Дәрес разработкасы Җисемнең массасын һәм күләмен аның тыгызлыгы буенча исәпләү

Раздел Физика
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

МББУ "Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе"

Укытучы: Хакимзянова А. М.

7 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе. 18.11.2015

Тема: Җисемнең массасын һәм күләмен аның тыгызлыгы буенча исәпләү

Максат: 1. Җисемнең массасын һәм күләмен аның тыгызлыгы буенча исәпләргә өйрәтү.

2. Сингапур структураларын кулланырга , мәсьәләләр чишәргә, анализларга һәм

нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтү.

3. Фәнгә кызыксыну уяту, белемле шәһесләр тәрбияләү.

Дәрес тибы: катнаш

Җиһазлау: ноутбук, экран, мультимедия проекторы,дәреслек, презентация.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты

Исәнмесез, укучылар . Утырыгыз.

II. Актуальләштерү һәм яңа материалны аңлату

Ә хәзер әйдәгез, белемнәребезне тикшереп алыйк әле.

  1. Слайдта мәйдан, күләм, тыгызлык, масса, озынлыкның хәрефләре һәм үлчәү берәмлекләре дөрес урнаштырылмаган. Шуларны дөресләп урнаштырырга кирәк.

/һәрбер укучы үзе эшли. Эшләп бетергәч, бергәләп тикшерәбез/

  1. Үткән дәрес материалы буенча сорауларга җавап бирү. Тыгызлык формуласын тактага бер укучыдан яздыру, хәрефләрен аңлату.

  2. Тыгызлык формуласын бер укучы язып күрсәткәннән соң, класска сорау. Әгәр дә җисемнең массасы һәм тыгызлыгы билгеле булса күләмен ничек табарбыз? /тактага икенче укучы чыгып формуладан күләмне чыгарып күрсәтә. Дөрес язылмаса фикерләр тыңланыла/

  3. Әгәр дә җисемнең тыгызлыгы һәм күләме билгеле булса массасын ничек табабыз? /Өченче укучы тактада формуланы чыгарып күрсәтә/

  4. Димәк без бүгенге дәрестә нәрсәләрне өйрәнәчәкбез? /Җавап: җисемнең тыгызлыгы буенча массасы яки күләме билгеле булганда өченче зурлыкны табарга өйрәнәчәкбез/

  5. Безнең дәреснең темасы Җисемнең массасын һәм күләмен аның тыгызлыгы буенча исәпләү.

III. Материалны ныгыту

Белемнәребезне ныгыту өчен мәсьәләләр чишеп алыйк

  1. Экрандагы рәсемгә игътибар итик әле. СИ-ФИНК-УАНДЭ структурасы буенча эшлибез.

Дәрес разработкасы Җисемнең массасын һәм күләмен аның тыгызлыгы буенча исәпләү

  1. Сез бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез? /Уйлау өчен 15 с, ә язу өчен 20 с вакыт бирелә/

  2. Сез бу рәсем турында нәрсәләр уйлыйсыз? /Уйлау өчен 30 с вакыт, ә язу өчен 40 с вакыт бирелә/

  3. Бу рәсем сезгә нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә? /Уйлау өчен 1 минут, ә язу өчен 40 с вакыт бирелә/

Ике төркемнән дә фикерләр тыңланыла. Нәтиҗә ясала.

  1. Түбәндәге слайдта бирелгән мәсьәләне ТАЙМД РАУНД РОБИН структурасын кулланып эшлибез.

Дәрес разработкасы Җисемнең массасын һәм күләмен аның тыгызлыгы буенча исәпләү

Мәсьәләне чишү өчен 2 минут вакыт бирелә. Вакыт чыккач укучылар фикер алышалар. Бер төркемдәге укучының фикере тыңланыла. Нәтиҗә ясала.

  1. Дәреслектәге 8 нче күнегүне тактада эшлиләр. Һәрбер эшкә бер укучы тактага чыгарыла.

V. Рефлексия.

1. Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

2. Дәреснең кайсы өлеше истэ калды?

3. Дәреснең иң кызыклы өлеше?

VI. Билге кую.

VII. Өйгә эш.

§ 22 укырга, сорауларга телдән җавап бирү, 8 нче күнегү (4) язмача.


© 2010-2022