Шаукат Галиев Дуслык балы шигыре 5 нче класста уку даресе

узган дәрестә кем турында сөйләштек?Ул кем.Аның турында слайдлар карау. Аның сүзләренә җырлар да язылган.Бииләр итек-читекләр җырын тыңлау. бүген Дуслык балы шигырен укырбыз.Нәрсә ул сезнеңчә Дуслык? Мәкалләр турында сөйләшү. Кош канаты белән, Кеше дуслыгы белән көчле. Дуслык-гомерлек. Әле  тагын бер шигыре бар.Сабантуйда җиңелгән малай.Сабантуй ул нинди бәйрәм?Анда нишлиләр?Кемнәр катнаша?Анда нинди уеннар була?Сезнең булганыгыз бармы? Шигырләрне чылбыр тәртибендә уку,анализлау.Укучылардан укыт...
Раздел Физика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Шәүкәт Галиев Балалар өчен шигырьләре

Максат:1.Укучыларны Шәүкәт Галиев иҗаты белән якыннан таныштыру.

2.Сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3.Укучыларда шигърият белән кызыксынуларын арттыру.

Җиһазлау:китапларыннан күргәзмә

Укытучы: АбдулбяроваЭ.Ф.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.Исәнләшү

-Исәнмесез,укучылар.

-Утырабыз.

2.Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

-Узган дәрестә без кем турында сөйләштек?Ул кем?(үткән дәрес материалын искә төшерү)

-Ә хәзер без сезнең белән тагын бер тапкыр шагыйрьнең иҗатын,тормыш юлын аның турындагы презентациядән барлап үтик.

(презентация күрсәтү)

Бииләр итек-читекләр җырын тыңлау.Аның сүзләрен Ш.Галиев язган.

3.Яңа белемнәр хәбәр итү.

Без бүген сезнең белән аның "Дуслык балы","Сабантуйда җиңелгән малай "исемле шигырьләрен укып китәрбез.

-Нәрсә ул сезнеңчә дуслык?

-Кемнәр дус була алалар?

-Ә шигырьдә нинди дуслык турында сүз бара икән?

А)Сүзлек өстендә эш

Гарьлек-оят,хурлык

Гәрәбә-асылташ

Кәттә-шәп,бик яхшы

Касә-пыяла яки фарфор савыт,тоткасыз чынаяк

Б)Укытучының үрнәк укуы

"Дуслык балы"

Бер-ике укучының укуы

-Кемнәр турында сүз бара?

-Нәрсәдә күренде дуслыклары?

-Дуслар нинди булалар?Нинди булырга тиешләр?

-Ә шигырь ни өчен шулай атала?

В)Мәкальләр турында

-Дуслык турында нинди мәкальләр беләсез?

Кош -канаты белән ,кеше дуслыгы белән көчле.

Бердәмлектә- көч

Матурлык-бер көнлек,

Дуслык -гомерлек.

Икенче шигыре"Сабантуйда җиңелгән малай"

-Сабантуй кайчан үткәрелә?

-Ул нинди бәйрәм?

-Анда нинди ярышлар була?

-Сезнең катнашканыгыз бармы?

Укытучының үрнәк укып күрсәтүе

Бер- ике укучының укуы

4.Үткәннәрне ныгыту а)Шигырьләрне чылбыр тәртибендә уку

Б)Сорауларга җавап

5.Дәрескә йомгак ясау

6.Өй эше бирү: шигырьләрне сәнгатьле укырга

7.Дәрестә катнашучыларга билгеләр кую.

© 2010-2022