар крестланган, сулы алда. (8 тапкыр, эшләү тизлеген арттырып кабатлау.) Күнегү ахырында атлауга күчү һәм туктау. Күнегүне игътибар белән ритмда эшләүгә ирешү.

III. Төп өлеш.

"Ике суык" уенын өйрәнү.

Уйнаучылар мәйданчыкның (залның) бер почмагына җыелалар. Уртада "ике суык" басып тора, алар уйнаучыларга карап болай диләр:

Без икебез бертуган,

Без ике суык - җил-буран.

Аларның берсе, үзенә төртеп күрсәтеп: "Мин суык - кызыл борын", - ди. (Балалар кул чабалар.) Икенчесе исә: "Мин суык - күмгәк борын", - ди. (Балалар кул чабалар.) Һәм икесе бергә:

Юлга чыгып китәргә

Кем курыкмый, әйтегез? -

диләр. Балалар хор белән җавап бирәләр:

Без суыктан курыкмыйбыз,

(Уң кул бармагы белән яныйлар.)

Йөгергәчтен туңмыйбыз!

(Сул кул бармагы белән яныйлар.)

Шул сүзләрдән соң балалар мәйданчыкның (залның) икенче башына йөгерәләр. "Суыклар" уйнаучыларга куллары белән кагылып, аларны "туңдырырга" тырышалар. Ике - өч тапкыр уйнаганнан соң, яңа "суыклар" билгеләнә.

IV. Рефлексия.

Тезелү. Уеннарга нәтиҗә ясау. Колоннада зал буйлап атлау: өч адым күзләрне ачып, өч - күзләрне йомып.

- Яхшы, укучылар, сез барыгыз да актив булдыгыз.

- Бүгенге дәрестә үзегезгә нинди яңалыклар адыгыз?

- Бигрәк тә сезгә нәрсә ошады?



© 2010-2022