“Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе” темасына зачет (7 класс)

Зачет № 2 “Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе”   I вариант 1. Җисем массасының аның күләменә чагыштырмасына тигез физик зурлык А. Озынлык.  Б.  Тыгызлык.  В.  Басым.  Г. Көч. 2. Чикерткәнең уртача очу тизлеге 10 м/с. Км/сәг ләрдә ул күпмегә тигез булыр? А. 72 км/сәг.  Б. 20 км/сәг.  В. 36 км/сәг.  Г. 102 км/сәг 3. Тигезсез хәрәкәт ул... А. Кул сәгатенең минутлык угы очының хәрәкәте.  Б. Кешенең эскалатордагы хәрәкәте.  В. Типкәннән соң футбол тубының хәрәкәте.  Г. Даими тизлек белән баручы машина х... А. 1 мл.  Б. 2 мл.  В. 5 мл. Г. 10 мл. 6. Түбәндәге формулаларның кайсысы масса исәпләү өчен кулланыла? А. r×V    Б. m/r    В.  m×g    Г. m/g 7. 5 м3 күләмле җисемнең массасы 10 кг. Матдәнең тыгызлыгы нинди? А 50 кг/ м3    Б.  2   кг/ м3      В. 0,5  кг/ м3     Г.  10  кг/ м3  8. Башка җисемнәр тәэсир итмәгәндә җисемнең тизлеген саклау күренешен ничек атыйлар? А. Тикторыш.  Б. Хәрәкәт.  В. Инерция.  Г. Ирекле төшү. 9. Паркларда һәм балалар мәйданчыкларында уеннар өчен горизонталь күчәр тирәсенд... 4. Тизлек графигыннан файдаланып 4 с тан соңгы тизлеген билгеләргә. А. 50 м/с.  Б.  2,5 м/с.   В. 10 м/с.   Г.  40 м/с. 5. Рәсемдәге үлчәү цилиндрының  бүлем кыйммәте күпмегә тигез? А. 100 мл.  Б. 20 мл.  В. 4 мл. Г. 5 мл. 6. Түбәндәге формулаларның кайсысы тыгызлык исәпләү өчен кулланыла? А. r×V    Б. m/r    В.  m/V    Г. V/m. 7. 0,2 м3 күләмле җисемнең тыгызлыгы 5×103  кг/ м3 Җисемнең массасы күпме? А.  4×103  кг.   Б 2,5×10-4 кг.   В.  103  кг.   Г.  100 кг. 8. Әгәр җисемгә башка җисемнәр ...
Раздел Физика
Класс 7 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зачет № 2

"Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе"


I вариант

1. Җисем массасының аның күләменә чагыштырмасына тигез физик зурлык

А. Озынлык. Б. Тыгызлык. В. Басым. Г. Көч.

2. Чикерткәнең уртача очу тизлеге 10 м/с. Км/сәг ләрдә ул күпмегә тигез булыр?

А. 72 км/сәг. Б. 20 км/сәг. В. 36 км/сәг. Г. 102 км/сәг

3. Тигезсез хәрәкәт ул...

А. Кул сәгатенең минутлык угы очының хәрәкәте. Б. Кешенең эскалатордагы хәрәкәте. В. Типкәннән соң футбол тубының хәрәкәте. Г. Даими тизлек белән баручы машина хәрәкәте.

4. Юлның вакытка бәйлелек графигы бирелгән. Графиктан файдаланып хәрәкәт тизлеген билгеләргә. “Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе” темасына зачет (7 класс)

А. 10 м/с. Б. 40 м/с. В. 90 м/с. Г. 36 км/сәг.

5. Рәсемдәге үлчәү цилиндрының бүлем кыйммәте күпмегә тигез?

“Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе” темасына зачет (7 класс)

А. 1 мл. Б. 2 мл. В. 5 мл. Г. 10 мл.

6. Түбәндәге формулаларның кайсысы масса исәпләү өчен кулланыла?

А. V Б. m/ В. mg Г. m/g

7. 5 м3 күләмле җисемнең массасы 10 кг. Матдәнең тыгызлыгы нинди?

А 50 кг/ м3 Б. 2 кг/ м3 В. 0,5 кг/ м3 Г. 10 кг/ м3

8. Башка җисемнәр тәэсир итмәгәндә җисемнең тизлеген саклау күренешен ничек атыйлар?

А. Тикторыш. Б. Хәрәкәт. В. Инерция. Г. Ирекле төшү.

9. Паркларда һәм балалар мәйданчыкларында уеннар өчен горизонталь күчәр тирәсендә әйләнүче агач цилиндрлар (барабаннар) куялар. Агач цилиндр буенча бала чапканда ул нинди юнәлештә һәм ни өчен әйләнә?

10. Ике арба тәэсир итешкәннән соң аларның тизлекләре 20 см/с һәм 60 см/с тигез була. Зуррак арбаның массасы 0,6 кг булса, кечерәк арбаның массасы күпме булыр?

11. Ни өчен винтовкадан атканда прикладны нык итеп кулбашына кысарга кирәк?


Зачет № 2

"Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе"


I I вариант

1. Җисем массасының аның күләменә тапкырчыгышына тигез физик зурлык

А. Озынлык. Б. Масса. В. Көч. Г. Басым.

2. Автомобильнең уртача хәрәкәт тизлеге 72 км/сәг, м/с ларда ул күпмегә тигез?

А. 10 м/с. Б. 20 м/с. В. 40 м/с. Г. 5 м/с.

3. Арбага тамызгыч урнаштырылган һәм арба хәрәкәт иткәндә тигез вакыт аралыкларында кәгазь тасмада эзләр ясала. Кайсы тасмадагы эзләр тигезсез хәрәкәтнеке?

“Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе” темасына зачет (7 класс)

4. Тизлек графигыннан файдаланып 4 с тан соңгы тизлеген билгеләргә.

А. 50 м/с. Б. 2,5 м/с. В. 10 м/с. Г. 40 м/с. “Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе” темасына зачет (7 класс)

5. Рәсемдәге үлчәү цилиндрының бүлем кыйммәте күпмегә тигез?

А. 100 мл. Б. 20 мл. В. 4 мл. Г. 5 мл. “Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе” темасына зачет (7 класс)

6. Түбәндәге формулаларның кайсысы тыгызлык исәпләү өчен кулланыла?

А. V Б. m/ В. m/V Г. V/m.

7. 0,2 м3 күләмле җисемнең тыгызлыгы 5103 кг/ м3 Җисемнең массасы күпме?

А. 4103 кг. Б 2,510-4 кг. В. 103 кг. Г. 100 кг.

8. Әгәр җисемгә башка җисемнәр бөтенләй тәэсир итмәсә, ул нинди халәттә булыр?

9. Болытлар, җәядән атылган ук, атканда туп көпшәсе эчендәге снаряд хәрәкәтенә, җил двигателенең канатлары әйләнүенә нинди җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе сәбәпче була?

10. Өстәлдәге шарларга берүк көч куела. 3 кг массалы шар 15 см/с тизлек алса, 1 кг массалы шар нинди тизлек алыр?

11. Түбәндәге кисәкчекләрнең кайсысы аннан да кечерәк кисәкчекләргә бүленми?

А. Молекула. Б. Атом. В. Атом төше. Г. Протон. Д. А-Г кисәкчекләре бүленә яки икенче кисәкчекләргә әверелә ала.

Зачет № 3

"Көчләр"


I вариант

1. Түбәндәге зурлыкларның кайсысы җисемнәрнең бер-берсенә тәэсирен характерлый?

А. 0,8 с. Б. 1 кг. В. 4 т. Г. 2 кН.

2. Җир өстендәге 2 кг массалы җисемгә тәэсир итүче көч күпмегә тигез?

А. 2 Н. Б. 20 Н. В. 0,2 Н. Г. 10 Н.

3. Икешәр кеше капма-каршы якка бау тартышалар. Икесе уңга F1 =400 Н һәм F2 =100 Н, ә икесе сулга F3 =350 Н, F4=250 Н. Бау нинди юнәлешкә күчә һәм бердәй тәэсир итү көче күпмегә тигез?

А. 1100 Н, сулга. Б. 6000 Н, сулга. В. 4000 Н, уңга. Г. 1000 Н, сулга.

4. Трактор 12 кН тигез тарту көче белән комбайнны тарта. Каршылык көче күпмегә тигез?

А. 0. Б. 12 кН. В. Җавап өчен бирелеше җитеп бетми. Г. 12 кН нан зуррак.

5. Җир өстендә ятучы 400 г массалы ташның авырлыгы күпме?

6 Түшәмгә эленгән люстра түшәмгә 49 Н көч белән тәэсир итә. Люстраның массасын табарга.

7. Рәсемдә күрсәтелгән А җисеменә горизонталь буенча сулдан уңга юнәлгән 4 кН зурлыгындагы көч, ә В җисеменә вертикаль буенча өскә юнәлгән 5 кН зурлыгындагы көч тәэсир итә. Масштабны 1 см-2 кН дип алып көчләрне сызымда күрсәтергә.

“Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе” темасына зачет (7 класс)

8. Ни өчен бозлавык вакытта тротуарларга ком сибәләр?

9. 320 Н көч тәэсирендә амортизатор пружинасы 9 мм га кысыла. 1,6 кН көч тәэсирендә пружина ничә мм га кысылыр?

10. 10x8x5 см үлчәмле җиз шакмак пружинаны нинди көч белән тарта? Җизнең тыгызлыгы 8,5103 кг/ м3 .

11. Лачын, күтәрелә барган һава агышы тәэсирендә, күктә хәрәкәтсез йөзә. Лачынның массасы 0,5 кг. Аңа тәэсир итүче көчләрне графикта күрсәтегез (масштаб: 1 см-5 Н). Бердәй тәэсир итү көче күпмегә тигез?





Зачет № 3

"Көчләр"


I I вариант

1. Түбәндәге зурлыкларның кайсысы җисемнәрнең бер-берсенә тәэсирен характерлый?

А. 0,6 с. Б. 2 кг. В. 4 Н. Г. 5 г.

2. Түбәндәге формулаларның кайсысы авырлык көчен исәпләү өчен кулланыла?

А. V Б. m/ В. mg Г. m/g.

3. Икешәр кеше капма-каршы якка канат тартышалар. Икесе уңга F1 =250 Н һәм F2 =200 Н, ә икесе сулга F3 =350 Н, F4=50 Н. Канат нинди юнәлешкә күчә һәм бердәй тәэсир итү көче күпмегә тигез?

А. 850 Н. Б. 450 Н. В. 350 Н. Г. 100 Н. Д. 50 Н.

4. 50 кг массалы җисемгә тәэсир итүче көч күпмегә тигез?

А. 0,2 Н. Б. 5 Н. В. 500 Н. Г. 10 Н.

5. А ноктасында җисемгә куелган өч көчнең бердәй тәэсир итүчесе күпме?

“Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе” темасына зачет (7 класс)

А. 2 Н. Б. 1 Н. В. 5 Н. Г. 3 Н.

6. 70 кг массалы парашютчы тигез генә төшә. Парашютчыга тәэсир итүче һаваның каршылык көче күпмегә тигез?

7. Җисемгә берүк сызык буенча 20 һәм 30 кН зурлыгындагы көчләр тәэсир итә. Бердәй тәэсир итү көчләре 10 һәм 50 кН булган очракларны графикта сурәтләргә. Масштаб: 1 см-10 кН.

8. Ышкылу көченең артуын исәпкә алып эшләнгән велосипедның бер-ике детален әйтегез.

9. Җисемгә А ноктасында горизонталь рәвештә уңнан сулга тәэсир итүче 5 Н көчне һәм В ноктасында капма-каршы юнәлештә тәэсир итүче 6 Н көчне график юл белән сурәтләгез (масштаб: 0,5 см-1Н). Җисем нинди юнәлештә күчәргә тиеш? Аны хәрәкәткә китерүче көчнең модуле нинди булыр? “Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе” темасына зачет (7 класс)

10. Арба рәсемдә күрсәтелгәнчә уңга таба тигез хәрәкәт итә. Арбага куелган йөкне нинди көч хәрәкәткә китерә? Тигез хәрәкәттә бу көч күпмегә тигез?

“Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүе” темасына зачет (7 класс)

11.Судно бер-берсенә эзлекле тоташтырылган өч баржаны буксирга ала. Беренче баржага суның каршылык көче 9000 Н га тигез, икенчесенә - 7000 Н, өченчесенә - 6000 Н. Судноның үзенә суның каршылык көче 11 кН. Баржалар тигез хәрәкәт итә дип исәпләп, судно куйган тарту көчен табыгыз.


© 2010-2022