План-конспект урока

План-конспект урока по татарскому языку ? класса.     Тема:повторение предложений по цели высказывания.      Целью урока:является повторение предложений по цели высказывания,развитие у учащихся логического мышления,развитие монологической речи,выполнение упражнений.      Тип урока:урок проведён по сингапурскому проекту.Использованные структуры:МЭНЭДЖ МЭН,КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД.       Ход урока.В начале урока проверяется домашнее задание,учащиеся отвечают на вопросы,заданные учителем,делают физкультмину...
Раздел Физика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кәримова Н.М.

7 сыйныф



ТЕМА: Җөмлә төрләрен кабатлау.

.

МАКСАТ : 1) Җөмлә төрләрен кабатлау. Җөмлә төрләренең җөмлә төзелешендә тоткан урынын ныгыту.

2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү.

Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү,дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.

3) Татар теленә карата ихтирам ,коллективизм сыйфатын тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Тезник чаралар: проектор ,интерактив такта,ноутбук.

Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар.

ДӘРЕС ТИБЫ : белем­нәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.

МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум дәрес, биремнәр үтәү.

КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭН,

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.


Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып җөмлә төрләрен кабатларбыз һәм җөмлә төрләренең җөмләдәге тәртибе турында алган белемнәрне искә төшереп китәрбез.

2. Актуальләштерү:

- Өй эшенә сезгә җөмлә төрләренә караган сораулар әзерләп килергә кушылды.

- Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә бер - берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.

- Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

-Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

- Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (Таймер куела)

- вакыт бетте

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз "Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды"

. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда басттык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

- Эшли башладык .

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

3. Ял минуты.

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-ХАЙ ФАЙВ.

- Алдагы эшне без дәреслек белән эшлибез. 61,62 нче күнегүләрне телдән үтибез.(42 бит) телдән тикшерелә нәтиҗә ясала.

63нче күнегүне язып эшлибез.(Һәр җөмләгә тасвирлама бирергә)

Вакытыгыз бетте.Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз,истә калдырыра тырышасыз яки язасыз. -

  • Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.

  • Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела)

  • Молодцы, дәфтәрләрегезне аласыз,бүгенге числоны ясасыз,атна көнен язып куябыз ,сыйныф эше.Хәзер сез дәфтәрегезгә шушы күнегүне язасыз.. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә.Җөмләнең нинди төп билгеләрен яздыгыз. Җөмләне тактага языла.Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берниче укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.

- Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың?

5. Йомгаклау:

1) Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

63 нче күнегү.(Үрнәк буенча эшләргә)

2) Билгеләр кую.

3) Сорауларга җавап бирү:

Дәрес бетте ,чыгарга момкин.Саубулыгыз.


© 2010-2022