Нәүрүз бәйрәме (ачык чара)

Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы Ленино гомуми урта белем мәктәбе                   Нәүрүз бәйрәме ачык чара                     Үткәрүче: Ленино гомуми урта мәктәбенең                         белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Зөлфия Галиәкбәр кызы             Ленино 2013         Бәйрәм “Яз җитә җыры” белән башлана. 1-нче алып баручы: Нәүрүз – “Яңа көн” дигән сүз. Ул Яңа елны каршылау бәйрәме. Бу -  көн белән төннең озынлыгы тигез вакыт. Салкын кыш китеп бара...
Раздел Физкультура
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы Ленино гомуми урта белем мәктәбе



Нәүрүз бәйрәме

ачык чара











Үткәрүче: Ленино гомуми урта мәктәбенең

белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәсәнова Зөлфия Галиәкбәр кызы







Ленино 2013


Бәйрәм "Яз җитә җыры" белән башлана.

1-нче алып баручы: Нәүрүз - "Яңа көн" дигән сүз. Ул Яңа елны каршылау бәйрәме. Бу - көн белән төннең озынлыгы тигез вакыт. Салкын кыш китеп бара. Яз килә. Тиздән язгы эшләр башланыр. Басуларда яңа икмәк үсәр, байлык артыр. Авыл кешеләре шатлана, бәйрәм ясый. Элек ул 7-10 көн дәвам иткән. Укучы балалар - шәкертләр Нәүрүз әйткәннәр. Алар һәр йортка кергәннәр, хуҗаларга бәхәт, уңышлар теләгәннәр.

2-нче алып баручы: Бүген бездә Нәүрүз бәйрәме. Элек татарлар яңа елны 22 мартта каршылаганнар. Аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Бү көнне малайлар һәм кызлар матур киемнәр кигәннәр, аннан соң һәр өйгә кергәннәр, матур җырлар җырлаганнар, биегәннәр. Хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар.

(балалар керә, кулларында янчыклар. Өй тәрәзәсе янына киләләр)

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтеп киләбез!

Өйдәме, түтәй?

Тизрәк бир күкәй!

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

(Хуҗалар тәрәзәдән күкәй бирәләр).

Нәүрүз котлы булсын! (2 тап.)

1-нче алып баручы: Әйдәгез әле балалар, бергәләп Нәүрүзбикәне чакырыйк.

Балалар. Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә! (Нәүрүзбикә керә).

Нәүрүзбикә: Исәнмесез балалар!

Бик күп сулар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

Нәүрүз әйте үттем мин,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Кыз: Кыш китт, яз килде

Үрдәк белән каз килде.

Былбылдан аваз килде.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Бала: Нәүрүз килде, тиз килде,

Яз белән байлык килде,

Яз белән шатлык килде.

Нәүрүзбикә: Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

Балалар бергә: Нәүрүз, Нәүрүз зур рәхмәт,(2 тап.)

(Кыңгырау тавышы)

2-нче алып баручы: Балалар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Безгә кунаклар килә ахрысы.

(Кыш бабай керә).

Балалар: Исәнме, Кыш бабай!

Кыш бабай: Бу нинди бәйрәм монда? (Нәүрүзбикәгә)

Миңа әйтми киткәнсең,

Ха-ха-ха

Бер өрсәм, җил исәр,

Ике өрсәм, - кар явар,

Кит, Нәүрүз, кит!

Нәүрүзбикә: Шып итсәм - җил туктар,

Елмайсам - карың елар,

Үзең кит, Кыш бабай!

Кыш бабай: Минем җитез атларым бар

Гыйнвар, февраль айларым бар.

Нәүрүзбикә: Минем дә бит атларым бар,

Җылы апрель, майларым бар

Кыш бабай: Әйдә, алайса ярышыйк,

Кем җиңә, шул кала

1-нче алып баручы: Кыш бабай, Нәүрүзбикә, балалар икегезне дә яраталар.

Кыш бабай: Рәхмәт, рәхмәт. Менә хәзер карыйк әле ярышып, бераз аркан тартышып. (ике командага бүленеп аркан тартышалар. Нәүрүзбикә командасы җиңә).

("Сабан туе" көе уйналына)

Кыш бабай: Булмый әле болай.

Менә кашык, менә кукәй,

Тот кулыңа, чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калмам,

Кайсыбыз килер алдан?

(Кыш бабай, Нәүрүзбикә кашыкка күкәй салып йөгерәләр. Кыш бабай егылып кала)

2-нче алып баручы: Инде хәзер биеп алабыз.

(Кулга-кул тотынышып бииләр).

Ал чия төпләрендз,

Гөл чия төпләрендә

Сулар сибеп үстерәләр

Тәрәзә төпләрендә.

(Уртадагы бала пар ала, калганнары кул чабып җырлыйлар).

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да

Гармун кулларыбызда.

Алсу гөлләр чәчәк атсын

Йәргән юлларыгызда

Алда итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый - җырлый

Бәйрәм итәрбез әле.

Тыпыр - тыпыр тыпырдашып

Бергә басаек әле.

Уйнап - көлеп, җырлап - биеп

Куңел ачаек әле.

(Кыш бабайны биетәләр)

Бие, бие Кыш бабай

Биегән кеше бай була.

Биегән кеше өстәлендә

Ипи белән май була.

Бие,бие остарак,

Бер аягың кыскарак

Ике аягың бердәй булса,

Биер идең остарак.

(бабай егыла)

Кыш бабай: Уф арыдым, су кирәк.

(Нәүрүзбикә су бирә. Ике малай бабайны торгызалар).

Кыш бабай: Җиңелдем бит, җиңелдем.

Эредем бит, эредем,

Яз хуҗа булды инде!

Сезнең белән Нәүрүз кала,

Ә мин китәм, хушыгыз.

(Кыш бабай китә)

1-нче алып баручы: Балалар, әйдәгез,Нәүрүзбикәгә шигырьләр сөйлибез.

Бер кыз: Ачылды ак калын юрган,

Исте мартның җилләре.

Кошлар кайта, сагындырган

Туган - үскән илләре.

Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар.

Канатларына күтәреп

Яз китерә ич алар.

2-нче алып баручы: Җырладык, биедек, шигырьләр сөйләдек. Хәзер инде уйнап алыйк. Әйдәгез, нинди уен уйныйбыз?

Балалар: Очты - очты уенын уйныйк.

(уйныйлар)

Әйдәгез "Чума үрдәк" уенын уйнап алыйк.

(Уйныйлар)

Инде хәзер "Без, без, без идек" уенын уйныйк.

(Уйныйлар)

1-нче алып баручы: Менә инде яз да җитте. Көннәр озая, төннәр кыскара. Кояш җирне җылыта. Җылы яклардан күчмә кошлар: сыерчыклар, кара каргалар, сандугачлар, тургайлар кайта. Әйдәгез әле "Сайра син, тургай" җырын җырлыйк.

(Җыр җырлана)

2-нче алып баручы: Нинди матур безнең туган илебез! Киң елгалар, биек таулар, калын урманнар, яшел болыннар - барысы да безгә бик якын һәм кадерле. Әйтегез әле, безнең Татарстаныбыз нинди чарага әзерләнә?

Бер бала әйтә: Республикабызның башкаласы Казан каласында Универсиада үткәрелә. Шул чараны каршыларга әзерләнә.

2-нче алып баручы: Әйдәгез, туган җиребез турында "Мин яратам сине, Татарстан" җырын җырлыйбыз.

(Җыр җырлана. Балалар чыгып китәләр).

© 2010-2022