«Кәҗә белән Сарык» әкияте аша светофор төсләре белән таныштыру

Тема: “ Кәҗә белән Сарык “ әкияте аша светофорның төсләре белән таныштыру.                 Максат:1). Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен музыка астында театральләштереп күрсәтү. 2).Светофорның өч  төсе белән танышу. 3).Балаларда юлда йөргәндә сакчыллык тәрбияләү. Җиһазлау: Кәҗә белән сарык,чебиләр,бүре,шофер маскалары,шарлар өч төстә,төсле туплар( сары,кызыл,яшел.) 1.Оештыру. Музыка уйнап тора. Кәҗә белән сарык керә. Тәрбияче: Балалар кәҗә белән сарык кая баралар икән? Әллә кичәдән Тукай бәйрәменнән кайтып баруларымы? Әйдәгез без дә тып-тын гына алар артыннан күзәтик әле. Балалар белән (Кәҗә белән Сарык артыннан бару.)Менә кәҗә белән сарык бара.(Аларның каршына кызыл туп тәгәрәп чыга).Кәҗә белән сарык туктап кала,тупны  алып капчыкка салалар.
Раздел Физика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: " Кәҗә белән Сарык " әкияте аша светофорның төсләре белән таныштыру.

Максат:1). Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен музыка астында театральләштереп күрсәтү.

2).Светофорның өч төсе белән танышу.

3).Балаларда юлда йөргәндә сакчыллык тәрбияләү.

Җиһазлау: Кәҗә белән сарык,чебиләр,бүре,шофер маскалары,шарлар өч төстә,төсле туплар( сары,кызыл,яшел.)

1.Оештыру.

Музыка уйнап тора. Кәҗә белән сарык керә.

Тәрбияче: Балалар кәҗә белән сарык кая баралар икән? Әллә кичәдән Тукай бәйрәменнән кайтып баруларымы? Әйдәгез без дә тып-тын гына алар артыннан күзәтик әле. Балалар белән (Кәҗә белән Сарык артыннан бару.)Менә кәҗә белән сарык бара.(Аларның каршына кызыл туп тәгәрәп чыга).Кәҗә белән сарык туктап кала,тупны алып капчыкка салалар.

Тәрбияче: Балалар,кәҗә белән сарык нинди тупны алдылар?

Балалар җавабы:( тыңлана.) Кызыл.

Тәрбияче: Дөрес кызыл туп. Кәҗә белән Сарык кызыл тупны күргәч нигә туктап калдылар икән?

Балалар җавабы: ( тыңлана.) Кызыл төстә туктарга кирәк.

Тәрбияче: Дөрес, кызыл төстә юлга чыгарга ярамый. Ә хәзер тыныч кына Кәҗә белән Сарык артыннан барабыз.

(Юлга сары туп тәгәрәп чыга,тупны тотып як-якка карыйлар).

Тәрбиче:Балалар, болар ниниди туп алдылар, үзләре як-якка карыйлар?

Әллә бүредән куркып торалармы?

Кәҗә белән Сарык:

(сары тупны да капчыкка салалар)Яшел туп аларның алдыннан тәгәри. Кәҗә белән Сарык туп артыннан баралар һәм каршыларында милиционер пәйдә була.

Милиционер:Честь биреп барсы белән дә исәнләшә. О-о-о бигрәк куп икән сез! Сез кая барасыз? Әллә Тукай бәйрәменнән кайтасызмы?

(Кәҗә белән сарык гәҗәпләнеп тора).

Кәҗә белән сарык: И-и-и бигрәк акыллы балалар икән.Безнең арттан килгәннәр тавышлары да ишетелмәде.

Милиционер:Кәҗә белән сарык сез юл кагыйдәләрен бик әйбәт беләсез икән,әйдәгез хәзер утырып ял итегез,арыгансыздыр . Әбез бу вакытта балалар белән бер уен уйнап алабыз.

Дидактик уен."Төсләрне танып бел"

Милиционер:балалар миңа карагыз әле.Нинди төстәге түгәрәкләр күрәсез?

Балалар: Кызыл.

Милиционер: Кызыл төстә нишлибез?

Балалар: Туктыйбыз.

Милиционер: Сары төстә нишлибез?

Балалар: Як-якка карыйбыз,әзерләнәбез.

Милиционер:Ә яшел төстә нишлибез?

Балалар: Китеп барабыз.

Милиционер: Ә хәзер экранга карагыз әле, нәрсә хасил булды?

(Светофор ясала).

Тәрбияче белән балалар светофор сүзен кабатлый.(2-3 тапкыр)

Шул вакытта атка утырып бүре керә һәм машинага килеп бәрелә.

Милиционер: сызгырта.

Тәрбияче: Балалар бүре нишләде? Ат яки велосипед белән юлга чыгарга ярыймы? Бүре дөрес эшләдеме?

Балалар: Юк.

Милицинер:Бүре син монда нишләп йөрисең? Әллә Кәҗә белән Сарыкны эзлисеңме? Алар монда юк.

(Милиционер бүрене озата,юлда сак йөрергә кирәклеген аңлата.)

Хәрәкәтле уеннар.

"Автомобиль һәм чебиләр".Бу уен (2 тапкыр уйнала.)

"Үз ояңны тап."

Тәрбияче:Балалар Кәҗә белән Сарык безгә бүләккә шар алып килгәннәр.

(Кәҗә белән Сарык шарларын балаларга таратып чыгалар.)

Шарлар белән уен.

"Үз ояңны тап" уенын уйнап алабыз.(Кәҗә белән Сарык ярдәм итә). Балаларга өч төсле шарлар бирелә (кызыл, сары, яшел). Кызыл шарлар кызыл, сары шарлар сары, яшел шарлар яшел обруч эченә кереп басырга тиешләр.Музыка уйныйда туктый. Музыка туктагач балалр үз ояларына кайталар.(2-3 уйнала)

Милиционер: Балалар сезнең дә бакчага кайтыр вакыгыз җитте. Кәҗә белән сарыкка да китәргә вакыт. Хәзер мин сезне озатып калам. Юлда йөргәндә карап йөрегез.(Милиционер белән саубуллашу.)

Кызыл янса-туктыйбыз,

Сары янса карыйбыз,

Игътибарны туплыйбыз.

Яшел янса юл ачык,

Без инде кузгалабыз..

Шушы өч күзгә карап.

Алга без юл алабыз.



© 2010-2022