Ачык чара (Физик марафон)

Физический марафон   Гаязова Зульфия Шагитовна,учитель физики “Гимназия №27 с татарским языком обучения” Вахитовского района города Казани.       Максат. Уен, ярыш формасында укучыларга физикадан уз белемнәрен башкаларныкы белән чагыштырырга, физика һәм астрономия  өлкәсендәге интеллектуаль сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү; балаларның фәнгә омтылышын үстерү. Ярыш кагыйдәсе. VIII һәм IX сыйныф укучыларына алдан бу чарага катнашу өчен сайлап алу туры аша үтәргә кирәклеге әйтеп куела. Һәр сыйн...
Раздел Физика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Ачык чара (Физик марафон)Физический марафон


Гаязова Зульфия Шагитовна,учитель физики

"Гимназия №27 с татарским языком обучения" Вахитовского района города Казани.

Максат. Уен, ярыш формасында укучыларга физикадан уз белемнәрен башкаларныкы белән чагыштырырга, физика һәм астрономия өлкәсендәге интеллектуаль сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү; балаларның фәнгә омтылышын үстерү.

Ярыш кагыйдәсе. VIII һәм IX сыйныф укучыларына алдан бу чарага катнашу өчен сайлап алу туры аша үтәргә кирәклеге әйтеп куела. Һәр сыйныф командага исем, эмблема, девиз уйлый, физика фәненә багышлап, газета чыгара. 5 сорауга җавап биргән укучы команда составына керә. Марафонның һәр этабында җюри тарафыннан командаларга балл куелып барыла. Һәрбер этап укучыларның концерт номерлары белән чиратлаштырыла. Ярышта уңышлы чыгыш ясаган укучыларга "5"ле билгесе куела, укытучының махсус бүләге тапшырыла.

Команда составын сайлап алу өчен сораулар:

● Сыеклык күләмен үлчәү приборы.

● Терекөмеш җисемме, әллә матдәме?

● Бер ц да ничә м?

● 1 мм да ничә м?

● 36 км ∕сәг не м ∕с ларда курсәт.

● 4,5 км ничә м?

● Массаны үлчәү берәмлеге.

● 32 см3 ничә см3?

● Автобус кинәт кузгалганда , пассажирлар кайсы якка таба авыша?

● Нинди агрегат халәтләр була?

● 6 см3 ничә см3?

● Кыяр тозлау нинди физик күренешкә нигезләнә?

● Ни өчен бүлмәдә бензин исе бик тиз тарала?

● 1 м3 төркемешме, әллә 1 м3 корычмы җиңелрәк?

● Массаны табу формуласы.

● Нинди матдә өч төрле халәттә дә була ала?

● Сыеклык нинди үзлекләргә ия?

● Каты җисем белән газлар арасындагы аерма нинди гыйбарәт?

● Авырлык көче ничек табыла?

● 50 Н авырлыктагы җисемнен массасы күпмегә тигез?

● Авырлыкны үлчәү приборы?

● Көчне үлчәү берәмлеге.

● Тизләнешне үлчәү берәмлеге.

● Күчеш озынмы, әллә юлмы?

● 1 МН ничә Н га тигез?

● Тизләнеш тискәре була аламы?

● Елгадамы, эллэ диңгездәме йозәргә җиңелрәк?

● Ышкылу көче шугандамы, әллә тәгәрәгәндәме зуррак?

● Су торбалары ни өчен кыш көне ярылучан?

● Хаваның җылысымы, әллә салкынымы тыгызрак?

● Ни өчен боз, җылы бүлмәгә кергәч, тиз генә эреми?

● Тәрәзәнең парлануы нинди физик күренеш белән аңлатыла?

● Кыш көне ни өчен бәс, сыкы барлыкка килә?

● Файдалы эш коэффициенты 100 проценттан зуррак була аламы?

● Ни өчен кар өстендә аяк бата, ә чангы белән йөргәндэ - юк?

● Ни өчен без башта яшенне курәбез, аннан соң гына күк күкрәвен ишетәбез?

● Нинди йолдыз өч исем белән йөртелә?

● Ни өчен без Айның гел бер ягын күрәбез?

● Җир Кояш тирәсендә нинди тизлек белән әйләнә?

● Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнү ешлыгы нинди?

● Күзнең кайсы өлеше бер физик прибор булып тора?

● Кеше организмында нинди агрегат халәтләрендәге матдәләр бар?

● Ышкылу көченең нинди зыяны бар?

● Ышкылу көчен нинди юллар белән киметеп булла?

● 0,4 кПа купмегә тигез?

● 57 кг лы кешегә купме авырлык көче тәэсир итә?

● Нинди очракта газ басымы барлыкка килә?

● Күләмне киметкән очракта газ басымы нишли?

● Ни өчен пуля тигәч, чи йомырка шартлый, ә пешкәнен ул тишеп утә?

● 1 м биеклектәге терекөмешме, әллә сумы күбрәк басым ясый?

● Тоташ савытларда сыеклык биеклеге нәрсәгә бәйле?

● Һаваның авырлыгы бармы?

● Шприцка дару суырту нинди физик күренешкә нигезләнә?

● Нормаль атмосфера басымы күпмегә тигез?

● Югарырак күтәрелгән саен атмосфера басымы нишли?

● Җир өстеннән күтәрелгәндә водород тутырылган һава шарының ни өчен куләме арта?

● Сыеклыкка батырылган җисемне этеп чыгару көче нәрсәгә тигез?

● Күләме 5 м3 булган җисемгә су нинди этеп чыгару көче белән тәэсир итә?

● Ватерлиния нәрсә ул?

● 20 мДж күпмегә тигез?

● Егәрлек ничек табыла?

● Файдалы эш коэффициенты ничек табыла?

● Кинетик энергия ничек исәпләнелә?

● Механик энергиянең саклану законы.

● 5 кг кирпеч кутәреп, 3 сәгать басып торган кеше купме эш башкара?


  1. Командаларның бер-берсен сәламлэве. ( Исем, девиз, эмблема исәпкә алына, максималь бәя - 5 балл. )

  2. Фикер гимнастикасы. Һәр командадан берәр кеше чакырыла. Сорауларга җавап "әйе" , "юк" рәвешендә бирелэ. Дөрес җавапка - 1 балл.

1 нче командага:

Галәм - Галактика ул. (Юк)

Су -җылыүткәрүчәнлеге иң зур булган матдәләрнең берсе.(Әйе)

Джоуль -җылылык микъдарын үлчәү берәмлеге. (Әйе)

1 кг 0, 001 т га тигез. (Әйе)

Җылы һаваның тыгызлыгы салкаын һава тыгызлыгыннан зуррак.(Юк)

Платинаны вольфрам савытка салып эретергә мөмкин.(Әйе)

А.Лодыгин, беренчеләрдән булып, кыздырма кыллы лампаны уйлап таба. (Әйе)

Су парга әйләнгәндә, җылылык аерылып чыга. (Юк)

Үзенең сыеклыгы белән динамик тигезләнештә булган пар- туенган пар ул. (Әйе)

Борылышларда автомобильнең сул һәм уң тәгәрмәчләре тигез юл үтә. (Юк)

Айдагы диңгезләрнең суы бик тозлы. (Юк)

Кызыл кирпечнең җылыүткәрүчәнлеге ак кирпечнекеннән кечерэк. (Әйе)

Барометр- атмосфера басымын үлчәү приборы. (Әйе)

2 нче командага:

Кояш нурланыш рәвешендә үзенең массасын югалта. (Юк)

Яктылыкның 1 елда үткән юлы яктылык ел була. (Әйе)

Меркурий- Кояшка иң якын планета. (Әйе)

Үткәргечләрдәге ток бертөрле юнәлештә булса, үткәргечләр бер- берсенә тартыла. (Әйе)

Җисем тизләнеш белән аска таба хәрәкәт иткәндә, аның авырлыгы кими. (Юк)

Термоста боз эреми. (Әйе)

Күпчелек астероидлар Марс белән Юпитер орбиталары арасында урнашкан. (Әйе)

Изотоплар- төштәге нуклоннар саны белән генә аерыла торган, периодик таблицада бер шакмакка урнаштырылган, химик үзлекләре белән генә аерыла торган элементлар. (Юк)

Тормозлау юлы автомобильнең массасына бәйле. (Юк)

Тозлы суның этеп чыгару көче зуррак. (Әйе)

Ультрамиләүшә дулкын озынлыгы инфракызыл дулкын озынлыгыннан зуррак. (Юк)

Кешенең күзе- тере фотоаппарат ул. (Әйе)

Су пары конденсацияләнгәндә энергия йотыла. (Юк)

  1. Анаграммалар. Физик төшенчәләрдән хәрефләрен алыштырып кую ысулы белән башка сүзләр төзергә кирәк. Мәсәлән, "орчык"- "чокыр", "чик"- "кич" Һ.б. Һәр дөрес җавапка 1 балл.

Уран- , ракета- парсек- , Сократ- , ромб- , брак- , Кулон- , акр- , шкала- ,колба- , оксид-.

Җаваплары.Урна, карета, каспер, кастор, бром, краб, клоун, рак, шакал, бокал, диско.

  1. " Дөресләп яз!". Таблицага язылган формулалар һәм үлчәү берәмлекләре белән гамәлләрнең дөреслеген тикшерергә , хаталарын төзәтергә.

Дөресләп яз. (1 нче командага)

S = v . t

m = F / g

V = m/p

72 км/сәг = 20 м/с

v = t / S

Fар= рс. Vҗ .g

1 см3= 0,001 м3

1сәг = 360 с

I = U . R

t = v / S

1 км = 1000 см

1 ел = 365 . 24 сәг

F1 / F2 = S1 / S2

m = p / v

3 мм2= 0,0003 м2

P = I / U

Дөресләп яз. (2 нче командага)

S = v . t

m = F / g

V = m/p

72 км/сәг = 200 м/с

v = v0 + a . t

V = a .b .c

1 см3 = 0,001 м3

En = m .g .h

S = v0 .t + a .t/2

H = gt2 /2

F = G . m1 . m2 /R

1 ел = 365 . 24 сәг

F = m /a

a = ʋ2 . r

3 мм2 = 0,0003 м2

p = m . ʋ







  1. Кроссворд. Һәр дөрес җавапка - 1 балл.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10



  1. Сыеклыкларда һәм газларда җылы күчерү ысулы.

  2. СИ системасында масса үлчәү берәмлеге.

  3. Грек теленнән турыдан туры тәрҗемәсе тау бәллүре, боз дигәнне аңлата.

  4. Көчәнеш һәм ток зурлыгына бәйле булмаган зурлык.

  5. Җисемнең тизлеге үзгәрешенә каршы торучанлыгы.

  6. Җылылык күренешләрен характерлаучы физик зурлык.

  7. Бу процессны җылы якларда су эчәргә алу өчен кулланалар.

  8. Атом төзелешен аңлатып биргән галим.

  9. Корылмалы кисәкчек.

  10. Иң яхшы диэлектрик яисә начар үткәргеч.

Җаваплары. Конвекция, килограмм, кристалл, каршылык, инертлык,температура, конденсация, Резерфорд, электрон, плексиглас.


  1. "Бөек физиклар". Һәр ике командага да бөек физикларның портретлары тәкъдим ителә, тик аларның фамилияләре дөрес булмаган тәртиптә язылган була. Аларның кем икәнлекләрен танырга кирәк. Һәр дөрес җавап өчен - 1 балл.

1. Ачык чара (Физик марафон) 2. Ачык чара (Физик марафон) 3. Ачык чара (Физик марафон) 4. Ачык чара (Физик марафон) 5.

Ачык чара (Физик марафон)6. Ачык чара (Физик марафон) 7. Ачык чара (Физик марафон) 8. Ачык чара (Физик марафон)

9. Ачык чара (Физик марафон) 10. Ачык чара (Физик марафон) 11. Ачык чара (Физик марафон) 12. Ачык чара (Физик марафон)

13. Ачык чара (Физик марафон) 14. Ачык чара (Физик марафон) 15. Ачык чара (Физик марафон)

А.Столетов, И.Ньютон, А.Эйнштейн, Э.Резерфорд, Э.Ленц, Г.Галилей, А.Попов, М.Ломоносов, А.Ампер, С.Королев, Г.Ом, В.Рентген, К.Циолковский, И.Курчатов, Д.Менделеев.

Җаваплары: 1. И.Курчатов. 2. И.Ньютон. 3. К.Циолковский. 4. А.Эйнштейн. 5. Э.Резерфорд. 6. А.Попов. 7. Г.Галилей. 8. Д.Менделеев. 9. А.Столетов. 10. Г.Ом. 11. В.Рентген. 12. Э.Ленц. 13. М.Ломонсов. 14. С.Королев. 15. А.Ампер.

  1. "Фикерлә". Төшенчеләрне характерлаучы билгеләр командаларга чиратлаштырып әйтелә. Бәяләү билгеләрне азрак әйтеп, төшенчәне дөрес әйткән команда җавабы түбәндәгечә бәяләнә: 1 билге - 5 балл, 2 билге - 4 балл, 3 билге - 3 балл, 4 билге - 2 балл, 5 билге - 1 балл.

1. Эзләп табыласы сүз физикада да, математикада да еш очрый торган төшенчә - процент:

● бу - нәрсәнеңдер өлеше;

● аның белән сыйныфта укучыларның өлгереш һәм сыйфат күрсәткечен билгеләп күрсәтәләр;

● аның махсус тамгасы да бар;

● двигательләрнең файдалы эш коэффициентын язганда кулланыла;

● саклык банкында аны гел кулланалар.

2. Эзләнәсе сүз матдәләрнең кайберләренә хас узлек - радиоактивлык:

● ул уран элементына хас;

● ул ясалма да, табигый да була ала;

● ул кайбер төшләрне икенче төшкә әверелдерә;

● аны ачуда Беккерельның хезмәте бик зур;

● Менделеев таблицасының 83 нче элементыннан соң килүче барлык элементлар да ул үзлеккә ия.

3. Физик зурлык - авырлык:

● ул физик һәм скаляр зурлык;

● җисем ирекле төшү тизләнеше белән аска хәрәкәт итсә, югала;

● космоста ул юк;

● бер үк җисемдә төрлечә булырга мөмкин;

● җисем өскә таба хәрәкәт иткәндә, арта.

4. Эзләнеләсе сүз табигатьтә очрый торган матдә- су:

● аны җылыту һәм суыту системасында кулланалар;

● аны ышкылыну киметү максатында да кулланырга мөмкин;

● кеше организмының якынча 65 процентын әлеге матдә алып тора;

● без аның өч агрегат халәте белән дә очрашып торабыз;

● бу матдәне Җирдә "яшәү согы"дип йөртәләр.

5. Эзләнәсе сүз уникаль сәяхәтче хакында- Ю. А. Гагарин:

● әлеге сәяхәткә 3 меңгә якын кеше әзерләнгән, ләкин аны гына сайлаганнар;

● ул үзе - крестьян гаиләсеннән, һөнәрчелек училищесында укыган, эшче, студент, аэроклуб курсанты булган;

● ул түгәрәк буенча сәяхәтне берүзе башкарган;

● аның кылган сәяхәте бөтен кешелекне нурга күмде, туган иленә дан китерде;

● аның юлга чыгар алдыннан әйтергә яраткан сүзе: "Поехали!"

6. Эзләнеләсе сүз- әйләнә-тирә мохитне чолгап алган матдә- нурланыш:

● ул бик күп төрле була;

● аны без реклама язуларында күрә алабыз;

● аның махсус шкаласы да бар;

● ул күренмә яктылыктан зуррак та, кечерәк тә була ала;

● аның бер төре термосның эшләү принцибын тәшкил итә.

VIII. "Кем күбрәк җавап бирә?". 3 минут эчендә командадагы 1 кеше сорауларга җавап бирә. Әгәр белми икән, ул сорауны ташлап китә ала, командадагы башка укучы аңа булыша ала, алдагы сорауга җавап эзли. Һәр дөрес җавапка- 1 балл.

1. Ни өчен без чыршыны яшел итеп күрәбез?

2. Ни өчен эссе көндә суда коенып чыккач, кеше үзендә кылтырану сизә?

3. Кер үтүкләү нинди физик күренешкә нигезләнгән?

4. Кешенең сулыш алуы һәм ашкайнату системасы эшчәнлеге нинди күренешкә нигезләнгән?

5. Болытлардагы су нинди агрегат халәттә?

6. Ни өчен чәчүлек басуларын иртә яздан тырмалыйлар?

7. Бүлмәдә нәрсәне күреп булмый?

8. Кеше тәне өслегенең бөтен өлешендә дә температура бертөрлеме?

9. Кайнар чәй агызганда стакан ватылмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

10. Көнозын артыннан йөрсәң дә, үзен куып тотып булмый.Нәрсә ул?

11. Теле булмаса да, дөресен әйтә.

12. Лампочкалардан төзелгән чылбыр

13. Кышын, җәен кояш белән җир арасында, аның янына күпме барсаң да барып җитеп булмый.

14. Җир иярчене.

15. Беренче космонавт.

16. Бернәрсә күренмәгәндә дә нәрсә күренә?

17. Табигатьтә иң күп таралган матдә.

18. Барлык телдә дә нәрсә сөйли ала?

19. Яктылыкның чиге кайдан башлана?

20. Атом массасы Халыкара берәмлекләр системасында нинди берәмлекләрдә үлчәнә?

21. Кояш тирәли әйләнеп йөрүче шар формасындагы җисемнәр.

22. Кеше Галәмгә беренче тапкыр кайчан очты?

23. Тавыш кабул итү органы.

24. 0˚ С температурадагы сулы шешәнең берсе шул ук температуралы бозга, ә икенчесе 0˚ С лы суга тыгып куела. Кайсы шешәдәге су тизрәк катар?

25. Салкын көндә термометр күрсәтүенә җил йогынты ясармы?

26. Бер градуста ничә минут?

27. Югарыга таба тизләнеш белән хәрәкәт иткәндә җисемнең авырлыгы үзгәрәме?

28. Җир өслегендәге һава басымы белән биек таулардагы һава басымының аермасы нидә?

29. 1 кг тимер белән 1 кг мамык массасы арасында нинди аерма бар?

30. 5 кг тимер белән 5 кг мамыкның кайсысы җиңелрәк?

31. Массаның тизләнешкә тапкырчыгышына тигез физик зурлык.

32. Пружина сузылганда барлыкка килүче көч.

33. Атмосфера басымын пыяла көпшә һәм терекөмеш ярдәмендә үлчәгән инглиз галиме.

34. Кешедә ничә бармак?

35. Җир Кояш системасында ничәнче планета булып урнашкан?

36. Ленин премиясенә лаек булган татар физигы.

37. Кешедә нинди матдә аз булганда кариес барлыкка килә?

38. Көнкүрештә нинди көчәнешле ток кулланалар?

39. Эш башкару тизлеген характерлаучы физик зурлык.

40. Суы иң тозлы булган диңгез.

41. Кайбер җан ияләре канындагы зәнгәрсу төс аның составында нинди химик элемент барлыгын белдерә?

42. Тискәре электрод нәрсә ул?

43. Бүлмә температурасында сыек хәлдә булган бердәнбер металл.

44. Безгә иң якын йолдыз.

Җаваплары:1. Чөнки чыршы башка озынлыктагы дулкыннарны йотып, бары тик яшел төстәге яктылыкны кайтара. 2. Тән өслегеннән парга әйләнгәндә энергия йотыла. 3. Деформация. 4. Диффузия. 5. Һаваның температурасына бәйле: сыек, каты ,яисә газсыман. 6. Дым саклау өчен. Җирдәге капиллярлар никадәр биек булса, суның күтәрелү тизлеге шулкадәр тизрәк була. 7. Һаваны. 8. Бертөрле түгел: уч төбе - 32,9 ̊ С, маңгай - 33,4 ̊ С, аяк табаны - 30,2 ̊ С, муен - 34 ̊ С, култык асты - 36,6 ̊ С. 9. Стаканны кайнар су белән чайкатып салырга мөмкин яисә стаканга кайнар су агызганда тимер калак куярга кирәк. 10. Күләгә. 11. Көзге. 12. Гирлянда. 13. Офык. 14. Ай. 15. Ю. А. Гагарин. 16. Томан. 17. Су. 18. Кайтаваз. 19. Күләгә башланган урыннан. 20. Килограмм. 21. Планеталар. 22. 1961 елның 12 апрелендә. 23. Колак. 24. Температуралар бертөрле булу сәбәпле җылы алмашу булмый, шешәдәге сулар ката алмый. 25. Юк, әгәр термометр коры булса. (Организмга җилнең йогынтысы бар, чөнки безнең тәнебез янындагы җылы һаваны җил салкын һавага алыштырып тора. Тире өслегендәге дымлы катламны "очыртып" тора, җил булганда, җылылык әледән әле югалып тора, салкынны организм бик тиз сизә башлый. 26. 60 минут. 27. Арта. 28. Җир өслегендә һава басымы зуррак. 29. Массалары бертигез. 30. Күләме зур булу сәбәпле, мамыкка тәэсир итүче Архимед көче зуррак. Шуңа күрә 5 кг мамык җиңелрәк. 31. Көч. 32. Эластиклык. 33. Торричелли. 34. 20 бармак. 35. Өченче. 36. Камил Вәлиев. 37. Фтор. 38. 220 вольтлы. 39. Егәрлек. 40. Палестинадагы Үле диңгез. 41. Бакыр. 42. Катод. 43. Терекөмеш. 44. Кояш.

Җюри нәтиҗә ясарга әзерләнгән арада тамашачылар белән берлектә аукцион үткәрелә. Анда сабын, карандаш, фломастер, җилем, линейка һ.б. шундый көндәлек кирәк-яраклар уйнатыла. Бүләкләр әлеге җисемнәрнең физик үзлекләрен күбрәк санаган кешегә бирелә. Ярыш әлеге сыйныф укучыларның концерт номерлары белән аралаштырып алып барыла.

Соңыннан "Физик марафон"га йомгак ясала.

© 2010-2022