Сочинение по татарской литературе Мин бәхетле туган жиремдә

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мин бәхетле туган жиремдә.

(сочинение)

Башкортстан! Син икмәкле туфрак,

Яшел урман, болын, тау, дала.

Жансызга- жан, ямьсезгә ямь биргән

Син ут һәм су, һава һәм дәва.

Н.Нәжми.

Минем туган илем -Башкортостан! "Карта битендә аның сурәте сәламәт кеше йөрәгенә охшап тора."- дип яза татар язучысы Х.Сарьян. Бөек башкорт язучысы М.Кәрим Русияне каен белән чагыштыра, ә Башкортстанны каенның бер яфрагына охшата.

Туган ягым, Башкортстан. Син миңа иң кадерлесе. Кайсы жирләргә тормыш мине илтсә дә, туган якның сандугачларын, сихри күлләрен, саф һавасын беркайчан да оныта алмамын.

Үземне аңлый башлагач та, мин сине яраттым туган ил. Синсез кояш та сүрән, ай да тонык булып күренә.

Башкортостан- туган жирем! Син челтерәп яткан чишмә сулары белән сусавымны бастың. Башкортстан синнән дә гүзәлрәк ил юк дөньяда. Син киң далаларың, куе урманнарың , төпсез күлләрең, шаян елгаларың белән дан тотасың.

Елгаларыңның берсе, күп жырларда жырланган гайре бер елга- Агыйдел. "Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, жырдагы төсле моңлы елга ул Агыйдел… Аның даны зурлыгы белән түгел, хозурлыгы белән таралган…"- дип яза М.Әмир. Боргаланып-боргаланып ага ул Агыйдел. Аның суларын төнбоеклар бизи. Урманнар, кырлар аша юл тота Агыйдел. Ул безнең республикабызның кан тамырына да охшап тора.

Урал таулары! Нинди могжиза! Бөтендөньяда танылган Шүлгән таш мәгарәсе. Ул табигать һәйкәле генә түгел, ә бердәнбер күргәзмә. Аның диварларында кыргый жәнлекләрнең сурәтләрен күреп була. Ул Агыйделнең уң яранда, Бөржән районында урнашкан. Куышлык өч катлы, ике чакрымга сузыла. Куышлык аша Шүлгән елгасы агып чыга. Аның суы беркайчан да боз белән капланмый, шифалы дип санала.

Башкортстан- шифалы сулар иле!Краснусол минерал суы һәрбер табында. Борынгы заманнан ук аның тылсымлы икәнен белгәннәр. Яралар шушы судан бик тиз төзәлгән.

Башкорт балы! Аны алтынга тиңлиләр. Сыйфатлы булган өчен төрле медальләр белән бүләклиләр.Иртәдән кичкә кадәр бал кортлары тыз-быз йөриләр, армый-талмый нектар ташыйлар. Кәрәзләрен алты кырлы геометрик жисем итеп төзиләр. Мәтрүшкәле чәй белән бал капсаң- телеңне йотарсың.

Башкортстан -кымыз иле! Башкортлар яңа сауган бия сөтеннән үзенә бертөрле эчемлек- кымыз ясарга өйрәнгәннәр. Ул хәл бирә торган тәмле эчемлек. Бу гажәп эчемлекнең дәвалау сәләте дә зур. Башкортстанның кымыз белән дәвалый торган шифаханәләрендә эшләүчеләргә кымыз ясау осталыгы ата-бабаларыннан калган.

Башкортостан- моңнар иле! Курай- башкорт халкының музыкаль уен коралы. Аны курай исемле үсемлектән ясыйлар. Ул тудырган моңда кайгы да, шатлык та, көч тә, нечкәлек тә бар.Курай моңы беркемне дә битараф калдырмый. Республикабызның гербын курай рәсеме бизи.

Дөньяның жиде могжизасы бар. Сигезенчесе итеп мин Башкортстан Республикасын игълан итер идем. Мәңге яшә Башкортстан! Мин синең белән горурланам!



© 2010-2022