Физикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция. 7 класс

                                                   Тема. Инерция.        Максат: 1) инерция турында төшенчәне аңлату;  2) укучыларның  үзләре даими очрашып торган инерция күренешенә мисаллар китерүләренә һәм аларны аңлата алуларына ирешү;  3) укучыларны Ньютонның I законын кабул итәргә өйрәтү.         Җиһазлау:арба, шакмак, ике туп, ком, улак, шарчык, чүкеч, ышкы, видео җыентык, кодоскоп, кодопленка.                                                 Дәрес барышы  1. Оештыру.  2. Актуальләштерү....
Раздел Физика
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Инерция.

Максат: 1) инерция турында төшенчәне аңлату;

2) укучыларның үзләре даими очрашып торган инерция күренешенә мисаллар китерүләренә һәм аларны аңлата алуларына ирешү;

3) укучыларны Ньютонның I законын кабул итәргә өйрәтү.

Җиһазлау:арба, шакмак, ике туп, ком, улак, шарчык, чүкеч, ышкы, видео җыентык, кодоскоп, кодопленка.

Дәрес барышы

1. Оештыру.

2. Актуальләштерү.

  • Нинди хәрәкәт механик хәрәкәт дип атала ?

  • Механик хәрәкәтне нинди физик зурлыклар характерлый?

  • Нинди хәрәкәт тигез хәрәкәт дип атала?

  • Нинди хәрәкәт тигезсез хәрәкәт дип атала?

3. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

Кодопленкада машина һәм машинада чеби басып тора. Укучыларга әлеге машинаның тигез хәрәкәт итүе әйтелә. Соңыннан машина алдына таш рәсеме куела һәм сорау бирелә: "Машина юлында таш очраганда чеби белән нәрсә булыр?"

  • Нинди шартларда җисем хәрәкәт итә?

Тәҗрибә күрсәтелә: өстәлдә арба тикторыш хәлендә тора, укытучы аңа кулы белән кагыла. Нәрсә күзәтәбез? Тәэсир итүдән туктыйм, нәрсә күзәтәсез?

Димәк нинди шартларда җисем хәрәкәт итә? (Җисемгә башка җисем тәэсир итсә ул хәрәкәт итә.) Сез нәкъ б. э. га кадәр IV г яшәгән борынгы грек философы Аристотель кебек фикер йөртәсез. "Тройка" картинасы эленә һәм әлеге галим фикере буенча аңлатырга тәкъдим ителә. Аристотельнең әлеге фикере 2000 еллар буе яшәп килә һәм бары 17 нче гасырда бөек италия галиме башка фикергә килә. Тәҗрибә күрсәтелә: 36 нчы рәсем буенча яки улак буенча шар төшерү. Ни өчен шар яки машина туктый? Ышкылуны киметәбез, үзгәреш булдымы? Әгәр ышкылу бөтенләй булмаса шарчык ничек хәрәкәт итәр иде? (турысызыклы тигез хәрәкәт ясар иде)

- Әгәр башка җисемнәр бөтенләй тәэсир итмәсә, җисем ничек хәрәкәт итәр иде соң? (даими) Г. Галилей әлеге сорауга җавап биргән: әгәр җисемгә башка җисемнәр тәэсир итмәсә, я ул тикторыш хәлендә була, я турысызыклы тигез хәрәкәт итә. Моны җисем инерция буенча хәрәкәт итә диләр.

Җисемнең аңа башка җисемнәр тәэсир итмәгәндә тизлеген саклау күренеше инерция дип атала. (латин сүзе: "хәрәкәтсезлек, сүлпәнлек" дигәнне белдерә.

Видео фрагмент күрсәтелә.

Физкультминут. Машинада барабыз дип күз алдына ктитерик, мин шофер. Мин:

  • кинәт кузгалам

  • уңга борылам

  • сулга борылам

  • тизлекне арттырам

- кинәт тормазлыйм

Нәтиҗә ясала: инерция тизлек үзгәргәндә һәм аның юнәлеше үзгәргәндә барлыкка килә.

Көндәлек тормышта инерциянең кулланылышы. Чүкеч саплау, ышкының пычагын алу, көрәк, сәнәк, балта саплау һ.б.

4. Кодограмма күрсәтелә, укучыларга хаталарын табарга кушыла.

5. Белемнәрне тикшерү. Укучыларга тест өләшенә.


Тест


1. Инерция дип нәрсә атала?

А. Тизлек саклау үзлеге. Б. Җисемнең аңа башка җисемнәр тәэсир итмәгәндә тизлеген саклау күренеше. В. Җисемнең тизлеге башка җисемнәр тәэсир иткәндә үзгәрү.

Физикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 класс

2. Җептән кинәт тартканда шакмак белән нәрсә булыр?

АФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 класс. Артка егыла

Б. Алга егыла

В. Хәрәкәтсез кала


3. Кайсы очракта инерция күренеше күзәтелә?

А. Ташның упкынга төшәүе.

Б. Паластан тузан кагу.

В. Туп стенага бәрелеп читкә


4. Кайсы цистерна хәрәкәт итә башлый?

Физикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 класс

1 3

2






А. 1. Б. 2. В. 3.



5. Һава шарында күтәрелгән вакытта белмәмеш ялгыш кына конфетын төшереп җибәрә. Ул ничек хәрәкәт итәр?

Физикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 классФизикадан дәрес эшкәртмәсе Инерция.7 класс 2 3

1








А. 1. Б. 2. В. 3.



6. Йомгаклау. Өйгә эш. Тәҗрибә күрсәтелә. Укытучының кулында стакан һәм икенчесендә ике чикләвек. Мин чикләвекләрне стаканга төшерергә телим. Тәҗрибә барып чыкмый. Укучыларга әлеге тәҗрибәне үтәү алымнарын уйларга, п. 17 укырга.

© 2010-2022