7 нче класс курсы буенча йомгаклау тесты

Кеше 100 Н авырлыктагы чемоданны горизонталь яссылык буенча 0,5 м га этеп күчерә. Әгәр кеше 60 Н көч белән этеп, ышкылу көче 50 Н булса, авырлык көче күпме эш башкарыр? А. 50 Дж.  Б. 80 Дж.  В. 75 Дж.  Г. 105 Дж. Д. 25 Дж.  Е. 5 Дж.  Ж. 0 Дж. З. 30 Дж. И. 55 Дж. 12. Малай 40 Н көч куеп йөкне 50 см биеклеккә күтәрә. Башкарылган эш күпмегә тигез? А. 40 Дж.  Б. 20 Дж.  В. 0 Дж.  Г. 60 Дж.  Д. 80 Дж.   13. Авыш яссылык буенча йөкне күчергәндә ул көчтән 2 тапкыр отыш бирә. Ышкылу көче булмаганда әле...
Раздел Физика
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



7 нче класс курсы буенча йомгаклау тесты.

I вариант

  1. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы физик зурлык берәмлеге?

А. Озынлык. Б. Секунд. В. Йөзү. Г. Атом. Д. Элемент.

  1. Үлчәү цилиндрының бүлем кыйммәтен табыгыз.

7 нче класс курсы буенча йомгаклау тесты

  1. 5,2 кг массалы ташның күләме 1000 см3. Аның тыгызлыгы нинди?

А. 5200 г/ см3 Б. 5,2 • 103кг/ см3 В. 0,52 кг/ м3 Г. 52 г/ см3

  1. Сулы цилиндрга төшерелгән җисемнең күләме күпме?

7 нче класс курсы буенча йомгаклау тесты

А. 20 мл. Б. 115 мл. В. 145 мл. Г. 30 мл.

5. 0,2 м3күләмле таш тулысынча суга батырылган. Ташны судан этеп чыгару көчен табарга. Суның тыгызлыгы 1000 кг/ м3

А. 200 Н. Б. 2000 Н. В. 0,2 Н. Г. 2 Н.

6. Матдәнең нинди халәттә формасы юк һәм үзенә бирелгән бөтен күләмне били?

А. Сыек халәттә. Б. Газсыман. В. Сыек һәм газсыман. Г. Каты. Д. Бер халәттә дә булмый.

7. Графиктан файдаланып җисем тигез хәрәкәт иткәндә 4 с та күпме юл үткәнен табарга.

7 нче класс курсы буенча йомгаклау тесты

А. 5 м. Б. 10 м. В. 20 м. Г. 30 м. Д. 80 м.

8. Матдә температурасы күтәрелү белән молекулаларның тәртипсез хәрәкәт итү тизлеге үзгәрерме?

А. Теләсә нинди халәттә температура күтәрелү белән арта. Б. Теләсә нинди халәттә температура күтәрелү белән кими. В. Үзгәрми. Г. Бары газларда гына үзгәрә. Д. Газларда һәм сыеклыкларда үзгәрә.

9. 600 Н авырлыктагы кеше вертикаль торыштагы баскыч буенча 3 с та 2 м га күтәрелә. Кешенең егәрлеге күпме булган?

А. 4000Вт. Б. 400 Вт. В. 40 Вт. Г. 36000 Вт. Д. 3600 Вт.

10. 900 кг/ м3 тыгызлыклы сыеклыкта 30 см тирәнлектә басым күпме?

А. 270000 Па. Б. 27000 Па. В. 2700 Па. Г. 270 Па. Д. 27 Па.

11. Кеше 100 Н авырлыктагы чемоданны горизонталь яссылык буенча 0,5 м га этеп күчерә. Әгәр кеше 60 Н көч белән этеп, ышкылу көче 50 Н булса, авырлык көче күпме эш башкарыр?

А. 50 Дж. Б. 80 Дж. В. 75 Дж. Г. 105 Дж. Д. 25 Дж. Е. 5 Дж. Ж. 0 Дж. З. 30 Дж. И. 55 Дж.

12. Малай 40 Н көч куеп йөкне 50 см биеклеккә күтәрә. Башкарылган эш күпмегә тигез?

А. 40 Дж. Б. 20 Дж. В. 0 Дж. Г. 60 Дж. Д. 80 Дж.

13. Авыш яссылык буенча йөкне күчергәндә ул көчтән 2 тапкыр отыш бирә. Ышкылу көче булмаганда әлеге авыш яссылык эштән нинди отыш бирер?

А. 2 тапкыр отыш. Б. 4 тапкыр отыш. В. 2 тапкыр оттырыр. Г. 4 тапкыр оттырыр.

14. Гидравлик прессның кечкенә пешкәгенең мәйданы 10 см2һәм аңа тәэсир итү көче 100 Н. 1 м2мәйданлы икенче пешкәккә нинди көч тәэсир итә?

А. 10 Н. Б. 100 Н. В. 1 000 Н. Г. 10 000 Н. Д. 1 000 000 Н.

15. 50 дм3 күләмле кешегә атмосфера һавасы тарафыннан ясалган Архимед көче күпме? Һава тыгызлыгы 1,3 кг/ м3

А. 65 Г. Б. 65 Н. В. 65 кг. Г. 650 Н. Д. 0,65 Н. Е. 0, 065 Н

16. Медицина шприцының инәсе суга төшерелгән. Ни өчен шприц пешкәген өскә күтәргәндә су пешкәк артыннан күтәрелә?

А. Су молекулалары пешкәк молекулалары белән тартыла. Б. Пешкәк хәрәкәте суга тәэсир итә. В. Пешкәкне күтәргәч су белән пешкәк арасында буш урын кала, ә су буш урынны тутыру үзлегенә ия. Г. Пешкәкне күтәргәч су белән пешкәк арасында буш урын кала басым кими, ә су атмосфера басымы тәэсирендә өскә күтәрелә.

17. 1,4 м биеклектәге йөк машинасына 1000 Н авырлыктагы йөкне 5 м озынлыктагы такта буенча 680 Н көч куеп менгерәләр. Ышкылу көче 400 Н булса, гади механизмның ФЭКы нинди булыр?

А. 0 %. Б. ≈26 %. В. ≈41 %. Г. 70 %. Д. 100 %. Е. ≈143 %.

18. Резин шарны һава өреп тутыралар һәм җеп белән бәйләп куялар. Атмосфера басымы күтәрелгәндә шарның күләме һәм шар эчендәге басым ничек үзгәрер?

А. Күләм һәм басым үзгәрми. Б. Күләм һәм басым кими. В. Күләм һәм басым арта. Г. Күләм кими, басым арта. Д. Күләм кими, басым үзгәрми. Е. Күләм үзгәрми, басым арта.
































7 нче класс курсы буенча йомгаклау тесты.

I I вариант


  1. Түбәндәге берәмлекләрнең кайсысы егәрлек берәмлеге?

А. Паскаль (Па). Б. Килограмм (кг). В. Джоуль (Дж). Г. Ватт (Вт). Д. Ньютон (Н).

  1. Үлчәү цилиндрының бүлем кыйммәтен билгеләгез.

7 нче класс курсы буенча йомгаклау тесты

А. 5 мл. Б. 10 мл. В. 2,5 мл. Г. 100 мл.

3. Дүрт үлчәү цилиндрына берүк массалы төрле сыеклыклар салынган. Кайсы савыттагы сыеклыкның тыгызлыгы зуррак?

7 нче класс курсы буенча йомгаклау тесты

А. 1. Б. 2. В. 3. Г. 4.

4. Сулы үлчәү цилиндрына төшерелгән җисемнең күләмен билгеләгез.

7 нче класс курсы буенча йомгаклау тесты

А. 59 см3 Б. 16 см3 В. 12 см3 Г. 46 см3

5. 0,3 м3күләмле бетон плитә яртылаш суга батырылган. Аңа тәэсир итүче этеп чыгару көчен исәпләгез. Суның тыгызлыгы 1000 кг/ м3

А. ≈1500 Н. Б. ≈15 Н. В. ≈0,15 Н. Г. 15 000 Н. Д. 150 Н.

6. Матдәнең нинди халәттә билгеле бер формасы юк, ә күләме саклана.

А. Газсыман халәттә. Б. Сыек хәлдә. В. Каты хәлдә. Г. Сыек һәм газсыман. Д. Бер халәттә дә булмый.

7. Графиктан файдаланып җисем тигез хәрәкәт иткәндә 4 с та күпме юл үткәнен табарга.

7 нче класс курсы буенча йомгаклау тесты

8. Бер стаканда салкын, икенчесендә кайнар су. Һәр стаканга химик карандаш грифилен төшерәләр. Кайсысында су тизрәк буялыр, ни өчен?

А. Салкын сулы стаканда, чөнки анда молекулалар әкренрәк хәрәкәт итә. Б. Салкын сулы стаканда, чөнки анда молекулалар тизрәк хәрәкәт итә. В. Кайнар сулы стаканда, чөнки анда молекулалар әкренрәк хәрәкәт итә. Г. Кайнар сулы стаканда, чөнки анда молекулалар тизрәк хәрәкәт итә.

9. 600 Н авырлыктагы кеше вертикаль торыштагы баскыч буенча 2 с та 3 м га күтәрелә. Кешенең егәрлеге күпме булган?

А. 36000 Вт. Б. 9000 Вт. В. 3600 Вт. Г. 900 Вт. Д. 360 Вт. Е. 90 Вт.

10. 1000 кг/ м3 тыгызлыклы сыеклыкта 50 см тирәнлектә басым күпме?

А. ≈ 50 Па. Б. ≈5000 Па. В. ≈ 0,05 Па. Г. ≈ 0,5 Па.

11. Кеше 80 Н авырлыктагы чемоданны горизонталь яссылык буенча 2 м га этеп күчерә. Әгәр кеше 50 Н көч белән этеп, ышкылу көче 60 Н булса, авырлык көче күпме эш башкарыр?

А. 0 Дж. Б. 20 Дж. В. 220 Дж. Г. 160 Дж. Д. 260 Дж. Е. 280 Дж.

12. Малай 40 Н көч куеп йөкне 120 см ераклыкка күчерә. Башкарылган эш күпмегә тигез?

А. 48 Дж. Б. 480 Дж. В. 0,48 Дж. Г. 4800 Дж.

13. Йөкне күтәргәндә күчмә блок көчтән ике тапкыр отыш бирә. Ышкылу көче булмаганда шул ук эшне башкарганда ул нинди отыш бирер?

А. Эштән отыш та бирми һәм оттырмый да. Б. 2 тапкыр отыш бирә. В. 4 тапкыр отыш бирә. Г. 2 тапкыр оттыра. Д. 4 тапкыр оттыра.

14. Гидравлик прессның кечкенә пешкәгенең мәйданы 1 см2һәм аңа тәэсир итү көче 10 Н. 0,1 м2мәйданлы икенче пешкәккә нинди көч тәэсир итә?

А. 10 000Н. Б. 1000 Н. В. 100 Н. Г. 10 Н. Д. 1 Н.

15. 60 дм3күләмле кешегә атмосфера һавасы тарафыннан ясалган Архимед көче күпме? Һава тыгызлыгы 1,3 кг/ м3

А. 0,078 Н. Б. 0,78 Н. В. 78 Н. Г. 78 Г. Д. 78 кг.

16. Шешәдән һаваны суыртып алалар һәм бөкеләп суга төшерәләр. Ни өчен бөкене алгач су шешә эченә күтәрелә?

А. Су бушлыкны тутыру үзлегенә ия. Б. Атмосфера басымы шешә эчендәге басымнан зуррак булганга су шешә эченә тула. В. Буш шешә суны үзенә тарта. Г. Шешә стенасындагы молекулалар су молекулаларын тарта.

17.

© 2010-2022