Конкурс стихов на татарском языке на тему Зима

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Туган якка кыш килде."Кыш" турында шигырь сөйләүчеләр конкурсы.

(Класстан тыш чара.)

Максат:

:1.Туган якның матурлыгын күрә белергә өйрәнү.

2.Бәйләнешле сөйләмне үстерү.Дөрес интонация белән сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәнү.

3.Сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәнү.

Җиһазлау:Плакат,рәсемнәр,презентаяцләр,бүләкләр, грамоталар,чыршы,чыршы уенчыклары.

Мероприятия барышы.

Укучы1:-Исәнмесез!Сезне бүген көтә күңелле бәйрәм.

Яшел чыршы өстәр бәйрәмгә зур ямь.

Укучы2:

Декабрь безнең өчен -

Күп шатлыклар китергән ай

Чана ,чаңгы, тимераяк ал

Уйнарга киттек , тауга!

Укучы1:

Кыш бабай килә илгә

Истәлеккә бүләге бар

Шигырь белгән һәр кешегә.

Укучы2:

Хуш киләсең Яңа ел!

Тынычлык ,муллык алып кил

Һәммәбезгә Яңа ел!

Сүзне балаларга бирәбез

1.Прусакова Диана"Суык көндә"

Суык дисәң дә суык!

Урамнан кертә куып.

Бүрәнә чатный өйдә,

Бүрекләр йоклый чөйдә.

Җылы өйгә керергә

Тели тыштан һава да.

Ишек ачылмассмы дип ,

Утыра бусагада.

Йөнтәс мәче мыраулап

Утыра мич каршында.

Хәтта киез итекләр

Җылына мич башында.

2.Гимадиева Рената"Суык патшалык итә"шигырен сөйли.

Бүген гаҗәеп нык салкын:

Кар шыгыр-шыгыр килә,

Бит -борынны чеметтереп,

Бәс сибеп,бездән көлә.

-Әһә,-ди,-төрендегезме

Салкын үтмәсен диеп,

Аякка-киез итекләр,

Өскә калын тун киеп.

Кояшның кайнар нурларын

Көтмәгез дә беркайдан.

Әле тагын Җир өстенә

Суык өстәлә айдан.

Кышын кояш елмайса да,

Җылысы читкә китә.

Елның шушы фасылында

Суыки патшалык итә.

3.5 б сыйныф укучысы Купряшина Аня Флера Тарханованың "Уйнавы рәхәт тышта "шигырен укыр.

Дәресемне әзерләгәч

Киендем дә тиз генә,

Дусларым янына уйнарга

Элдердем җитез генә.

Урам матур,чип-чиста,

Уйнавы рәхәт тышта,

Тәгәрәшеп тау шуабыз,

Рәхмәтләр әйтеп кышка.

4.Щербенёва Ангелина сезгә"Кар бабай"шигырен укып китәр.

Тәгәрәтеп карны

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

Күзләре кара күмер.

Дидек:"Син урам себер!"

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

5.5 в сыйныф укучысы Багорнова Карина Флера Тарханованың "Әйдәгез Яңа елга"шигырен укый.

Бәйрәм ишекләре ачык-

Әйдә ,рәхим итегез!

Яңа елны каршыларга

Тизрәк килеп җитегез.

Кулларга куллар тотышып,

Матур җырлар җырларсыз.

Җәнлекләр,кошлар турында

Шигырьләр дә тыңларсыз.

Биесәгез очып-очып,

Күңелләргә ут керер.

Кыш бабай белән Кар кызы,

Барыгызны шатландырып,

Бүләк өләшеп йөрер.

6.5 в сыйныф укучысы Багаутдинова Суфия "Кыш бабайның Шуклыгы"шигырен укый.

Шук та инде Кыш бабай-

Ап-ак карлар яудыра.

Минем чаңгыларымны

Кар астында калдыра.

Ишек алдын көрәргә

Туры килә аннары.

Кар көрәгәч,киңәеп

Китә ишек аллары.

Кыш Бабайның шуклыгы

Шуңа күрәдер әле-

Кар көрә,дип,чаңгымны

Юри күмәдер әле.

7.Зайцев Эрик Флера Тарханованың «Уйнаклашып кар ява »дигән шигырен укый.

Иртән торсам, хәйрән калдым:
Тышта сап-салкын һава,
Тамчы-тамчы яңгыр белән
Уйнаклашып кар ява.

Кайчагында кар бөртеге
Килеп куна тамчыга,
Тамчы,явыз,аны йота -
Кардан калмый тамчы да.

8.Иванова Ангелина Флера Тарханованың "Күзләр менде маңгайга" дигән шигерен укый.
Рәхәтләнеп дулый-дулый,
Төнлә буран котырган:
Өй тирәсен,ишегалдын
Көртләр белән тутырган.

Тәрәзләрне сылап киткән
Йомшак ап-ак кар белән.
Ишекне дә көчкә ачтык -
Анда да шактый өйгән.

Юл ясап,капкадан чыксак,
Күзләр менде маңгайга:
Кайбер өйләр күренми дә,
Кар астында калганга.

Көрәк алып,абый белән
Киттек шушы өйләргә:
Коткару өчен зур көртләр
Туры килде көрәргә.



© 2010-2022