- Преподавателю
- Другое
- Открытый урок по татарскому языку на тему Сыйфат (3 класс)
Открытый урок по татарскому языку на тему Сыйфат (3 класс)
Раздел | Другое |
Класс | 3 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Алиева Ф.Н. |
Дата | 22.12.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тема: Сыйфат сүз төркеме.Сөйләм телен үстерү.
Максат: 1. Сыйфат сүз төркемен өйрәнү.
2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.
3. Җаваплылык, дисциплина, активлык, үз-үзеңә бәя бирү, такт хисе тәрбияләү. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Тибы: яңа теманы аңлату
Методлар: презентация карау, әңгәмә, төркем белән эш, тест эшләү, индивидуаль мөстәкыйль эш, рәсем буенча иҗади эш.
Җиһазлау: дәреслек (Татар теле, 3нче сыйныф өчен дәреслек) компьютер презентациясе "Сыйфат сүз төркеме.", карточкалар, тест сораулары, пейзажлы рәсем.
Дәрес барышы
Слайд № 1
I Оештыру моменты.
Укучыларда уңай психологик халәт булдыру. Тема, максат белән таныштыру.
Слайд № 2
Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!
Хәерле көн телик җиребезгә,
Хәерле көн телик hәммәбезгә,
Хәерле көн телик кунакларга,
Хәерле көн телик үзебезгә!
Менә тагын яңа көн туды. Тышта ап-ак кар, саф hава. Табигать бик матур, нәкъ сезнең күңелләр шикелле. Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаек та, дәресебезне башлап җибәрик.
2.Белемнәрне актуальләштерү.
- Укучылар, бүген безнең дәрескә бик күп кунаклар килгән. Алар бу сыйныфта нинди укучылар укый икән дип кызыксыналардыр, билгеле.
- Әйдәгез, үзебез турында сөйлик әле . Без нинди укучылар?( акыллы, тәрбияле, әдәпле, матур...)
- Сез яңа гына әйткән сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?
- Бу сүзләр предметның нәрсәсен белдерә?
- Без сезнең белән нинди соравына җавап биргән,предметның билгесен белдергән
сыйфат темасын өйрәнербез.
3.Яңа теманы аңлату.
Слайд № 3 - 4
-Ә хәзер балалар кагыйдәне укыйк әле!
(Балалардан укыту).
-Мин сезгә ел фасыллары язылган карточкалар таратам, сез сыйфатлар кулланып сүзтезмәләр төзегез.
Төркемнәрдә эш.
1 төркем. Кыш билгеләре.
2 төркем. Көз билгеләре.
3 төркем. Яз билгеләре.
4 төркем. Җәй билгеләре.
Контроль: 1 минуттан соң, һәр төркем үз соравы буенча җавап бирә.
-Әйбәт, бик яхшы җавап бирдегез.
4. Яңа күнекмәләрне камилләштерү.
Слайд № 5
Дәреслек белән эш.
-Балалар дәфтәрләрне ачып,числоны язабыз һәм дәреслекләрдән 12 нче биттәге,5 нче күнегүне табабыз. (Биремне уку,аңлату)
-Биш сүзгә сыйфатлар уйлап язабыз.
Слайд № 6
Физминут.
Слайд № 7
-Укучылар, тәрәзәгә күз салыйк әле. Нинди искиткеч матур кышкы көн! Ә кемнең кыш көне урманга барганы бар? Менә мин сезгә кышкы урманнан фоторепортаж алып кайттым. Хәзер шуны карап китик әле. Менә шушы рәсем буенча сыйфатлар кулланып җөмләләр төзибез .
.
5. Яңа күнекмәләрне ныгыту.
Слайд № 8
-Хәзер тактада сезгә күнегү бирелгән , сезгә күнегүдәге биремне тәрҗемә итеп әйтергә кирәк.
Как скажешь о том , что :
- сегодня на улице холодно ;
- идёт пушистый снег ;
- дует холодный ветер ;
Слайд № 9
Күнегүне тикшерү:
- Бүген урамда салкын .
- Йомшак кар ява .
- Салкын җил исә .
Тест.
1. Сыйфат нәрсәне белдерә ?
а) предметның эшен б) предметның билгесен в) предметны
2. Сыйфатның сораулары ?
а) нинди ? б) нишли ? в) нәрсә ?
3.Салкын сүзен кирәкле урынга яз:
а) ...... тау б) ...... көн в) ...... бәйрәм
4.Дөрес тәрҗемәне табыгыз : пушистый
а) болын б) җил в) йомшак
5. Нинди соравына җавап биргән сүзне тап:
а) ап-ак , озын б) буран , кар в) бәйрәм ,чыршы
6. Нокталар урынына нинди хәреф языла:
К.ска , оз.н , салк.н , җ.лы
а) о б) ы в) ә
Слайд № 9
Контроль: тестның дөреслеген тикшереп үтик:
-
- б "5" - 6 балл
-
- а
-
- б "4" - 4 - 5 балл
-
- в
-
- а "3" - 2 - 3 балл
-
- б
"2"- 3тән түбән балл
-Һәр дөрес җавап өчен 1 балл. Шулай итеп, әгәр сезнең 6 балл булса "5" була.
6. Өй эше.
Слайд № 10
1. Сыйфатның кагыйдәсен истә калдырырга.
2. 13 бит ,8 күнегү ( Җөмләләрне язып бетер )
3. 13 бит , 7 күнегү ( Сораулар уйлап яз )
7. Йомгаклау.
Слайд № 11
- Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты.
- Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
- Сыйфат нәрсәне белдерә?
- Нинди сорауга җавап бирә?
- Дәрес өчен билгеләр тест сорауларына hәм дәрестә җавап бирүегезгә карап куелыр.
- Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау-сәламәт булыгыз!
Өстәмә бирем.
Слайд № 12
Укытучы: Укучылар,сезнең алдыгызда Ә.Бикчәнтәеваның "Салкын,саф һава шигыре".Шигырьне укып сыйфатларны табабаз:
Салкын,саф һава.
Салкын,саф һава,
Йомшак кар ява,
Урамга чыксаң ,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.