Тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе “Телләр белгән-илләр белгән

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

"Телләр белгән- илләр белгән"

  • Исәнмесез, укучылар! Бүген мәктәптә зур бәйрәм - тел көне уздырыла. Без аны үзебезнең күп укучыларыбызның туган теле- татар теленә багышлыйбыз. Әйдәгез әле, "Туган тел" җырын бергәләп җырлыйк.

  • Алып баручы. Туган тел - ул анам теле, бала гомерендә беренче сүзен әйткән тел. Дөньяда татар телендә 7 млн. халык сөйләшә. Шуның 2 млн.Татарстанда, ә калганнары чит илләрдә, чит төбәкләрдә яшәүчеләр. ЮНЕСКО мәгълуматлары буенча татар теле үзенең төзлеге, төгәллеге буенча дөньяда 4 урында, ә универсальлеге һәм популярлыгы буенча 14 урында тора.

  • Ә хәзер сүз татар телен -үз ана телләрен белүче укучыларга бирелә.


  • 5 сыйныф укучылары

Дөньяда иң- иң матур тел

Ул минем туган телем.

Дөньяда иң - иң матур ил

Ул минем туган илем.


Туган телдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

Туган ил дигән сүзне дә,

Әйтәм мин туган телдә.


  • 6 сыйныф укучысы

Иң изге хисләремне мин,

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.


- 7 сыйныф укучылары

Халкым телемиңа хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илне сөймәс кенә телне сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.


Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган телем, туган илем,

Мин дә синнән илһам алам.

Алып баручы. Укучылар, нинди кешене үз телендә матур итеп сөйләшә белә дип әйтәләр? ( әдәпле)

Димәк , әдәпле булу матур итеп аралаша белүдән башлана. Үз телеңне бозып сөйләмәсәң, игътибарлы булсаң, башкаларга яхшы мөнәсәбәттә булсаң, кешеләр дә сиңа шундый мөнәсәбәттә булырлар.

Кирлемән килеп керә

Алып баручы. Кирлемән, син монда нишләп йөрисең?

Кирлемән Килдем әле менә. Эш тә юк, укыйсы да килми. Сезнең мәктәптә дә укырга яратмый торган укучылар бар икән. Шулар минем белән дуслашмас микән?

Алып баручы. Юк, Кирлемән, бүген безнең мәктәптә бәйрәм - туган тел бәйрәме бит.

Кирлемән Ник кирәк соң ул бәйрәм? Нигә дип интегә- интегә өйрәнеп ятасыз ул телләрне?

Алып баручы. Ничек инде Кирлемән, кеше бит укырга, үсәргә, телләр өйрәнергә, белемле булырга тиеш. Шул чагында гына дуслар да табыла.

Кирлемән Киреләнеп тә туйдым инде (башын кашый) Әллә укып карарга микән соң?

Алып баручы Начар гадәтләреңне ташласаң, әдәпле, тәмле сүзле булсаң, рәхим ит.

Кирлемән Нинди сүзләр соң ул тәмле сүзләр?

Алып баручы Әйдә, укучылардан сорыйк. Ишеттеңме инде, татар телендә бик күп тәмле сүзләр бар.

Сөйдергән дә шул.

Биздергән дә шул.

Иң татлы да тел,

Иң ачы да тел.

Сүзнең көче бик зур, Кирлемән.

6 сыйныф укучысы

Әйт кенә тәмле сүз-

Иркәләр күпме күз.

Әйт кенә яхшы сүз-

Һәркемдә көләч йөз.

Кирлемән Ул сүзләрне каян өйрәнергә соң? Интернеттан карарга микән?

Алып баручы Мәктәпкә укырга йөрсәң, өйрәтербез. Ә хәзергә сау бул, Кирлемән.

Укучылар, безнең мәктәптә бүген кунак бар. Ул шәһәр мәктәпләренең берсендә 9 сыйныфында укый икән.. Ул да Тел бәйрәменә шигырь өйрәнеп килгән.

В.Казыйзановның "И, родной тел" шигыре.

Алып баручы Әйе, телебезгә карата мондый караш, руслашу гадәти күренешкә әйләнде. Ләкин татар телен өйрәнергә теләүче укучылар да юк түгел. Татар теленең дәүләт теле булуы да сөенечле.

9 сыйныф укучылары

Төрле- төрле исем йөртсәк тә без.

Төрле- төрле җирдә яшәсәк тә.

Тик бер безнең туган телебез,

Тик бер безнең туган илебез.


Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем- Татарстан

Мин дә синең газиз балаң.


Җырларның да иң таталысы синдә генә,

Уйларның да иә яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы.

Якты илһам бирми икән кемгә генә.

Алып баручы Укучылар, шушының белән безнең бәйрәмебез тәмам. Телегезне онытмагыз, яратыгыз, саклагыз.

Төзеде : татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ш.Хафизова



Яр Чаллы шәһәре 51 нче мәктәп.


© 2010-2022