- Преподавателю
- Другое
- Укытучылар өчен татар теленнән һөнәри тест сораулары һәм җаваплары (морфология)
Укытучылар өчен татар теленнән һөнәри тест сораулары һәм җаваплары (морфология)
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Тесты |
Автор | Мухамедьянова Л.И. |
Дата | 17.09.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Морфология
-
Сүзнең морфемаларга дөрес бүленешен чагылдырган рәтне билгеләгез.
-
авыл- даш- лары -бызга;
-
авылдаш-лар-ы-быз-га;
-
авыл-даш-лар-ыбыз-га;
-
авылдаш-лар-ыбыз-га.
-
Татар телендә синтаксик ысул белән ясалган сүзләрнең иң продуктив төре булып ... санала.
-
тотрыклы сүзтезмәләр;
-
кушма сүзләр;
-
тезмә сүзләр;
-
парлы сүзләр.
-
Артык җавапны билгеләгез.
Татар телендә исемнәр ... була.
-
тамыр;
-
ясалма;
-
кушма;
-
катлаулы.
-
Синтаксик юл белән ясалган исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез.
-
ашлык, тимер ишек, бер көнне, Габбас мулла;
-
туңдырма, тугандаш, ташкүмер, кара җимеш;
-
күк чәчәк, каракош, алыш-биреш, икеюллык;
-
исәнлек-саулык, райбашкарма, КФУ, шарлавык.
-
... бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр.
-
саф сыйфатлар;
-
нисби сыйфатлар;
-
ясалма сыйфатлар;
-
асыл сыйфатлар.
-
Сыйфат ясагыч кушымчалардан торган рәтне билгеләгез.
-
-лык/-лек, -сыз/-сез, -гы/-ге, -кы/-ке, -чан/-чән;
-
-лы/-ле, -ма/-мә, -чы/-че, -ыш/-еш;
-
- даш/-дәш, -таш/-тәш, -к/-ак/-әк, -гыч/геч, -кыч/-кеч;
-
- ны/-не, -ым/-ем, -рак/-рәк, -сыл/-сел.
-
Бирелгән саннарның сан төркемчәсен билгеләгез:
Икедән бер, өчтән ике, бер бөтен биштән бер.
-
чама саны;
-
бүлем саны;
-
җыю саны;
-
микъдар саны.
-
Җөмләдә ия булып килгәндә ... саны исемләшә.
-
тәртип саны;
-
микъдар саны;
-
җыю саны;
-
бүлем саны.
-
Билгеләү алмашлыкларыннан торган рәтне билгеләгез.
-
теге, әнә, андый, шул;
-
һәркем, әллә ничек, һәммә, барча;
-
никтер, нидер, әллә кем, бернәрсә дә;
-
синеке, һичнәрсә, кем дә булса, алар.
-
... икенче бер фигыльгә ияреп килмәгәндә, теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне белдерә.
-
теләк фигыль;
-
боерык фигыль;
-
шарт фигыль;
-
кире шарт фигыль.
-
Өченче төр хәл фигыльдән торган рәтне билгеләгез.
-
калгач, очрагач, ияргәч, сөйләгәч;
-
уйлый-уйлый, сөйләшә-сөйләшә, ала-ала, сыйлый-сыйлый;
-
караганчы, тыңлаганчы, күргәнче, танышканчы;
-
йөрүче, аңлаучы, сөйли торган, белә торган.
-
Бирелгән фигыльләрнең юнәлешен билгеләгез:
юыл, сайлан, башлан, киел, карал.
-
йөкләтү юнәлеше;
-
төшем юнәлеше;
-
кайтым юнәлеше;
-
уртаклык юнәлеше.
-
Татар телендә инфинитив, шарт, боерык һәм кайбер башка формалар иде ярдәмче фигыле белән бергә килсәләр... мәгънәсен белдерәләр.
-
хикәяләү;
-
эшнең үткәндә эшләнгән булу;
-
үтенү;
-
теләк.
-
Рәвеш ясауда катнаша торган кушымчалар күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
-
- лан/-лән, -ай/-әй, -лаш/-ләш, -ык/-ек;
-
- маска/-мәскә,-у/-ү, -асы/-әсе, - мак/-мәк;
-
- р,-ар/-әр, - мас/-мәс, -п, -ып/-еп;
-
-ча/-чә, -н/-ын/-ен, -лап/-ләп, -лай/-ләй.
-
Кисәкчәләр ... сүз төркеме булып торалар.
-
төрләндергеч;
-
бәйләгеч;
-
ярдәмлек;
-
модаль.
"..... кисәкчәләр сүзләр арасындыгы грамматик мөнәсәбәтләрне белдермиләр, ә сүзләргә модаль м ә г ъ н ә т ө с м е р е өстиләр. Шуңа күрә соңгы вакытта кисәкчәләр я р д ә м л е к сүз төркемнәре булган бәйлек һәм теркәгечләрдән аерып, м о д а л ь сүз төркеме буларак өйрәнелә башлады." kitap.net.ru›hisamova1-13.php сайтыннан