Внеклассное мероприятие по физике «Угадай мелодию!» ( 7-8 классы)

"Описание материала: Внеклассное мероприятие по физике «Угадай мелодию!» можно провести в рамках недели физики. Для этого понадобятся ноты и занимательные задачи по физике. Музыкальные игры всегда воспринимаются с большим интересом, здесь учащиеся правильно отвечая на вопросы, создают знакомую им музыку. Учащиеся делятся на команды, придумывают своё имя, девиз, который должен быть приближён к физике, а жюри оценивает их находчивость. Физика - это один из сложнейших предметов школьного курса, п...
Раздел Физика
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Көйне таны



Уен-кичәнең төп максаты. Кызыклы һәм гади итеп уен рәвешендә укучыларның белемнәрен ныгыту.

Бу кичәне оештыруда компьютер да куланырга мөмкин. Алдан өлкән сыйныф укучылары ярдәме белән компьютерда слайдлар (Microsoft PowerPoint) әзерләргә кирәк. Андый мөмкинлек булмаган очракта кулдан ясарга мөмкин. Моның өчен саннар (нота артына) язылган 20 нота кирәк булачак.

Уен кичәнең барышы.

Алып баручы. Укучылар, без бүген сезнең белән физикадан үткәреләсе чираттагы уен-кичәгә җелдык. Кичәбез «Көйне таны» тибында булачак. Әмма андагы кебек көйләрне тану түгел, ә телдән тиз рәвешле мәсьәләләр чишә белүдән һәм сорауларга җавап бирүдән торыр.

Уенда 3 команда катнаша. Командаларның исемнәре: Архимед, Ньютон, Паскаль.

Уенның тәртибен исегезгә төшереп үтәм.

Сезнең алдыгызда категорияләр:



  1. Юл берәмлекләре    

  2. Тизлек берәмлекләре    

  3. Вакыт    

  4. Тизлек    

  5. Юл    

Сез бу категорияләргә туры килгән ноталарны сайларга тиешсез. Ноталарда тиешле категориягә туры килгән мәсьәләләр. Мәсьәләне дөрес чишсәгез, очко сезгә языла, ә дөрес булмаса, башка команда җавап бирәчәк. Аннары сайлау хокукына алар ия булалар. Җавапларыгызны кул күтәреп әйтергә кирәк.

Уенны башлыйбыз. Кайсы команда категорияне сайлау хокукына ия булуын белү өчен, сорауга җавап бирергә тиеш.

Сорау: 7 нче сыйныф физика дәреслегенең авторы кем?

Җавап: А.В. Перышкин.

Шулай итеп 1 НЧЕ ТУР уенын башлыйбыз.

  • Сез кайсы категория һәм ничәнче нота сайлыйсыз? (Шул рәвештә уен дәвам итә).

1 нче категория. Үтелгән юл берәмлекләрен күрсәтелгән берәмлеккә әйләндерергә.

Нота №1

10 м =? мм

1 дм = ? м

Нота №2

10 км = ? м

1 см = ? м

Нота №3

10 м = ? см

1 мм =? м

Нота №4

10 м = ? км

1 м = ? дм

2 нче категория. Тизлекне секундка туры килгән метрларда (м/с) күрсәтегез.

Нота №1

1 см/с = ? м/с

1800 см/мм = ?

Нота №2

24000 мм/с = ?

480 м/мин = ?

Нота №3

7200 м/сәг = ?

9000 см/мин = ?

Нота №4

36 км/сәг = ?

420 м/мин = ?

3 нче категория. Бирелгән мәсьәләләрдә вакытны табарга.

Нота №1

20 м/с тизлек белән баручы поездга 400 м араны үтү өчен күпме вакыт кирәк? Җавап: 20 с.

Нота №2

1,5 м/с тизлек белән баручы җәяүле 3 км юлны күпме вакытта узар? Җавап: 2000 с.

Нота №3

Гепард-имезүче хайваннар арасында иң тиз чабучы. 224 км юлны 112 км/сәг тизлек белән барып, ничә сәгатьтә узар? Җавап: 2 сәг.

Нота №4

26 м/с тизлек белән хәрәкәт итүче деталь транспортерның »ә м озынлыгындагы лентасы күпме вакытта үтәр? Җавап: 3 с.

4 нче категория. Бирелгән мәсьәләләрдә тизлекне табарга.

Нота №1

Чаңгычы таудан төшкәндә 60 м араны 6 с та үтә. Аның тизлеге нинди? Җавап: 10 м/с.

Нота №2

Велосипедчы, тигез хәрәкәт итеп, 0,5 сәг тә 9 км юл үткән. Аның тизлеген табарга. Җавап: 18 км/сәг.

Нота №3

Куян 60 км араны 1 сәг тә уза. Куянның тизлеге күпме. Җавап: 60 км/сәг.

Нота №4

Урман кисүчене малай 680 м арадан торып күзәтә. Балтаның агачка бәрелү тавышын малай 2 с узгач ишетә. Һавада таралган тавыш тизлеген табарга. Җавап: 340 м/с.

5 нче категория. Бирелгән мәсьәләдә үтелгән юлны табарга.

Нота №1

Самолет 750 км/сәг уртача тизлек белән оча. 2 сәг очканда ул күпме юл үтә? Җавап: 1500 км.

Нота №2

Вл-23 электровозның тизлеге 90 км/сәг. Бу тизлек белән хәрәкәт итеп, 2 сәг эчендә үл күпме юл узар? Җавап: 180 км.

Нота №3

Җир Кояш тирәсендә уртача 30 км/с тизлек белән хәрәкәт итә. 60 с эчендә Җир үзенең орбитасы буйлап күпме юл үтә? Җавап: 1800 км.

Нота№4

Автомобильнең даими тизлеге 80 км/сәг. Ул 4 сәг вакыт эчендә Казаннан Бөгелмәгә барып җитте. Казан белән Бөгелмә арасындагы юл ничә км? Җавап: 320 км.

2 НЧЕ ТУР. Сорауларга телдән җавап бирергә. Дөрес җавап өчен 10 очко языла.

  1. Табигать күренешләренең гомуми закончылыкларын, материянең үзлекләрен һәм төзелешен, аның хәрәкәт законнарын өйрәнүче фән ничек атала? (Физика).

  2. Табигатьтә бара торган үзгәрешләрне нинди күренешләр дип атыйлар? (Табигать күренешләре).

  3. Галәмдәге бар нәрсәне ничек атыйлар? (Материя).

  4. Физик күренешләрне ничек өйр»неп була? (Күзәтеп, тәҗрибә ясап).

  5. Тәҗрибәләр ясау өчен нәрсәләр кулланалар? (Приборлар).

  6. Җисемнең эчке төзелешен белү ни өчен кирәк? (Табигатьтә әзер хәлдә очрамый торган җисемнәрне барлыкка китерү өчен).

  7. Матдәне тәшкил итүче вак кисәкчек ничек атала? (Молекула).

  8. Молекуланы тәшкил итүче вак кисәкчек ничек атала? (Атом).

  9. Матдә кисәкчекләрнең тәртипсез хәрәкәт итүләре нәтиҗәсендә, орынып торган матдәләрдә бу кисәкчекләрнең үзара бер-берсенә үтеп кереп аралашу ничек атала? (Диффузия).

  10. Дымлы урында бодай бөртекләренең бүртүен ничек аңлатырга? (Диффузия күренеше белән).

  11. Шикәр заводларында чөгендердән шикәрне аерып алу өчен нинди күренештән файдаланалар? (Диффузия күренешеннән).

  12. Температура үлчәү берәмлеге нәрсә? (Градус).

  13. Күләмнәрен һәм формаларын саклаучы җисемнәр ничек атала? (Каты җисем).

  14. Күләмен үзгәрешсез саклаучы, ә формасын җиңел үзгәртүче җисем нинди җисем? (Сыеклык).

  15. Үзләренең формаларын да, күләмнәрен дә саклый алмаучы җисемнәрне нинди җисемнәр дибез? (Газ сыман җисемнәр).

  16. Җисемнең вакыт үтү белән башка җисемнәргә карата торышы үзгәрү күренеше нинди хәрәкәт дип атала? (Механик хәрәкәт).

  17. Җисем теләсә нинди тигез вакыт араларында бертигез, юл үтсә ул вакытта аның хәрәкәтен ниди хәрәкәт диләр? (Тигез хәрәкәт).

  18. Башка җисемнәр тәэсир итмәгәндә җисемнең тизлеген саклау күренеше дип нинди күренешкә әйтәбез? (Инерция).

3 НЧЕ ТУР. Бары тик ике команда гына кала. Очкасы күбрәк команда 3 нче тур уенын башлый.

Алып баручы. Хәзер мин сезгә бер җөмлә әйтәчәкмен. Ул җөмлә «матдә төзелеше турында башлангыч мәгълүматлар» темасыннан алынган. Җөмләдә 7 сүз. Сез бер-берегез белән бу җөмләне оту өчен бәхәсләшергә тиешсез. Кайсы команда ничә сүздән отар.

  1. Җисемне тәшкил итүче кисәкчек молекула дип атала (алып баручы команда откан санга карап җөмләдәге сүзләрне укый. Мәсәлән 3 булды ди. Җисемне тәшкил итүче …. Калган сүзләрне команда дөрес итеп дәвам итәргә тиеш).

Алып баручы. Җөмлә 8 сүздән тора. Ул «Механик хәрәкәт» бүлегеннән алынган.

  1. Җисемнең хәрәкәтен характерлаучы физик зурлык тизлек дип атала.

Алып баручы. 6 сүзле җөмлә. Ул шул ук бүлектән алынган.

  1. Җисемнең тизлеге икенче җисем тәэсирендә үзгәрә.

СУПЕР УЕН. Уенның бу өлешендә җиңгән команда өстәмә приз эчен уйный.

Алып баручы. 1 минут эчендә сорауларга җавап бирергә.



  1. Тизлекне ниди формула белән табалар? (Внеклассное мероприятие по физике «Угадай мелодию!» ( 7-8 классы))

  2. Тизлекнең төп үлчәү берәмлеге нәрсә? (м/с)

  3. Үтелгән юлны ниндит формула ярдәмендә табарга була? (Внеклассное мероприятие по физике «Угадай мелодию!» ( 7-8 классы))

  4. Үтелгән юлның төп үлчәү берәмлеге нәрсә? (м)

  5. Вакытны ниди формула белән исәплиләр? (Внеклассное мероприятие по физике «Угадай мелодию!» ( 7-8 классы))

  6. Вакытның төп үлчәү берәмлеге нәрсә? (сек)

Уенга йомгак ясала һәм бүләкләр тапшырыла.

© 2010-2022