• Преподавателю
  • Другое
  • Технологическая карта по татарской литературе К. Тинчуриннын “Зәңгәр шәл” драмасында сюжетлар сызыгы бәйләнеше

Технологическая карта по татарской литературе К. Тинчуриннын “Зәңгәр шәл” драмасында сюжетлар сызыгы бәйләнеше

Технологическая карта урока в реализации ФГОС в предметной области "Татарская литера". Коммуникативная технология предназначено для национальных школ. Анализ драмы моделировано. Данный модель универсальный. Можно применить при анализа любого жанра. Употреблена системно - деятельный подход. При выполнении роботы была использовано технология А. З. Рахимова и А. Г. Яхина.
Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Технологическая карта по татарской литературе К. Тинчуриннын “Зәңгәр шәл” драмасында сюжетлар сызыгы бәйләнеше.Технологическая карта по татарской литературе К. Тинчуриннын “Зәңгәр шәл” драмасында сюжетлар сызыгы бәйләнеше.Технологическая карта по татарской литературе К. Тинчуриннын “Зәңгәр шәл” драмасында сюжетлар сызыгы бәйләнеше.Технологическая карта по татарской литературе К. Тинчуриннын “Зәңгәр шәл” драмасында сюжетлар сызыгы бәйләнеше.

Гыйбадуллина Роза Солтангали кызы, Зәй муниципаль районы, Югары Налим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татр теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема

К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл" драмасында сюжетлар сызыгы бәйләнеше.

Максат

  1. Әсәрдәге вакыйгаларның эчтәлек бөтенлеген тәэмин итүче бәйләнешләрне табу өчен шартлар тудыру.

  2. Укучыларның иҗади һәм фәнни фикерләү күнекмәләре үсеше өчен шартлар тудыру;

  3. Геройларның гамәлләренә бәя бирү, яшәү фәлсәфәсен өйрәнүне дәвам итү.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

УУЭ

Шәхескә кагылышлы УУГ:

- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

-бәяләү.

Танып белү УУГ:

- билге - символларны куллана белү.

Коммуникатив УУГ:

- аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү.

Дәреснең тибы

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Төп төшенчәләр

Сюжет, драма, мелодрама, әсәр эчтәлеге.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Куллану өчен дәреслек:

Әдәбият: А.Г.Яхин, 8 нче сыйныф өчен дәреслек

Техник чаралар:

Компьютер, экран, проектор

Эшчәнлекне оештыру формасы

Төркемнәрдә эш.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Өй эшен төркемнәрдә тикшерү. Бик уңышлы дип исәпләнгәннәрен сыйныфка тәкъдим итү.

Исәнләшү, дәрескә әзерлекне күрсәтү.

Уңай психологик халәт туу

2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру. Актуальләштерү.

Максат: Әсәрне өйрәнергә әзерләү.

Зоопарк сурәтләнгән рәсем кую.

Игътибарны туплау, кызыксыну арту.

Коммуникатив:

- мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек

3 этап. Уку мәсьәләсе кую

- Дәрестә ни белән шөгыльләнербез?

- Драма эчендәге сюжетлар сызыгы бәйләнешен табабыз.

-Әсәрнең фокусын билгеләрбез.

Метапредмет УУГ

регулятив:

- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;

- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: Әсәрдәге вакыйгаларның эчтәлек бөтенлеген тәэмин итүче бәйләнешләрне табу; әсәрне аңлау өчен шартлар тудыру.

Бүген без сезнең белән

К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл" әсәрен өйрәнербез.

Укучылар әсәрне өйдә укып киләләр.

Шәхси УУГ:

- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру. Төркемнәрдә эшли белү.

Регулятив УУГ:

- уку бурычларын кую;

- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

- үз фикерләреңә ышандыра белү.

Эш төркемнәрдә киңәшеп эшләнә. Һәр төркемнән бер укучы бер геройга автор бәясен аңлата.

1нче бирем: сораулар аша сюжет сызыкларын билгеләү

-Әсәргә мелодрама тудыручы сюжет сызыгы нинди? Аның конфликт сәбәпләре нинди?



- Мелодрама сюжеты сызыгында катнашкан геройларга авторнын бәясе нинди?





- Булат качкыннарга: « Әгәр Мәйсәрә урманга килергә теләмәсә, менә моны татыр», - дип пычагын күрсәтә. Ул ни әйтмәкче була? Булатка мөңәсәбәтегез ничек?

- Әсәрдә мелодрама сюжет сызыгыннан тыш тагын нинди сюжет сызыклары бар? Бу сюжет сызыкларын үзара бәйләп торучы персонажлар кемнәр?



- Яшьләргә, картларга, качкыннарга, абыстайларга нинди бәя бирер идегез?

2 нче бирем: Фокус

- Әсәрнең төрле өлешләрен үзенә җыючы фокусын табабыз. Әсәр исеменең мәгънәсен ачарга кирәк. Символ төшенчәсенә аңлатма бирү дә сорала.

Көтелгән җаваплар:

- Мелодрама кичереш белән бәйле, дидек. Булат һәм Мәйсәрә мөнәсәбәте белән бәйле вакыйгаларда җыр да, хәсрәт тә, шатлык та бар. Бу сюжет сызыгында эчке конфликт юк, чөнки персонажлар берсе дә хисләр каршылыгы кичерми. Конфликт - теләкләр каршылыгында. Мәйсәрә белән Булатның уртак теләгенә Җиһанша һәм ишан теләге каршы куела. (Җиһанша Мәйсәрәне ишанга хатынлыкка бирмәкче була).

- Булат шахтер егет, ирек татып кайткан кеше. Автор, билгеле, Булат яклы. Ләкин ул героен гел уңай яктан гына күрсәтми. Баштарак Булат Җиһаншаны җайларга тырыша, ләкин Мәйсәрәгә абыйсының кирәген бирермен дип вәгъдә итә. Мәйсәрәдән үч алырга тырышуы да Булатны бизәми. Автор Булатка да качкыннарның берсе итеп кенә карый.

- Җиһанша качкыннардан иректә йөрүе белән генә аерыла. Ул да ат карагы, качкыннар кебек үк кызу канлы, мәрхәмәтсез кеше.

- Ә ишаннан автор көлә. Ул аны акыллы, мәкерле, хәйләкәр, гел үзе турында гына уйлаучы кеше итеп күрсәтә.

- Мәйсәрәнең бердәнбер кимчелеге - үз язмышы өчен ныклап көрәшмәве.

- Булат Мәйсәрәдән үч алмакчы була. Ул аны сүзендә тормауда гаепли. Яраткан кешесеннән үч алу - түбәнлек. Пычак белән үч алу - ерткычлык.

Укучылар төркемнәрдә киңәшеп, пьесадагы яшьләр картлар, качкыннар һәм абыстайлар белән бәйле сюжет сызыкларын табып, берәм - берәм сөйләп чыгалар.

- Бу сюжетларның һәрберсендә конфликт ята. Ләкин алар бар да тышкы конфликтлар. Бу сюжет сызыклары үзара бик зәгыйфь бәйләнгәннәр, чөнки яшьләр абыстайлар арасына кермиләр, картлар качкыннар сюжетында катнашмыйлар. Алар үзара Мәйсәрәгә, Булат, Ишан образлары катнашы белән генә бәйләнгән.

Төркемнәрдә әзерләнелә. Һәр төркемнәң 1 укучы тыңланыла.

Зәңгәр шәл - фокус.

- 1 пәрдә: Шәл - Булатның кызына бүләге, мәхәббәт, бәхет билгесе. Шуңа автор Мәйсәрәне шул шәле белән будыра.

- 3 пәрдә: туйга әзерләнгәндә «шәле асылынып төшкән»

- Ишан йортында зәңгәр шәл Мәйсәрә җилкәсендә.

- Ахырда Булат: «Бөркән зәңгәр шәлеңне!» - ди. Зәңгәр шәл - символ. Тормыш авырлыгы да, бәхет тә, бәхеткә ирешү юлы да бөтен бер проблема булып символ эченә кереп утыра.

3 нче бирем: Әсәргә анализ ясау юлларын искә төшерик.

Көтелгән җавап.

  1. Вакыйгаларны аерып алабыз, исем бирәбез.

  2. Охшаш вакыйгаларны берләштерәбез.

  3. Алар арасындагы бәйләнешне табабыз.

4 нче бирем: Әсәрдәге вакыйгаларны аерып алыйк, исем бирик.

(Төркемнәрдә эш)

1. Яшьләр.

2. Картлар.

3. Качкыннар.

4. Картлар.

5 нче бирем: Әсәрдәге вакыйгаларны берләштерик.


Төркемнәрдә эш.

1 өлеш. Яшьләр - үзләрен ирекле дип уйлыйлар; картлар - Җиһаншадан

куркалар, ишанның алдавын беләләр алданалар; абыстайлар - үзләрен

акыллыга саныйлар, аңгыралар.

2 өлеш. Качкыннар - закон бозучылар, үзләрен ирекле саныйлар, качып яшиләр.

Һәр өлешне аерым-аерым сөйләп чыгалар. Бу эш башта төркемнәрдә башкарыла. Аннары берничә укучы тыңлана.

6нчы бирем: Ике өлешнең уртак ягын табабыз.

1. Бу вакыйгаларның охшашлыгы.

2.Мәйсәрә белән Булатның мәхәббәтенә бәйле вакыйгалар.

7 нче бирем: Модельләштерү.

I. Вакыйгаларны барлыйбыз.

1. Яшьләр.

2. Картлар.

3. Качкыннар.

4. Картлар.

II. Охшаш вакыйгаларны берләштерәбез, икегә генә калдырабыз.

Яшьләр - үзләрен Качкыннар - закон

ирекле дип бозучылар, үзләрен уйлыйлар; ирекле саныйлар,

картлар - Җиһаншадан качып яшиләр.

куркалар, ишанның

алдавын беләләр

алданалар;

абыстайлар -

үзләрен акыллыга

саныйлар, аңгыралар.

III. Ике өлешнең уртак ягын табабыз.

1. Бу вакыйгаларның охшашлыгы.

2.Мәйсәрә белән Булатның мәхәббәтенә бәйле вакыйгалар.

Фикерләребезне гомумиләштерик:

Хикәянең идеясен чыгарабыз.

Бәхет өчен көрәшергә кирәк.

Конфликтны билгелибез

Эчке конфликт юк. Тышкы конфликт - явызлыкка каршы көрәш.

Фокус:

Зәңгәр шәл. Әсәрнең исеменә чыгарыла, вакыйгаларда кабатлана. (Мәйсәрәнең башында, иңендә, аны буа, салынып төшә). Димәк зәнгәр шәл - Мәйсәрәнең бәхете, мәхәббәте.

Проблема:

Хикәянең темасын әйтегез.

Ирексезлектән ничек котылырга?

Халыкның ирексезлеге.

5этап. Рефлексия.

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?


Без бүген дәрестә К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" әсәрен өйрәндек. Әсәрдәге вакыйгаларны аерып чыгардык, охшаш вакыйгаларны берләштердек, ике өлешкә калдырдык. Әсәрнең эчтәлеген ачыкладык. Автор фикерен таптык. яхшылык эшләргә кирәклегенә, бәхет өчен көрәшергә кирәклегнә төшендек.

Шәхси УУГ:

- уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

Танып белү:

-уку материалын анализлау

коммуникатив:

- бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

-- үз фикерләреңне тулы,

төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау .

6 этап. Дәрескә гомуми бәя.

Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.

Билгеләр ачыклана.

Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела.

Укучылар гомуми билге куялар.

Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

-үз эшчәнлекләрен бәяләү.

7 этап. Өй эше бирү

Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

  1. Әсәрдәге сюжет сызыклары турында сөйләргә әзерләнергә.

  2. Модюльне дәфтәргә эшләп килергә.

  3. Зоопарк сурәтләнгән рәсемнең мәгънәсен табарга (әсәр белән бәйләргә, нәтиҗә ясарга).

Метапредмет(УУГ)

регулятив:

-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итә белү.




© 2010-2022