Тавышның сихри дөньясы. .. темасына физик кичә

Кичәнең максаты. 1. Тавышның кеше тормышында тоткан урынын ачыклау. Тавышның күптөрлелеге, байлыгы, серлелеге, кеше эшчәнлегенең барлык өлкәсенә үтеп керүе турында белемнәр бирү. 2. Тавышның файдасы һәм зыяны, сәламәтлеккә тискәре йогынтысын киметү чаралары белән таныштыру. Укучыларны актив уңай эшчәнлеккә тарту. Предметара бәйләнешне күрсәтеп, дөньяның бердәмлеге турында белемнәрне тирәнәйтү. 3. Татар моңы турында белемнәр биреп, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү. Кирәкле инструментлар...
Раздел Физика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тавышның сихри дөньясы...

Кичәнең максаты. 1. Тавышның кеше тормышында тоткан урынын ачыклау. Тавышның күптөрлелеге, байлыгы, серлелеге, кеше эшчәнлегенең барлык өлкәсенә үтеп керүе турында белемнәр бирү. 2. Тавышның файдасы һәм зыяны, сәламәтлеккә тискәре йогынтысын киметү чаралары белән таныштыру. Укучыларны актив уңай эшчәнлеккә тарту. Предметара бәйләнешне күрсәтеп, дөньяның бердәмлеге турында белемнәрне тирәнәйтү. 3. Татар моңы турында белемнәр биреп, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү.

Кирәкле инструментлар һәм җиһазлар. Музыкаль үзәк, магнитофон, видеомагнитофон, телевизор. Тавышлар яздырылган аудио- яки видеоязмалар. Татар халкының тынлы уен кораллары. Микрофон һәм көчәйткеч, кәрәзле телефон, презентация.

Алып баручы. Кешедә тавышка бәйле төп ике орган бар: колак - тавышны кабул итә һәм тамак. Бугаз (гортань) - тавышны барлыкка китерә. Кеше үзенең хисен, шатлыгын һәм кайгысын, күңел күтәренкелеген һәм төшенкелеген тавыш ярдәмендә белдерә, әйләнә-тирәгә тапшыра ала.(Слайд)

Биолог. Колак - тавышны кабул итә торган универсаль орган. Ул анализатор функциясен дә башкара, ягъни тавышны ешлыклар буенча бүлә, ул шулай ук - резонатор, ягъни резонанс күренешенә нигезләнеп, тавышны көчәйтә. Өстәвенә, ул экономист та, башкача әйткәндә, бик кечкенә энергия сарыф итеп, тавышны баш миенә тапшыра. Тавыш барлыкка китерү органы булып бугаз тора. Ул тамак төбендә урнашкан. Бугазда тавыш төеннәре бар. Һава ярдәмендә алар, тирбәнешләр ясап, тавыш барлыкка китерә.

Алып баручы. Кеше табигате буенча моңлы. Ул ишетә ала, ягъни тавышның киң диапазонын кабул итә һәм аңлый. Әле тавышны кулланып та була, бу турыда безгә физик сөйләр.

Физик. Әйе, тавышны кулланып та була. Металл рупорның тавышны көчәйтүе аның кайтарылу үзлегенә нигезләнә. Махсус тартмалар ярдәмендә дә тавышны көчәйтеп була. Бу очракта тавышның резонанс үзлеге кулланыла. Ультратавышны һәм инфратавышны кеше ишетми. Кайбер хайваннар, бөҗәкләр, балыклар ишетә. Ультратавыш сәнгатькә коелма яки детальләрнең эчендәге дефектларны табу өчен кулланыла. Медицинада УЗИ аппараты ярдәмендә кешенең эчке органнарын тикшерәләр. Инфратавыш диңгезләрдә һәм җир эчендә тетрәү башланганда барлыкка килә. Кайбер диңгез һәм җир хайваннары инфратавышны кабул итә һәм тынычсызлана, имин урынга күчеп китә. (Слайд)

Кеше тавышны саклау һәм соңыннан аны барлыкка китерү өчен төрле ысуллар һәм җайланмалар уйлап тапкан. Кәгазьгә язу өчен нота кулланган. Моның өчен махсус белем кирәк. Элегрәк тавыш грампластинкаларга язылган булса, хәзер магнитофон касеталарына һәм компакт-дискларга языла. (Демонстрацияләп күрсәтелә.) Кеше үзенең тавышын, ерак араларга тапшыру өчен төрле техник җайланмалар куллана. Моның өчен тавыш микрофон ярдәмендә электр сигналларына әверелә һәм көчәйткеч ярдәмендә динамикка (ишетелә торган тавыш барлыкка китерүче җайланма) тапшырыла. (Төрле микрофоннар күрсәтелә.)

Тәҗрибәләр үткәрү. 1. Стена аша шакылдатып тавышны тапшыру һәм кружка ярдәмендә бу тавышны тыңлау. 2. Микрофон һәм көчәйткеч аша тавышыңны (сөйләшүне) залга тапшыру. 3. Кәрәзле телефон аша тавышыңны еракарага (залдагы барлык кеше ишетерлек итеп көчәйтеп) тапшыру.

Алып баручы. Кеше һәрчак тавыш чолганышында яши. Ул табигый тавыш "симфониясе"нә сөйләм, музыка һ. б. бик күп аваз-аһәңнәрне өстәп, аны үзенең булышчысына әверелдергән.

Борынгы заманнарда ук йомры таш түшәлгән урамнардан дөбер-шатыр үткән арбаның көпчәк-тәгәрмәч тавышлары күп кешенең йокысын качырган. Моннан беркадәр котылу өчен, алар йортлары каршындагы урамга ком сипкән яки салам җәйгән. Еллар уза, заманалар үзгәрә барган саен, тавыш чыганаклары, аларның көче дә арта бара. Хәзер инде шәһәрдәге тавыш "симфониясе" гаять күптөрле: поезд тавышлары, самолётлар гүләве, төзелеш техникасы гөрелтесе һ. б.

Бу хакта архитектор ни әйтер икән?

Архитектор. Шау-шуның тере табигатькә, кеше сәламәтлегенә тискәре йогынтысы торган саен арта бара. Әйтик, 1946 нчы елда чит илләрнең эре шәһәрләрендә яшәүчеләр арасында уздырылган тикшеренү барышында аларның 23 % ы урамдагы тавыштан иза чигүен белдерсә, 1961 нче елда андыйларның саны 50 % ка җитә. Хәзер зур шәһәрләрдә тавыш катылыгы 20-30 тапкырга артты. Борынгы Рим сатиригы Ювенал: "Шәһәрдә йокларга мөмкин түгел. Бормалы тар урамнардан йөрүче җигүле атлар тавышына үлгән кеше дә торып утырыр", - дип язган. Ә хәзер урамнардан күпме техника үтә!

Тавышны киметү өчен архитекторлар һәм төзүчеләр нәрсә тәкъдим итә ала? Моннан берничә ел элек Мәскәүдә үзенчәлекле бер йорт салынган. Автомагистральгә терәлеп үк төзелүенә дә карамастан, әлеге йортта яшәүчеләргә урам тавышлары ишетелми. Яңа йортта тавыш үткәрүче форточкалар бөтенләй юк. Аларны тәрәзә уемы белән рәттән стенага монтажлап куелган махсус җайланмалар алыштыра. Урамнан караганда ул яртылаш ябылган жалюзины хәтерләтә, ә эшләү үзенчәлеге буенча автомобильнең тавыш йоткычына охшаган. Бүлмә эченә кергәнче, һава берничә бүлемтек аша уза. Шуның нәтиҗәсендә тавышның катылыгы 8 тапкыр кими. Бу йортта тәрәзәләр дә үзенчәлекле: аның пыяласы ике катлы һәм беренче каты икенчесенә караганда калынрак. Пыяланың беренче каты аша узган тавыш дулкыннары,икенчесеннән кире кайтарылып, каршы килүче дулкынны йота. Әлеге күренеш тавышның дулкын үзенчәлекләренә нигезләнә. Нәтиҗәдә тавыш дулкыны үзен-үзе "сүндерә".

Архитекторлар торак йортларның йокы бүлмәләре тәрәзәләрен ишегалды ягына карарлык итеп проектларга тырышалар. Шәһәрнең кайсы районнары аеруча тавышлы санала? Архитекторларга моны ачыклау өчен тавыш катылыгын билгели торган махсус карталар ярдәмгә килә. Шәһәрне төзекләндерүчеләр, аларга нигезләнеп, автотранспорт хәрәкәтенең иң уңай маршрутларын билгелиләр, автомобиль юллары читенә тавышны тоткарлаучы махсус экраннар куялар.

Алып баручы. Бу уңайдан, инженерның да әйтер сүзе бар.

Инженер. Предприятиеләрдә яңа технологик процесслар куллану, техник җиһазларның куәте арту, эш барышын механикалаштыру нәтиҗәсендә кешеләр хезмәт урынында тавыш һәм вибрация кебек зарарлы производство факторлары йогынтысына дучар ителә. Аларның нигезендә бер үк физик күренеш - механик тирбәнешләр ята. Бу тирбәнешләр механизмнарның аерым өлешләренең әйләнүе, ышкылуы һәм бер-берсенә орынуы, сыеклык һәм газларның югары басым тәэсирендә һәм югары тизлектә хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Гомумән, барлык технологик җиһазлар - тавыш һәм вибрация чыганагы.

Алып баручы. Балалар тирбәнеш ешлыгы 22 000 Гц булган тавышны да ишетергә сәләтле, ә өлкәннәр 6 000 Гц ны гына ишетә ала. Тавыш көче берәмлеге децибел дип атала. 20-30 дБ - китап бите кыштырдавы. Будильник сәгать кыңгыравының катылыгы - 80 дБ. Реактив самолет моторының тавышы - 130 дБ катылыкта. Аны кеше авыр кичерә, 150 дБ га инде түзә алмый. Шуңа күрә дә урта гасырларда гаепле кешене чаң кагып җәзалаганнар. Көчле чаң тавышы нәтиҗәсендә ул газаплы үлемгә дучар ителгән. Тавыш үсемлек һәм хайваннарга тәэсир итәме?

Биолог. Шәһәр урамнарындагы өзлексез тавыш анда үскән агачларның еш "авыруына" һәм табигый мохиттә үскәннәренә караганда иртәрәк коруына сәбәпче була. Көчле тавышның озак яңгырап торуы үсемлекләр, хәтта хайваннар дөньясына да тискәре йогынты ясый, ә кайбер очракларда аларның юкка чыгуы да мөмкин. Көчле тавышның даими йогынтысы нәтиҗәсендә хайваннарның да кан басымы үзгәрә, йөрәк эшчәнлеге бозыла.

Алып баручы. Безнең өйдә гөлләр күп үсә. Күптән түгел мин аларның бер өлешен магнитофон еш уйнап торган бүлмәгә күчердем. Бераз вакыт үткәч, гөлләрнең бер өлеше тизрәк үсә башлады, ә калганнарының, киресенчә, үсүе акрынайды. Шулай булгач, музыка гөлләр үсешенә йогынты ясый, дияргә буламы?

Биолог. Әйе. Бу ачышны иң беренче булып Һиндстан ботаниклары ясый. Алар фикеренчә, тавышның тоннарын үзгәртеп, үсемлекнең үсешенә тәэсир итәргә мөмкин. Кайбер үсемлекләр талгын, салмак көйне ярата, ә икенчеләре көчле музыкадан шаулап чәчәк ата башлый. Музыка бигрәк тә дөге үсемлегенә көчле тәэсир итә икән. Музыка яңгырап торганда, алар тизрәк үсә башлый.

Алып баручы.Тавыш кеше организмына ни дәрәҗәдә йогынты ясый икән?

Биолог. Галимнәр бу өлкәдә күп еллардан бирле тикшеренүләр алып бара. Табигый тавышлар организмга уңай йогынты ясый, аны тынычландыра. Тикшерүләрдән күренгәнчә, тавышның өзлексез яңгырап торуы кеше организмына зарарлы. Шул ук вакытта абсолют тынлыкның аны күңел төшенкелегенә китерүе бар. Тавыш кермәсен өчен яхшы изоляцияләнгән бүлмәдә утырган хезмәткәрләр, бер атна үтүгә, үзләренең эшкә сәләте кимүен сизә, аларда нерв киеренкелеге барлыкка килә.

Алып баручы. Күк күкрәүне, сандугач сайравын, тамчы тамуын, бишек җырын, музыкаль тавышларны күз алдына китерик әле. Аларның көчен һәм төрлелеген нәрсә белән генә чагыштырып булыр иде икән?! Билгеле, тавышның файдасы бик зур. Әгәр без сөйләшә алмасак, нәрсә булыр иде? Күз алдына китерүе дә авыр. Ә тавышны ишетмәсәк, бигрәк аяныч. Әле тавыш дәвалый да диләр. Ишетү сәләтен югалткан кешегә ярдәм итәргә мөмкинме?

Табиб. Авыру нәтиҗәсендә кеше ишетү сәләтен югалтса, табиблар, заманча ысуллар кулланып, аны өлешчә кире кайтара ала. Хәзер иң киң таралган чараларның берсе - колак аппаратын куллану. Аның эшләү принцибы тавыш дулкыннарын көчәйтүгә нигезләнгән.

Алып баручы. Саңгыраулыктан донор ярдәме белән дәвалаулары турында ишеткәнем бар. Бу хак сүзме?

Табиб. Россия галимнәре, дөньяда беренчеләрдән булып, нейросенсорлы саңгыраулыктан җәфаланучыларны дәвалау ысулын уйлап таптылар. Ни дисәң дә, моңарчы ул бөтенләй дәвалап булмый торган авыру санала иде һәм бу чирдән Россиядәге 20 млн га якын кеше иза чигә. Аларның яртысыннан артыгы - балалар.

Кешегә үзенең берни ишетә алмавы белән ризалашуы бик кыен. Өлкән яшьтәгеләр күпчелек очракта озак еллар дәвамында көчле тавышлы мохиттә эшләүләре нәтиҗәсендә ишетү сәләтен югалта. Профессор В. Шестаков җитәкчелегендә аудиоинвит дип аталган препарат уйлап табылган. Бу методика ярдәмендә кешене чукраклыктан тулысынча дәваларга мөмкин.

Ишетү сәләтен югалту кешенең баш миендәге тавыш сигналын кабул итә торган үзәкнең эшчәнлеге үзгәрүгә дә китерә. Нәтиҗәдә, организмда биологик актив матдәләрнең тигезлеге бозыла. Бу очракта бик яхшы ишетүче кеше донор буларак ярдәм итә ала. Тып-тын тавыш камерасында донор кеше ишетү органнарын киеренке хәлгә китерә һәм нәтиҗәдә аның организмында авыруга кирәк булган пептидлар барлыкка килә. Донордан 400-450 грамм кан алып, сыворотка ясыйлар.

Чиләбе шәһәрендә бер ай дәвамында шушы препаратны куллану нәтиҗәсендә авыруларның 70 % ы саңгыраулыктан котылган.

Алып баручы. Медицинада авыруларга диагноз кую өчен тавышка нигезләнеп эшләүче нинди приборлар бар?

Табиб. Йөрәк тавышын тыңлап, аның эшчәнлеген бәяләү өчен стетоскоп, фонендоскоп, ә барлык органнарның да эшчәнлегенә диагноз кую өчен ультратавыш аппараты кулланыла.

Фәнни тикшеренүче. Урамнарда, ял итү урыннарында, транспортта плейер тыңлаучы яшьләрне еш очратырга мөмкин. Алар, колакларына наушниклар куеп, көн буе музыка тыңлый. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, көн саен 1-4 сәгать дәвамында, колакка наушник куеп музыка тыңлау ишетү сәләтен киметә икән. Яхшырак ишетү өчен, тыңлаучы музыканы көчәйтә, ә бу, үз чиратында, чукраклануга китерергә мөмкин. Фатирда аудио- һәм видеоаппаратуралар эшләгәндә чыккан тавыш көче аэропорт янында ишетелгән гөрелте көченнән дә зуррак булырга мөмкин икәнен хәтерегездән чыгармасагыз иде.

Алып баручы. Кешеләр тавыш ярдәмендә аралаша, фикер алыша, мәгълүмат алмаша. Безнең укучыларыбыз да төрле музыка коралларында уйный белә. Хәзер аларны тыңлап алыйк. (Слайд)

Алып баручы. Татарлар арасында музыка коралының "тальян гармун" дигән төре бигрәк тә киң таралган. Аның турында сөйләү өчен сүз Гөлназга.

Гөлназ. Оренбург, Әстерхан татарлары арасында булган этногрофлар, сәяхәтчеләр инде 1860 елларда ук гармунны татар халкына хас музыка коралы итеп күрсәткән. Аның төзелеше татар халык көйләрен уйнау өчен бик уңайлы. Гармунның көйләнеше җиде тавыштан тора. Шул ук вакытта күп кенә гармуннар регистрлар белән баетылган.

Тальян гармун - халкыбызның милли горурлыгы. Мондый гармун үзе өч өлештән (уңъяк, сулъяк һәм күректән) тора. Уң якта бер генә рәтле 12 яки 16 тел була. Сул яктагы телләре ("бакалары") көйгә аккомпанент алып бару өчен хезмәт итә. Гармунның тавыш чыганагы - металл (җиз, көмеш, тимер) пластинкадан ясалган телләр. Алар уңъяк һәм сулъяк өлешләрнең эченә беркетелгән. Күректән килгән һава агымы телне тибрәндерә һәм ул аваз чыгара башлый.

Гармун ясаучы осталар хәзер дә бар. Шуларның берсе Илдус Җаббаров. Ул 1933 елда Куйбышев районының Иске Рәҗәп авылында туган. Кечкенәдән үк тальян гармунда уйнарга өйрәнгән. Казанга күчеп килгәч, үзе дә гармун ясау серләренә өйрәнә башлый. Башта ул уйнарга яраксыз хәлгә килгән гармуннарны төзәтә, аннан соң күрекне, уңъяк, сулъяк механизмнарны ясау серләрен үзләштерә. Шулай итеп, зур остага әверелә. Хәзер республикабызның күп кенә үзешчән сәнгать остасы ул ясаган гармуннарда уйный.

Алып баручы. Халкыбызның бөек шагыйрьләре, язучылары әсәрләрендә дә тавыш турында күп языла. Габдулла Тукайның "Пар ат" һәм "Су анасы" шигырьләреннән өзек тыңлап китик.

...Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

"Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!"

Бу тавыш бик ачты күңелем, шатлыгымнан җан яна;

"Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларыңны ку: на! на-на!"

...Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;

"Шык!" та "шык!" - кемдер тәрәзәгә чиертә бер заман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.

Бу тавышка сискәнеп торган йокысыннан әни.

Алып баручы. Менә без тавышның сихри, серле дөньясының бер өлеше белән таныштык. Билгеле, тавышның әһәмияте моның белән генә чикләнми.

Тынычлыкны саклый белү - һәр кешенең культура дәрәҗәсен һәм әйләнә- тирәдәгеләргә дустанә мөнәсәбәтен күрсәтә. Кичәбезне Мәмдәлдә туып үскән авылдашларыбыз Хакимуллиннар иҗат иткән "Мәмдәлем кичләре" дигән җыр белән тәмамлыйбыз. (Соңгы слайд)

© 2010-2022