Сыйныфтан тыш чара Разил Вәлиев белән очрашу кичәсе

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Разил Вәлиев белән очрашу кичәсе

Максат: Разил Вәлиев тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; шагыйрь белән горурлану хисе уяту; халык язучылары иҗатына, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Әдәби газета, газета-журнал мәкаләләре, китаплар күргәзмәсе, язучылар портреты, плакатлар, интерактив такта, видеоязма, презентация.

Сафин Илфат башкаруында « Елый- елый, сугыша - сугыша җирдә…» шигыре сәхнә артында яңгырый.

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, кадерле студентлар һәм укытучылар! Кичәбезне башлыйбыз. Кичәбезнең бизәге - Татар язучысы, Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Русия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан Югары Советы депутаты (1990-1995), 1995 елдан Татарстан халык депутаты, 2000 елдан Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Түбән Каманың мактаулы гражданины, Түбән Кама районының территориаль сайлау комиссиясе бер мандатлы Актүбә сайлау округыннан Татарстан Республикасы дәүләт советына депутатлыкка кандидат, "Җыен" фонды идарәсе рәисе,Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, "Кем ул кем" энциклопедиясендә биографиясе басылып, дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән якташыбыз - Разил Исмәгыйль улы Вәлиев.

Хәзер сүз Түбән Кама технология көллияте директоры Садретдинов Максуд Мидихәт улына бирелә.

- Шагыйрьнең тормыш юлына күз салганчы, аның сүзләренә язылган җыр тыңлап китәрбез. Фәйзетдинова Сабина "Сөембикә" җырын башкара.

- Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, 1965 елда Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М. Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала.

1972-1981 елларда Р. Вәлиев «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, әдәби бүлек мөдире, җаваплы сәркатип. 1981-1984 елларда Чаллы Язучылар оешмасының сәркатибе, 1984-1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986-2000 елларда Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры.

- "Начар кешедән яхшы шагыйрь, яхшы язучы чыга алмый торгандыр. Разилнең шигырьләрен, җырларын тыңлаганда, проза әсәрләрен укыганда мин шул турыда уйладым. Аның һәр әсәре халкыбыз язмышы өчен борчылып язылган, алар халкыбыз бәгыреннән өзелеп төшкән сыман.

Разил - моңлы, җырлы, уйлы егет. Көне-төне шигырь-җыр, повесть-пьеса гына язып утырса да, ул халкыбыз өчен бик зур эш эшләр иде. Ләкин кыю шәхесләр һәрчак фидакарь көрәшче дә була. Разилне мин халык язмышы өчен янып яшәүче иң фидакарь язучыларыбызның, көрәшче егетләребезнең берсе дип саныйм."- дигән җырчы Илһам Шакиров, Ә Разил абый үзе кеше хисләре турында ниләр әйтә соң? Игътибарыгызга Ярмөхәммәтова Айзилә башкаруында "Кеше" шигыре.

Туган як! Кеше беркайчан да туган ягын онытмый. Кешене туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате белән иркәли. Разил Вәлиев тә туган ягын, үскән җирен бервакытта да онытмый.Аның иҗатында әлеге темалар кызыл җеп булып сузылып баралар. "Кайтам инде дөня урап" шигыре нәкъ шул турыда, әсәрне Таһирова Зөһрә укый.

- Разил абыйның сүзләренә язылган 200дән артык җыр бар. Хәйбуллина Рүзилә башкаруында "Ядкарь " җыры.

- Разил әфәнде заман сулышын тоеп, яшьләрнең киләчәктә җирдә телебезне, илебезне, мәдәниятыбызны алга җибәреп, гореф - гадәтләребезне, йолаларыбызны дөньяга танытачакларына ышанып яшәүче әдибебез. Ләкин татар егете кайда гына булмасын, нинди генә хезмәт башкармасын туган җиренә тартыла. Абдуллин Илназ "Егет икән, әйдә егет булыйк..."шигырен сөйләп үтәр.

- Әни-җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тирбәткән. Разил Вәлиевнең әниләргә багышланган бик күп шигырләре, җырлары бар. Менә ул әнисе Таһирә апага хат яза. (видео "Әнкәйгә хат").

- Шагыйрә, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнәшеваның Разил Вәлиев шигырләренә язылган җырлар турында бик матур сүзләре бар. Әйдәгез бу сүзләрнең чынбарлыкка туры килүенә тагын бер тапкыр ышаныйк әле. Фәйзетдинова Сабина башкаруында "Таң җыры" яңгырый.

Разил абый тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Аның тәрҗемәсендә без Сергей Есенин, Рәсүл Гамзатов, Михаил Лермонтов, Генрих Гейне һ.б бик күп авторларның әсәрләрен укый алабыз. Ә хәзер исә Разил әфәнденең үз шигырен рус телендә тыңлап узыйк. (Эмиль Такачев "Гармонь" шигырен сөйли )

- Разил абый Вәлиевнең оныгы, 2009 елда дөньяның иң яшь гүзәл сылу кызы исеменә лаек булган Җәмилә Җиһаншина, белүебезчә, биергә ярата, Разил әфәнде татар милли рухын парламентта һәм әсәрләрендә генә яклап һәм саклап калмый, ә аны гаиләдә дә сеңдерә, оныкларына да күчерә.Игътибарыгызга татар халык биюе.

Разил абый күпләгән хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән мәкалә, очерклары, драма әсәрләре белән дә. халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапты. Бүген без аның шигрияте турында гына сүз алып бардык. Ә проза әсәрләре, сәясәт өлкәсендәге эшчәнлеге турында Разил абый безгә, бәлки, үзе сөйләр?

- Сүз кунагыбыз Разил Вәлиевкә бирелә. Нинди уйлар, нинди тойгылар белән килдегез, кичәбезне ямьләп сөйләсәгез иде. Рәхим итегез!

Талантлы якташыбыз! Без, технология көллияте укучылары, укытучылары, Разил абый, сезнең белән очрашуыбызга чиксез шатбыз.
Бик зур рәхмәт сезгә, Разил абый. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз.



© 2010-2022