» Күңелле стартлар»

Башлангыч класс укучылары  өчен   Максат : 1. Балаларда спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше  тормышындагы әһәмиятен1.    аңларга булышу     2. Балаларда бердәмлек хисен тәрбияләү.       Әзерлек эшләре: 1. Катнашучы укучылар 2 командага бүленә.                                    2. Һәр команда үзенең эмблемасын, девизын әзерли.                                    3. Грамоталар әзерләү. . Сәламәтлек ул-    спорт, физкультура белән шөгылльләнү,чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, һәм , әлбәттә,    барысын да җиңеп чыгу өчен  белемнәр һәм дуслык. Бәлки, сезнең берегез киләчәктә данлыклы    спортсмен булыр, үзебезнең төбәгебезнең данын яклар. Россия  спортсменнары белән Олимпия                                 уеннарында катнашыр .
Раздел Физкультура
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

» Күңелле стартлар»» Күңелле стартлар»ТР Арча районы

Курса Почмак урта гомумбелем мәктәбе

































Төзеде: Әхмәдуллина Гөлназ Илфатовна

2012 ел





( Башлангыч класс укучылары өчен)

Максат : 1. Балаларда спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше тормышындагы әһәмиятен

аңларга булышу.

2. Балаларда бердәмлек хисен тәрбияләү.

Әзерлек эшләре: 1. Катнашучы укучылар 2 командага бүленә.

2. Һәр команда үзенең эмблемасын, девизын әзерли.

3. Грамоталар әзерләү.

Уенның барышы:

Катнашучы командалар тезелеп басалар.

Кереш сүз.

Исәнмесез. Без сезнең белән күңелле стартлар уены үткәрергә җыелдык. Сәламәтлек ул-

спорт, физкультура белән шөгылльләнү,чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, һәм , әлбәттә,

барысын да җиңеп чыгу өчен белемнәр һәм дуслык. Бәлки, сезнең берегез киләчәктә данлыклы

спортсмен булыр, үзебезнең төбәгебезнең данын яклар. Россия спортсменнары белән Олимпия

уеннарында катнашыр .

Ә хәзер әйдәгез уенны башлыйбыз. Үзебезнең команда өчен тырышып , очколарыбызны

китерәбез. Башта хөрмәтле жюри составын сайлыйк. Алар безнең җитезлегебезне, бердәмлеге-

безне билгеләп утырырлар.

  1. Командалар белән таныштыру.

Командалар үзләренең эмблемалары, девизлары белән таныштыралар.

"Җир" командасы:

Хәрәкәттә-бәрәкәт!

Тәнгә керә көч һәм дәрт,

Тәнгә-сихәт, җанга-рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

" Галәм" командасы:

Күрәсезме барыбыз да

Сәламәт, йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә!

Спортны ярат!



  1. Традиция буенча Олимпия уеннары ачылганда изге утны яндыралар. Ул ут бер уенчы-

дан икенче уенчыга бирелә. Без дә уеныбызны Олимпия утын бирүдән башлыйбыз.

Эстафета "Олимпия утын йөртү" дип атала.

Капитаннарга флажоклар бирелә. " Марш" командасы булу белән , капитаннар алга йөгерәләр. Финишка барып җиткәч, кире старт сызыгына йөгереп килә, флагны икенче уенчыга тапшыра. Үзе колонна ахырына барып баса. Икенче уенчы йөгереп китә. Ул

шуны ук кабатлап чираттагы укучыга бирә. Иң соңгы укучы йөгереп барып килгәч, капитанга флажокны бирә. Ул флажокны өскә күтәрә, ә калганнар кулларын ян-якка сузалар.



  1. « Пингвиннар"

Капитан ике тез арасына туп кыстырып финиш сызыгына кадәр сикереп бара. Контроль сызыкка килеп җиткәч тупны кулга тотып йөгереп килә һәм икече уенчына тапшыра. Һәр

уенчы шуны ук кабатлый. Туп төшкән очракта , уенчы тупны алып уенны дәвам итәргә тиеш. Эстафетаны беренче бетергән команда җиңүче була.



  1. " Сәламәт кешегә барсы да әйбәт" ("Здоровому - всё здорово")

Америка галимнәре тикшерүләр үткәргәннән соң, кеше көлгәндә аның үпкәсенә 3 тапкыр күбрәк һава кергәнен ачыклыйлар. Шулай булгач сәламәтлек өчен рәхәтләнеп көлеп алабыз! Кайсы команда катырак көлә шул җиңүче була.



  1. " Капчык киеп йөгерү"



  1. "Теннис ракеткасы һәм шары эстафетасы".

Атлап барганда ракетканы тоткан кулны сузабыз. Анда шар куелган. Икенче кул белән

шарны тотасы түгел.



  1. " Туп йөртү"

Уенчылар үз урыннарында басып торалар. Кулларын баш өстенә күтәрәләр. Чират

буенча тупны баш өстеннән җибәрәләр. Ахыргы уенчы алга килеп тупны артка җибәрә.

Уен капитан кире үз урынына кайтканчы уйнала.. Капитан тупны ала һәм кулын алга суза.



  1. " Зур башмак" эстафетасы.

Балалар аякларына зур башмак ( коробка) киеп финишка баралар һәм кире киләләр. Башмакны икенче уенчыга тапшыралар.



  1. " Көнгерә"

Кайсы команда ераграк сикерә? Команда членнары чираттан урыннан ераклыкка сикерәләр. Һәр чираттагы уенчы алдагы сикерүченең баскан урыныннан сикерә башлый.

Сикергән кеше урыныннан икенче уенчы килгәч кенә китә.Ераграк сикергән команда җиңүче була. ( жюриларыбызның бик тә игътибарлы булуын сорар идек)



  1. " Вагон төзү" эстафетасы

Капитан стена янына кадәр йөгереп бара һәм кире йөгереп килә. 2 уенчыны җитәкләп йөгерә.Шулай итеп соңгы уенчыга кадәр йөгерәләр. Барлык уенчы йөгереп бетергәч, үз урыннарына кайтып тезелергә тиешләр.



  1. " Кегльләр"

Капитаннар өчен конкурс. 2 капитанга да бер үк ераклыкта кегль куела. Сигнал булуга тупны тәгәрәтеп кегльне аударырга кирәк. Кегльне аударганны җиңүче була.



  1. " Атта йөрүчеләр"

1 уенчы обручны кия. 2 уенчы обручтан тота. Финишка кадәр һәм кирегә йөгерәләр. Эстафетаны чираттагы ике уенчыга тапшыралар. Һәрбер пар йөгереп бетергәч, капитан обручны ике кулы белән алда тотып торырга тиеш.



  1. "Дүрт аякта йөгерү"

1 уенчы 2 кулында , ә икенчесе аның аякларынннан тотып финишка кадәр барасыз. Финишка барып җиткәч. Урыннарыгызны алмашасыз. Старт сызыгына килеп җитү белән

Чираттагы 2 пар китәләр. Соңгы уенчыга кадәр уен дәвам итә.Уен ахырында команда

тәртип белән тезелгән һәм куллары өскә күтәрелгән булырга тиеш.



  1. " Чаңгы ярышы"

Кечкенә чаңгыларны кигән килеш һәр уенчы чират буенча финишка кадәр барып килергә тиеш.

Йомгаклау .

Уеныбыз ахырына якынлашты. Хәзер сүзне жюрига бирәбез. Кайсы команда иң тиз, игътибарлы, дус һәм спорт сөючән икәнен беләчәкбез.

Жюри ярышка йомгак ясый. Грамоталар тапшырыла.



© 2010-2022