• Преподавателю
  • Физика
  • Разработка урока Җирдә һәм башка күк җисемнәрендә тоткарсыз төшү тизләнеше (9 класс)

Разработка урока Җирдә һәм башка күк җисемнәрендә тоткарсыз төшү тизләнеше (9 класс)

Раздел Физика
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес темасы: Җирдә һәм башка күк җисемнәрендә тоткарсыз төшү тизләнеше

Максат:

  • Бөтендөнья тартылу законы турындагы белемнәрне ныгыту;

  • Аның практик әһәмиятен ачыклау;

  • Укучыларның Җирдә һәм башка күк җисемнәрендә тоткарсыз төшү тизләнеше турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

  • Мәсьәләләр чишкәндә башка планеталарда тартылу көчен һәм кешенең физик мөмкинлекләрен билгеләү.


Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен барлау.

II. Кабатлау. (Үткән дәрес материалын сораулар ярдәмендә кабатлау, телдән җавап бирү)

  1. Бөтендөнья тартылуы дип нәрсәне атыйлар?

  2. Бөтендөнья тартылу көчләре башкача ничек атала?

  3. Бөтендөнья тартылу законын кем һәм кайчан ачкан?

  4. Бөтендөнья тартылу законы ничек укыла?

  5. Бөтендөнья тартылу законын чагылдыручы формуланы язарга.

  6. G коэффициенты күпмегә тигез һәм ничек атала?

  7. Җир агачта асылынып торган алмага тартыламы?

  8. Барлык җисемнәр дә үзара тартылалармы?

  9. Ни өчен без бу тартылуны сизмибез?

<слайд 2> <слайд 3> <слайд 4> <слайд 5>

III. Яңа теманы өйрәнү.

1) Җисемнәрнең Җиргә тартылуы - бөтендөнья тартылу законының бер очрагы ул. Икенче төрле ул авырлык көче бип атала.

Бөтендөнья тартылу законы формуласы ярдәмендә Җир өслегендә ирекле төшү тизләнешен билгелибез <слайд 6>

Разработка урока Җирдә һәм башка күк җисемнәрендә тоткарсыз төшү тизләнеше(9 класс)

Тоткарсыз төшү тизләнеше һәрвакыт Җирнең үзәгенә таба юнәлгән <слайд 7>

2) g коэфициентының кыйммәте түбәндәге факторларга бәйле:

. <слайд 8>

  • Үзәккә омтылу тизләнеше

  • Җир шарының төгәл шар формасында булмавы

  • Җир өслегеннән биеклеккә һәм җир матдәсенең тыгызлыгына

Разработка урока Җирдә һәм башка күк җисемнәрендә тоткарсыз төшү тизләнеше(9 класс)

Белгәнебезчә Җир полюслар ягыннан сытылганрак, шунлыктан Җирнең радиусы экваторда полюслардагыга караганда 21,5 км га зуррак. Шуңа күрә экватордан полюска меридиан буйлап барсак, ирекле төшү тизләнеше арта, димәк авырлык көче дә артачак.

Нәтиҗә ясыйбыз: ирекле төшү тизләнеше урынның географик киңлегенә бәйле.

Ирекле төшү тизләнеше формуласын бөтендөнья тартылу законы ярдәмендә чыгарганда Җирне һәм җисемне материаль нокта дип алабыз. Чөнки Җир төгәл шар формасында түгел һәм төрле урында җир матдәсенең тыгызлыгы төрлечә. Димәк, җир матдәсенең тыгызлыгы зуррак булган саен, тартылу көче күбрәк була һәм ирекле төшү тизләнеше дә күбрәк була.

Бу үзлекне кулланып җир астындагы файдалы казылмалар ятмаларын төгәл табарга мөмкин (мәсәлән тимер рудасы).

3) Башка күк җисемнәрендә тоткарсыз төшү тизләнеше. <слайд 9> <слайд 10>

Башка күк җисемнәрендә тоткарсыз төшү тизләнешен (1) нче формула ярдәмендә табарга мөмкин.

Разработка урока Җирдә һәм башка күк җисемнәрендә тоткарсыз төшү тизләнеше(9 класс)(1)

Җир g-ның санча кыйммәт буенча планета-гигантлар арасында тора. Сатурн һәм Уранда Җиргә караганда авырлык көче кимрәк, ә Юпитер һәм Нептунда ул күбрәк.

Кеше Венера планетасы өслегендә Җирдәгегә караганда 10% ка җиңелрәк. Ә Меркурий һәм Марста авырлык 2,6 тапкыр кимрәк, Плутонда кеше җирдәгегә караганда 17 тапкыр җиңрәк.
Ә менә Кояшта тартылу көче Җирдәгегә караганда 27,3 тапкыр көчлерәк. Кеше анда 2 тонна булыр иде һәм үз авырлыгы белән сытылыр иде. Кояшка килеп җиткәнче бар җисем дә кайнар газга әверелер иде. Кечкенә күк җисемнәрендә (Марс иярченнәре, астероидлар) без чыпчык авырлыгында булыр идек.

IV. Мәсьәләләр чишү.

Укучылар мөстәкыйль мәсьәләләр чишәләр, <Приложение> <слайд 11> чишелеш тикшерелә , нәтиҗә ясала.

<слайд 12> <слайд 13> <слайд 14> <слайд 15> <слайд 16>

V. Бөтендөнья тартылу законының практик яктан әһәмияте.

Бөтендөнья тартылу законы нигезендә күп еллар алдан күк җисемнәренең торышын, аларның хәрәкәт траекторияләрен зур төгәллек белән билгеләргә мөмкинлек бирә. Шушы закон нигезендә яңа күк җисемнәре ачыла. <слайд 17>

Нептун планетасын ачу

Уран - Сатурн артындагы планета. Күп гасырлар буе иң ерактагысы дип саналган бу планетаны XVIII гасыр ахырында инглиз астрономы Уильям Гершель ачкан.

XVIII г. Гади күзгә Уран бик начар күренә. XIX гасырның 40-нчы елларында үткәрелгән төгәл күзәтүләр Уранның билгеле булган барлык планеталар тәэсирендәге тайпылышларын күздә тотып исәпләнгән юлдан бераз авышуын күрсәтә. <слайд 18>

Франциядә Урбен Жан Жозеф Леверье һәм Англиядә Джон Куч Адамс билгесез планетаның орбитасын, массасын исәпләгәннәр, аның күк йөзендә билгеле бер вакыттагы урынын күрсәткәннәр. Бу планета 1846 нче елда нәкъ алар әйткән урында табылган. Аны Нептун дип атаганнар. <слайд 19>

VI. Дәрескә йомгак ясау.

<слайд 20>

VII. Өй эше

<слайд 21>

© 2010-2022