11нче сыйныфта морфология һәм синтаксис бүлекләрен кабатлау өчен тестлар

Раздел Другое
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ИСЕМ.( 1 нче вар.)

А1.Бирелгән сүзләрдән исемнәрне табыгыз.

а) матур, кызыклы, ак

ә) мин, син, ул

б) бакча, хат, абый

А2. Бары тик уртаклык исемнәр генә булган очракны билгеләгез.

а) Агыйдел, Нократ, Идел
ә) Илшат, урман, икмәк

б) мәктәп, песи, каләм

А3. Берлек сандагы исемнәрне билгеләгез.

а) юл, күпер, тау

ә) урманнар, болыннар, кырлар

б) кызлар, авыллар, кичләр

А4. Күплек санда -нар / -нәр кушымчасы ялганган очракны билгеләгез.

а) авыл, мәктәп, китап

ә) поезд, сарай, дәүләт

б) таң, чирәм, төн

А5. Төшем килешендәге исемнәрне табыгыз.

а) әнигә, өйгә, бүлмәгә

ә) апаны, йөрәкне, дәфтәрне

б) ананың, бәйрәмнең, күлнең

А6. 3нче зат берлектә тартым белән төрләнгән очракны атагыз.

а) апасы,авылы, мәктәбе

ә) апам, авылым, мәктәбем

б) апалары, авыллары, мәктәпләре

А7. Кушма исемнәрне табыгыз.

а) кош-корт, бала-чага, ата-ана

ә) БМО,КДУ,химфак

б) Бибисара, гөлҗимеш, аккош

А8. Тезмә исемнәрне табыгыз.

а) нарат җиләге, сабан туе, үги ана яфрагы

ә) әбинең күлмәге, укучы сүзе, яңгыр тамчысы

б) Илгизәр, бакчачылык, драмтүгәрәк

А9. Ясалма исемнәрне табыгыз.

а) балыкка, өйгә, паркка

ә) балыкчы, баскыч, утырыш

б) ямен, тәмен, күркен

А10. Синоним исемнәрне билгеләгез.

а) җылы,эссе

ә)кайгы, хәсрәт

б)яхшы,начар

ИСЕМ.( 2 нче вар. )

А1.Бирелгән сүзләрдән исемнәрне табыгыз.

а) кызыклы, ак,тулы

ә) син, ул,без

б) абый,дәфтәр,китап

А2. Бары тик ялгызлык исемнәр генә булган очракны билгеләгез.

а) Агыйдел, Нократ, Идел
ә) Илшат, урман, икмәк

б) мәктәп, песи, каләм

А3. Берлек сандагы исемнәрне билгеләгез.

а) тау,укытучы, аш

ә) урманнар, болыннар, кырлар

б) кызлар, авыллар, кичләр

А4. Күплек санда -лар/-ләр кушымчасы ялганган очракны билгеләгез.

а) авыл, мәктәп, китап

ә) поезд, сарай, тегермән

б) таң, чирәм, төн

А5. Юнәлеш килешендәге исемнәрне табыгыз.

а) әнигә, өйгә, бүлмәгә

ә) апаны, йөрәкне, дәфтәрне

б) ананың, бәйрәмнең, күлнең

А6. 1нче зат берлектә тартым белән төрләнгән очракны атагыз.

а) апасы,авылы, мәктәбе

ә) апам, авылым, мәктәбем

б) апалары, авыллары, мәктәпләре

А7. Парлы исемнәрне табыгыз.

а) кош-корт, бала-чага, ата-ана

ә) БДИ,КДУ,химфак

б) Бибисара, гөлҗимеш, аккош

А8. Тезмә исемнәрне табыгыз.

а) әбинең күлмәге, укучы сүзе, яңгыр тамчысы

ә) Илгизәр, бакчачылык, драмтүгәрәк

б) нарат җиләге, сабан туе, үги ана яфрагы

А9. Ясалма исемнәрне табыгыз.

а) авылга, өйгә, паркка

ә) бүлмә, баскыч, утырыш

б) ямен, тәмен, күркен

А10. Синоним исемнәрне билгеләгез.

а) дәү,зур

ә)ак, кара

б)җитәкче, рәис

СЫЙФАТ ( 1 НЧЕ ВАР.)

А1.Сыйфатларны табыгыз.

а) укый, язды, көлә

ә) һәркем, нинди, кайсы

б) матур, озын, нәфис

А2. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны табыгыз.

а) ап-ак, кып-кызыл, зәп-зәңгәр

ә) аксыл, кызгылт, зәңгзрсу

б) ак, кызыл, зәңгәр

А3. Сыйфат ясагыч кушымчаларны табыгыз.

а) -ды/-де, -ты/-те

ә) -гы/-ге, -кы/-ке

б) -га/-гә, -ка/-кә

А4. Кушма сыйфатларны табыгыз.

а) эшсез, моңлы

ә) ачык, ябык

б) коточкыч, үзйөрешле

А5. Ясалма сыйфатларны табыгыз.

а) алмачуар, искиткеч

ә) кунакчыл, язгы

б) китап, юлдаш

А6. Синоним сыйфатларны табыгыз.

а) врач, табиб

ә) зур,олы

б) зур,кечкенә

А7. Матур сүзенә антоним сыйфатны табыгыз.

а) усал

ә) явыз

б) ямьсез

А8. Форманы белдерүче сыйфатны табыгыз.

а) кичке

ә) сары

б) түгәрәк

А9. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз.

а) тәмлерәк

ә) бик матур

б) әчкелтем

А10. Асыл сыйфатны табыгыз.

а) мәңгелек ут

ә) көзге яңгыр

б) кечкенә бала

СЫЙФАТ ( 2 НЧЕ ВАР.)

А1.Сыйфатларны табыгыз.

а) җырлый, язды, көлә

ә) һәрбер, нинди, кайсы

б) кечкенә, озын, яшел

А2. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны табыгыз.

а) ап-ак, кып-кызыл, зәп-зәңгәр

ә) аксыл, кызгылт, зәңгзрсу

б) ак, кызыл, зәңгәр

А3. Сыйфат ясагыч кушымчаларны табыгыз.

а) -да/-дә, -та/-тә

б) -га/-гә, -ка/-кә

ә) -гы/-ге, -кы/-ке

А4. Ясалма сыйфатларны табыгыз.

а) эшсез, моңлы

ә) ак, кара

б) коточкыч, үзйөрешле

А5. Кушма сыйфатларны табыгыз.

а) искиткеч, күпьеллык

ә) кунакчыл, милли

б) төнбоек, аккош

А6. Синоним сыйфатларны табыгыз.

а) мөгаллим, укытучы

ә) усал,явыз

б) матур, яхшы

А7. Чиста сүзенә антоним сыйфатны табыгыз.

а) усал

ә) пычрак

б) ямьсез

А8. Төсне белдерүче сыйфатны табыгыз.

а) күңелле

ә) тәмле

б) алсу

А9. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз.

а) тәмлерәк

ә) татлырак

б) әчкелтем

А10. Нисби сыйфатны табыгыз.

а) матур күлмәк

ә) көзге яңгыр

б) зур йорт

САН( 1 НЧЕ ВАР.)

А1. Нәрсә ул саналмыш?

а) цифр

ә)гарәп саннары

б) рим саннары

в) сан белән ачыкланган исем

А2.Саннар ясалышы ягыннан ничә төргә бөленә?

а) 7

ә) 6

б) 3

в) 4

А3.Кушма саннарны табыгыз.

а) унбер, уналты, унсигез

ә) өчтән ике, унҗиде мең

б) егерме, мең, биш

в) өч-дүрт, биш-алты

А4. Сан төркемчәләре ничә?

а) 4

ә) 3

б) 8

в) 5

А5. Микъдар саннарын билгеләгез.

а) берәү, унау, өчәү

ә) бер, ике, биш

б) беренче, тугызынчы

в) дүртәр, бишәр

А6.Никадәр? ничәләп? сорауларына кайсы сан җавап бирә?

а) чама

ә) бүлем

б) тәртип

в) җыю

А7. Дүртлеләр эләккәли җөмләсендә сан нинди җөмлә кисәге?

а) аергыч

ә) хәл

б) ия

в) сан

А8. Биш алма сүзтезмәсендә сан нинди җөмлә кисәге?

а) аергыч

ә) хәл

б) тәмамлык

в) ия

САН( 2 НЧЕ ВАР.)

А1. Нәрсә ул саналмыш?

а) санау интонациясе

ә)сан белән ачыкланган исем

б) рим саннары

в) гарәп саннары

А2.Саннар ясалышы ягыннан ничә төргә бөленә?

а) 9

ә) 5

б) 4

в) 2

А3.Тезмә саннарны табыгыз.

а) унбер, уналты, унсигез

ә) өчтән ике, унҗиде мең

б) егерме, мең, биш

в) өч-дүрт, биш-алты

А4. Сан төркемчәләре ничә?

а) 4

ә) 3

б) 5

в) 8

А5.Җыю саннарын билгеләгез.

а) берәү, унау, өчәү

ә) бер, ике, биш

б) беренче, тугызынчы

в) дүртәр, бишәр

А6.Ничәнче? сораына кайсы сан җавап бирә?

а) чама

ә) бүлем

б) тәртип

в) җыю

А7. Бишлеләр төшемә дә керми җөмләсендә сан нинди җөмлә кисәге ?

а) аергыч

ә) хәл

б) ия

в) сан

А8. Утыз кыз сүзтезмәсендә сан нинди җөмлә кисәге?

а) аергыч

ә) хәл

б) тәмамлык

в) ия

АЛМАШЛЫК ( 1 НЧЕ ВАРИАНТ)

А1. Җөмләдә алмашлык кайсы сүз төркемнәрен алмаштыра?

а) ия, хәбәр

ә) исем, сыйфат, сан, рәвеш

б) ярдәмлек сүз төркемнәрен

А2.Ясалышы ягыннан алмашлыклар ничә төргә бүленә?

а) 5

ә) 4

б) 8

А3. Тамыр алмашлыкларны табыгыз.

а) ниндидер, барлык, барча

ә) мин, без,кем

б) теләсә кем, әллә ни

А4. Юклык алмашлыкларын билгеләгез.

а) һәммә, үз, һәркем

ә) шул, шушы, теге

б) һичкем, һичнәрсә, берни

А5. Тартым алмашлыкларын табыгыз.

а) кем, нәрсә, ничә

ә) минеке, синеке, безнеке

б) барлык, бөтҗен, үз

А6. аларныкына алмашлыгы нинди төркемчәгә карый?

а) зат

ә) күрсәтү

б) тартым

А7.Минем алмашлыгы нинди килештә?

а) чыгыш

ә) баш

б) иялек

А8. Дөньяда дөреслек калганмы?

Кайчан соң җиңәрбез ялганны?(Р.Ә.) юлларыннан алмашлыкны табыгыз, төркемчәсен билгеләгез.

а) зат

ә)сорау

б)күрсәтү

А9. Шуларына алмашлыгының төркемчәсен һәм килешен күрсәтегез.

а) тартым алм., юнәлеш к.

ә) зат алм., иялек к.

б) күрсәтү алм., юнәлеш к.

АЛМАШЛЫК ( 2 НЧЕ ВАРИАНТ)

А1. Җөмләдә алмашлык кайсы сүз төркемнәрен алмаштыра?

а) аергыч,тәмамлык

ә) исем, сыйфат, сан, рәвеш

б) ярдәмлек сүз төркемнәрен

А2.Ясалышы ягыннан алмашлыклар ничә төргә бүленә?

а) 6

ә) 5

б) 8

А3. Тезмә алмашлыкларны табыгыз.

а) ниндидер, барлык, барча

ә) мин, без,кем

б) теләсә кем, әллә ни

А4. Билгеләү алмашлыкларын табыгыз.

а) һәммә, үз, һәркем

ә) шул, шушы, теге

б) һичкем, һичнәрсә, берни

А5.Сорау алмашлыкларын табыгыз.

а) кем, нәрсә, ничә

ә) минеке, синеке, безнеке

б) барлык, бөтҗен, үз

А6. Безгә алмашлыгы нинди төркемчәгә карый?

а) зат

ә) күрсәтү

б) тартым

А7.Үзегездән алмашлыгы нинди килештә?

а) чыгыш

ә) баш

б) иялек

А8. Кемдер гаепләр, җаным,

Бәлки аңламас...(Ш.М.) юлларыннан алмашлыкны табыгыз, төркемчәсен билгеләгез.

а) билгесезлек

ә)сорау

б)күрсәтү

А9. Кемне алмашлыгының төркемчәсен һәм килешен күрсәтегез.

а) тартым алм., юнәлеш к.

ә) сорау алм., төшем к.

б) күрсәтү алм., юнәлеш к.

ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘ

А1. Тезмә кушма җөмләне билгеләгез.

а) Көз җитте.

ә)Көз җитте.укулар башланды.

б) Көз җиткәч, укулар башланды.

А2. Көз җитте, ләкин көннәр җылы тора җөмләсенең төрен билгеләгез.

а) теркәгечле тезмә кушма җ.

ә) теркәгечсез тезмә кушма җ.

б) иярченле җөмлә

А3. Эшләгән тук булган,эшләмәгән юк булган җөмләсендә бәйләүче чараны күрсәтегез.

а) тезү интонациясе

ә) каршы кую интонациясе

б) санау интонациясе

А4. ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘЛӘР НИЧӘ ГАДИ ҖӨМЛӘДӘН ТОРАЛАР?

а)1

ә)2

б) 3

А5.Тезмә кушма җөмләдә сызык кайсы очракта куела?

а) гади җөмләләр күп булса

ә) ике җөмлә арасында кискен каршылыкны белдерү өчен

б) тезүче теркәгечләр белән бәйләнешкә кергәндә

А6. Юллар озын ( )юллардан да бигрәк уйлар озын.(Ә.Е.) җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела?

а) сызык

ә) нокта

б) өтер

А7.Өчиленең табигате матур( ) әмма кешеләре кырыс иде.(Ә.Ф.) җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела?

а) ике нокта

ә) өтер

б) сызык

А8. Эшлегә сәгать җитми, ... эшсезгә сәгать үтми мәкалендә төшеп калган теркәгечне табыгыз.

а) һәм

ә) яки

б) ә

А9. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә нинди теркәгечләр кулланыла?

а) тезүче

ә)ияртүче

б) теркәгеч сүзләр

ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘЛӘР (төзелеше ягыннан)

А1. Иярченле кушма җөмлә ничә гади җөмләдән тора?

  1. 5

  2. 2

  3. 3

А2.Төзелеше ягыннан иярчен җөмләләр ничә төргә бүленә?

  1. 6

  2. 3

  3. 2

А3. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә ничек атала?

  1. аналитик

  2. синтетик

  3. синтагматик

А5.Яңгырлар башланганчы, без икмәкне кайтарып өлгердек җөмләсе төзелеше ягыннан нинди җөмлә?

  1. синтетик

  2. аналитик

  3. аналитик һәм синтетик

А6. Эшкә теләк булса, беләк чыдар җөмләсенә туры килгән схеманы табыгыз.

  1. ( ... -са), [ ].

  2. ( ),[ ].

  3. [ ...-са], ( ).

А7. Кар бетү белән, җир астыннан умырзая калкып чыга җөмләсе төзелеше ягыннан нинди җөмлә?

  1. синтетик

  2. аналитик

  3. гади

А8. Җире аз кешеләр батраклыкка яллана иделәр җөмләсендә гади җөмләләр ничек бәйләнгән?

  1. -ләр кушымчасы ярдәмендә

  2. -ка кушымчасы ярдәмендә

  3. Янәшә тору чарасы ярдәмендә

А9. Мөнәсәбәтле сүзләр төзелеше ягыннан кайсы җөмләләрдә кулланыла?

  1. синтетик

  2. аналитик

  3. берсендә дә кулланылмый

А10. Син кая барсаң( ) мин шунда барам җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела?

  1. ике нокта

  2. өтер

  3. сызык

А11. Баш җөмләгә көттерү паузасы белән бәйләнгән иярчен җөмлә алдыннан нинди тыныш билгесе куела?

  1. ике нокта

  2. сызык

  3. өтер

А12.Син шундый итеп яз ( ) һәркем укый алсын! җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела?

  1. сызык

  2. өтер

  3. ике нокта

А13.Бүген самолет килмәс, чөнки көн буранлы җөмләсе төзелеше ягыннан нинди җөмлә?

  1. аналитик

  2. синтетик

  3. гади

А14.[ ], (әйтерсең...) схемасына туры килүче җөмләне билгеләгез.

  1. Җир, әйтерсең ак юрган.

  2. Җир ап-ак булган, әйтерсең аңа ак юрган ябылган.

  3. Җир ап-ак булган.

А15. Быел чәчү тиз тәмамланды: яз иртә килде җөмләсенә туры килүче схеманы табыгыз.

  1. [ ]: ( ).

  2. (...-ды): ( ).

  3. [...-ды ]: ( ).

А16.Сорау алмашлыгыннан торган мөнәсәбәтле сүз кайсы җөмләдә килә?

  1. баш җ.

  2. иярчен җ.

  3. синтетик җ.

А17.Аналитик иярчен җөмлә кушма җөмләне тәмамлый аламы?

1)юк

2)әйе

А18. Эш сөйгәнне ил сөяр җөмләсенең төзелеше ягыннан төрен әйтегез.

  1. аналитик

  2. синтетик

  3. гади җөмлә

А19. Марат өйгә кайткач, баскычтан күтәрелде һәм ишекне шакыды җөмләсе нинди җөмлә?

  1. тезмә кушма җөмлә

  2. иярченле кушма җөмлә

  3. гади җөмлә


© 2010-2022