Мастер-класс по физике на тему «Чем больше знает человек, тем он сильнее»

Физика фәнен белү, чыннан да, әһәмиятле. Ләкин аны кешелеккә файдалы максатларда гына куллану зарур. Кызганыч, тормышта моның тискәре мисаллары да бар. Чернобыль вакыйгасын гына да мисалга китерә алабыз. Мин үзем физика фәнен сайлавыма үкенмим. Укучыларымда да фәнгә мәхәббәт тәрбияләүне 7 нче сыйныфтан ук башлыйм(физика фәне 7 кл керә башлый). Кызыклы мәгълүматлар, тәҗрибәләр белән фәнгә алып кереп китәм. Укучыларым арасында фән олимпиадаларында призлы урын алучылар да бар. Үзем дә мәктәптә уку ...
Раздел Физика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мастер класс

Чем больше знает человек, тем он сильнее.

(М. Горький)

Кереш өлеше. Халык элек-электән белемле, гыйлемле кешеләргә табынган, дан җырлаган. Халык авыз иҗатының бер төре булган мәкальләр моңа ачык мисал булып тора. Мәсәлән,

1.Җирнең нуры- кояш,

Кешенең нуры - гыйлем.

2.Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар.

3. Белемдә көч.

Әйдәгез әле, сез тагын белем турында нинди мәкальләр беләсез?

-Акыл байлыгы- тузмас байлык.

-Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.

Төп өлеш. Ә шулай да тормыш-көнкүрештә кайсы фәнне белү мөһимрәк? Хөрмәтле коллегалар, ягез әле бергәләп фикер алышыйк. (Фикерләр тыңлана)

  • Яхшы, мин сезнең җавапларыгыз белән килешәм.Без барыбыз да мәгариф өлкәсендә хезмәт куябыз. Экранга күз салыгыз әле, сез әлеге шәхесләрне таныйсызмы? (Физиклар)

  • Яхшы. Ә Россия федерациясенең мәгариф һәм фән министры кайсы фән кешесе икәнен кем әйтер?

  • Әйе, Дмитрий Викторович Ливанов - физик. Ул минем коллегам.

Минем максатым- физика фәнен белүче кешенең көчле булуын исбатлау.

Хәзер мин сезгә моны тәҗрибәләр белән раслыйм.

  1. Тозлы су, бәрәңге

  2. Картизианский водолаз

  3. Пешкән йомырка

Сорауларга җавап биреп алыйк әле.

  1. Боз ярдәмендә су кайнатып буламы?

  2. Агач савытта су кайнатып буламы?

  3. Потенциаль энергия кайсы этажда яшәүче кешенеке зуррак: 1нчедәме әллә 2нчедәме?

Тәҗрибәләр караганнан соң , хөрмәтле коллегалар, ничек уйлыйсыз, физика фәнен белү кирәкме?(Җаваплар)

  • Исбатлауны дәвам итимме? Бу өлешне "Көнкүрештә физика" дип атадым.

  • Кыш көне ни өчен сулы савытны тышта калдырмыйбыз?

  • Кыш көне тозлы кыяр ашарга яратасызмы? Кыяр ни өчен тозлана?(сеңдерә)

Бу күренеш физика фәнендә диффузия күренеше дип атала.

  • Кемнәр күзлек кия? Ни өчен күзлек киябез?

Моны да физика фәне аңлата.

Йомгаклау. Физика фәнен белү, чыннан да, әһәмиятле. Ләкин аны кешелеккә файдалы максатларда гына куллану зарур. Кызганыч, тормышта моның тискәре мисаллары да бар. Чернобыль вакыйгасын гына да мисалга китерә алабыз.

Мин үзем физика фәнен сайлавыма үкенмим. Укучыларымда да фәнгә мәхәббәт тәрбияләүне 7 нче сыйныфтан ук башлыйм(физика фәне 7 кл керә башлый). Кызыклы мәгълүматлар, тәҗрибәләр белән фәнгә алып кереп китәм.

Укучыларым арасында фән олимпиадаларында призлы урын алучылар да бар. Үзем дә мәктәптә уку дәверендә республика олимпиадаларында катнашып, уңышлы чыгыш ясадым. Остазым, физика фәненә мәхәббәт уятучым дип Фаррахов Фасыйм Гыйлай улын саныйм.

Укучыларым ел саен ГИА, ЕГЭ сайлыйлар, уңышлы тапшырып физика фәне буенча укуларын дәвам итәләр.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәм, Никадәр күбрәк белсәң, шулкадәр көчлерәк буласың.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!



© 2010-2022