Суд над инерцией

Галилео Галилей (1564-1642 елларда яшәгән)               Фәндә беренче булып өйрәнүнең эксперименталü  методын кулланган италиянең бөек физигы һәм астрономы.             Галилей инерöия төшенчәсен керткән, хәрәкәтнең чагыштырмалылыгын билгеләгән, җисемнең төшү һәм авыш яссылык буенча хәрәкәт законын өйрәнгән. Шулай ук горизонтка почмак ясап ыргытылган җисемнең хәрәкәт законын өйрәнгән, вакытны үлчәү өчен маятник кулланган.             Кешелек тарихында беренче тапкыр Галилей күккә “карау торбасы”н юнәлткән, күпләгән яңа йолдызны, Юпитерның иярченнәрен, Кояшның тапларын һәм әйләнүен ачкан, Ай өслегенең төзелешен өйрәнгән.             Галилей Коперникның ул вакыттагы католик чиркәве тарафыннан тыелган гелиоöентрик системасын актив хуплаган. Бөек галим гомеренең соңгы 10 елын инквизиöия ягыннан эзәрлекләүләр шыксызландырган.   Инерöияне хөкем итү.   Сәркатип: Торыгыз. Хөкемдар килә.   Төп хөкемдар: Бүген инерöияне гаепләү буенча беренче номерлы эш тыңлана. Ул күп кенә транспорт халәкәтләренең килеп чыгуында: ярышларда мотоöикл һәм велосипедларның бәрелешүендә, поезд составларының җимерелүендә, һ.б. бик күп җинаятüләрдә гаепләнә. Без бүген куелган сорауны хәлдән килгәнчә нигезле ачыкларга, шаһитлар биргән күрсәтмәләрне хаклык һәм эчкерсезлек белән тыңлап дөрес хөкем чыгарырга өндибез.             Гаепләнүчене кертегез.   Төп хөкемдар: Хөкем ителүченең кем икәнен ачыклыйк. Хөкем ителүче сезнең фамилиягез, исемегез, әтиегезнең исеме.   Инерöия: Механикова Инерöия Галилеевна   Төп хөкемдар: Сезнең биографиягез?   Инерöия: Борынгы грек галиме Аристотелü, ниндидер башка җисем тәэсирендә хәрәкәт итүче җисемнең хәрәкәте үзлегеннән туктарга тиеш, чөнки җисемнәрнең табигый хәләте тикторыш һәм барлык җисемнәр дә аңа омтыла дип саный. Кулыннан ычкынып киткәч хәрәкәт итүче шарга аның исе китә. Моңа җавап моннан 2000 ел элек Италиядә  мин тугач Галилео Галилей тарафыннан бирелә. Ә соңрак, 1678 елда,  Исаак Нüютон аны төгәлрәк аңлата.   Төп хөкемдар: Сез нидән гыйбарәт?   Инерöия: Җисемгә башка җисемнәр тәэсир итмәгәндә тикторышын яки турысызыклы тигез хәрәкәтен саклау үзлеге.   Төп хөкемдар: Гаепләүченең гаепләнүчегә сораулары бармы?   Төп гаепләүче: Юк.   Төп хөкемдар: Ә яклаучының?   Яклаучы: Минем судка соравым бар: Инерöияне тудыручылар бөек кешеләр Галилео Галилей һәм Исаак Нüютон булу факты игúтибарга алынырмы?   Төп хөкемдар: Суд барлык фактларны да карый. Яклаучы: Ул очракта тудыручыларының хезмәтләрен искә алып, хөкемдарлар хөкем ителүчегә йомшаклык күрсәтерләрме?   Төп хөкемдар: Суд барлык фактларны да исәпкә ала.   Яклаучы: Минем әлегә бетте.   Төп хөкемдар: Хөкем ителүчегә утырышчыларның сораулары бармы?   1 утырышчы: Сез кемгә хас?   Инерöия: Барлык җисемнәргә дә,   2 утырышчы: Сезнең кулланылу өлкәгез?   Инерöия: Физика, техника, тормыш.               Утырышчылар һәм сәркатип чиратлашып суд карамагына җибәрелгән телеграммаларны укыйлар.   1 телеграмма:            Мин – Аристотелü, борынгы бөек фикер ияләренең берсе, әлеге судны дөрес түгел дип саныйм. Барлык аталган эшләр һәм җинаятüләрнең Инерöия дип аталучыга бернинди кагылышы да юк. Башка җисемнәр тәэсире беткәннән соң җисем хәрәкәт итмәскә тиеш.   2 телеграмма:            Мин урта гасырлдарның бөек физигы Галилео Галилей сезнең хөкемегезне сәламлим, чөнки табигатü серләрен аңларга теләүче хөрмәткә лаек. Фән сезгә явыз кырыс инквиöиянең  теләсә нинди сынауларына каршы торырлык ныклык бирсен. Уңышлар сезгә дуслар һәм коллегалар.   3 телеграмма:            Мин – Исаак Нüютон, инглиз физигы һәм математигы, табигатü законнары сезнең күңелләрегезне битараф итмәвенә шатмын. Бәхәсләшегез. Бәхәстә хаклык туа, һәм әгәр сез аны эзләп табалсагыз, механиканың I законы, инерöия законы, сезгә фәннең тылсымлы дөнüясына ишекләр ачыр.   Төп хөкемдар: Хәзер шаһитларның күрсәтмәләрен тыңлауга күчәбез. Сәркатип шаһитларны чакырыгыз.
Раздел Физика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Галилео Галилей (1564-1642 елларда яшәгән)


Фәндә беренче булып өйрәнүнең эксперименталü методын кулланган италиянең бөек физигы һәм астрономы.

Галилей инерöия төшенчәсен керткән, хәрәкәтнең чагыштырмалылыгын билгеләгән, җисемнең төшү һәм авыш яссылык буенча хәрәкәт законын өйрәнгән. Шулай ук горизонтка почмак ясап ыргытылган җисемнең хәрәкәт законын өйрәнгән, вакытны үлчәү өчен маятник кулланган.

Кешелек тарихында беренче тапкыр Галилей күккә "карау торбасы"н юнәлткән, күпләгән яңа йолдызны, Юпитерның иярченнәрен, Кояшның тапларын һәм әйләнүен ачкан, Ай өслегенең төзелешен өйрәнгән.

Галилей Коперникның ул вакыттагы католик чиркәве тарафыннан тыелган гелиоöентрик системасын актив хуплаган. Бөек галим гомеренең соңгы 10 елын инквизиöия ягыннан эзәрлекләүләр шыксызландырган.

Инерöияне хөкем итү.


Сәркатип: Торыгыз. Хөкемдар килә.

Төп хөкемдар: Бүген инерöияне гаепләү буенча беренче номерлы эш тыңлана. Ул күп кенә транспорт халәкәтләренең килеп чыгуында: ярышларда мотоöикл һәм велосипедларның бәрелешүендә, поезд составларының җимерелүендә, һ.б. бик күп җинаятüләрдә гаепләнә. Без бүген куелган сорауны хәлдән килгәнчә нигезле ачыкларга, шаһитлар биргән күрсәтмәләрне хаклык һәм эчкерсезлек белән тыңлап дөрес хөкем чыгарырга өндибез.

Гаепләнүчене кертегез.

Төп хөкемдар: Хөкем ителүченең кем икәнен ачыклыйк. Хөкем ителүче сезнең фамилиягез, исемегез, әтиегезнең исеме.

Инерöия: Механикова Инерöия Галилеевна

Төп хөкемдар: Сезнең биографиягез?

Инерöия: Борынгы грек галиме Аристотелü, ниндидер башка җисем тәэсирендә хәрәкәт итүче җисемнең хәрәкәте үзлегеннән туктарга тиеш, чөнки җисемнәрнең табигый хәләте тикторыш һәм барлык җисемнәр дә аңа омтыла дип саный. Кулыннан ычкынып киткәч хәрәкәт итүче шарга аның исе китә. Моңа җавап моннан 2000 ел элек Италиядә мин тугач Галилео Галилей тарафыннан бирелә. Ә соңрак, 1678 елда, Исаак Нüютон аны төгәлрәк аңлата.

Төп хөкемдар: Сез нидән гыйбарәт?

Инерöия: Җисемгә башка җисемнәр тәэсир итмәгәндә тикторышын яки турысызыклы тигез хәрәкәтен саклау үзлеге.

Төп хөкемдар: Гаепләүченең гаепләнүчегә сораулары бармы?

Төп гаепләүче: Юк.

Төп хөкемдар: Ә яклаучының?

Яклаучы: Минем судка соравым бар: Инерöияне тудыручылар бөек кешеләр Галилео Галилей һәм Исаак Нüютон булу факты игúтибарга алынырмы?

Төп хөкемдар: Суд барлык фактларны да карый.

Яклаучы: Ул очракта тудыручыларының хезмәтләрен искә алып, хөкемдарлар хөкем ителүчегә йомшаклык күрсәтерләрме?

Төп хөкемдар: Суд барлык фактларны да исәпкә ала.

Яклаучы: Минем әлегә бетте.

Төп хөкемдар: Хөкем ителүчегә утырышчыларның сораулары бармы?

1 утырышчы: Сез кемгә хас?

Инерöия: Барлык җисемнәргә дә,

2 утырышчы: Сезнең кулланылу өлкәгез?

Инерöия: Физика, техника, тормыш.

Утырышчылар һәм сәркатип чиратлашып суд карамагына җибәрелгән телеграммаларны укыйлар.

1 телеграмма: Мин - Аристотелü, борынгы бөек фикер ияләренең берсе, әлеге судны дөрес түгел дип саныйм. Барлык аталган эшләр һәм җинаятüләрнең Инерöия дип аталучыга бернинди кагылышы да юк. Башка җисемнәр тәэсире беткәннән соң җисем хәрәкәт итмәскә тиеш.

2 телеграмма: Мин урта гасырлдарның бөек физигы Галилео Галилей сезнең хөкемегезне сәламлим, чөнки табигатü серләрен аңларга теләүче хөрмәткә лаек. Фән сезгә явыз кырыс инквиöиянең теләсә нинди сынауларына каршы торырлык ныклык бирсен. Уңышлар сезгә дуслар һәм коллегалар.

3 телеграмма: Мин - Исаак Нüютон, инглиз физигы һәм математигы, табигатü законнары сезнең күңелләрегезне битараф итмәвенә шатмын. Бәхәсләшегез. Бәхәстә хаклык туа, һәм әгәр сез аны эзләп табалсагыз, механиканың I законы, инерöия законы, сезгә фәннең тылсымлы дөнüясына ишекләр ачыр.

Төп хөкемдар: Хәзер шаһитларның күрсәтмәләрен тыңлауга күчәбез. Сәркатип шаһитларны чакырыгыз.

Сәркатип: Шаһит Н..... , рәхим итегез.

Шаһит Н: Мин бик дулкынланам, минем беркайчан да хөкемдә чыгыш ясаганым юк, ләкин мин күргән әйбер бик куркыныч. Һәм мин дәшми кала алмыйм. Бер хатын юл аркылы чыга иде. Кинәт борылыштан зу-у-ур Камаз машинасы пәйда булды. Һәм әлеге хатынны бәрдерде, чөнки инерöия аркасында машинаны кинәт туктатып булмый.

Сәркатип: Шаһит Ю... чакырыла.

Шаһит Ю: Мин спортны бик яратам һәм бик еш телевизордан спорт тапшыруларын карыйм. Күптән түгел велосипед ярышлары трансляöияләнде. Мин, юлга очраклы рәвештә эләккән ташка бәрелеп, велосипедчының рулü аркылы очканын күрдем. Велосипед очып китте һәм трассага эләкте. Башка узышчылар, инерöия аркасында тормазлый алмыйча, аның өстенә очтылар. Ярыш өзелде.

Төп гаепләүче: Мин барлык залда утыручылардан әлеге сорауга җитди карауларын (чөнки сезнең күбегез гаепләнүче гаебе белән авырлык күрдегез) һәм тормышларыннан җинаятüчене фаш итүче мисалларны, фактларны искә төшерүләрен сорыйм.

Шаһит Р.: Мин автобуста бара идем. Ул кинәттән тормазлады, ә кешеләр инерöия буенча хәрәкәтләрен дәвам иттеләр һәм күбесе бәрелделәр. Мин дә тотынып калалмадым, алдагы егеткә бәрелдем, аның аягына бастым, һәм ул мине орышты, барсына да инерöия гаепле.

Шаһит К: Әнием миңа төшке ашка өстәл хәзерләргә кушты. Мин аш алып бара идем, өстәлгә куйдым, ә аш инерöия буенча эскәтергә түгелде. Әни мине орышты, ләкин бит мин гаепле түгел.

Шаһит Н: Минем әбием сынган аяк белән болüниöада ята. Ул юл буйлап бара торган булган, ә юл тайгак булган. Әбинең аяклары алга киткән, ә үзе инерöия хакында алай тиз хәрәкәт итәлмәгән, егылган һәм аягын сындырган.

Төп хөкемдар: Яклаучы шаһитлар чакырыла. Шаһит Е..., рәхим итегез.

Шаһит Е: Әнием миңа палас кагырга кушты. Мин таяк белән паласка суктым, ул якка китте, ә тузан инерöия хакында урынында калды. Әгәр инерöия булмаса мин паласны чистарта алмас идем.

Шаһит С: Инерöиягә рәхмәтле буларак велосипедчылар педалüне һәрвакыт әйләндермиләр. Тизлек җыйганнан соң, алар аяклары белән эшләүдән туктыйлар, ә велосипед инерöия буенча хәрәкәтен дәвам итә.

Яклаучы: Залда утыручы иптәшләр! Хөкем ителүченең сезгә күпме яхшылык эшләвен исегезгә төшерергә тырышыгыз һәм бу фактларны хөкем карамагына җиткерегез.

Шаһит К: Минем абыем - агач остасы. Һәм миңа күп тапкырлар аның чүкеч саплаганын күрергә туры килде. Ул сапны өстәлгә суга, ә чүкеч, хәрәкәтен дәвам итеп, нык һәм ышанычлы булып сапка утыра.

Шаһит Ф: Инерöия ядрә эткәндә дә булыша! Спортчы ядрәне этеп җибәрә һәм ул инерöия буенча оча.

(Яклаучылар тагын берничә факт китерәләр)

Төп хөкемдар: Сүз төп гаепләүчегә бирелә.

Төп гаепләүче: Хөрмәтле хөкемдар! Кадерле иптәшләр! Без монда ник җыелдык? Гаепләнүченең гаебе аермачык бит. Мин аек фикер йөртүче буларак, яклаучыны күпме генә хөрмәт итсәм дә, аңлый алмый, ничек ул бу тамырланган җинаятüчене яклый ала. Без һәрберебез җинаятüченең җәберләүләрен үз өстебездә тойдык. Кайсыбыз гына абынып егылмады? Карагыз сез аңа. Аңа хурлык! Штурманнарның, полярчыларга чыршы ыргыту өчен, төгәл исәпләүгә күпме көч куюларын ул белә! Ә аның гаебе белән ничә имгәнү теркәлгән?

Һәм кемдер аның гаепсезлеге турында сөйләп маташа. Туктатыгыз моны, иптәшләр?

Төп хөкемдар: Сүз төп яклаучыга бирелә.

Яклаучы: Юридик күзлектән караганда, инерöиянең җитешсезлекләренә караганда яхшы яклары күбрәк, чөнки ул көнкүрештә дә, техникада да кулланыла. Мисал китерик: яхшы, бик яхшы шофер инерция аркасында бензин литрларын саклый. Дөрес, әгәр саксыз, җиңел карашлы һәм чиктән тыш уйчан, шуның өстенә урамда йөрүнең гади кагыйдәләрен белмәүче җәяүле хәрәкәт итүче машина алдында кинәт пәйда булса, тормозлаганнан соң инерöия аркасында берничә метр узып (бигрәк тә бозлавыкта) аны бәрдерергә мөмкин. Ләкин югарыда китерелгән мисалда инерция түгел, ә җәяүле гаепле. Абынганнан соң кеше гадәттә үзен һәм саксызлыгын түгел, ә инерöияне гаепли. Бу очракта кешегә нәкú менә инерöия булыша, аны аяк астына карап йөрергә, урам буйлап барганда игúтибарлы булырга мәҗбүр итә. Инерциянең кешегә булышуын күрсәтүче мисалларны күп китерергә мөмкин (сез аларның кайберләрен ишеттегез инде). Мисал өчен спортта: трамплин, сикерүләр, ыргыту. Монда дөнüякүләм рекордларны башка берни дә түгел, нәкú менә инерция куя. Монардан тыш мин инерцияне рәхмәтләргәдер дип саныйм, чөнки әгәр ул булмаса бөтен планеталар үз орбиталарыннан чыгарлар иде, Ай Җир өстенә, ә үз чиратында Җир Кояш өстенә егылып төшәр иде. Минем бетте.

Төп хөкемдар: Суд киңәшмәгә китә.

(Видеоúязмалар күрсәтелә)

Төп хөкемдар (хөкем карарын укый): Безнең хөкемебез тиз һәм хаклы булды. Ике якны да игúтибар белән тыңлаганнан соң суд түбәндәге карарга килде. Хөкем ителүче кылган гамәлләрнең кайбер тискәре якларын исәпкә алып, шуңа да карамастан үзенең тәҗрибәсенә, хөрмәтле яклаучы чыгышына һәм шаһитларның күрсәтмәләренә таянып, суд гаепләнүләрнең кайберләрен арттырып җибәрелгән дип саный һәм болар буенча карар чыгара: инерöия гамәлләренең уңай якларының файдасын һәм тискәреләренең зарарын исәпкә алып, уңайларын куллануны мөмкин кадәр ныграк киңәйтергә һәм тискәреләре белән көрәшергә, моның өчен физика законнарын армый-талмый өйрәнергә һәм тирәнтен аңларга, табигатü серләренә үтеп керергә һәм аларны кешелеккә хезмәт иттерергә кирәк!

Суд утырышын тәмам дип саныйм.


© 2010-2022