Татар теленнән Фигыль темасына тест

Раздел Другое
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Фигыль" темасы буенча тест

1 нче вариант

1)Менә көз җитте. 2)Укулар башланды.

3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. 4)Аны бик яраталар.

5)Аның ире очучы икән. 6)Менә хәзер ул ут эчендә фашистларны кырып йөри. 7)Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта. 8)Аңа бик еш хатлар килә. 9)Андый көннәрдә ул бик шат күренә. 10)Ә кайчакта уйчанланып китә. 11)Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.

12)Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. 13)Мәктәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. 14)Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. 15)Җитмәсә тагын тотлыгам.

16)Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде. 17)Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, мин тотлыгуымны бетерә алам икән. (Г.Бакиров)

В1 - В4 нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

В1. 12-15 нче җөмләләрдә кулланылган инфинитивны язып алыгыз.

В2. 16 нчы җөмләдә кулланылган фигыльләрнең төркемчәсен языгыз.

В3. 1-2 нче җөмләләрдәге фигыльләр кайсы заманда кулланылган? Шуны языгыз.

В4. 6-9 нчы җөмләләрдән сыйфат фигыльне язып алыгыз.

В5 - В9 нчы биремнәргә җавапны цифрлар белән языгыз.

В5. Билгеле үткән заман кулланылган җөмләләрне табып, номерларын арта бару тәртибендә языгыз.

В6. 15-17 нче җөмләләрнең кайсында беренче зат берлек санда, хәзерге заманда килгән хикәя фигыль бар? Шул җөмләнең номерын яз.

В7. 11-14 нче җөмләләрдән юклык формасындагы фигыльне тап. Шул фигыль кулланылган җөмләнең номерын яз.

В8. Шарт фигыль кулланылган җөмләнең номерын яз.

В9. Ярдәмче фигыль кулланылган җөмләнең номерын яз.



© 2010-2022