План-конспект по татарскому языку Сыфатның артыклык дәрәҗәсе

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

(4сыйныф, рус төркеме)

Максат:

  1. "Сыйфат" темасына кагылышлы грамматик белемнәрне формалаштыру.

  2. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе белән танышу.

  3. Бу төр сыйфатның ясалышын һәм кулланылышын күнегүләр өстендә ныгыту.

  4. Табышмаклар аша татар халык авыз иҗаты белән кызыксыну хисе уяту.

  5. Укучыларның чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Бу төр сыйфатны танырга, дөрес итеп ясарга һәм урынлы кулланырга өйрәтү.

Дәреснең бурычлары:

  • укучыларда сыйфат белдерә торган сүзләрне, сыйфатларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерүне дәвам итү;

  • укучыларның фикерләү, бер-берсен тыңлау, аралаша белү сәләтен үстерү;

  • укучыларның тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү:

  • укуга кызыксыну тәрбияләү;

Көтелгән нәтиҗә:

- Теманы өйрәнү барышында укучылар сыйфатның артыклык дәрәҗәсе белән танышалар һәм: - уку мәсьәләсен куярга һәм чишәргә; - куелган мәсьәләгә бәйле рәвештә үз эшчәнлекләрен планлаштырырга; - эшчәнлекләрен бәяләргә; - иптәшләренең һәм укытучының тәкьдимен дөрес кабул итәргә; - килешеп , уртак фикергә килеп, күмәк эшләргә; - тел байлыкларын дөрес файдаланып, диалогик, монологик сөйләм төзергә; - эшчәнлек нәтиҗәсен гомумиләштереп, күрсәтә, яклый белергә өйрәнәләр. Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү

Метод һәм алымнар: Сорау-җавап, фронталь эш, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү, күнегүләр башкару;

Җиһазлау: Дәреслек, компьютер, мультимедия, презентация, карточкалар, сүзлекләр.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, табигать белеме.



Татар теле дәресенә технологик карта

Дәрес этаплары

Универсаль уку гамәлләре

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1.Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

Шәхси: эшчәнлекне башлауга әзерлек

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

РУУГ: нәтиҗәле эшкә омтылу

Хәерле көн, укучылар! Дәресне башларга әзерме?Әйдәгез бер-беребезгә елмаю бүләк итеп эшкә керешик. ( 1нче слайд)

Карагыз әле, бүген безгә кунаклар да килгән икән, әйдәгез аларга да яхшы теләкләр телик! ( 2 слайд)

Кояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш!

Әйдәгез, бүгенге дәрестә үзегезнең чын дуслар булуыгызны күрсәтегез.

Чын дуслар нинди була?

- Бердәм булып эшләр өчен дәрестә игътибарлы булырга, бер-берегезне бүлдермичә тыңлый белергә, иптәшеңне аңларга тырышырга һәм аңа ярдәм итәргә омтылырга кирәк.

Бир бишне - ун булсын, эшләребез уң булсын!









(укучыларның җаваплары тыңланыла)

2.Актуальләштерү

Өй эшен тикшерү.

Танып- белү; уңышлы яңа белем алу


КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

үз эшеңә бәя бирү

Кизү укучы чыгыш ясый.

Өй эшен тикшерү.

тикшерәләр

-Ничек уйлыйсыз, без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез, беләсезме?

-Юк.

3.Мотивлаштыру.

Уку мәсьәләсен кую

Шәхси: укучының эчке әзерлеге Коммуникатив: аралашуны планлаштыру Танып-белү: проблеманы кую, формалаштыру Регулятив:укытучы ярдәмендә дәрестә эшчәнлек максатын кую

- Тактада төссез җиләк- җимеш рәсемнәре сүрәтләнгән ? (3 слайд)

- Сезгә рәсемнәр ошыймы?

- Сез нәрсәләр үзгәртер идегез?

- Төссез рәсемнәр янына төсле рәсемнәрне күрсәтәм ?

- Укучылар, карагыз әле, безнең рәсемнәр матурайдымы?

- Бу предметларның билгесен сүзләр белән әйтеп карагыз әле? ( 4 слайд)

- Укучылар, ә хәзер әйдәгез әле бергәләшеп шушы рәсемнәрне чагыштырып карыйк? (5 слайд)

Димәк, балалар, без нинди дә булса, әйберләрне чагыштырганда ( тәмен, төсен, зурлыгын, күләмен, материалын әйткәндә), алар бер-берсеннән аерылып торалар һәм сүзләргә көчәйткеч кушымчалар ярдәмендә, бик, иң сүзләрен кушып әйтеп була икән..

-Сүзтезмәләр төзегәндә сез кулланган сүзләр нинди сорауга җавап бирделәр?

- Алар нәрсә белдерә?



-Мондый сүз төркеме рус телендә ...

ә татар телендә ...

  • Барыгыз да булдырдыгыз!



  • Хәзер, әйдәгез, экранга карап, сыйфат турында әйткәннәрне кабатлап китик. (6 нчы слайд)

(Сыйфатның татарча-русча билгеләмәсен чагыштырып уку.)

- Юк.

-Төрле төсләргә буяр идек.

- Матурайды.

-Укучылар җиләк-җимешләрнең төсләрен, формаларын әйтеп, сүзтезмәләр төзиләр.

Бу алма кызыл, ә икенчесе кызылрак, бик кызыл, арасында иң кызылы һ.б.





(Нинди? - Какой? Какая? Какое?)

(предметның төсен, формасын, тәмен, күләмен, материалын)



-имя прилагательное

-сыйфат дип атала (искә төшерү)



Телдән уку

4. Яңа белемнәрне ачу

Шәхси: күнегү эшләргә әзерлек Коммуникатив:сөйләм күнекмәсенә ия булу Танып-белү: төп фикерне таба белү

- Сыйфат 4 дәрәҗәдә килергә мөмкин.Әмма дә ләкин без бүгенге дәрестә берсен генә карап китәбез. Экрандагы кроссвордны чишсәк, без бүгенге дәрестә үтеләчәк сыйфат дәрәҗәсен белеп үтәрбез. Мин сезгә яшелчәләр турында табышмаклар әйтермен.

- Кроссворд чишү.

- Шулай итеп без бүген сыйфатның нинди дәрәҗәсен карап үтәрбез? ( 7нче слайд)

Бүгенге дәреснең темасы нинди? (8нче слайд)

-Укучыларның җаваплары.



(Артыклык дәрәҗәсен.)

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе. Превосходная степень прилагательного.

5.Теманы беренчел ныгыту

Шәхси: кыенлыклардан чыгу юлын эзләү, парларда, төркемнәрдә эшли белү Коммуникатив: иптәшеңнең фикерен тыңлау Регулятив:үз фикереңне формалаштырып әйтә белү Танып-белү:сыйныф эшчәнлегеннән чыгып, нәтиҗә ясый белү

Бирелгән таблица буенча сыйфатның артыклык дәрәҗәсе ясалышы белән танышырбыз. (9нчы слайд)

Дәреслек белән эш

Укучылар, 90 битне ачтык, бүгенге числоны яздык. (күнегүләр эшләтү)

(10 нчы слайд)

1нче күнегүдәге кагыйдәне укып алабыз.

артыклык дәрәҗәсенең нинди кушымчалар ярдәмендә ясалышын истә калдыралар.



Укучылар үзлектән эшлиләр, телдән тикшерәләр.

Телдән уку.

6. Физминутка

Шәхси: парларда эшли белү

Хәзер, әйдәгез, ял итеп алыйк. Физкультминутка. (11нче слайд). Күзләргә зарядка ( туп артыннан күзләрне йөртү) ( 12нче слайд)

Ял итәләр

7. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Шәхси: кыенлыклардан чыгу юлын эзләү, парларда, төркемнәрдә эшли белү Коммуникатив: иптәшеңнең фикерен тыңлау, уртак нәтиҗәгә килү, үз фикереңне яклый белү

Дәрестә өйрәнгәннәребезне гамәлдә дәлилләрбез

Бу эш тактада һәм укучыларның эш дәфтәрендә алып барыла.

Үз эшләрен яклыйлар.

1нче төркем укучылар җәя эчендә бирелгән сыйфатларны татарча язып атыйлар.

(13нче слайд)

2нче төркем. Җәя эчендәге сыйфатларның тәрҗемәсен язып атыйлар. (14нче слайд)

-Бу биремдә нинди сыйфатлар бирелгән?



( Антоним сыйфатлар)

3нче төркем. Сүзләрне дөрес укып, сыйфатларның тәрҗемәсен табарга. ( 15нче слайд)

Тәрҗемәсен әйтәләр

8.Өйгә эш

Танып-белү: сөйләм төзү

91нче биттәге, 6нчы күнегүне эшләп килергә.

9. Рефлексия. Йомгак

Шәхси: уңышка нигезләнгән үзбәя Коммуникатив: иптәшеңне тыңлау, үз фикереңне формалаштыру

-Укучылар, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында нәрсәләр белеп үттек бүгенге дәрестә?

- Артыклык дәрәҗәсе ничек ясала?

- Укучылар,сезгә дәрес ошадымы?

Дежур укучы өстәлдәге ак битләрне тарата, хәзер без сезнең белән "Уңыш баскычы"н тутырабыз. Сезгә туры килгән смайлны маркер белән билгеләгез.

"Лестница успеха" - "Уңыш баскычы" Укучылар, "уңыш баскычларын" өстәл уртасына куегыз. Шуның белән дәресебез тәмам. ( 16нчы слайд)

Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар! Дәрес тәмам.

( 17нче слайд)

Телдән җаваплар

Кагыйдәне сөйләү









Сау, булыгыз.







© 2010-2022