- Преподавателю
- Физика
- Викторина по физике и математике на предметной неделе
Викторина по физике и математике на предметной неделе
Раздел | Физика |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Карамов Р.К. |
Дата | 10.09.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Викторина.
-
Тактага акбур белән сызганда ни өчен эз кала?
-
Бертөрле 2 ящикның берсенә эре бөртекле дары, икенчесенә вак дары тутырылган. Аларның кайсысының массасы зуррак?
-
Коры агач ни өчен чытырдап яна?
-
Ни өчен самовардагы су башта тиз ага, аннары акрынайганнан-акрыная бара?
-
Сулы савытка агач кисәге төшерелгән. Савыттагы су түгелмәсә, моңардан савыт төбенә булган басым үзгәрерме?
-
Терекөмешле савытка тимер кисәге төшерәләр. Ул батармы?
-
Ни өчен җылынган һава салкын һавадан югарырак күтәрелә?
-
Айда космонавтларны күчереп йөртү өчен һава шарыннан файдаланырга мөмкинме?
-
Кайсысының егәрлеге зуррак: бер үк тизлектәге кышкы җилнеңме, әллә җәйге җилнеңме?
-
Кинәт селкегәндә яңгыр тамчылары киемнән аерылып китәләр. Ни өчен?
-
Мөлдерәмә итеп су салынган стаканда боз кисәге йөзеп йөри. Боз эрегәч су түгелерме?
-
Дирижабльгә җиңел газ тутыралар. Аның һавасын гына суырту яхшырак булмас идеме?
-
Ни өчен яна торган керосинны су сибеп сүндереп булмый?
-
Җылы бүлмәдә бозны тун белән капласак, аның эрүе тизләнерме?
-
Нинди савытта аш-су төпкә утырып, тизрәк көя: бакыр савыттамы, әллә чуендамы? Ни өчен?
-
Ике вакланма бирелгән: берсенең санаучысы ваклаучысыннан кечерәк, ә икенчесенең санаучысы ваклаучысыннан зуррак. Бу ике вакланма тигез булырга мөмкинме?
-
Һәр марсианның 3әр кулы бар. 7 марсиан пар-парлап үзара бер-берсенең кулларын тота аламы?
-
Саннар рәтен дәвам ит: 18, 20, 24, 32, …
-
Ике җисемнең кайсысы катырак икәнен бернинди приборсыз җиңел генә ничек белеп була?
-
Каты салкыннарда урманда агачларның чатнавын ничек аңлатырга?
-
Колбага урнаштырылган бактерия 1с эчендә 2гә бүленә. Бу кисәкләрнең һәркайсы 1с тан соң яңадан 2гә бүленә һ.б…. 2 мин үткәч колба бактерияләр белән тула. Әгәр башта колбага 2 бактерия урнаштырылган булса, колба күпме вакыттан соң тулар?
-
20 дән 88не алып 22 табып карагыз…
-
Суга 10г массалы бакыр шакмак һәм 10г массалы юка бакыр пластинка төшерелгән. Ике очракта да этеп чыгару көче бертөрле булырмы?
-
Тегүченең 100м тукымасы бар. Ул һәр көнне 2м тукыма кисеп ала. Соңгы кисәкне ул ничәнче көнне кисеп алыр?
-
А һәм В шәһәрләренең арасы 30 км. Бу ике шәһәрдән бер үк вакытта кара-каршы ике җәяүле юлга чыга. Аларның һәркайсы даими 5км/сәг тизлек белән бара. А шәһэреннэн чыгучы җэяүле белән бергә сәгатенә 10 км ара очучы чебен дә очып чыга. Чебен А дан чыккан җәяүлене узып В дан чыкканына таба очып китә. Аны очраткач, яңадан кире борылып, А дан чыкканына таба очып юлын дәвам итә. Җәяүлеләр очрашканчы, ул шулай очып йөри. Аннары берсенең бүрегенә куна. Чебен ничә км юл үткән?
-
Лептоннар, мезоннар, барионнар- болар нәрсәләр?
-
Бөтен санның квадраты 11гә тәмамланырга мөмкинме?
-
Сан үзенең цифрлары суммасының кубына тигез. Бу нинди сан?
-
Җисемнең массасы 89,4г. Шушындый бер миллион җисемнең массасының 1% ы ничә тонна булыр?
-
Пароход Түбән Новгородтан агым буйлап Астраханьга 5 тәүлектә бара, ә Астраханьнан Түбән Новгородка 7 тәүлек. Сал Түбән Новгородтан Астраханьга күпме тәүлек барыр?
-
1 2 3 4 5 6 7 цифрлары арасына бары тик кушу + , алу - тамгалары гына куеп берничә төрле ысул белән 55 санын табыгыз.
-
3 кеше шашка уйнаганнар. Барлыгы 3 партия уйналган. Һәр кеше ничә партия уйнаган?
-
Бары тик 1 генә шырпы кулланып 11 шырпыны күтәреп карагыз, өстәмә материаллар кулланырга ярамый.
-
Унике эндекальон тугыз йөз сиксән ике октальон илле биш квинтильон ундүрт триллион егерме сигез миллиардны цифрлар белән языгыз!!!
-
Салкын су яки кар, боз белән яңа гына кайнап чыккан суны яңадан кайнатып чыгарып буламы? Җылыткыч кулланмаска.
-
Безнең эраның 6 нчы гасыры математигы Ариабхата тарафыннан төзелгән системада кайбер саннарның әйтелеше бирелгән:
2- кха
214- дхакхи
-
- ничек әйтелә?