Разработка урока физики в 10 классе по теме Кинетическая энергия

Раздел Физика
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ



МБГБУ "Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе"



Кинетик энергия һәм аның үзгәреше


Укытучы С.Р.Шәйхетдиновның

10 нчы сыйныфта физикадан

үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе





2015-2016 нче уку елы

Тема. Кинетик энергия һәм аның үзгәреше

Максат:

-Укучыларны кинетик энергия төшенчәсе белән таныштыру, кинетик

энергия теоремасын аңлату

-Алган белемне мәсьәләләр чишкәндә ныгыту

-БДИ мәсьәләләрен чишү күнекмәләрен, сингапур метоаларын ныгыту.

Дәрес төре: яңа теманы өйрәнү

Җиһазлар: дәреслек, компьютер, проектор, интерактив такта, презентация,

мәсьәләләр җыентыгы, карточка

Дәрес барышы


  1. Актуальләштерү.

1) Өй эшен тикшерү( ТАЙМД ПЭА ШЭА)

№414(Р) №416

Җавап: 200 м Җавап: 4 м/с

-Группадан бер укучы интерактив тактада эшли.

2) Тест ( компьютерга парлап утыралар)

1.Җисем ниндидер көч тәэсирендә хәрәкәт итәэ Бу вакытта

1) Эш башкарыла

2)Эш башкарылмый

2.Җисемгә даими көч тәэсир итә. Җисемнең үткән юлы беренче очракта икенче очракка караганда 2 тапкыр зур. Кайсы очракта башкарылган эш зуррак була?

  1. Икенче очракта ике тапкыр ким

  2. Беренче очракта ике тапкыр зур

  3. Ике очракта бертөрле

3.Егәрлекне үлчәү берәмлеге

1)Н

2)с

3)Вт

4.Җисем 25 Н көч тәэсирендә 8 м юл үтә. Бу вакытта күпме эш башкарыла?

1)200 Дж

2)25 Дж

3)20 Дж

5.Двигатель 25 с эчендә 1000 Дж эш башкара. Егәрлекне табыгыз.

1)1000 Вт

2)40Вт

3)25000Вт


  1. Төп өлеш. Яңа теманы аңлату.

-Нәрсә ул кинетк энергия?

-Кинетик энергия нинди зурлыкларга бәйле?

1 слайд

Кинетик энергия һәм аның үзгәреше (дәфтәрләргә число һәм теманы яздыру)

Разработка урока физики в 10 классе по теме Кинетическая энергия2 слайд







3 слайд

ЭЙ АР ГАЙД (карточкалар белән эш һәм видео өзек)

башта

сорау

ахырдан

Хоккей таягы белән сугып җибәргән шайбаның тизлеге арта

Боз өстеннән шуып баручы шайбаның кинетик энергиясе юк

Боз өслегеннән шуып барган шайба эш башкара

4 слайд

-Ял. Күзләр өчен гимнастика.

5 слайд

5 нче вариант (а5) БДИ

2 кг массалы җисем х күчәре буенча хәрәкәт итә һәм v(t)=v0+a(t),

v0=10 м/c, a=-2 м/с. 2с вакыт эчендә җисемнең кинетик энергиясе:

1)36Дж

2)100 Дж

3)144 Дж

4)4 Дж

-Укучылар дәфтәрдә эшлиләр һәм үз фикерләрен бер-берсенә әйтәләр.

-Группадан бер укучы тактада эшли.

-Физикадан мәсьәләләр җыентыгы белән эш.(Степанова)

№446(С) ТАЙМД ПЭА ШЭА (мәсьәләләр чишкәндә ныгыту)

Җавап: 400 Дж, 400 Дж, 20 м, 14 м/с.

-Группадан бер укучы аңлата.

  • Интернет аша Кирилл Мефодий дан мәсьәлә чишү


  1. Дәресне йомгаклау.

1)Өй эше 46, 3 бирем( 122 бит) 9 нчы күнегү(4)

-аңлату

2)Яңа материалны искә төшереп чыгу

3)Билгеләр кую


© 2010-2022