- Преподавателю
- Другое
- Сценарий по татарскому языку на тему Яңа ел (1 класс)
Сценарий по татарскому языку на тему Яңа ел (1 класс)
Раздел | Другое |
Класс | 1 класс |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Гусманова С.М. |
Дата | 29.12.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
|
Котлы булсын Яңа ел!
Залга, биеп, балалар керә. Уртада чыршы бизәлгән.
Алып баручы: Хәерле көн,кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар!Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
- Дорогие гости наши!
Мы спешим поздравить всех.
Пусть придут в году грядущем
К вам удача и успех!
Пусть для всех людей хороших,
Не боящихся забот,
Будет он не просто новый,
А счастливый Новый год!
А. М кызы: Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән.
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
Марат: Исәнме, чыршы, исәнме,
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Без бик сагынып көттек.
В. Соня: Күрегез бу чыршыны.
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.
Б. Илья: Елка машет огнями волшебными
Завораживает, зовет!
Вместе с нею встретимся с чудом
В праздник радостный - Новый год!
Җыр "Каждый должен знать"
А. М кызы: Рәхмәт сиңа, син килгәнсең,
Әйләнәбез тирәңдә.
Яңа һөнәрләр өйрәндек
Яңа елга килгәндә.
Дима: Собрались мы в этом зале
Возле елки в хоровод,
Чтобы песни зазвучали,
Чтобы встретить Новый год!
Никита: Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
Аделина Куян йөгереп керә, ул курыккан.
Аделина Куян: Исәнмесез, балалар. Чыршы бәйрәмен башлап җибәргәнсез. Кар кызын күрмәдегезме? Аңа әйтәсе сүзем бар иде. Явыз Шүрәле Кыш бабайның капчыгын урлаган (китә).
Җырлап Кар кызы Руфина керә.
Руфина Кар кызы: Мин Кар кызы, Кар кызы,
Кардан йолдызлар ясап
Җир өстенә яудырам,
Каплыйм җирне кар белән.
Алып баручы: Исәнме, Кар кызы. Без сине сагынып көттек. Рәхим ит безнең бәйрәмгә. Безнең балалар тагын бер елга үстеләр, матур шигырьләр өйрәнделәр.
Алып баручы: Здраствуй, Снегурочка. Добро пожаловать наш праздник. Наши дети для тебя учили красивые стихи и песни.
Руфина Кар кызы: Ягез әле. Мин бик шат!
Җыр "В лесу родилось елочка"
А. М баласы: Яңа ел ул Яңа шул
Иске ел булмас әле.
Шатлыгын да, бәхетен дә
Кызганып тормас әле.
Р.Данил: Суык бабай, кил безгә,
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Ева: Ян яктырак, чыршыкай,
Балкысын утларың.
Бүген синең тирәңә
Җыелган дусларын.
Ш.Илья: Белый снег, пушистый
В воздухе кружится.
И на землю тихо
Падает, ложится.
Кар кызы: Кар бөртекләре, ау!
Бию "Кар бөртекләре".
Аделина Куян керә.
Аделина Куян: Кар кызы, минем сиңа хәбәрем бар. Явыз Шүрәле Кыш бабайның капчыгын урлаган.
Руфина Кар кызы: Кыш бабай бик борчылгандыр. Нишлибез инде, дуслар?
Булат Былтыр керә.
Булат Былтыр: Исәнмесез, дусларым. Куянкай, сиңа ни булды? Берәрсе куркыттымы? Кар кызы, синең нигә кәефен юк?
АделинаКуян: Явыз Шүрәле Кыш бабайның
Капчыгын алган.
Яңа елда нәни дуслар
Күчтәнәчсез калган.
Булат Былтыр: Ул шыксыз Шүрәлене
Мин дә бүген эзләдем.
Күрәсезме, кар өстендә
Калган аның эзләре.
Әйдәгез, эзләп табыйк үзен! Карагыз әле чыршы астында йоклап ята (карны йомарлап тәгәрәтәләр, Шүрәлегә ыргыталар).
Амир Шүрәле: Бу нинди эш, нинди чыр-чу?
Тәмләп йокыга киттем.
Сез мине уяттыгыз!
Ник миңа кар ыргыттыгыз?
Булат Былтыр: Син, Шүрәле, алдаштырып маташма. Әйт тизрәк, кайда Кыш бабайның бүләк капчыгы, тиз чыгарып куй алдыма!
Амир Шүрәле: Ярый, ярый, ачуланмагыз. Хәзер алып киләм капчыкны.
Барысы да Шүрәле артыннан китәләр. Шүрәле кире үзе генә керә.
Амир Шүрәле (көлеп): Ха-ха-ха. Ышандылар. Кызык иттем әле үзләрен. Шул кирәк аларга. Бөтен балаларны Яңа ел бәйрәменә чакыралар. Ә мине чакырмадылар. Кыш бабай барысына да бүләк әзерләгән. Ә миңа юк. Әй, ашыйм да, бетерәм бөтенесен, калса, яшереп куярмын. Шуның белән минем эш бетте.(чыгып китә)
П.Данил: Җыелышып җепшек кардан
Кар бабай ясап куйдык.
Матурлап аның күзләрен,
Авызын хәтта уйдык.
Нинди эш кушыйк аңа дип,
Кичен уйлап тордык та,
Каравылга дип калдырдык,
Себерке тоттырдык та.
Арина: Падают большие
Белые снежинки
Ёлочке - красавице
Прямо на хвоинки.
Приходи на праздник,
Ёлочка, скорее!
Мы тебя нарядим,
Мы тебя согреем.
А. М. баласы: Бүлмәдә чыршы агачы
Ул яшелдән киенгән
Чыршы да ураманнан безгә
Кунакка килгән.
Исәнме, чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
В. Соня: Ёлка наряжается
Праздник приближается.
Новый год у ворот,
Ребятишек ёлка ждёт.
Руфина Кар кызы керә.
Руфина Кар кызы: Балалар, әле Кыш бабай килмәдеме? Әйдәгез аны чакырыйк. Ул бик озаклаган. Әллә юлын югалтканмы?
Балалар: Ау-у-у! Кыш бабай!
Җыр "Кыш бабай"
Кыш бабай керә.
Кыш бабай: Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез, кунаклар.
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен. (баш ия)
Здравствуйте, гости дорогие!
Здравствуйте, мои маленькие друзья!
С новым годом вас поздравляю,
Счастья всем большого желаю!
Балалар кул чабалар
.
Кыш бабай: Кар бураннар туздырып,
Барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Пусть же это Новый год
Всем вам радость принесет!
Встанем все мы в хоровод
Дружно встретим Новый год!
Алып баручы: Хуш киләсең, Кыш бабай,
Әйдә тизрәк уз, бабай.
Балалар сезне көтте,
Тагын бер яшькә үсте.
Сезгә дип алар матур җырлар, шигырьләр өйрәнделәр.
Алып баручы: Здраствуй, Дед Мороз. Добро пожаловать наш праздник. Дети вас ждали. Наши дети для тебя учили красивые стихи и песни.
Кыш бабай (Кар кызына карап): Кызым, син дә әйбәт кенә килеп җиттеңме, бар кунакларны да чакырдыңмы?
Кар кызы: Чакырдым, бабай. (Балаларга карап): Ягез, балалар, хәзер инде һөнәрләрегезне күрсәтегез.
А.М малае: Кыш бабай, кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай.
Сакал, мыек, ап-актан.
Килгән безгә ерактан.
Ариана:То полями, то лесами
Меж стволов берез
К нам на тройке с бубенцами
Едет Дед Мороз.
Едет рысью и галопом
Зная что идет,
Прямиком, по тайным тропам
К людям Новый год!
Снег окутал мягкой ватой
Веточки берез.
Краснощекий, бородатый
Едет Дед Мороз!
Аня: Яңа ел килгәнгә
Нәкъ бер ел булды.
Кыш бабай килүгә
9 яшем тулды.
Денис:Новый год - волшебный праздник,
Сколько смеха, сколько шума
Он одел нас всех проказник
В карнавальные костюмы.
А. М баласы: Кыш бабай, син үзең
Шаян, үзең юмарт.
Үзең һаман шулай карт.
Безнең белән җырла-бие,
Бүлмәбезгә ямь тарат.
Җыр."Кәрия-Зәкәрия"
Кристина: Кыш бабай, елак
Малай булдыңмы?
Сакаллы малай булып тудыңмы?
Әйт колагыма, сер итеп кенә.
Саклыйм сереңне үз итеп кенә.
Кирил: Улицей гуляет
Дедушка Мороз.
Иней рассыпает
По ветвям берёз.
Ходит, бородою
Белою трясёт.
Топает ногою,
Только треск идёт.
Кыш бабай: Ай, арыдым. Кызым, урындык бирче. Ой, доченка устал, дай пожалуйста стул.
Н. Вика: Кыш бабай, безгә
Чабып килерсең.
Шигырь сөйлим дә,
Бүләк бирерсең.
О. Миша: Безгә бүген Кыш бабай
Зур бәйрәм бүләк итте.
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы да килеп җитте.
К. Миша: Ёлочка, ёлочка, яркие огни.
Синими бусами, ёлочка, звени.
Встанем под ёлочкой
В дружный хоровод.
Весело, весело встретим Новый год.
Андрей: Конфет, шоколад өләшә.
Бүләк бирә һәркемгә.
Яңа ел, чыршы бәйрәме
Булсын иде һәр көн дә.
Алып баручы: Кыш бабай, безнең балалар, шигырьләрен сөйләп бетерделәр.
Кар кызы: Бабакай, уян әле тизрәк (бабай уянмый). Мине дә ишетми. Инде хәзер Кыш бабайны ничек уятыйк? Бабакай тор инде тор, китәргә вакыт җитте.
Кыш бабай: Ярый, балалар, мин сезнең белән уйнадым, шигырьләр тыңладым, җырладым, биедем. Сез бик зур үскәнсез. Рәхмәт бабагызны куандырган өчен. Мин китим инде. Спасибо вам дети, вы меня обрадовали.
Алып баручы: Кыш бабай, ә балаларга бүләкләреңне бирергә оныттың бит.
Алып баручы: Дед Мороз, а ты детям забыл подарки дарить.
Кыш бабай: Ай бөтенләй онытканмын.
Капчыгымны кайдадыр
Югалтып калдырганмын.
РуфинаКар кызы: И, бабакай, әйтергә онытып торам. Безнең капчыкны Шүрәле урлап киткән. Аны Былтыр эзләп китте.
Былтыр белән куян Шүрәлене бәйләп алып киләләр.
Булат Былтыр: Борчылма, Кыш бабай, менә без бу явыз каракны тоттык.
Кыш бабай: Их, син, урман карачкысы. Рөхсәтсез кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын оныттыңмы әллә.
Амир Шүрәле: Сез мине карак дип уйламагыз. Мин - Шүрәле абзагыз. Минем дә сезнең белән бәйрәм итәсем, бүләк аласым килде. Мә инде, мә, капчыгыңны да бирәм.
Кыш бабай (капчыкны карый: ул буш): Карале син, Шүрәле, минем белән шаярма. Капчык бит буш, әйт тизрәк, кайда бүләкләр? Тиз генә әйтмәсәң, мин сине боз итеп өшетеп куям.
Амир Шүрәле: Зинһар, гафу ит, Кыш бабай. Мин ул бүләкләрне әнә теге егет минем бармакларымны кыстырган бүрәнәгә яшердем. Хәзер күрсәтәм. (бүләкле бүрәнәне бирә).
Руфина Кар кызы: Ярый, дусларым, соң булса да, уң булсын. Шүрәле үзенең гаебен аңлады, күчтәнәчләрне кире кайтарды. Тәртипле булсаң, икенче юлы сине дә алып барырмын бәйрәмгә.
Кыш бабай: Менә дусларым сезгә
Яңа ел бүләкләре.
Матур, рәхәт яшәгез,
Шул минем теләкләрем. (Кар кызы белән китәләр)
Алып баручы: Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!
Шүрәле, Былтыр, куян бүрәнәне алып, чыгып китәләр. Алар артыннан балалар да чыга.