» Әлифба бәйрәме «план -конспект. 1нче сыйныфларның татар төркеме өчен

Дәрес-конспектны 1нче кв.категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы әзерләде. Бу эшкәртмә башлангыч сыйныфлар өчен.Уку дәресендә үткәрелә.          Әлифба дәреслеген тәмамлагач үткәрелә торган әлифба бәйрәменә «Әлифба бәйрәме«нең план-конспекты.  Рус мәктәбендә укучы, 1нче сыйныфта укучы ,татар балалары өчен.   План -конспетка шигырьләр,табышмаклар,әкият, төрле уеннар,ярышлар кертелгән,татар халык мәкальләре кулланылган. Кичәне югары сыйныф укучылары алып бара ала.Әкиятне 2нче сыйныф укучылары...
Раздел Физкультура
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлифба бәйрәме.

1нче сыйныф.2013-2014нче уку елы.

Җиһазлар: плакатлар,матур язу дәфтәреләре,

Кичәнең барышы.

  1. Алып баручы.

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәрнең берсе -Әлифба бәйрәме.Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен,ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

2.Алып баручы.

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә-

Әлифба бәйрәме.

1.Алып баручы.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

1нче укучы.

Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

2нче укучы.

Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.

3нче укучы.

Бүген сезнең алда без

Зур сынулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.

4нче укучы.

Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем,

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

5нче укучы.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бөек Әлифба патшабикәбез.

Котла син безне бүген.

1.Әлифба патшабикәсе.

Минем кадерле нәни дусларым , хөрмәтле әти-әниләр,мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә,ягъни кешеләрне тормышында бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык.Әле кайчан гына 1нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез.Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә.Сезгә хәрефләрне тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Әмма сез югалып калмадыгыз,тырыштыгыз,өйрәндегез.

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны,зирәклелегезне тикшереп карыйм.Мин сораулар бирәм ,сез җавапларын әйтерсез.

  1. Сез нинди мәкальләр беләсез?

1.Китап-белем чишмәсе.

2.Күп укыган-күп белә.

3.Эшле кеше-көчле кеше.

4.Олыласаң олыны,олыларлар үзеңне.

5.Эш сөйгәнне- ил сөя.

6.Эш кешене төзәтә,ялкаулык-боза.

2.Мин табышмаклар әйтәм сездән җавап көтәм?

1.Канаты бар,йоны юк.

Үзе бара- юлы юк.(самолет)

2.Балны бик тә ярата,

Язгача йоклап ята.(Аю)

3.Бер йомгакта мең энә,

Сиңа тимим,син тимә.(керпе)

4.Җәй дә яшел,көз дә яшел.

Кыш та яшел шулай ук.

Энәләре күп булса да,

Җебе аның бер дә юк(Чыршы)

5Җәен күлмәк кия,кышын -ялангач.(Агач)

6.Аяксыз-кулсыз өй саклый.(Йозак)

7.Яши,диләр,урманда,

Кемнең дә юк күргәне.

Былтыр гына күргән,ди.

Аның исеме.......(Шүрәле)

3.Кемнең исендә икән нинди Әкиятләр укыдыгыз?

("Су анасы.","Шүрәле","Куркак юлдаш","Куян кызы.","Өч кыз.".."Сер тотмас үрдәк,..)

2.Әлифба . Сез бик күп беләсез икән .Минем барлык соруларгада җавапны тиз таптыгыз.Хәзер сүзне матур язу дәфтәренә бирәм.

1.Матур язу дәфтәре.

Нәни дусларым,сез минем белән сентябрьнең беренче көннәреннән таныша башладыгыз.Каләм токан нәни кулларыгыз белән бик тырышып, матур итеп язарга йөрәндегез.Хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк әле.

1нче сорау. Укучылар тартык авазларны сузыклардан ничек аерып була?

6нчы укучы.

Әйе,сузык булгач,

Ул сузыла,җырлый ул.

Күпме генә җырласада,

Туймый ул!

7нче укучы.

Тартык авазлар билгеле,

Әйтеләләр башкача.

Я кысыла,я тешләнә,

Я ул яңгырап куя.

2нче сорау.Татар телендә нинди сузык авазлар бар?

[ә-а,у-ү,о-ө,и-ы,е,э,]-12 cузык.

3нче сорау.Татар телендә нинди тавышсыз хәрефләр бар?

(ъ,ь,)

4нче сорау.

Тартык авазлар ничәгә бүленә?

(Икегә яңгырауга һәм саңгырауга.)

5нче сорау.Мин сезгә хәрефләр бирәм сез шулардан сүзләр төзегеп миңа укып күрсәтегез?

(00)

2.Матур язу дәфтәре.

Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим.Сез әкиятләр яратасызмы? Игътибар белән тыңлагыз.

"Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшеп китәләр:

  • Әлбәттә без кирәгрәк!Бездән башка кеше авызында ача алмас иде!-дип кычкырганнар сузыклар.

  • Анысын карарбыз әле!-дип дәррәү каршы чыкканнар тартыклар. -Бердә авызыңны ачмыйча гына әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!

  • "М" дип авыз ачмыйча да әйтеп була!

  • Шул бер"м"нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

  • Барыбер без кирәгрәк,дигәннәр сузык авазлар.-Бер иҗек тә ,бер сүз дә бездән башка була алмай. Без үзебез генә дә сүз була алабыз:Ә! И!У!.....

  • Сездән башка иҗек тә ,сүз дә булмый-анысы дөрес.Сез менә бездән башка гына берер сүз әйтеп карагыз әле.Мәсәлән,Татарстанның башкаласын!

  • -А..а...-дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.

  • -Күрдегезме инде,бернәрсәдә аңлар хәл юк бит! Ә менә без үзебез генә" К,З,Н" дип әйтәбез икән,һәркем Казан икәнен чамалый алачак.

  • Ярар яхшы .Алайса сездә бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле!-дип көлгәннәр сузык авазлар

Тартык авазлар, шәм утын өреп сүндерергә теләгән кебек,-ф,ф!дип азапланганнар да башларын иеп тынып калганнар.

Менә дуслар шулай сөйләмдә һәр авазның үз урыны бар. Сузыклар авазлар да ,тартык авазлар да безгә сүзләр төзергә кирәк икән.

1нче алып баручы.

Кадерле укучылар күрәм сез мәктәптә бик күп белемнәр алгансыз.Әлифба - сезнең белем юлыгызның иң башы,якты йолдызы.

8нче укучы.

Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә калырсың,

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

9нче укучы.

Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Бәлки юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен,сулар кичәрмен,

Сине онытмам,дустым Әлифба!

10нче укучы.

Табиб,сатучы,шагыйрь булырбыз,

Бик озын-озак юллар узарбыз.

Кайда йөрсәк тә,кемнәр булсак та,

Күңелдә һәрчак җан дус-Әлифба!

11.нче укучы.

-Әлифба,әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

12нче укучы.

Әлифба ,әлифба,

Китәсең бит инде,

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

Өйрәттең син мине

Хәрефләр тезергә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.

13нче укучы.

Әлифба,Әлифба,

Син- минем юл башым.

Син-белем илендә

Иң якты кояшым.

Каләмем йөгерә

Мин бер сүз әйтүгә.

Дәфтәрдә бар хәзер

Әни дә,әти дә.

14нче укучы.

Өйрәттең син мине

Ватанны сөяргә

"Рөхсәт ит,зур рәхмәт,

Мең рәхмәт!"-дияргә.

Әлифба.

Укучылар,миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Мин үз урыныма Туган телне калдырам .Аныда тырышып укыгыз!

Туган тел.

Күрәм,Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратасагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел- иң татлы тел.

Туган тел-иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

2.Алып баручы.

Укучылар,Туган тел сезгә бик күп хикәя,шигырь,табышмак һәм әкиятләр йөрәтер.Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам.Тырыш,гыйлемле укучылар булыгыз.Тырышып күп итеп белем туплагыз.

(Туган тел җырын җырлау)

Күңелле тәнәфес:

1.Алып баручы өчен табышмаклар.

1.Йөз кат кием, барысы да төймәсез (Кәбестә.)

2.Дүрт агайга бер эшләпә. (Өстәл.)

3.Кызыл төймә таптым ,авызыма катым.(Җиләк)

4.Үлән ашый,май ташый (Сыер)

5." Е"хәрефенә башланып "а"хәрефенә бетә,

Ә үзе агада ага да ага. (елга.)

6.Урманнан чыгар,

Кыр буйлап чабар.(Куян)

2.Алып баручы "Ачык авыз уены."

Мин такмак әйтәм ,мин әйтеп бетергәндә сез катып калырга тиеш.Кемдә кем көлә ,сөйләшә шул уеннан чыга.

Карга килә,су сала.

Торна килә,ит сала.

Песнәк килә,пешерә.

Чыпчык килә,тикшерә.

Әдип ашап бетерә.

Кап та коп!

  1. Уен "Очты ,очты ."

Очты ,очты каргалар очты.

Очты,очты өстәлю.ләр очты.

Очты,очты самолетлар очты.

Очты,очты китаплар очты.

Очты,очты дәфтәрләр очты.

Очты ,очты күбәләкләр очты.









© 2010-2022