- Преподавателю
- Физика
- Җылылык күренешләре
Җылылык күренешләре
Раздел | Физика |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Зиннатуллин Р.Ш. |
Дата | 10.08.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Контроль эш № 1
Җылылык күренешләре
1 вариант
-
Җылы үткәрүчәнлеге аз булган нинди материаллар беләсез?
-
Бушлыкта энергия ничек бирелә?
-
Бензин өчен чагыштырма яну җылылыгы 4,6 107 Дж/кг. Бу сан нәрсәне аңлата?
-
Массасы 10 кг булган цинкны 20 0С тан 160 0С ка кадәр җылытканда күпме җылылык микъдары кирәк булыр?
-
Җир сөргәндә трактор 30 кг дизель ягулыгы сарыф итә. Ягулыкның чагыштырма яну җылылыгы 4,4 107 Дж/кг. Ягулык янганда күпме энергия бүленеп чыга?
Контроль эш № 1
Җылылык күренешләре
2 вариант
-
Җисемне җылытканда аның эчке энергиясе ничек үзгәрә? Бу вакытта җисемнең атом һәм молекулалары тизлеге ничек үзгәрә?
-
Өйдә һәм кибетләрдәге суыткычлар ни өчен ак төстә ?
-
Аккургаш өчен чагыштырма җылысыешлык 230 Дж/кг0 С. Бу сан нәрсәне аңлата?
-
Массасы 0,5 кг булган суны 20 0С тан 21 0С ка кадәр җылытканда күпме җылылык микъдары кирәк булыр? с= 4200 Дж/кг0С.
-
Массасы 8 кг утынны яндырганда күпме җылылык микъдары кирәк булыр? Утынның чагыштырма яну җылылыгы 1 107 Дж/кг.