- Преподавателю
- Другое
- План урока по татарскому языку Нардуган
План урока по татарскому языку Нардуган
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Якупова Р.М. |
Дата | 31.10.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы
3 нче номерлы гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татар теленнән
7 нче сыйныф рус телле укучылар өчен
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Якупова Римма Мансуровнаның
дәрес эшкәртмәсе (ФДГББС буенча).
Тема. Борынгы бәйрәмнәр-Нардуган. Покрау.
Планлаштырылган нәтиҗәләр :
-
Метаредмет-Татарстан җирлегендә яшәгән халыкларның йолаларына, бәйрәмнәренә кызыксыну уяту.
-
Предмет- Нардуган. Покрау бәйрәмнәрен өйрәнү.
-
Танып белү- Укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәсен, кызыксынучанлыгын үстерү
-
Коммуникатив ууг- коллективта бергәләп ял итү күнекмәләрен үстерү.
-
Шәхескә кагылышлы-балаларда гореф-гадәт, йолаларга ихтирам тәрбияләү.
Материал: дәреслек (1 нче кисәк 18-22 битләр).
Дәрес тибы: яңа белем бирү һәм ныгыту дәресе.
Җиһазлау: мультимедиа проектлары, экран, слайдлар.
Дәрес барышы.
- Исәнмесез балалар! Утырыгыз.
- Дәресне башлыйбыз.
- Сез бик матур күренәсез.
-Кәефләрегез ничек?
-Мин сезгә уңышлар телим
-
Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
-
Өй эшен тикшерү.
-Укучылар сезгә өй эше итеп Сабантуенда үткәрелә торган ярышларны искә төшереп
килергә әйтелгән иде.
(Укучыларның җаваплары тыңлана: көрәш, ат чабышы, баганага менү, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, бию, җырлар...). Слайд №1
-
Актуальләштерү. Слайд №2-4
- Сезнең сыйныфта ничә бала?
- Нинди милләт балалары укый?
-Нинди милли бәйрәмнәрне беләсез?
-Сабантуе, Раштуа ...
-
-Кайчан? Кайда уза Сабантуе? Слайд №2-4
-Язгы эшләр беткәч, җәй башында. Матур, зур мәйданда.
-Анда кемнәр катнаша?
-Зурлар да, кечкенәләр дә...
-Син бу бәйрәмне ничек беләсең?
-Минем анда булганым бар.
- Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?
Уку мәсьәләсе. Бүген без дәрестә бәйрәмнәр турында сөйләшербез.
-
Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
1. (Сүзләр-Нардуган. Покрау. Уярня ).
Биредә сезгә берничә сүз бирелгән. карагыз һәм тагын өстәгез әле.
(Балалар сүзләр әйтәләр-Май чабу, Нәүрүз, Раштуа...).
-Бу сүзләр безгә нигә кирәк әле?
-Бәйрәмнәр турында сөйләшер өчен.
2 Дәреслектәге нәтиҗәне уку.
Слайд №5.
-18 нче бит "Нардуган"текстын укыйлар
-Нардуган нинди бәйрәм?
- Яңа елны каршылау.
-Ул кайчан бәйрәм ителә?
-20.12 дән 07.01 гә кадәр.
- Бәйрәмдә нишлиләр?
-Төрле уеннар уйныйлар, теләкләр әйтәләр.
20 бит "Покрау" текстын чылбырлап укыйлар.
-Покрау турында нәрсәләр белдегез? Сезнең бу турыда ишеткәнегез бар идеме?
-Ул кайчан бәйрәм ителә?
-14 нче октябрь кеөнне.
-Нинди ризыклар пешерәләр?
-Алма, миләш, балан пироглары.
-Нинди сынамышларны белдегез?
3. Нәтиҗә. (Парлап эшләү, тикшерү, үзбәя)
Берәр бәйрәм турында сөйлә. (Диалоглар өчен темалар Май чабу, Нәүрүз)
-Кайчан? Кайда уза ?
-Анда кемнәр катнаша?
-Бәйрәмдә нишлиләр?
-Нинди ризыклар пешерәләр?
-(Слайд №6-7)
4. Нәтиҗә. (Мөстәкыйль эшләү, тикшерү, үзбәя ) -Слайд №6 Масленица
Ул кыш белән саубуллашу. "Саубуллашу"сүзеннән татарча яңа сүзләр ясагыз. Шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Ау-охота, аш-суп, шуа-катается... Балалар тауда шуалар. Без тәмле аш пешердек.
-
Модельләштерү- Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.
-Сүзләр.
-Җөмләләр.
-Аралашу.
-Төрле бәйрәмнәрне белү.
-
Ысул чыгару.
- Төрле бәйрәмнәрне белү өчен нишләрсез?
- Аралашып яшәрбез.
- Сөйләшергә өйрәнербез.
- Сүзләрне белербез.
V. Рефлексив бәяләү.
1.Рефлексив кабатлау.
-Нәрсә белдек?
-Ничек белдек?
2. Үзбәя, үзара бәяләү. (Кызыл "5"ле, яшел "4"ле, сары "3"ле түгәрәкләр -Үзләренә нинди билге тиеш дип уйласалар, шул төсле түгәрәкне күрсәтәләр ).
3. Өй эше. . Слайд №.
А) -Ни өчен без безнең җирлектә яшәгән халыкларның бәйрәмнәрен, йолаларын белергә тиеш? Шул сорауга җавап язарга.
Б) Яраткан бәйрәмең турында хикәя язырга.