Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс)

Раздел Физика
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе.



Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )


2010-2011 нче уку елы.

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )




Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )



Әхмәтвәлиева

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Ләйсән

Рифхәт кызы.

география

укытучысы.


Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Бәдретдинов

Габдулла

Әхәт улы.

Ι категорияле

биология,химия

укытучысы.



Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

Мөхәммәтҗанова

Айгөл

Нәфыйкъ кызы.

физика һәм математика

укытучысы.

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

ТТабигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )


абигать фәннәре атналыгы планы.

1.Атналыкны ачу.(дүшәмбе)

2."12 апрель-Космонавтика көне".Информация сәгате. (сишәмбе)

3."Кошлар-табигать сакчылары". Информация сәгате. (чәршәмбе)

4.Класстан тыш чара "Хәзинә артыннан карта буйлап сәяхәт".8 кл.(пәнҗешәмбе)

5.Ачык дәрес "Евразия материгының географик урыны.Материкны ачу." 7 кл.(пәнҗешәмбе)

6."Россиякүләм конкурс-ЧИП-2014".(атна дәвамында)

7.Ачык дәрес "Генетик мәсьәләләр чишү". 10 кл. (пәнҗешәмбе)

8.Класстан тыш чара "Мин бүгеннән тартуны ташлыйм". 9 кл. (пәнҗешәмбе)

9.Физикадан кроссвордлар конкурсы.7-11 кл. (атна дәвамында)

10.Ачык дәрес "Каты җисемнәр, сыеклыклар һәм газларның басымы. Кабатлау." 7 кл. (җомга)

11.Кош оялары ясап бакча-өй тирәсендә урнаштыру. (атна дәвамында)

12.Атналык йомгак. (шимбә)

Тәрбия сәгате:

" 12 апрель-Космонавтика көне.

Юрий Алексеевич Гагарин."

Юрий Алексеевич Гагарин.

  1. Укытучының кереш сүзе. Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган "Восток" космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама "Космик гасыры"булгандыр. Чыннан да,1957 нче елның 4 нче октябрендә Советлар Союзында Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы күпләр өчен көтелмәгән вакыйга, могҗиза булды.Ясалма күк җисеме зур да, авыр да түгел иде: диаметры 580 мм, массасы 83,6 кг. Совет иленең космостагы көмешсыман ак шар рәвешендәге беренче "вәкиле" нең , 15 һәм 7,5 метрлы дулкында эшләгән ике радиотапшыргычы яңгыраган "бип-бип" дигән сигналлары космик эра башлануы турында игълан итте.

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )1нче укучы.

Шигырь "Кеше галәмдә"

Тышта яз иде Юрий Гагарин Ул, галәм гизеп Күкләр зәп-зәңгәр Исеме аның Исән-сау төште

Таралды кинәт Ул хәбәр итә Ни бар соң җирдә Шатлыклы хәбәр. Биектән барын. Кешедән көчле!

Кеше галәмдә! Таулар,елгалар,

Бу нинди яхшы Шәһәрләр күркәм:

Димәк ,ул аның Дала һәм кырлар

Ишеген ачты. Ямь-яшел үлән.

2 нче укучы .Ю.А.Гагарин

Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы семьясында туган. 1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин гитлерчылар башлаган сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагарин семьясы Гжатск шәһәренә күчә. 15 яшендә Люберце

шәһәрендә Ю.А.Гагарин ремесло училищесына укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала. 1951 елда ул Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендәге мәктәпне тамамлый. Оренбург авиация училищенда белем алып, очучы теләге тормышка аша. 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.

Гагарин "космик" очышка хәзерлекне космонавтларның беренче группасында башлый. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы утә.

Космоска очуга ул бар көчен, бөтен вакытын биреп бик нык хәзерләнә. Ару - талуны белми, иптәшләренә булыша, ә иптәшләре аңа ярдәм итәләр. Һәркайсының космоска беренче булып очасы килә. Ләкин барысы да беренче булып Юрий Гагарин очар дип уйлый. Шулай була да. Дәүләт камиссиясе аны билгели.

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

3 нче укучы

Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый:

- Очыш әйбәт бара. Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык! - ди ул.

Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Космик эра менә шулай башланды.

Кешеләрнең йолдызларга очу турында күп гасырлар буе килгән хыялы тормышка ашты. Гагаринның батырлыгына бөтен планета таң калды. Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Гагарин космос герое була алды. Ә аның бу хыялы бала вакытында ук туа.

Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды.

27 нче март 1968 елда Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була һәм Владимир өлкәсендә җиргә төшеп шартлый.

4 нче укучы. Юрий Гагарин Галәмгә юл салганнан соң, космик очышлар дәвам ителә. 1961 нче елның августында космоска "Восток-2"кораблендә Титов оча. 1962 нче елның августында Галәмгә Николаев күтәрелә. 1962 нче елда "Восток-3" кораблендә Попович оча. 1963 нче елның 16 нчы июлендә космик киңлекләргә дөньяда беренче мәртәбә хатын-кыз очучы-космонавт Валентина Владимировна Терешкова юл алды.

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

5 нчы укучы.

Королев С.П.

Сайфиева Рәзилә.10 кл.

6 нче укучы.

Космонавтика.

Әхмәтҗанова

Алинә.10 кл.

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

7 нче укучы.

Сочинение. Хайруллина Айсылу.

6 кл.

8 нче укучы. Сабиров Булат. 7 кл.

9 нче укучы. Сочинение. Хөснетдинова Алинә.6кл

10 нче укучы. Космик корабль.Батрутдинова Зөһрә.



Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Галәм пионеры.

(Гәрәй Рәхим.)

Гагарин ул - галәм пионеры,

Пионерлар белән дус булган.

Безнең хыял - безнең идеаллар

Галәмгә дә барып кушылган.

Гагарин ул - галәм пионеры,

Илдә ул иң өлкән пионер.

Гагаринча алгы сафка чыкса,

Һәр пионер чиксез куаныр.

Гагарин ул - галәм пионеры,

Безгә үрнәк, иң зур өлге ул.

Безнең сафта бергә атлап бара

Һәр тантана, бәйрәм көнне ул.

Укытучы: "Без дөньяда ялгызмы ?" "Күктә ни булмас дисең, очсыз -кырыйсыз күк бит ул ",-дигән бөек Тукаебыз. Борынгы заманнардан ук кешеләр күктәге йолдызларны күзәтеп, аларга исемнәр биреп, аларны төрле фигураларга охшатып легендалар чыгарганнар. Моннан300 еллар элек Римдагы Чәчәкләр мәйданында Джордано Бруноны инквизиция утта яндырып үтерә. Җәзалау алдыннан инквизитор Бруноны үгетли: "Джордано, бәлки, син хаклыдыр, безгә охшаш кешеләр чит йолдызларда да яшидер, ләкин халык мондый белемнәргә әлегә ия түгел. Чиркәү халыкны котыртмаска һәм үз фикерләреңнән кире кайтырга чакыра. Үз фикереңнән баш тарт,алай эшләмәсәң -сиңа үлем!" Джордано үз фикереннән кире кайтмый, ялкын аша үзенә сузылган тәрене кире кага һәм янып үлә.

Хәзерге вакытта бары тик безнең Җирдә генә җан ияләре бар дип тәкърарлаучы галимне табу мөмкин түгел.

Космик тикшеренүләрнең алда нинди юнәлешләрдә дәвам итәчәген, нинди яңалыкларга китерәчәген ул чакта тулаем күзаллау мөмкин булмаса да, беренче адымның кеше тормышда яңарыш мизгеле икәнен күпләр аңлый иде. Чыннан да, планетабызны читкә китеп өйрәнү нәтиҗәсендә бик күп яңа ачышлар ясалды. Җир атмосферасы һәм магнит кырының саставын,

төзелешен һәм андагы динамик күренешләрне, якын космосның табигатен, иң якын космик күршебез Айның үзенчәлекләрне, Кояшта барган процессларны җентекләп

өйрәнү һәм башка тикшеренүләр фән дөньясына бихисап яңалыклар бирде.

Хәзер космик техника ярдәмендә кесә телефоны аша теләсә - кайчан рәхәтләнеп сөйләшә алабыз, ерак илләрдәге вакыйгаларны телевизор экраннары аша карыйбыз, һава торышының кайда нинди икәнен һәм ничегрәк үзгәрүе

күрәбез. Ул гына да түгел әле. Космостан Җир эчендәге казылма байлыкларны тизрәк ачыклап була икән. Хәтта авыл хуҗалыгы культураларының агымдагы җәйдә нинди уңыш бирәчәген дә космостан билгеләү мөмкин. Урман байлыкларының хәләтен дә белгечләр хәзер космик техника ярдәмендә күзәтәләр һәм, кирәк булса, җирле хуҗалыкларга тәкъдимнәрен җиткерәләр. Балыкчыларга да космонавтика ярдәмгә килде,океан - диңгезләрнең кайсы өлкәләрендә балык запаслары туплануын, балык запаслары туплануын, балык көтүләренең кайсы юнәлешләрдә хәрәкәт итүләрен космостан күзәтү нәтиҗәле булып чыкты.

Тагын бик мөһим юнәлеш- космонавтиканы навигациядә куллану. Элек хронометр дип атала торган төгәл сәгать белән вакыт билгеләп һәм секстант

дип атала торган оптик җиһаз аша Кояш, Ай яисә йолдызларны күзәтү һәм хисаплаулардан соң транспорт чарасының Җир өслегендәге урынын билгеләү штурманнарга нәтиҗәне "соңарып"бирә иде (хәрәкәт тизлекләре артты, штурман әлеге гамәлләрен башкарып чыкканчы кораб һәм бигрәк тә очкыч күзәтү ноктасыннан әллә кайларга еракка китеп өлгерә бит). Ә хәзер координаталарны һәрдаим белеп торалар, теләсә кайсы мизгелдә, монитор экранына карап, Җирнең кайсы өслегендә нинди ноктада булганыңны күреп

барасың. Андый җиһазлар хәзер кайбер кәттә автомобильләргә дә куела, машина йөртүче үзенең каланың кайсы районында һәм кайсы урамында икәнлеген күзәтеп бара ала.

Космонавтлар, нефтьчеләр вахтага барган шикелле орбитага сәфәргә күтәреләләр, фәнни тикшеренүләр белән бергә техника өлкәсендә гамәли файдасы булган эшләр дә башкаралар. Космонавтика фән һәм техника революциясе дип аталаган үзгәрешләрдә саллы өлеш кертте һәм кертүен дәвам итә.

Тәрбия сәгате:

" Кошлар-табигать сакчылары."

  1. Безнең илебездә 1924 елдан башлап Кошлар көне билгеләп үтелә. Бу көндә без үзебезнең канатлы дусларыбызны искә алабыз, аларга оя ясыйбыз. Кошларсыз бакча-бакча түгел, кошларсыз урман урман түгел! Алар миллионлаган корткыч бөҗәкләрне, кимерүчеләрне юк итәләр, уңышны саклап калырга булышалар. Бүген без аларга рәхмәт әйтәбез, алар хөрмәтенә бәйрәм ясыйбыз.

  2. "Кошларны каршы алабыз" (М.Җәлил)

Колхозларның уңышын корткычлардан

Саклый торган җитез чибәрләр,

Тиздән инде канат җилпи-җилпи

Безнең якка кайтып җитәрләр.

Без оялар, җыйнак кармушкалар

Ясап куйдык алар кайтыр дип

Уңыш өчен бергә көрәшкәнгә

Алар безгә дус бит, якын бит!

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

Моннан миллион еллар элек кошлар барлыкка килгән. Аңа кадәр ямҗсез динозаврлар таралган табигатьтә матур кош тавышлары ишетелә башлаган. Тагын миллион елдан соң Җирдә шул тавышларны ишетеп сокланучы кеше атлап киткән. Ул башын күтәреп һавага караган, ә анда канатларын кагып тургай шатланып җырлый. Кеше башын югары күтәргән, ә анда биек агач башында ләкләк оя корган. Ул көязләнеп үзенең парына ошарга тырышып бер аягында басып тора. Кеше югары караган, ә анда биектә тыныч һәм иркен генә бөркет оча. "Эх, мин дә шулай оча алсам иде"- дип уйлаган кеше. Аның шул уйлары авиациянең тууына сәбәпче булган.

  1. Хәзерге самолётлар(очкычлар) кошларга караганда күп мәртәбәләр тизрәк очалар, хәттә тавыш тизлеген дә арттырып җибәрәләр. Ләкин бу очышның чыгымнары кошлар белән чагыштырырлык түгел, бик кыйммәткә төшә. Әмма песнәккә 100 км. араны очып узу өчен 1 грамм май да җитә. Корабль һәм самолётлар җирнең төрле ноктасына бара алалар, әгәр карта һәм маршрутлары билгеле булса. Ә җылы якка очып китүче кошлар бернинди ярдәмсез дә, үзләре туып үскән җиргә төп-төгәл кире әйләнеп кайталар. Канатлы дусларыбыз бик якшы күрәләр дә. Тикмәгә генә халыкта "Бөркеттән үткен күзле" димиләр. Алар бик яхшы ишетәләр һәм сайрыйлар да. Алар тавышыннан башка табигать ятим булыр иде.

  2. Кош тавышлары. (пластинка тыңлау).

  3. Кошлар Татарстанда.

Кошларның 8600 төре билгеле,шуларның 290 төре безнең республикада - Татарстанда очрый. Аларны 20 отрядка берләштерәләр. Төрләр ягыннан иң күбесе чыпчыксыманнар отряды санала, бу отрядка 108 төр керә. Мәсәлән: песнәк, карлыгач, сандугач.

Татарстанның кызыл китабына 85 төр кош кертелгән, бу барлык кошларның 29, 3% тын тәшкил итә. Идел - Кама тыюлыгында Кызыл ккитапка кертелгән: Ромфа участогында - 41 төр; Сарланда - 35 төр кош.

  1. Кошларның әһәмияте.

а) Кошлар табигать өчен зур әһәмияткә ия. Алар үсемлек корткычларын, вак кимерүчеләрне юк итеп аларның санын билгеле бер дәрәҗәдә тоталар. Алар чәчәкләрне серкәләндерүдә (мәсәлән, торпик шартларда яшәүче кечкенә генә колибри кошы), үсемлек орлыкларын таратуда катнашалр, һәм үзләре дә башка ерткыч хайваннар өчен азык булып хезмәт итәләр.

Кошларның кеше өчен файдасы бик зур. Аларның кайбердәрен аулыйлар (мәсәлән, кыр тавыгы, кыргый үрдәк, каз). Кош тиәге - туфрак өчен файдалы ашлама. Аларның каурый - мамыкларыннан йомшак мендәрләр ясыйлар, аларның ите һәм йомыркасы диетик азык продукты. Алар эстетик әһәмияткә дә ия: матур каурыйлары һәм моңлы сайраулары белән кешечә рухи ял бирәләр.

б) 1 ябалак 1 җәйдә 1000 тычканны юк итә, шуның белән 1 тонна ашлыкны саклап кала.

1 оя сыерчык бер сезонда 8000 май коңгызын һәм личинкаларын, 500 шыртлавык коңгызын һәм личинкаларын юк итә.

1 кара карга җәенә 8000 бөҗәк ашый.

1 өер карга көненә 6 га басуны бөҗәкләрдән чистарта. Зур песнәк 1 көндә 600- 700 бөҗәкне юк итә. 350 тапкыр балаларына азык китерә һәм моның өчен 1000 км араны ачып уза.

  1. Иң- иң...

Иң эре кош - африка тәвә кошы (n - 2, 75; m - 90кг). Россиядә - дүдәк (дрофа).

Иң кечкенә кош - колибри (Кубада; m - 2г )

Россиядә - кәрлә тургай. Иң кечкенә кош - Һиндстан керәшәсе (яр карлыгачы). V= 150 км/сәг; сыерчык - 80; чыпчык - 30 км/сәг.

Нинди биеклектә очалар: бөркет - 7000м, торна - 4500, чәүкә - 2000м, тургай - 1900м.

1 тәүлектә күпме юл үтә (туктамыйча) гәрәп челәне - 6000 км, ләкләк (амет) - 400 км.

Ничә яшь: аккош,бөркет 100ел.

кыр казы 80 ел

карга 70ел

күгәрчен 35ел

саескан 20ел

чыпчык 14 ел

тургай 13 ел

  1. Векторина

  1. Нинди кошны халыкта бур-диләр-"ворвка"(сорока)

  2. Ни өчен кошны педровка диләр?(Эрбет чикләвеге)

  3. Поляр кешесенә куртка тегү өчен күпме чага мамыгы тотыла: 50г, 500 г, 1000г.

  4. Ни өчен кошлар очканда буылмыйлар(һава җитмәүдән интекмиләр)? (икеләтә сулау)

  5. Ни өчен каз судан коры чыга?

  6. Дөньяда иң зур кош? (тәвә кошы-страус)

  7. Ни өчен пингвинның теле кытыршы(балыкны ычкындырмас өчен)

  8. Ата шәүлегәнне яз көне соры төскә буясаң нәрсә булыр?(Үзенә пар тапмас)

  9. Нинди кош очканда бәрән тавышы чыгара? (кулик бекас)

  10. Нинди кошларлар бөтен гомеренә бер пар сайлый(аккош,каз,чәүкә)


  1. Ни өчен, глухарь (суер) дигәннәр(язгы уен вакытында ишетми)

  2. Урмәләч нәрсә буенча үрмәли?(агач буенча аска-өскә)

  3. "Кош сөте-күгәрчен сөте"нәрсә ул?(Бүксә сыекчасы)

  4. Тәвә кошының йомыркасы тавыкныкыннан ничә тапкыр авыррак? 10 тап;100 тап;35 тап.

  5. Ни өчен кошлар вак таш йоталар?(бүтәкәдә)

  6. Песнәк кайсы илгә очып китә? (китми)

  7. 1 кг каз мамыгын алу өчен ничә казны йолкырга кирәк? 12;25;31

  8. Көймәнең һәм кошның нәрсәсе уртак? (кил)

  9. Миләш чыпчыгы балаларын нәрсә белән туендыра?(бөҗәк)

  10. Безнең илнең иң кечкенә кошы?(ккоролек-кәрлә тургай 6-7 гр)

1.Кошчык кебек аз ашый дип әйтү дөресме?(Юк песнәк көн саен үз авырлыгында ашый)

2.Олянка-су чыпчыгы нәрсәсе белән кызыклы?(елга төбеннән йөри)

3.У кого не жизнь,а малина(шәфәкъ чыпчыгы таң чыпчыгы

4. Ни өчен кошлар яз көне җырлап яшиләр?

10. Табышмаклар

Башы тарак

Койрыгыурак

Кычкыртып боргысын

Уята барысын (Әтәч)

Үзе озын

Чабуы кыска (торна)

Соскы борын -бакылдык

Күп сөйләшә такылдык (Үрдәк)

Җәй шакылдый бу чүкеч

Кыш шакылдый бу чүкеч

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукыран)

Үзе йомыруа басмый

Баласын да бакмый (Күке)

Агач башында йорты

Эчендә яши җырчы(Сыерчык)

Ачык дәрес:

Евразия материгының географик урыны һәм материкны ачу тарихы. 7 кл.

Максат: -контурлы картага географик урынын билгеләргә;

- сәяхәтчеләрнең исемен белергә;

- т-к, кб-кч ка күпме озынлыкта икәнен белергә.

Җиһазлау: бөтендөнья физик картасы,Евразиянең физик картасы,глобус,сәяхәтчеләрнең фотографияләре,атлас.

Дәрес барышы.

Алдагы теманы кабатлау.

Без алдагы көнне Төньяк Америка материгын үтеп бетердек.Әгәрдә игътибар белән тыңлап утырган булсагыз,без аның мәйданын,рельефын,климатын,табигый зоналарын,климат поясларын өйрәнеп киткән идек.Ә хәзер кыскача гына кабатлап үтәбез.(балалар жавап бирәләр). Мәйданы 24,2 млн.км.кв.Рельефына күз салсак,Т.Америка ярлары бик нык кискәләнгән,бигрәктә т. Һәм кч. Ярларында күзәтелә,ә һәм к. ярлары азрак кискәләнгән.Т.Америка материгының чиктәш нокталары:

К.- Марьято, Т.-Мерчисон, Кб.-Принц Уэльский, Кч.-Сент-Чарльз.

Климат пояслары: Арктик,субарктик,уртача,субтропик,тропик,субэкватор.

Табигый зоналары: арктик чүлләр,тундра,урман-тундра,тайга,катнаш һәм киң яфраклы урман,урман-дала һәм дала.

Елгалары: Т.Американың иң зур елгасы-Миссисипи һәм аның кушылдыгы Миссури.

Табигый байлыклары: материк тигезлекләренең төньяк өлешендә тимер,бакыр,никель. Миссисипи түбәнлегедә нефть,табигый газ һәм ташкүмер.Аппалач тауларында һәм итәкләрендә тимер рудасы белән ташкүмер ятмалары ята.Кордильер тауларында утырма казылма (нефть,табигый газ,ташкүмер),магматик(алтын,уран рудалары).

Яңа тема

Бүген без сезнең белән яңа тема һәм яңа материкка керәбез.Евразия материгы һәм материкны ачу тарихы.

Евразия- ул без яши торган материк. Җир шарындагы башка континентлардан Евразия үзенең мәйданы,табигате,рельефы,климаты,халкы һ.б. белән гаять төрле булуы белән аерылып тора.

Евразия- Җир шарындагы иң зур материк. Ул барлык коры җирнең 1/3 ен алып тора. Евразиянең мәйданы Африка(30,3) белән Т.Америка(24,2) икесе бергә бер мәйданга тигез. Евразия материгының мәйданы 54 млн.км.кв. Евразияне ике дөнья кисәге-Европа һәм Азия тәшкил итә. Европа белән Азия арасындагы чик булып Урал тауы тора. Һәр материкның да чиктәш нокталары бар,димәк Евразия материгының да чиктәш нокталары:

Т.-Челюскин, К.-Пиай, Кб.-Рока, Кч.-Дежнева.

Евразия материгы т-к ка 8000 км, ә кб-кч ка16000 км озынлыкка сузылган.Тулаем алганда материк төньяк ярымшарда урнашкан.

Яр сызыклары Евразияенең физик картасыннан материкның кб. сызыклары нык ергаланган булуы күренә.Скандинавия ярымутравын материктан аерып,Атлантик океан коры җиргә бик эчкә кергән.Материкның к.-да үзенең зурлыгы белән Гарәбстан һәм Һиндстан ярымутраулары аерылып тора. Евразиянең к. яр буйларында утраулар күп түгел. Иң зурысы Шри-Ланка.

Евразияне башка материкларга карата 4 океан юа. Кайсылары юа?(балалар жавап бирә) к.-Һинд, т.-Т.Б.О, кч.-Тын, кб.-Атлантик.

Диңгезләргә килгәндә ике төрле: эчке һәм тышкы диңгезләр. Ни өчен эчке һәм тышкы диңгезләр диләр? Чөнки тышкы диңгезләр дигәч алар материкның тышкы өлешендә, ә эчке диңгезләр дигәч,алар материкның эчке өлешендә. Әйе дөрес әйтәсез.Димәк эчке диңгезләргә килгәндә:Кара,Азов; тышкы диңгезләргә килгәндә: Баренц,Охота һ.б. диңгезләр. Шулай ук әле төсле диңгезләр дә бар: Кызыл,Кара,Сары.Үзенә тагын бер төрле: Мрамор, Үле.

Безнең илебез территориясендә иң зур ярымутраулар: Кола,Таймыр,Чукот. Ярдан читтәрәк Яңа Җир,Яңа Җир.

Утрауларга килгәндә-Камчатка,Сахалин. Иң зурысы Зур Зонд утраулары.Шулай ук Евразия материгы зур гына тигезлекләргә бай -Кч. Европа һәм Кб.Себер тигезлеге,Урта Себер яссы таулыгы.

Тауларга килгәндә: Урал,Карпат,Алтай,Саян,Сихотэ-Алинь,Альп таулары. Ә Җир шарында иң биек тау системаларының берсе,иң биеге -Һималай,түбәсе -Джомолунгма (Эверест)8848м. Шулардан аз гына калыша Тянь-Шань тавы.

5 минут физкульминутка.

Ә хәзер без сезнең белән ачышлар,тикшеренүләр турында сүз алып барырбыз.

Үтеп керүе авыр булган Үзәк Азияне һәм аның тирәсендәге территорияләрне бары тик ХIХ гасырда гына өйрәнә башлыйлар.Үзәк Азияне өйрәнүдә рус сәяхәтчеләре Петр Петрович Семенов-Тян-Шанский һәм Николай Михайлович Пржевальский хезмәтләре аеруча зур.

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Петр Петрович Семенов Тянь-Шань буйлап ике тапкыр сәяхәт итә. Нәтиҗәләр таң калдыргыч була.Ул Үзәк-Азиядәге төп тау системаларының берсен Тянь-Шаньның чиген билгели.Һәм Тянь-Шаньның иң биек түбәсе Хан-Тәңрене ача.Биек тау күлен Иссык- Күлне тикшереп,ул аның агымсыз икәнен исбатлый.Беренче тапкыр Тянь-Шань



тауларында биеклек пояслары билгеләнә.Монда кар сызыгы Альп тауларына караганда биегрәк урнашкан булуы ачыклана.Һәм шуннан соң Петр Петрович Семеновның фәнни хезмәтләрен танып,аңа Тянь-Шаньский исемен йөртү хокукы бирелә.

Николай Михайлович Пржевальский исеме географик ачышлар һәм тикшеренүләр тарихына мәңгегә кереп калды.Ул Үзәк Азияне бөтен яклап өйрәнуне беренче булып башлый. Николай Михайлович Пржевальскийга һәм аның юлдашларына бик күп кыенлыкларны: биек тау сыртларын,чүлнең җансыз сибелмә комлыкларын,эсселекне һәм көчле салкыннарны... җиңеп узарга туры килә.

Бу сәяхәтләрнең географик нәтиҗәсе аеруча зур була.Элек өйрәнелмәгән уннарча тау сыртлары беренче тапкыр картага төшерелә,бик күп чүлләрне,Азиядәге иң зур Хуанхэ һәм Янцзы елгаларының башланган урыннарын тасвирлый. Пржевальский беренче булып хайваннарның яңа төрләрен,атап әйткәндә кыргый Пржевальский атын,Азия дөясен тасвирлый. Сәяхәт вакытында Пржевальский урыннарны сүрәткә төшереп ала, метеорологик күзәтүләр алып барыла.Ул Үзәк Азиягә 4 сәяхәт ясап,тау токымнарыннан һәм үсемлекләрдән бай коллекция җыя.Барлык күргәннәрен ул үзенең хезмәтләрендә язып бара. Аның язганнарында җирле халыкларга,аларның көнкүрешенә,яшәү шартларына күп игътибар бирелә. Николай Михайлович Пржевальский Үзәк Азиягә бишенче сәяхәт вакытында үлә.Үлгәндә ул үзен Тянь-Шань итәгенә Иссык- Күл буена күмәргә васыять әйтеп калдыра.

Үзәк Азияне тикшеренүләрне ХХ гасырда геолог һәм "Земля Санникова" һ.б. фәнни популяр китапларның авторы В.А. Обручев дәвам итә.

Теманы йомгаклау

Без бүгенге дәрестә Евразия материгының географик урынын һәм аның тарихи ачышларын өйрәндек. Мәйданы 54 млн км.кв.

Чиктәш нокталары: т.-Челюскин,к.-Пиай,кб.-Рока,кч.-Дежнева.

Океаннар: Тын,Атлантик,Һинд,Т.Б.О.

Диңгезләр: (эчке,тышкы) Кара,Азов;Беринг,Охота.

Елгалар: Лена,Объ,Енисей,Хуанхэ,Янцзы.

Таулар: Урал,Карпат,Алтай,Джомолунгма.

Ярымутраулар: Кола,Таймыр,Чукотка.

Утраулар: Шри-Ланка,Камчатка,Сахалин,Зур Зонд.

Тарихи ачышларга килгәндә: Петр Петрович Семенов Тян-Шань- тауны ача һәм исем бирелә Тянь-Шань аның иң биек түбәсен-Хан-Тәңрене һәм биек тау күлен Иссык Күлне ача.

Пржевальский географик сәяхәтләр ясый.

Өй эше п.-59,230-233 б. Дәрестә үтелгән объектларны контурлы картага билгеләп бетерергә.

Внеклассное мероприятие по географии для 8-х классов:

«Путешествие по карте в поисках клада»


Цель: -закрепление знаний по теме «План и карта»;

- развить умение работы с картой;

- воспитать чувство товарищества и взаимовыручки.

Оборудование: карандаши, бумага, физическая карта мира, экономическая карта мира, атласы.

1-й конкурс «Самые, самые, самые»

Вопросы первой команде:

  1. Самое маленькое море, омывающие берега России? (Азовское море)

  2. Самой большой полуостров мира? (о.Гренландия)

  3. Самая длинная река в мире? (р.Нил)

  1. Самые молодые горы России? (п-ов И? (г.Кавказ)

  2. Самый большой полуостров мира? (п-ов Индия)

  3. Какой океан пересекает меридианы Земли? (Сев.ледовит.океан)

  4. Самый сухой материк? (Австралия)

  5. Самая высокая вершина России? (г.Эльбрус)

  6. Какое кругосветное путешествие будет длиннее: по нулевому меридиану или сотому в.д.? (обея)

Вопросы второй команде:

  1. Самое глубокое озеро в мире? (оз.Байкал)

  2. Самый большой полуостров в России? (П-ов Камчатка)

  3. Самые древние горы? (Кольский п-ов т.Хибин)

  4. Самая большая равнина в России? (Восточно-Европейская равнина)

  5. Какой город считается полюсом холода в России? (Оймякон-71С)

  6. Самое мелкое море у берегов России? (Азовское море)

  7. Какой материк пересекает все меридианы Земли? (Антарактида)

  8. Самое большое озеро мира? (Каспийское море)

  9. Какое кругосветное путешествие будет короче: по северному тропику или по экватору? (по северному тропику)

2-й конкурс «Мы у карты мира».

Кроссворд для первой команды:






1)Река, протекающая по европейской территории Росси и впадающая в Каспийское море. (Волга)

2)Главная река Западной Сибири. (Объ)

3) Крупная Река северо-востока Евразии. (Лена)

4) Левый приток Волги. (Кама)

Кроссворд для второй команды:








Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

  1. Крупная река на северо-востоке Евразии.(Лена)

  2. Главный приток реки Обь.(Иртыш)

  3. Река впадающая в Аральское море. (Сырдарья)

  4. Главный приток реки Енисей. (Ангара)

3-й конкурс «Почта»

На стол игрокам дается 5 кармашков. Командам выдается по одному набору карточек. Они должны разложить названные в карточках географические объекты по кармашкам.

Евразия Сев. Америка Юж. Америка. Африка

оз. Ханко. г. Кордильеры. р. Амазонка. р. Нил.

г. Джомолунгма о. Куба. г. Анды. пуст. Сахара

р. Хатанга. р. Миссисипи. влк.Килиманджаро п-о Индостан г. Гималаи Австралия

Большая пустыня Виктория.

4-й конкурс « Что обозначает эти цифры?»

1. 17,1-площадь России (млн.км.кв.)

2. 68-площадь Татарстана (тыс.км.кв.)

3. 7-по населении Россия на 7 месте

4. 144 население России (млн.чел.)

5. 1-по площади Россия на 1 месте

6. 43-в Респ.Татарстан 43 района.


Болельщикларга берничә сорау:

1.Кайсы ярымутрауда вулканнар күп? (Камчатка)

2.Үзе яссы,бик сазлыклы тигезлек? (Кб. Себер тигезлеге)

3.Таулары тәбәнәк,файдалы казылмаларга бай.(Урал)

4.Евразиянең иң кырый көнчыгыш ноктасы. (Дежнева)

5.Кайсы елга бик зур дельта барлыкка китерә?(Лена)

6.Җир шарындагы иң кыйммәтле минерал.(Су аннан башка тереклек юк)

5-й конкурс «Изобрази мимикой»

Команды должны изобразить мимикой «водопад» и «вулкан»; «материк» и «карта».

6-й конкурс «Составь название города»

Участникам нужно как можно быстрее составить название городов из предложенных слов: веки (Киев), Куба (Баку),надака (Канада),канара (Анкара).

1.Су кайда коры була? (географик картада)

2.Кыш буе йоклый,

Жәй буе эчә. Бу нәрсә? (җир)

3."У" белән язсаң, тау була. (Урал тавы)

"А" белән язсаң, диңгез була. (Арал диңгезе)

4.Азия дөнья кисәгендәге таулар исемендәге беренче иҗек-тосне, икенчесе йорт-хайванын белдерә. Болар кайсы таулар? (Ал-төсне,тай-йорт хайваны,Алтай)

5.Бер иҗегем төс минем,

Икенчесе сыеклык,

Өченчесе болай ди:

-Безнең бик бай ди,-ди.

Бу кайсы район? (Аксубай)

Ярыш-дәрес:

Тема:Генетик мәсьәләләр чишү

Максат: нәселдәнлекнең цитологик нигезләре турындагы белемнәрне генетик мәсьәләләр чишүдә куллана белү осталыгын ныгыту.

Укучыларны логик фикер йөртергә, чагыштыра, нәтиҗәләр ясый, сәбәп һәм нәтиҗә багланышларын ачыклый белергә өйрәтү.

Көндәшлеккә сәләтле шәхесләр тәрбияләүгә, үзара ярдәмләшү һәм белемнәрне тикшерү күнекмәләре булдыруга ярдәм итү.

Җиһазлау: Г. Мендель портреты, "Моногибрид һәм дигибрид кушылдыру" таблицалары

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру.

  2. Командалар ярышы:

  1. Танышу (исем, эмблема)

  2. "Сорау - җавап" этабы

  3. "Эстафета - мәсьәлә" этабы(һәр команда үз мәсьәләсен эстафета рәвешендә такта янында чишә)

  4. Иҗади бирем (таблицадагы мәгълүматлардан файдаланып мәсьәлә төзергә һәм аны чишәргә).

  5. Физкульт пауза:

а) гәүдә озынлыгы буенча гетерозигота булып парлашып тезелергә

б) күз төсе буенча гомозигота булып парлашып тезелергә

6. Кече БДИ (тест мәсьәләләре чишу: А7, А8, А30, С6. "ЕГЭ - 2009, ФИПИ" Никишова, Шаталова)

Ярыш нәтиҗәләре белән таныштыру.

  1. Дәресне йомгаклау.

  2. Өй эше: зачетка әзерләнергә.

6 нчы бирем.

Вариант 1 .


А-7.Парные гены, определяющие окраску лепестков растений ночной красавицы, расположенные в гомологичных хромосомах ,называют

1)рецессивными 3)сцепленными

2)доминантными 4)аллельными

А-8 Какова вероятность рождения детей с веснушками у супружеской пары, если генотип

женщины Аа,а у мужчины-аа (А-наличие веснушек)?

1)0% 2)25% 3)50% 4)75%

А-8 Сколько типов гамет образуется у гетерозиготного быка , имеющего черный цвет шерсти (черный цвет доминирует над красным)?

1)один 3)три

2)два 4)четыре

А-8 Какая часть особей с рецессивным признаком проявится в первом поколении при

скрещивании двух гетерозиготных по данному признаку родителей?

1)75% 2)50% 3)25% 4)0%

А30. Из оплодотворенной яйцеклетки развивается мальчик, если после оплодотворения

в зиготе окажется хромосомный набор

1)22 аутосомы +Y 3)44аутосомы +XY


2)22 аутосомы+X 4)44аутосомы+XX

С-6 Гены окраски шерсти кошек расположены в X-хромосоме.Черная окраска определяется геном Х ,рыжая-геном Х ,гетерозиготы имеют черепаховую окраску.

От черной кошки и рыжего кота родились один черепаховый и один черный коте-

нок. Составьте схему решения задачи. Определите генотипы родителей и потомства,

возможный пол котят.


4 нче бирем.


Мөгезле эре терлекләрдә мөгезсезлек (мүкләклек) мөгезлектән өстенлек итә, кызыл төс ак төстән тулы булмаган өстенлек итә, гетерозигота -аксыл- кызыл төстә.

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )I вариант II вариант

Дигетерозигота затка анализ- Мөгезле аксыл- кызыл сыер

лаучы кушылдыру үткәргәндә белән гетерозигота мүкләк

нинди бозаулар туарга мөмкин ак үгездән нинди бозаулар

(генотип һәм фенотибын туарга мөмкин (генотип һәм

бТабигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )илгеләгез)? фенотибын билгеләгез)?

2 нче бирем.

"Сорау-җавап"

I-командага

1.Генетика фәне нәрсә өйрәнә?

2.Организмның барлык геннар җыелмасы ничек атала?

3.Нинди затларны гетерозигота диләр?

4.Өстенлек алучы билге?

5.Мендельнең I-законы?

6. .Мендельнең III-законы?

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )7.АаВвСсДдее генотиплы организм ничә тип гамета ясый ала?

8.Нәрсә ул дигибрид кушылдыру?





II-командага

1.Нәрсә ул моногибрид кушылдыру?

2.Организмның тышкы һәм эчке билгеләр җыелмасы ничек атала?

3.Нинди затларны гомозигота диләр?

4.I-буында ачылмаган яки юкка чыккан билге?

5.Мендельнең II-законы?

6.Морган законы?

7.ААВвСсДдЕЕ генотиплы организм ничә тип гамета ясый ала?

8.Нәрсә ул анализлаучы кушылдыру?

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )




Класстан тыш чара:

"Мин бүгеннән тартуны ташлыйм."

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )"Кызыл Калфак турында әкият яки сәламәтлегеңне яшьтән сакла!"

(Кызыл


Калфак - зур тапочки, кәрзин, кимона, бандана кигән. Бүре - гитара, сигарет пачкасы тоткан)


Алып баручы: Кызыл Калфак матур киенеп,

Кулына кәрҗин тотып

Әбисенә юнәлә,

Дарулар алып бара.

(Кызыл Калфак чәчәкләр җыя, кинәт кенә гитара тоткан һәм сигарет капкан Бүре килеп чыга)

Көтмәгәндә каршыга

Куркыныч бүре чыга

Ә кызый куркып китә

Читкә тайпылып кала.

Ә карт бүре үз эшендә

Тәмәкесен пыскыта

Гитарасы куенында

Кызыл Калфакка бәйләнә.

(Бүре тупас тавыш белән җырлап)

Бүре: Әйт син миңа Кызыл Калфак,

Теләсә-ни ялганлама!

Кайда яши әбекәең?

Дөресен әйт, алдалама.

Алып баручы: Бүре куркыныч юл сайлый

Кызыл калфагын алып ташлый.

Газапланып сулый-сулый.

Сукмак буйлап титаклый.

(Бүре Кызның башыннан калфакны салдыра һәм китеп бара)

Шул вакытта Кызыл Калфак

Аяк киемен тотып,

Әбисенә элдерә.

Тар сукмаклар буйлап

Ул бик озак йөгерә.

( Кызыл Калфак рәт араларыннан йөгерә һәм өйгә кереп китә)

Кыз.Калфак бик җитез кыз,

Үпкәләре дә чиста,

Никотин белән агуланмаган

Шуңа Бүредән алдан өлгерә

(Сәхнәгә Бүре чыга,бик әкерен генә кыймылдый)

Ә Бүре яшьтән тарта башлаган

Саулыгын тәмәкегә алыштырган

(Бүре сигарет ала,кабызып җибәрә)

Үпкәләре дә сау түгел(Бүре каты йөткерә)

Бөерләре дә эшләми (бөерен тота)

Күзләре дә начар күрә(кулын каш өстенә куеп карый)

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )Эндартериит бимазалый(аякларын сөйрәп кенә атлый)

Менә бүре әбигә килеп җитте

Ә Кызыл Калфак аны күптән көтте.

(Кимоно һәм бандана кигән Кызыл Калфак йөгереп чыга һәм Бүрене каратэ алымнарыбелән аягыннан ега)

Алыш-биреш озакка бармады,

Ату тавышлары да ишетелмәде,

Милиция дә чакырылмады,

Каратэ алымнары коткарды.

(Кыз.Калфак тамашачыларга баш ия)

Хөрмәтле тамашачылар !

Моннан сезгә бер нәтиҗә-

Эчмәгез,тартмагыз,

Сәламәтлегегезне саклагыз!

РЕКЛАМА.

(Сәхнәдә 2 малай-брюнет һәм блондин, бер кыз эскәмиядә утыралар .Малайлар

Тәмәке тарта)

Блондин. Алсу!Сиңа нинди егетләр ошый брюнетмы,блондинмы?

Брюнет.Аңа күбрәк минем кебекләр ошый(чәчен сыпырып куя)

Блондин. Юк,минем кебекләр!

Брюнет.Алсу !Я,әйт инде,ниндиләр ошый?

Кыз.Миңа тартмаучы егетләр ошый,ләкин бу бәхет сезгә янамый.

(Кыз тора,килеп керүче егетне култыклап,китеп баралар)

Брюнет һәм Блондин: Бүгеннән тартуны ташлыйбыз,йөгерә башлыйбыз!

Ачык дәрес.

Тема: "Каты җисемнәр, сыеклыклар һәм газларның басымы. Кабатлау." 7 класс.

План-конспект.

Максат: 1. белемнәрне ныгыту;

2. укучыларда уен формалары кулланып белемгә омтылыш тәрбияләү;

3. фәнгә карата кызыксындыру тудыру, хәтер сәләтен үстерү, фикерләү дәрәҗәсен арттыру.

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

Җиһазлау: дәреслек, өстәмә материаллар, уен өчен кирәкле булган әйберләр.


Дәрес барышы.

Дәрес уен формасында оештырыла. Укучылар уен тәртибе белән таныша. Уенда катнашу өчен класс ике командага бүленә. Мәсәлән, "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командалары. Уенның тәртибе аңлатыла.

Беренче йөрешне сорауга беренче дөрес җавап биргән команда ясый. Сорауга (мәсьәләгә) дөрес җавап биргән очракта команда алга күчә; җавап дөрес булмаса, шул шакмакта кала, йөрү хокукы икенче командага бирелә.Кайбер түгәрәкләрдә алга яки артка йөрешләр бар: әгәр дөрес җавап биргән очракта команда алга күчә, дәрес җавап бирмәгәндә артка күчә. Йөрү хокукы икенче командага бирелә. Кызыл түгәкләрдә формулалар + эксперименталь мәсьәләләр, яшел- мәсьәләләр, сары-сораулар.


Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс ) Командалар өчен сораулар.

Старт: Кыш көне кеше карга басса бата, ә чаңгы белән булган очракта батмый.

Сораулар:

1.Басымның үлчәү берәмлеген әйтегез. (Җавап: Па)

2. Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс ) зурлыгы нинди физик зурлыкны үлчәү өчен кулланыла? (Җавап: басым)

3. Рәсемдә күрсәтелгәнчә урнашкан кирпечләр өстәлгә бердәй басым ясыйлармы?

4. Ике кирпеч берсе өстенә берсе рәсемдә күрсәтелгәнчә куелган. Һәр ике очракта басым бердәйме?

5. Кайбер очракларда басымны арттыралар, икенчеләрендә киметәләр. Техникада яки көнкүрештә басымны арттырган очракларга мисаллар китерегез. (Җавап:

1) чүлләрдә йөрү өчен эшләнгән автомабильләрнең шиннары аеруча киң итеп ясыйлар.Трактор,танк,сазлыктан йөргеч кебек авыр машиналар чылбырының мәйданы зур булганлыктан, кеше йөри алмаган сазлыклы җирдән үтәләр. 2) зур өйләр салганда, фундамент зур була, һ.б.) )

6. Кайбер очракларда басымны арттыралар, икенчеләрендә киметәләр. Техникада яки көнкүрештә басымны киметкән очракларга мисаллар китерегез.(Җавап: Өслек мәйданы кечкенә булганда, зур булмаган көч белән зур басым ясарга мөмкин, мәсәлән: пычак,кнопка,энә,томшык һ.б.)

7. Атмосфера басымын нинди галим үлчи? Кем ул? (Җавап: ΧVΙΙ гасырда Италия галиме Эванджелиста Торричелли. Төрекөмешле барометр).

8. Нормаль атмосфера басымы күпмегә тигез? (Җавап: 101300 Па=1013 гПа)

9. Җисемне сыеклык яки газ эченнән этеп чыгару көчен кем өйрәнә? (Җавап: Борынгы Греция галиме Архимед. Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс ) )

10.Җисем кайсы очракта: бота, йөзә, калкып чыга?

( Җавап: 1) Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс ) -җисем бата; Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

2) Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )-җисем йөзә;

3) Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )-җисем калкып чыга. )

Мәсьәләләр чишү:

№1. Малайның һәр батинкасы табанының мәйданы 150 см², массасы 45 кг булса, ул карга нинди басым ясый? (Җавап: 30 кПа)

№2. 45 кг массалы малай чаңгыда басып тора. Һәр чаңгының таяну мәйданы 1500 см² булса, ул карга нинди басым ясый? (Җавап: 3 кПа)

№3. Гедравлик прессның кечерәк пешкәгенең мәйданы 10 см². Аңа 200 Н лы көч тәэсир итә. Зуррак пешкәгенең мәйданы 200 см² булса, аңа нинди көч тәэсир итә? (Җавап: 4 кН)

№4. Кеше керәккә 600 Н көч белән баса. Керәкнең кисү киңлеге 20 см, кискечнең калынлыгы 0,5 мм булса, ул җиргә нинди басым ясар? (Җавап: 6 МПа)

№5. 0,6 м тирәнлектәге су эчендәге басымны табыгыз. (Җавап: 6 кПа)

№6. Тирәнлеге 10900 м булган диңгез иңкүлегендәге суның Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс ) төпкә ясаган басымын исәпләп чыгарыгыз. (Җавап: 112 МПа)

№7. Күләме 3 м³ булган алюминий кисәген спиртка Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс ) төшергәннәр. Җисемгә тәэсир итүче архимед көчен табыгыз. (Җавап:24 кН)

№8. Күләме 2 м³ булган бетон плита суга батырылган. Аны су өчендә тотып тору өчен күпме көч куярга кирәк?

( Җавап: 46 кН)

№9. 10 кг җисемгә 5 кПа басым тәэсир итсен өчен, җисемнең мәйданы күпме булырга тиеш? (Җавап: 0,02 м²)

№10. Мәйданы 0,12 м² булган җисемгә 400 кПа басым ясала. Җисемнең массасы күпме? (Җавап: 4800 кг)

Эксперименталь мәсьәләләр:


  1. Су салынган савытларның төпләренең мәйданнары тигез. Су баганасының биеклеге төрле. Бу савытларда төпкә басым бердәйме?


  1. Көянтәле үлчәүгә массалары бердәй, күләмнәре төрле булган ике йөк эленгән. Йөкләрне суга төшерсәк, үлчәүнең тигезлеге бозылырмы?


  1. Көянтәле үлчәүгә массалары һәм күләмнәре бердәй булган ике йөк эленгән. Берсен тозлы,икенчесен чиста суга төшерсәк, үлчәүнең тигезлеге бозылырмы?


  1. Басым нәрсә ул?


  1. Архимед көче кая юнәлгән?


  1. Авырлык көче кая юнәлгән?


  1. Формулалар.

Р v/t

V pgh

p mg

s pgV

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )m/p


  1. Тоташтыр.

Р көч H

V мәйдан м

p биеклек Па

S тыгызлык м²

Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )күләм Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

m басым м³

g тизләнеш Табигать фәннәре атналыгы (5-11 класс )

p авырлык кг

h масса Н

Йомгаклау.

Дәрескә йомгак ясыйбыз. Кем беренче килеп җитә шул команда җиңүче була. Котлыйбыз. Билгеләр куям: җиңүче командага-5, җиңелүчегә-4.

Өй эше: 14 нче бирем.(120 биттә).


© 2010-2022