Внеклассное мероприятие Туган тел көне

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


















"Туган тел" көне



























Алып баручылар чыга.

1 алып баручы : Хәерле көн димен барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Ә батырлык сезгә - егетләргә!

2 алып баручы Туган тел! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

Шигырь:

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

"Туган ил" дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам. ("Туган телем" Э.Мөэминова)

Шигырь :

Татар теле - минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә,

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

Җыр "Туган авыл"

Шигырь"Җир шарында...."

Җир шарында сөйләшәләр

Немецча да, русча да.

Ә авылда сөйләшәләр

Матур итеп татарча.

Кошлар да сайрый бездә

Татарча чут-чут итеп,

Әтәч тә кычкыра әнә

Саф татарча "кикрикүк"

Өйрәнәбез мәктәптә,

Инглиз Һәм дә рус телен

Иң матур үз телем,

Чөнки ул туган телем.

2 алып баручы: Егерме беренче (21) февраль- Халыкара туган тел көне иде. Дөньяда җиде меңгә (7000) якын тел бар. Шуларның сиксән өче (83) киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч (383) тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән Силец Дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.

Шигырь

Күп милләтле илем булгач,

Сөйлим төрле телләрдә.

Күп милләтнен телен белү

Артык түгел кемгә дә.

Бөтен тел үзенчә яхшы,

Сөйләшик төрле телдә.

Үзебезнең ана теле,

Булсын йөрәк түрендә.

Милләтләр дә аерма юк,

Тырыш кеше булырга.

Һич үкенмим- шатланамын

Телем татар булуга.

1алып баручы:

Минем өчен дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем. Тукай һәм туган тел.Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылмый:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнен теле.

Җырлардан матурлыгын,гүзәллеген төшенгәнбез. Шул телдә безнең телебез ачылган, шул телдә без иң беренче тапкыр "Әттә-Әннә" дип елаганбыз. Шулай сабый чактан ук туган теленең бик кирәк икәненә, бишек тирбәткәндә әнкәй-әбекәй көйләгән җырлардан, гореф-гадәтләрдән, уеннардан аның матурлыгына, гүзәллегенә төшенгәнбез.

Татар кызлары биюе .

Шигырь

Туган телем - яшел бишек!

Туган җирем - Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле,

Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле!

Җыр "Вакытында яңгыр яусын"

1 алып баручы:

Бездән сезгә шул теләк:

Җиткерәбез бик теләп.

Татар телен яратсыннар,

Өйрәнсеннәр барсы да,

Мәңге яшәсен телебез,

Чәчәк атсын тагы да!!!

2 алып баручы:

Дөньялар киң, анда илләр күп

Туган илем минем бер генә.

Туган илемдә дә телләр бик күп,

Туган телем минем бер генә. ("Татар теле" Н.Мадьяров)




© 2010-2022