Зачет №5 “Архимед көче. Җисемнәрнең йөзүе”

Зачет №5 “Архимед көче. Җисемнәрнең йөзүе” Iвариант   1.      Дүрт бертөрле тимер шарчык суга, машина маена, керосинга һәм бензинга батырыла. Тимер шарчыкка иң зур этеп чыгару көче кайсы сыеклыкта тәэсир итә? А. Керосин.  Б. Машина мае.  В. Су.  Г. Бензин. 2.      Кайсы суда йөзәргә җиңелрәк? А. Диңгез суында.  Б. Елга суында.   3. Үлчәү тәлинкәләренә ике берүк төрле тимер шарчыклар эленгән. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, шарчыкларны сыеклык эченә төшергәч тигезлек бозылырмы? Җавапны нигезләгез.       ...
Раздел Физика
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Зачет №5

"Архимед көче. Җисемнәрнең йөзүе"

I вариант


  1. Дүрт бертөрле тимер шарчык суга, машина маена, керосинга һәм бензинга батырыла. Тимер шарчыкка иң зур этеп чыгару көче кайсы сыеклыкта тәэсир итә?

А. Керосин. Б. Машина мае. В. Су. Г. Бензин.

  1. Кайсы суда йөзәргә җиңелрәк?

А. Диңгез суында. Б. Елга суында.

3. Үлчәү тәлинкәләренә ике берүк төрле тимер шарчыклар эленгән. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, шарчыкларны сыеклык эченә төшергәч тигезлек бозылырмы? Җавапны нигезләгез. Зачет №5 “Архимед көче. Җисемнәрнең йөзүе”

4. Ни өчен янып торган керосинны су белән сүндерергә ярамый?

5. Елгадан диңгезгә күчкәндә корабльнең утыру тирәнлеге ничек үзгәрә?

А. Арта. Б. Үзгәрми. В. Кими. Г. Көньяк ярымшарда арта, төньяк ярымшарда кими. Д. Төньяк ярымшарда арта, көньяк ярымшарда кими.

6. Тимер бетон плитәнең үлчәме 3,5x1,5x0,2. Ул тулысынча суга батырылган. Плитәгә тәэсир итүче Архимед көчен табарга.

7. 30 кг массалы һәм 0,012 м3 күләмле ташны су астында күтәрү өчен күпме көч куярга кирәк?

8. Дүртпочмаклы баржаның озынлыгы 5 м һәм киңлеге 3 м. Аңа йөк төягәч утыру тирәнлеге 50 см га арта. Баржага күпме йөк төягәннәр.

9. Бозның мәйданы 8 м2, калынлыгы 25 см. 800 Н авырлыгындагы кеше боз өстенә басса, боз суга күмелерме? Җавапны нигезләгез.

10. Керосинда йөзүче җисем 120 см3 күләмдә сыеклык бүлеп чыгара. Шул ук җисем суда күпме күләмдәге суны бүлеп чыгарыр? Җисемнең массасы нинди.





Зачет №5

"Архимед көче. Җисемнәрнең йөзүе"

I I вариант

1. Дүрт бертөрле тимер шарчык суга, машина маена, керосинга һәм бензинга батырыла. Тимер шарчыкка иң кечкенә этеп чыгару көче кайсы сыеклыкта тәэсир итә?

А. Керосин. Б. Машина мае. В. Су. Г. Бензин.

2. 60 дм3 күләмле кешегә атмосфера һавасы тарафыннан күпме Архимед көче тәэсир итә. Һаваның тыгызлыгы 1,3 кг/ м3

А. 0,078 Н. Б. 0,78 Н. В. 78 Н. Г. 78 г. Д.78 кг. Е. 780 Н.

  1. Үлчәү тәлинкәләренә бер үк массалы фарфор һәм тимер герләр эленгән. Әлеге герләрне сулы савытка төшергәч үлчәүнең тигезлеге бозылырмы?

  2. Кайсы очракта самолётка тәэсир итүче Архимед көче зуррак, Җир өстендәме яки 10 км биеклектәме?

А. Ике очракта да тигез һәм нульгә тигез түгел. Б. Ике очракта да тигез һәм нульгә тигез. В. 10 км биелектә зуррак. Г. Җир өстендә зуррак. Д. Архимед көче самолёт тизлегенә бәйле.

  1. Су өстендә агачтан, бөкедән, боздан ясалган шакмаклар йөзә. Рәсемнән карап кайсы шакмак бөкедән, боздан булуын күрсәтергә.

6. Тимер бетон плитәнең үлчәме 4x0,3x0,25 м. Ул яртылаш суга батырылган. Плитәгә тәэсир итүче Архимед көчен табарга.

7. 125 см3 күләмле пыяладан, бөкедән, алюминийдан, кургаштан эшләнгән җисемгә суда тәэсир итүче Архимед көчен табарга.

8. Сал 12 коры чыршы агачыннан ясалган. Һәр агачның озынлыгы 4 м, киңлеге 30 см, калынлыгы 25 см. Әлеге сал ярдәмендә 10 кН авырлыктагы автомашинаны елга аша чыгарырга буламы? Җавапны нигезләгез.

9. Баржадан йөкне бушатканнан соң аның утыру тирәнлеге 60 см га кими. Баржаның су тигезлегендәге аркылы кисем мәйданы 240 м2 булса, бушатылган йөк массасын табарга.

10. Мәрмәр плитәнең массасы 40,5 кг. Әлеге плитәне суда тотып тору өчен күпме көч куярга кирәк?






© 2010-2022