Телгә өйрәтүдә бәйләнешле сөйләм үстерүнең әһәмияте

В данном материале описывается роль развития связной речи в обучении языку. Укучының үз сөйләменә карата таләпчән булуына ирешергә кирәк. Укучы халык алдына чыгуга үзенең сөйләменә карата җаваплылык тоярга тиеш. Кызганыч, тормышта, зур сәхнәләрдә ул моның киресе белән еш очрашып тора. Гәрчә аннан үрнәк алырга тиеш булса да.Сөйләмдә сурәтләү чараларын куллануга да игътибар итәргә кирәк.Сөйләмнең тәэсирлелеге, төгәл һәм матур итеп сөйләшә белү гомум культура дәрәҗәсе ул. Культуралы кеше исә үз туг...
Раздел Физика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Д.Д.Платонова

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Телгә өйрәтүдә бәйләнешле сөйләм үстерүнең әһәмияте

"Халыкның тормыш тәҗрибәсен, фәлсәфәсен, гореф-гадәтен, фәнен, тарихын, ниһаять, һәрбер халыкның халык булуын мең еллар буенча саклап килүче бетмәс-төкәнмәс бер байлыгы бар. Ул - аның теле. Телнең шундый соклангыч сыйфатлары, шундый гаҗәеп хасиятләре һәм куәте бар ки, уйлыйсың да хәйран каласың". (Г.Бәширов)

Туган тел ул - халыкның рухы, җаны, иң әһәмиятле билгесе. Телдә һәм тел аша халыкның милли характеры, психологиясе, фикерләү һәм иҗат үзенчәлекләре ачыла, шулай ук аның тарихы, мәдәнияте чагылыш таба. Шуңа күрә туган телне өйрәнү һәм саклау иң зарур эшләрдән санала.

Бүгенге көндә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнә: татар теле Татарстанда яшәүче барлык милләт балаларына да укытыла, татар телендәге матбугат материаллары, интернет, радио-телевидение тапшырулары күпкә арттырылды, туган телдә бик күп чаралар уздырыла һ.б. Татар теленең абруе зур дияргә дә мөмкин. Әмма татар теленең бүгенге халәте, киләчәк язмышы тынычланып яшәрлек түгел.

Туган телне саклау, үстерү төшенчәсе аннан файдаланучыларның санын арттыруны гына түгел, телнең сыйфаты, ягъни дөрес кулланылышы тиешле дәрәҗәдә булуны да күздә тота. Шул ук вакытта һәр коллективтан, һәр укытучыдан рухи һәм физик сәламәт, югары эрудицияле, конкурентлыкка сәләтле, укырга теләге булган, бүгенге тормышта үз урынын таба, максатына ирешә ала торган балалар тәрбияләү өчен төрле гамәли юллар табу сорала. Моңа өстәп, бүгенге көндә баланың күп тел белүе дә хуплана.

Шуннан чыгып, телгә өйрәнү ул - тел турында кагыйдәләр өйрәнү генә түгел икәнлеген ассызыкларга кирәк. Телгә өйрәтү - сөйләм эшчәнлегенең һәрбер төренә - сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга, язарга өйрәтүне күз алдында тотарга тиеш. Укытучы бу очракта үз алдына ана телендә уйлый, кайгыра, шатлана белүче, шул самими хисләрен тыңлаучыга җиткерә белерлек шәхес тәрбияләү максатын куярга бурычлы. Бу уңайдан мәктәптә укучының сөйләм телен үстерүгә, дөрес һәм бәйләнешле фикер йөртә белүләренә ирешүгә, шул фикерне эзлекле, тулы, төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтә һәм яза белергә өйрәтүгә зур әһәмият бирергә кирәклеге ачык.

Моны иң беренче чиратта аңлап уку, сәнгатьле уку, укыганның эчтәлеген сөйләү, текстны үзгәртеп сөйләү, үз фикереңне кушып сөйләү, бәя бирү кебек эш төрләреннән башлау кирәк. Изложение, инша, хат, хикәя, рецензия, бәяләмә, характеристика һ.б. язма эш төрләрен башкарганда исә стилистик нормаларның саклануына игътибарны көчәйтү зарур. Стилистик нормалар - билгеле бер телдә җиренә җиткереп сөйләүче яки язучы кешеләрнең барысы да үтәргә тиешле шарт ул. Радио-телевидение дикторлары тарафыннан да, көндәлек матбугат битләрендә дә (интернет материаллары аеруча чуар) грамоталылыкка игътибар җитенкерәмәү, телнең матур яңгырашын, табигыйлеген бозу очракларының күп булуы телебезнең киләчәк язмышын күз алдына китерә, күңелне әрнетә.

Бүген укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш дип карала. Укытучы бу очракта укучыларның актив фикерләү эшчәнлеген, акылын, зиһенен үстерү өчен юнәлеш бирүче, әйдәп баручы ролен үти. Хәзерге шартларда, алда әйтеп киткәнчә, эзләп алырга җиңел, әмма бик чуар мәгълүматның күләме тиз үскән вакытта, эзләнергә, кирәкле мәгълүмат табарга, "энә белән кое казырга", кирәген сайлап ала белергә, тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл күрсәтү - уку-укыту процессында шактый катлаулы мәсьәлә. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була. Тик сер түгел, укучылар матур әдәбият әсәрләренә, гомумән, китапка бик аз мөрәҗәгать итә. Димәк, олысы да, кечесе дә Интернетка кереп чумган, әдәби сөйләмнән, җанлы сөйләмнән шактый читләшеп барган чорда бәйләнешле сөйләм үстерүгә игътибарны арттыру нык әһәмиятле.

Бәйләнешле сөйләмгә куелган таләпләрне һәрдаим искәртеп тору да кирәк:

1. Сөйләм эчтәлекле булырга тиеш.

2. Сөйләм логикалы, ягъни акылга ятышлы булырга тиеш.

3. Сөйләм ачык булырга тиеш.

4. Сөйләм саф, чиста булырга тиеш.

5. Сөйләм грамматик яктан төзек, орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес булырга тиеш.

6. Сөйләм тел чараларына бай булырга тиеш.

7. Сөйләм тәэсирле булырга тиеш.

Сөйләм телен һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә дәресләр белән бергә сыйныфтан тыш чараларны оештыру мөһим эшләрнең берсе булып кала бирә. Алар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный. Дәрестән тыш эшләрдә сүзгә сак караш, сөйләм осталыгы тәрбияләү юнәлешендә даими эш алып бару да мөһим. Укучы халык алдына чыгуга үзенең сөйләменә карата җаваплылык тоярга тиеш. Кызганыч, тормышта, зур сәхнәләрдә ул моның киресе белән еш очрашып тора. Гәрчә аннан үрнәк алырга тиеш булса да.

"Акыллы сүзгә ни җитә", "Һәрбер сүзнең үз урыны бар" дигән халык мәкальләренең мәгънәсенә төшенеп үссен иде яшьләребез. Телебезнең гаять бай хәзинәсеннән файдаланып, төгәл һәм матур итеп сөйләшә белүе баланың гомум культура дәрәрҗәсе дә ул. Культуралы кеше исә үз туган телен бозуга, фәкыйрьләндерүгә битараф калмас һәм, әлбәттә, югалтуга юл куймас.

Г.Бәширов искәрткән телебезнең гаҗәеп хасиятләрен һәм куәтен тоеп, укучыларыбыз үзләренең сөйләмнәрен дөрес, төгәл итсеннәр иде.


© 2010-2022