Ф. С. Сафиуллина дәреслеге буенча татар әдәбиятыннан эш программасы (рус төркеме)

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. «Россия Федерациясе мәгарифе турында»гы федераль закон ( 2012нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә);

2. «Мәгариф турында»гы Татарстан Республикасы законы (№ 68, 2013 нче елның 22 нче июле)

3. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. «2014-2020 нче елларда ТРсы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТРсы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары).

5. "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телен укыту" (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хатлары. 9777\12 13.08.2012;)

6. Приказа МО и Н РТ от 09.06.2012 года №4154/12 «Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования»

7. "Об учебных планах в 2014-2015 учебном году" Письмо МОиН РТ 11005/14 от 08.07.2014

8. Приказ школы от ….08.2014 № ……. "Об утверждении учебного плана, рабочих программ, элективных курсов, дополнительных образовательных программ"

9. Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.С. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)", Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел.

10. Харисова Ч.М.,Фәтхуллова К.С.,Хәбибуллина З.Н. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011

11. Ф.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхиярова. Татар теле(Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек). Казан,"Мәгариф", 2008.

2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең укыту планында 8 нче сыйныфта әдәбиятка атнага 2 сәгать бирелде. Укыту планында 35 атна сәбәпле, эш программасы 70 сәгатькә төзелде.

Гомуми белем мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенциясенә ия булырга тиешләр.

Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына җөмлә, сөйләм барлыкка килә. Бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик һәм монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итәргә тиешләр.

МАКСАТЛАР:

1)татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларны татар халкының тарихы, рухи казанышлары, тормыш-яшәеш үзенчәлекләре белән таныштыру;

2)укучыларның телдән һәм язма аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлеген үстерү, татар телен укытуның сыйфатын яхшырту;

3)татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр һәм аларның авторлары турында мәгълүматлы булу;

4)гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөньяга карашын формалаштыру, аларда уңай сыйфатлар булдыру, әдәбиятка кызыксынуларын арттыру;

5)танылган язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмә бирү;

6)вакытлы матбугат язмаларын, мәгълүмати текстларны укырга һәм аларга күзәтү ясарга, анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтен дәлилләп белдерергә күнектерү.

БУРЫЧЛАР:

1)татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2)бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

3)лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

4)карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5)тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;

6)татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

7)татар халкының төрле өлкәләрдәге казанышлары,күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү.

ӘДӘБИЯТТАН 8 нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

-татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;

-текстларны төрле яклап(тулысынча, сюжет-композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан)анализлый һәм шәрехли алырга;

-әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;

-әдәби әсәр теориясен:әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция; конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел-сурәтләү чаралары турында белергә;

-язучы иьатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;

-әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми кузаллау булырга;

-әдәби әсәрнең әһәмиятен,кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.

ӘДӘБИЯТТАН 8 нче СЫЙНЫФТА ФОРМАЛАШТЫРЫЛЫРГА ТИЕШЛЕ КҮНЕКМӘЛӘР:

-төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;

-әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;

-шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

-план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;

-сайлап алып(яки тәкъдим ителгән)язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

-фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;

-әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;

-төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;

-әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга,хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;

-татар, рус(яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;

-рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

ӘДӘБИЯТТАН 8 нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРГА ҖИТКЕРЕЛӘ ТОРГАН МӘГЪЛҮМАТЛАР:

-язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);

-әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда иҗат иткән сүз осталарының иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;

-әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.

ӘДӘБИЯТТАН 8 нче СЫЙНЫФТА ПРЕДМЕТАРА ЭШЧӘНЛЕК:

-әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре(музыка,рәсем сәнгате)белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, тугрылыкнытанырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;

-әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;

-татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт-халыкларга карата түземле-ихтирамлы мөнәсәбәт(полерантлык)тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләренә ирешү;

-әдәбиятны тарих һәм җәмгыятьбелеме предметлары белән бәйләп.дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

ӘДӘБИЯТТАН 8 нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРНЫҢ ШӘХСИ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШЕ:

-укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;

-укучыны үзен тәрбияләргә,үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;

-баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм граңданлык хисләре тәрбияләү;

-әхлак(этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.

Укытуны тематик планлаштыру

Предмет: әдәбият

Сыйныф: 8А,Б - рус төркеме

Сәгать саны

Барлыгы: 70

Атнага: 2

Программа: 1. К.С.Фәтхуллова,Ф. Х. Җәүһәрова. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Казан, "Мәгариф",2010.

2. К.С.Фәтхуллова,Ф. Х. Җәүһәрова. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Казан, "Китап",2011.

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Ф.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхиярова. Татар теле(Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек). Казан,"Мәгариф", 2008.

Гомуми белем бирүнең эчтәлеге:

1. Белем һәм фән.

2. Кешенең холкы.

3. Гаилә этикасы.

4. Яраткан шөгыльләребез.

5. Табигатьне саклау.

6. Рәсми сөйләм.

7. Татарстан шәһәрләре.

8. Татарстанның казанышлары.

9. Халыкка багышланган гомер.

10. Татар әдипләре иҗатыннан.

Укыту - тематик планлаштыру

Барысы - 70 сәгать (35 атна, атнага 2 сәгать)

Тема

Сәгать саны

Үтәлеш

вакыты

Искәрмә

план

факт

1.

Татар халык авыз иҗаты. Мәзәк.

1

05.09

2

Татар халык авыз иҗаты. Җыр.

1

06.09

3.

Г. Тукай иҗатына биографик белешмә.

1

12.09

4.

Г. Тукай "Пар ат".

1

13.09

5.

Г. Ибраһимов "Алмачуар".

1

19.09

6.

Б.С.Ү. Кешенең холкы

1

20.09

7.

Минем дустым.

1

26.09

8.

Дустыма хат.

1

27.09

9.

Дуслык авырлык килгәндә сынала.

1

03.10

10.

Ш. Камал иҗатына биографик белешмә.

1

04.10

11.

Ш. Камал "Буранда".

1

10.10

12.

С. Хәким "Җырларымда телим".

1

11.10

13.

С. Хәким "Яратам мин".

1

17.10

14.

Б.С.Ү. Гаилә этикасы.

1

18.10

15.

Икмәк.

1

24.10

16.

Табын янында.

1

25.10

17.

Килен белән каенана.

1

31.10

18.

Минем әни.

1

01.11

19.

Ф. Кәрим иҗатына биографик белешмә.

1

14.11

20.

Ф. Кәрим "Бездә яздыр".

1

15.11

21.

Ф. Хөсни "Сөйләнмәгән хикәя".

1

21.11

22.

Б.С.Ү. Яраткан шөгыльләребез.

1

22.11

23.

Бакый Урманче.

1

28.11

24.

Данлыклы биюче.

1

29.11

25.

Галия Кайбицская

1

05.12

26.

Әнвәр Закиров.

1

06.12

27.

Ш. Маннур "Муса".

1

12.12

28.

Г. Афзал иҗатына биографик белешмә.

1

13.12

29.

Г. Афзал "Юл газабы".

1

19.12

30.

Б.С.Ү. Табигатьне саклау.

1

20.12

31.

Урман.

1

10.01

32.

Умартачылык.

1

16.01

33.

Кырмыскалар-урман санитарлары.

1

17.01

34.

Татарстан елгалары

1

23.01

35.

Татарстанның Кызыл китабы.

1

24.01

36.

Г. Афзал "Йөз кабат".

1

30.01

37.

М. Мәһдиев "Кеше китә, җыры кала".

1

31.01

38.

Ш. Галиев "Киңәш".

1

06.02

39.

Ш. Галиев "Саумы, Казан!".

1

07.02

40.

Ш. Галиев "Кышкы төн".

1

13.02

41.

Б.С.Ү. Татарстан шәһәрләре.

1

14.02

42.

Ф. Садриев иҗатына биографик белешмә.

1

20.02

43.

Ф. Садриев "Бәхетсезләр бәхете".

1

21.02

44.

Рәсми сөйләм. Автобиография.

1

27.02

45.

М. Әгъләм иҗатына биографик белешмә.

1

28.02

46.

М.Әгъләм "Каеннар илендә".

1

06.03

47.

М.Әгъләм "Йөгер, каләм".

1

07.03

48.

Р.Харис "Ике гөл".

1

13.03

49.

Р. Харис "Көз килү".

1

14.03

50.

Р. Харис "Ак сөлге".

1

20.03

51.

Татарстан-сәнәгать үзәге.

1

21.03

52.

Б.С.Ү. Татарстанның казанышлары.

1

03.04

53.

Азык-төлек сәнагате.

1

04.04

54.

КамАЗ.

1

10.04

55.

Нефть һәм газ сәнагате.

1

11.04

56.

Т. Миңнуллин "Моңлы бер җыр".

1

17.04

57.

А. Пушкин "Дубровский".

1

18.04

58.

А. Куприн "Олеся".

1

24.04

59.

М. Твен "Геклберри Финн Маҗаралары".

1

25.04

60.

Прагматик текстлар: рецептлар.

1

02.05

61.

Прагматик текстлар: радио һәм телевидение программалары.

1

03.05

62.

Б.С.Ү. Халыкка багышланган гомер.

1

08.05

63.

Прагматик текстлар: белдерүләр.

1

09.05

64.

Прагматик текстлар:

реклама үрнәкләре.

1

15.05

65.

Эпистоляр җанр текстлары: шәхси хатлар.

1

16.05

66.

Инша "Дустыма хат".

1

21.05

67.

Эпистоляр җанр текстлары: рәсми хатлар.

1

22.05

68.

Эпистоляр җанр текстлары: эш кәгазъләре.

1

23.05

69.

Эпистоляр җанр текстлары: котлаулар.

1

29.05

70.

8 нче сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

30.05


Әдәбият һәм укыту чаралары, электрон ресурслар

  1. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) /Ф.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхиярова, -Казан: Мәгариф, 2008.

  2. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма / Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева.-Казан: Мәгариф, 2005

3. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма / Я.Х.Абдрәхимова. - Казан: Мәгариф, 2007.

4. Әдәбият белеме сүзлеге / [Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин]. - Казан: Татар кит. нәшр.,1990.

5.Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанов - Казан: "Мәгариф", 2009.

6. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. / Д.Ф. Заһидуллина. - Казан: Мәгариф, 2000.

Электрон ресурслар исемлеге

  1. Мультимедияле программа. "Г.Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты", "Effecto studio" тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2005. 5-11 нче сыйныфлар.

  2. Фонодәресләр комплекты. "Нәҗип Җиһанов", "Алмаз Монасыйпов", "Салих Сәйдәшев", НПК "Школьник", ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән. 5-11 нче сыйныфлар.

  3. 10 CD тан торган комплект. "Күренекле шәхесләр", "Аксу" студиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2006. 5-11 нче сыйныфлар.

  4. Мультимедияле программа. "Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты", ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән. 5-11 нче сыйныфлар.

  5. Мультимедияле программа (татарча, русча,инглизчә), "Гасырларда калыр батырлык" (М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты), "Мастер" ҖЧҖ тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2006. 5-11 нче сыйныфлар

  6. 6 CD тан торган комплект. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия, "Аксу" студиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2008. 5-11 нче сыйныфлар.

  7. 3 DVD и 1 CD тан торган җыентык. "Габдулла Тукай", "Вамин" Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, 2009. 5-11 нче сыйныфлар.

  8. Мультимедияле программа. "Сабантуй", "Мастер" ҖЧҖ. 5-11 нче сыйныфлар.

  9. DVD-video - җыентык. "Татар театрының 100 еллыгы", II том, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. 1-11 нче сыйныфлар.




© 2010-2022