Татар теле дэреслэрендэ инновацион технологиялэр кулланып укыту

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле һәм уку дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Хәерле көн хөрмәтле жюри әгъзалары, мөхтәрәм мөгаллимнәр һәм кунаклар!

Чыгышымны киң күңелле, хөрмәтле кеше Гали Хәлифә сүзләре белән башлыйсым килә.

«Балагызны үзегезнең заманыгыздан башка

заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең

заманыгыздан башка бер заманда яшәү

өчен дөньяга килгәннәр»

Мин дә бу фикер белән килешәм, чөнки бүгенге көндә дә бу сүзләр бик актуаль булып калалар. Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлымын. Заман таләбе кушуы буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, "Татар теле һәм уку дәресләрендә инновацион технологияләр куллану" проектын тормышка ашыру өстендә эшлим. Проект эшемне Ә.Н.Хуҗиәхмәтовның "Педагогик технологияләр" исемле фәнни эшенә нигезләнеп алып барам.

Күренекле әдибебез Галимҗан Ибраһимовның бик фәһемле сүзләре бар. "Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү - мөгаллимнәр бирә алган хезмәтләрнең иң кадерлесе һәм иң зурысыдыр",- ди ул. Бу сүзләр минем проектымның төп фикерен чагылдыра.

Төп максатым: - белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, сау - сәламәт шәхес тәрбияләү.

Компьютер дәресләрне әзерләгәндә, "Әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасының роле" дигән методик темадан чыгып бурычлар билгеләдем:

- Укучыларның белемгә булган омтылышларын үстерү.

- махсус белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

- иҗади эшчәнлекне үстерү мөмкинлеген тудыру.

-Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

Педагогик проектта катнашучылар: укытучы, укучылар, ата-аналар, Проектны башкару срогы: 4 ел.

2 ел эчендә "Татар теле һәм уку дәресләрендә инновацион технологияләр куллану" проекты буенча эш билгеле бер системага салынды. Проект параллель рәвештә дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә тормышка ашырыла.

Шушы педагогик проект буенча үткәрелгән дәресләр уңай мотивация тудыралар. Укучыларның танып - белү эшчәнлеген активлаштыру өчен һәм укучыларда уңай мотивация булдыру өчен төрле эш методлары һәм алымнары кулланып эшлим.

1.Уку материалын аңлатканда:

сүз белән эшләү методлары: (сөйләү, сүзлек эше, әңгәмә, һ.б.);

практик методлар: (күнегүләр, буклетлар , презентацияләр эшләү, электрон дәреслекләр чыгару кебек методлар) кулланам.

2.Фикерләү, уку эшчәнлеге белән идарә иткәндә: проблемалы эзләнү методы (проблемалы сорау кую, проблемалы ситуация тудыру, үзаллы, парлы, группаларда эшләү, фәнни-тикшеренү эшләре) кулланам.

Дәрестә дә, өй эше итеп тә эзләнү, тикшеренү, уйлану таләп иткән эшләр бирергә тырышам.

3.Уку эшчәнлеген активлаштыру өчен дәресләрдә эмоциональлеккә ирешү, танып-белү уеннары, уңыш ситуациясе булдыру, үзара ярдәм оештыру отышлы алым дип саныйм.

Эш ике юнәлештә алып барыла: дәрес вакытында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын теоретик яктан тирәнтен өйрәнсәк, класстан тыш эшләрдә иҗади эзләнү эшенә күбрәк игътибар бирәбез. Шул рәвешле, балалар иркен, мөстәкыйль фикер йөртү дәрәҗәсенә ирешәләр.

Татар теле һәм уку дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп:

- Материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы.

-Укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар.

-Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары

-төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру,

-дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.

Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача. Мин үзем татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм.

Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала. Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстен чыга. Менә шушы вакытта компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертәм.

Башлангыч сыйныфларда дәрес үткәргәндә бик еш интерактив тактага мөрәҗәгать итәм, чөнки интерактив такта куллану дәресләрне тагы да мавыктыргыч, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә. Интерактив такта белән эшләгәндә укмин һәрвакыт укучыларның игътибар үзәгендә, сыйныф белән элемтәдә тора.

Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.

Шулай ук татар теле һәм уку дәресләрендә Интернет ресурсларны куллану уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә.

Яңа технологияләр ярдәмендә туган телне өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли, фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уята.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Төрле типтагы күнегүләр эшләү, иншалар, рефератларны компьютерда язу татар теле дәресләрен балаларны кызыксындырырлык итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Дәрестә куелган бурычлар башка чараларга этәргеч булып торалар: укучылар эзләнүләр алып баралар, аларга ярдәм йөзеннән экскурсияләр оештырам, укучылар үзләренең эзләнүләреннән чыгып иҗади эшләр башкаралар. Шушы эшләргә йомгак ясау өчен сыйныфтан тыш чаралар үткәрәм. Дәреснең төрле этапларында һәм төрле типтагы дәресләрдә халык педагогикасына мөрәҗәгать итүем бу бөтенлекне сакларга, үстерергә ярдәм итә.

Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график программалар, иллюстрацияләр әзерләргә, электрон таблицаларда гамәлләр үтәргә, гади программалар төзергә, интернеттан файдаланырга өйрәтә.

Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә - тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә.

Яңа стандартлар кертү сәбәпле башлангыч сыйныфта татар теле һәм уку дәресләрендә проектлар методын куллану отышлы, чөнки проект методы - ул укучыларның билгеле бер нәтиҗәгә ирешкән үзаллы эшмәкәрлеген оештыруга ярдәм иткән ысул. Проект эше - ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырылып, эзмә - эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буенча информацияне бер схемада күрсәтү. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.

Проект методын куллануның уңай яклары:

1. Тел һәм әдәбият буенча материал белән таныштыру карала.

2. Укучы дәресләрдә төп белем ала, эш төрләре, кагыйдәләр белән таныша.

3. Бу метод кызыксынучанлыкны, һәр яңа эш төрен ихлас, дәртле итеп башкару теләген уята.

4. Проекттагы информация һәр дәрестә укучының күз алдында була, кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу исә материалның хәтта йомшак укучылар тарафыннан да үзләштерелүен тәэмин итә.

Күпчелек очракта бу эш төркемнәрдә эшләнә һәм берничә этаптан тора:

Проект өстендә эш этаплары:

1. Проект темасын тәкъдим итү. Иҗади эшләрнең тематикасы дәрестә үзләштергән белемнәрне тирәнәйтү, актуальләштерү, гамәлдә куллануны таләп итәрлек итеп сайлана. Мәсьәлә кую.

2. Эш юнәлешен сайлау. Балаларны төркемнәргә бүлү. Информация җыю алымнарын сайлау һәм эзләнүне башлау. Беренче нәтиҗәләрне тикшерү.

3. Проектны презентацияләү, бизәү һәм яклау.

4. Йомгаклау, нәтиҗә чыгару.

Проект методикасы куллану түбәндәге бурычларны үти:

  • Эш барышы телне өйрәнүгә теләк уята.

  • Проект эшен оештыру барышында укучылар үз - ара аралаша, укытучы тикшерүче ролен түгел, киңәшче ролен үти.

  • Укучыны билгеле бер тема өстендә иҗади эшләргә, төрле чыганакларны кулланып, үзаллы мәгълүмат табырга өйрәтә, уку эшчәнлеге активлаша.

  • Бөтен уку процессы укучыга юнәлтелә, аның кызыксынуы , тормыш тәҗрибәсе, шәхси сәләтләре искә алына.

Гомумән, проектлау технологиясенең кулланылу даирәсе бик киң, аны дөрес һәм урынлы кулланганда (укытучы үзе кирәкле дип тапканда), укытучыга ышанычлы ярдәмче функциясен үти ала. Ә иң мөһиме шул: схема - проектны һәр дәрестә файдалану үзмаксат түгел, ә проект укучыларның белем алуда активлыгын тәэмин итү, предметка карата кызыксыну уяту, төпле белем бирү чарасы булуын истән чыгарырга ярамый.

Мәсәлән, 4нче сыйныфта Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнгәндә, укучыларга "Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй " дигән темага проект эшләргә тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә укучылар мәктәптә уздыру өчен Сабантуй бәйрәме сценариен төзеп , якларга тиеш иделәр. Проект өстендә эш барышында алар Сабантуй бәйрәмен сурәтләгән әсәрләрне ( Г.Бәширов "Язгы сабан туйлары", Г.Ахунов "Сабан туенда", Г.Тукайның "Исемдә калганнар",Г.Ибраһимовның "Алмачуар", Б.Рәхмәтнең "Сабантуй", Р.Миңнуллин "Сабантуй бүген бездә") укып өйрәнделәр, бүгенге көндә уздырылучы Сабантуй бәйрәме (безнең авылда "Сәгать" бәйрәме) эчтәлеге белән чагыштырып, аерымлыкларын, охшашлыкларын таптылар, үзгәрешләрнең ни өчен булганын ачыкладылар, интернеттан материаллар эзләп, буклет, презентация эшләделәр. Проектта сынлы сәнгать укытучылары да катнашты . Укучылар арасында "Сабантуй бизәкләре " дип аталган рәсем конкурсы узды. Иң яхшыларыннан рәсем күргәзмәсе оештырылды, проектның презентациясенә дә кертелде, район, республика күләмендә үткәрелгән эзләнү- тикшеренү конференциясендә чыгыш ясап җиңү яуладылар. Башлангыч сыйныфларда укучы балаларның эзләнүләре милли төбәк компонентлары белән үрелеп алып барыла. Бу очракта сүз туган якның тарихын, табигатен: авыл, урам, чишмә, урман, күл исемнәрен өйрәнү турында бара. Шундый ук проект эше авылыбыз тарихын өйрәнеп 250 еллык юбилеена, мәктәпнең 80 еллык юбилеена эшләнелде.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә төрле предметлардан компьютерлар өчен эшләнгән гамәли укыту программалары бар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен дә интерактив дәреслекләр чыгарыла башлады. Әмма бу дисклар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми.Ә авыл мәктәпләренә бу дисклар килеп тә җитми. Шуңа күрә үз проектларымны да тормышка ашыра барам. Бүгенге көндә видеоларны актив кулланам. Бу, әлбәттә, видеоязмаларны гадәти карау гына түгел. Миндә видео материаллар карауның тәэсирен кабатлауның нәтиҗәле ягы белән берләштерү теләге туды. Һәм Movie Maker программасына нигезләнеп, «Сайланган сәхнә сынавы» проектын төзедем. Проект өчен 5-7 минутлык кыска гына өзек сайлап алына. Балаларга иң якын "Г.Тукай әкиятләре" темасын сайладык. "Кәҗә белән сарык хикәясе", "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләре буенча проектыбыз әзер инде. Гомумән, видеоязмалар карауның төрле алымнарын үз эшемдә кулланам. Мәсәлән, 5-7 минутлык өзекне алдан карау, аннан тавышны ябып кабатлау барышында укучылардан диалог төзетү, яки, киресенчә, рәсемне аерып куеп, тавышка нигезләнеп, әсәрне уйнап күрсәтү. Әсәрнең өзеген карау барышында бирелгән язмадагы бер герой турында репортаж язу, һ.б. Төрле канатлы әйтелмәләрне, геройларның хис-кичерешләрен өйрәнү өчен дә шундый ук сәхнә өзеге файдаланам. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик кулай. Power Paint программасында укыган әсәргә иллюстрацияләр эшләргә, принтер аша чыгарып, һәр укучыга таратып та бирергә була.Бу эшләрне дә укучылар бик теләп башкара.М.Җәлил, Г.Тукай, Г.Ибраһимов кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен эшләнгән презентацион программаларыбыз да бар.

Әлбәттә, сәләтле балаларга аеруча игътибар итәм. Бу эшнең әһәмияте шәхеснең перспектив үсешен фаразлауда. Табигать тарафыннан бирелгән иҗат һәм сәләт чаткылары булган балаларны туплау һәм үстерү безнең төп бурычыбыз.

Сәләтле балаларны иҗатка тарту өчен сентябрь айларында һәр предмет, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятыннан анкета үткәрелә. Узган уку елына анализ ясап, укучылар эшләреннән күргәзмә оештырам.

Мәктәп шартлары миңа дәресләрдә компьютерның мультимедиа мөмкинлекләреннән, видео техниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетым интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, принтер, сканер, медиапроектор белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан - яңа алымнарын эзләргә этәрә. Укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланам. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы. Тестны эшләп бетергәч, компьютер нәтиҗә ясап, билге куя. Укучылар үзләре дә төрле презентацияләр ясыйлар, белемнәрне тикшерү дәресләрендә файдалану өчен Excel, Point программасында тестлар әзерләүдә дә ярдәм күрсәтәләр. Татар теле дәресләре өчен басма күрсәтмә материаллар бик аз, шуңа күрә укучылар интернет челтәренә чыгып, татарча сайтлардан төрле кызыклы материаллар бастырып алалар.

Татар теле һәм уку буенча интерактив тестлар башлангыч сыйныфлар өчен эшләнде. Хәзер инде информацион технологияләр белән кызыксынучы балалар да бу эшкә катнаша башладылар.

Минем өчен иң мөһиме - проект эшенә барлык укучыларның да җәлеп ителүе.

«Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү - укытучының беренче эше булыр,» - дигән Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Татар теле һәм әдәбиятын информацион технологияләр кулланып укытуда беренче адымнарыбыз менә шушылар.Бу эшләр укучыларда туган телне тагын да ныграк белергә кызыксыну уятыр дип ышанам.

"Эзлим-табам-беләм-эшлим" дип фикер йөртүче, үзаллы дөрес карар кабул итә алырдай һәм эшләрдәй укучыларыбыз гына тормышны, рухи дөньябызны тагын да баетачак.

Проект өстендә эшләү, аның нигезендә укыту уңай нәтиҗәләр бирә.

Диагностика нәтиҗәләре дә бу системаның уңышлы икәнлеге турында сөйли. Соңгы 3 елда уку өлгереше 100%, уку сыйфаты 55% тан 83% ка күтәрелде.

Укучылар имтихан бирер өчен татар телен сайлыйлар. Белем сыйфаты: өлгереш 100% , уку сыйфаты - 100%.

Төрле конкурсларда, олимпиадаларда актив катнашалар. Иҗади эшләребез "Әллүки", "Өмет" гәзите кушымтасы "Чаткылар", район гәзите "Якты юлдан" гәзите, "Яратам сине, Башкортостан" китабында басылып чыга.

Проектның соңгы этабында, шушы система буенча эшне дәвам итеп, көтелгән нәтиҗәләр тулысынча акланыр дип уйлыйм.

Укытучының хезмәт җимеше еллар үткәч күренә. Иң дөрес бәяне безгә тормыш үзе куячак. Эшебезнең нәтиҗәләрен күреп, еллар үткәч, горурланырлык булса иде. Без моны укучыларыбызның тормышта үз урыннарын табуыннан аңларбыз.



Әдәбият:

1.Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Педагогик технологияләр: уку ярдәмлеге.- Казан: Мәгариф, 2008 ел, 2 китапта

2.Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: метод. кулланма.- Казан: Мәгариф, 2000.

5. Нигматуллин А.З. Технологические - методологические аспекты проблемного и развивающего обучения (На материале дидактики и школьного преподавания литературы народов РФ). - Уфа-Елабуга, 1999.



© 2010-2022