План-конспект по татарскому языку на тему Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр

Дәреснең темасы: Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр. Дәреснең максаты: 1.     Тиңдәш кисәкләр төшенчәсе турында кабатлау; 2.     Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр турында гомуми белем бирү, алган белемнәрне гамәлдә дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру; 3.     Белем алуда эзлеклелек тәрбияләү. Җиһазлау: 1)    Дәреслек. Тат.теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 8нче  с-фы өчен дәреслек (тат.балалары өчен) / Р.Ә.Асылгәрәева, Р.А.Юсупов, М.К.Зиннуров – 5нче басма,- Казан: татар кит. Нәш...
Раздел Физика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Шаймарданова Алиса Р., ЕФ КФУ, 945 гр.

8А сыйныф,тат. теле дәресе.


ПЛАН-КОНСПЕКТ


Дәреснең темасы: Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр.

Дәреснең максаты:

  1. Тиңдәш кисәкләр төшенчәсе турында кабатлау;

  2. Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр турында гомуми белем бирү, алган белемнәрне гамәлдә дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру;

  3. Белем алуда эзлеклелек тәрбияләү.

Җиһазлау:

  1. Дәреслек. Тат.теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 8нче с-фы өчен дәреслек (тат.балалары өчен) / Р.Ә.Асылгәрәева, Р.А.Юсупов, М.К.Зиннуров - 5нче басма,- Казан: татар кит. Нәшрияте, 2011. - 231 б.

  2. Дәфтәрләр

  3. Сүзлекләр. "Школьный русско-татарский словарь» М.И.Махмутов, Казан, тат. книжное издательство, 1989.

Дәреснең барышы

  1. Оештыру моменты.

  1. Исәнләшү.

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

  • Исәнмесез! Хәерле көн!

  1. Укучыларны барлау.

  • Бүген сыйныфта кем дежур? Кемнәр юк?

  1. Уңай психологик атмосфера тудыру.


  1. Өй эшен тикшерү.

-Яңа темага күчкәнче әйдәгез өй эшен тикшереп үтик.

Белемегезне тикшерегез сорауларына җавап бирү.

-Нинди кисәкләрне тиңдәш кисәкләр дип атыйлар?(төшенчәне әйтү).

- Җөмләнең нинди кисәкләре тиңдәш була ала?(барлык)

- Тәмамлык һәм хәлләрнең, тиңдәш аергычларның иятрүче кисәкләрен әйтегез.(тәмамлык,хәл хәбәргә,аергычлар иягә ияреп киләләр). Мисаллар белән аңлатыгыз.

-Сезгә өй эшенә 223нче күнегү бирелгән иде. Күп нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп язарга,җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килгәнне билгеләргә кирәк.

Текст.

1.Рәшидә өйгә бирелгән мәсьәләләрне чишә алмый аптырап, йөдәп бетә. Күз алдындагы хәрефләр, саннар ничектер чуала, сикерә, уйнаклый башлыйлар. 2. Тәнемдә тиремә сыймаган бер көч, бер дәрт бар төсле: сикерәсе, дулыйсы, әллә нинди биек җирләргә менәсе, егыласы килә иде. 3. Кыш буе туңып, бөрешеп йөргән сәләмә чыпчыкларга җан керде. 4. Кунагым алдына солы, тары кебек азыклар салып, су биреп кунак итә торган идем.


  1. Актуальләштерү.

-Укучылар,әйдәгез булган белемнәрегезне искә төшереп үтик.Бүген безнең темага кагылган теркәгечләргә тукталып үтик.

1)Нәрсә ул теркәгеч(союз)? (Т е р к ә г е ч - ярдәмлек сүз төркеме, ул җөмләләрне һәм сүзләрне үзара бәйли, терки һәм алар арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә. Җөмлә кисәге булып килә алмыйлар).

2) Нинди синтаксик бәйләнешне барлыкка китерүләренә карап, иң башта теркәгечләр нинди ике төркемгә бүленәләр?

а) т е з ү ч е теркәгечләр :җ ы ю ч ы(һәм, вә, тагын, ни...ни, янә, да, дә), к а р ш ы к у ю ч ы (ләкин, әмма, ә, бәлки, фәкать, тик) һәм б ү л ү ч е (я, яки, яисә, әле... әле, бер... бер)

б) и я р т ү ч е теркәгечләр(чөнки, ки, гүя, гүяки, гәрчә, әгәр, ягъни).


  1. Яңа теманы аңлату.

  1. Тема, максат белән таныштыру.

-Укучылар бүген без сезнең белән "ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР ЯНЫНДА ТЕРКӘГЕЧЛӘР" дигән теманы үтәчәкбез. Нинди теркәгечләр тиңдәш кисәкләр янында килә соң? Моны белер өчен тактадагы җөмләләрне тикшереп китик.

Камышиев ни көлергә, ни ачуланырга белмәде. (тезүче,җыючы теркәгеч).

Алсу әле елый, әле көлә.(тезүче,бүлүче).

Рәхилә ак конвертны кулына алды, тик шунда ук кире бирәсе килеп куйды. (тезүче, каршы куючы).

-Бу нинди теркәгечләр? (тезүче).Исегездә калдырыгыз,Тиңдәш кисәкләр янында төзүче теркәгечләр килә!

2. Теманы аңлату.

-Укучылар,хәзер китаптагы 147нчы битне ачыгыз,кагыйдәне укыгыз.(Кагыйдә уку).

Димәк, тагын бер тапкыр кабатлыйбыз. Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә?(тезүче)

Тезүче теркәгечләр үзләре ниндигә аерылалар? (җыючы,бүлүче, каршы куючы).

Җыючы теркәгечләргә кайсылары керә?( һәм, вә, тагын, ни...ни, янә, да, дә).

Бүлүчеләргә кайсылары карый? (я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле).

Каршы куючыларга кайсылары керә?( ләкин, ә, әмма, фәкать, тик, бары, бары тик, бәлки).

3.Күнегүләр эшләү.

1)226нчы күнегү. Күчереп язу, тиңдәш кисәкләрнең астына тиешле шартлы билгене сызу. Җәяләр эчендә теркәгечләрнең төрен күрсәтү.(Язмача).Тиңдәш кисәкләр булган җөмләләрне телдән рус теленә тәрҗемә итү.

-Биремне укыгыз.Җөмләләрне укыйбыз,тикшерәбез, дәфтәрләргә язып барабыз.

Текст.

1.Әби дә, бабай да, әни белән мин дә бертуктаусыз яңалыклар сөйләдек.(җыючы). 2. Әнә су читендә Илсөяр төсле үк ак каен. Каен я Илсөяр яшендәдер, я бик аз гына олырактыр. (Бүлүче). 3. Илдус аның алдына әллә хат, әллә башка нәрсә китереп куйды.(Бүлүче). 4. Мәрдән абзый, кызын алдына алып, эле битеннән, эле тузган чәчләреннән үбә башлады.(Бүлүче).

5. Рөстәм яңадан өстәл артына килеп утырды. Ул тагын укый, тагын нидер яза башлады.(җыючы). 6. Иптәшем, нидер әйтмәкче булып, миңа карады, тик бер сүз дә әйтә алмады.(каршы куючы).

1.И бабушка, и дедушка, мама и я беспрестанно (беспрерывно) рассказывали новости.

2. Берёза либо в возросте Илсияра, либо чуть старше. 3. Илдус поставил перед ним то ли письмо, то ли что-то другое. 4. Мардан посадил дочку на колени и начал целовать то щеку, то распущенные волосы. 5. Он начал снова читать, снова что-то писать. 6. Мой друг посмотрел на меня, и что-то хотел мне сказать, но ничего не сказал.

2)228нче күнегү. Җөмләләрне татар теленә тәрҗемә итү. Тиңдәш кисәкләрне табу, теркәгечләрнең мәгънәләрен аңлату.

-Укучылар, киләсе күнегүне телдән эшлибез. Биремне укыгыз. Беренче партадан башлап бер-бер артлы укый башлагыз.

Текст.

1.Человек, оставшийся в лесу, или разговаривает сам с собой, или свистит, или поёт, или сшибает палкой сухие сучья. (Урманда үзе генә калган кеше я үз-үзе белән сөйләшә, я сызгыра, я җырлый, я агач таягы белән ботакларны аудара). 2. То справа, то слева, то позади слышался гул падающих деревьев. (Әле уңнан, әле сулдан, әле арттан авып баручы агачларның тавышы ишетелә иде). 3. И билиотека, и читальный, зал работали. Я смог посмотреть и толковый словарь, и словарь иностранных слов. (Китапханә дә, уку залы да эшли иде. Мин анлатмалы сүзлекне дә, чит телләр сүзлеген дә карый алдым.). 4. Она шьет хорошо, но медленно.(Ул әйбәт тегә,ләкин озак).


  1. Дәрес материалын кабатлау,ныгыту.

  1. Белемегезне тикшерегез сорауларына җавап бирү.

-Хәзер бүген үткән материалны кабатлап китик. Сорауларга җавап бирегез.

Нинди бәйләгеч сүзләр теркәгечләр дип атала?

Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә?(тезүче)

Тезүче теркәгечләр нинди төрләргә бүленә?( җыючы, каршы куючы, бүлүче).


  1. Билге кую.

  1. Җавапларны бәяләү.

  2. Нәрсә өчен куйганны аңлату.

  3. Көндәлеккә кую.


  1. Өй эшен бирү.

  1. Аңлату.

  • Укучыла,сезгә өй эшенә,беренчедән, кагыйдәне укырга,истә калдырырга.

Икенчедән, 227нче күнегүне язмача эшләргә. Җәяләрне ачып һәм тиешле тыныш билгеләрен куеп,җөмләләрне күчереп алырга кирәк . Тиңдәш кисәкләрнең астына сызырга.


  1. Саубулашу.

-Сорауларыгыз булмаса,сау булыгыз.Киләсе очрашуларга кадәр.


© 2010-2022