Конспект и технологическая карта урока по татарскому языку Икмәк-табын көзгесе

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5нче сыйныф өчен

Икмәк - табын көзгесе

(мәдәнияттә һәм татар әдәбиятында икмәк концепты)

Насыбуллина Гулнур Закариевна, учитель татарского языка и литературы
МБОУ «Гимназия №12 с татарским языком обучения им. Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани

Максат: "икмәк" сүзенең лингвокультурологик портретын төзү.

Бурычлар:

белем бирү: лингвокультурологик күнекмәләрне ныгыту: контекст эчендәге синонимнар аша "икмәк" сүзенә концептуаль анализ бирү; бирелгән жанрда концептны иҗади сурәтли белү;

үстерешле: тема турында төрле чыганаклар, картиналар ярдәмендә яңа мәгълүмат бирү ;

тәрбияви: укучыларның мораль-этик һәм эстетик даирәсенә тәэсир итү аша, белем һәм әхлак гармониясенә ирешү.

Технология: кейс-стади.

Эш формасы: төркемнәрдә һәм индивидуаль.

Җиһазлау: проектор, ноутбук презентация.

Дәрес барышы

Укытучы: Бүгенге дәресебездә без сезнең белән кешелек дөньясына куәт, көч бирүче иң әһәмиятле әйбер турында сөйләшербез.

Кешелек дөньясының тереклеге өчен кирәк булган иң әһәмиятле әйбер нәрсә икән ул?

Мин сезгә хәзер шул турыда әкият укып китәм.

Бер көнне Алтын белән Бөртек бәхәсләшкәннәр.

Алтын (үзен бик зурга куеп, башын күтәреп). Дөньяда миннән дә бай юк, иң кирәклесе мин,-дип, мактанырга тотынган.

Бөртек (гаҗәпләнеп, башын аска иеп). Ничек инде, миннән дә кирәкле нәрсә бу дөньяда юк.

Алтын. Менә нәрсә, башак дус, Минем белән ил санлаша. Илләр бер-берсе белән сату иткәндә, минем белән алыш -биреш ясыйлар. Иң байы, иң кирәклесе мин булам.

Бөртек. Кешеләргә куәт, көч бирүче мин. Һәр көн иртән аларның өстәлләрендә мин торам. Мин булмасам, аларның кәефләре китә, шулай булгач, иң кирәклесе мин.

(Алтын белән Бөртек шулай озак әйткәләшкәннән соң, икесе бер фикергә киләләр.)

Алтын. Әйдә, Акылдан сорыйбыз?

Бөртек. Ул безгә акыллы киңәш бирер, без чын дөресен белербез.

Алтын белән Бөртек Акылга үзләренең ни өчен бәхәсләшүләрен сөйләп бирәләр.

Акыл (Алтын янына килеп). Дөрес, син бай, син кирәкле, синең белән ил идарә итеп була. Синең белән кешеләр санлашалар, ләкин Бөртектән башка яшәп булмый. Кулда алтын тотып кына тамак туйдырып булмый. Ач тамакка алтын күренми. Шулай булгач, иң кирәклесе Бөртек була инде аның.

Укытучы: сез Акыл белән килешәсезме?

Слайд№ 2. Димәк, тормыш өчен иң кирәкле нәрсә -ул икмәк. Без бүген икмәк турында сөйләшербез. Аның кыйммәтен тагын да тирәнрәк аңларга өйрәнербез.

Нәтиҗәне дәфтәргә язып кую

Слайд№3. Укытучы: Укучылар, минем сезне Энҗе Мөэминованың икмәк турындагы шигыре белән таныштырып китәсем килә (сәнгатьле итеп укып чыгалар).

Икмәк.

Яшәү чыганагы - кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Көр табынның тора түрендә.

Икмәк - игенченең җан җылысы,

Җир - анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә - тормыш мәгънәсе

Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме -

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

Шигырьдә нәрсәгә мәдхия җырлана?

Слайд№4. Шигырьдән "икмәк" сүзенең контексттагы синонимнарын алып дәфтәрләрегезгә языгыз. Язмагыз " Икмәк ул- " дип башланып китәргә тиеш.

Икмәк ул - кояш нуры.

Икмәк ул - җир җылысы.

Икмәк ул - игенченең җан җылысы.

Икмәк ул - җир- анага кадер - хөрмәте.

Икмәк ул - һәр йөрәкнең яшәү тамыры.

Икмәк ул - тормыш мәгънәсе.

Икмәк ул - бәхет.

Икмәк ул - хезмәт.

Икмәк ул - ирек.

Икмәк ул - яшәү яме.

Укытучы: Икмәк сүзе нинди сүзләр белән янәшә йөри? (Әти - әни, Ватан.)

Икмәк сүзен әти- әни, Ватан сүзләре белән алыштырып, язып алган контекстуаль синонимнар белән укып карагыз (укыйлар).

Укытучы: Шигырьнең төп идеясен әйтеп карыйк.

Слайд№5.Укучылар: Икмәк - әти- әни, Ватан кебек иң кирәкле нәрсә. Аннан башка тормыш юк.

Әти - әни сиңа тормыш бүләк итә, Ватан сине үзенә сыендыра, ә икмәк- яшәү өчен көч- куәт бирә. Алардан башка җирдә тормыш юк. Бу өч төшенчә аерылгысыз (дәфтәргә язып куялар).

Слайд№6-7. Укытучы: Әти- әниләрегез ипигә ничек мөрәҗәгать итәләр?

Укучылар: Ипи, ипекәй икмәк...

Укытучы: Тәмле икмәк табынга нинди юллар аша килә? Бу сорауга җавап бирү өчен, без сезнең белән рәсемле хикәя төзербез. Бирелгән рәсемнәрне эзлекле рәвештә урнаштырыгыз һәм кыскача гына сөйләгез.

Слайд№8. Икмәкнең табынга килү юллары бик катлаулы һәм озын : кыр, ындыр табагы, тегермән, мич, табын (дәфтәргә языла).

Сезнең алдыгызда күренекле шагыйрьләребезнең шигырьләреннән өзекләр ята. Шушы рәсемле хикәя эчтәлегенә туры килә торган шигырьне табып, сәнгатьле итеп укып чыгыгыз.

Слайд№9. Ипи булса табында

Роберт Миңнуллин

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә-

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында,

Булдырам мин барын да!

Слайд№10.Укытучы: Икмәк табынга килсен өчен кемнәр көч түгә?

Укучылар: Игенчеләр.

Ничек уйлыйсыз, аларның хезмәте җиңелме? Әйдәгез, сезнең белән шул турыда мультфильм карап китик. ("Икмәк" мульфильмын онлайнрежимында карау.)

Слайд№11. Сорауга җавап алу, нәтиҗә ясау. Игенне игү һәм аны югалтуларсыз җыеп алып, икмәк пешереп табынга кую бик зур хезмәт, тырышлык, көч, түземлелек таләп итә (дәфтәргә языла).

СКонспект и технологическая карта урока по татарскому языку Икмәк- табын көзгеселайд№12. Төркемнәрдә эш. Бирелгән картиналарның эчтәлегенә туры килә торган шигырь юлларын дөрес итеп урнаштыр.

Конспект и технологическая карта урока по татарскому языку Икмәк- табын көзгесеКонспект и технологическая карта урока по татарскому языку Икмәк- табын көзгесе

1. Игенчеләр күпме тир түкмәгән

Һәр бөртеге өчен икмәкнең?

Ашауларын онытып, буразнада

Үткәргәннәр күпме таңнарын!

Һәр башакны саклап калган алар.

Җил давыллар ярсып килгәндә.

Шулар иккән икмәк...Бөртеген дә

Төшермәгез аның идәнгә.

2. Мичтән чыккан җылы икмәк белән

Сыйлый әнкәм, сыйлый барысын.

Аннан искә ала басуларда

Үскән чагын бодай-арышның.

3. Икмәк! Каршыбызда олуг,

Галиҗәнап икмәк.

Анда - шатлык, анда бәхет,

Анда - илһам вә хикмәт.

Укытучы: Шигырь юлларынан икмәкне атаучы метафораларны алып языгыз (олуг, галиҗәнап икмәк).

Укытучы: Икмәк! Бу сүз - ана исеме белән янәшә торырлык олы сүз. Икмәк турында бер генә көн уйламый калган кеше бармы икән дөньяда? Күпме шигырь, күпме роман язылган икмәк турында! Чыннан да, шулкадәр мактаулы, олы, шулкадәр изге саналган, йортыбызга бәхет алып килгән икмәкне ихтирам итәбезме? Дөресрәге, без икмәкне ашый беләбезме? диясем килә минем. Дәфтәрегезгә "Без икмәкне ихтирам итә беләбезме?" дип язып кую.

Нәби Дәүлиең "Икмәк " хикәясе нәрсә турында?

Икмәк

Беркөнне без бер танышым белән иртәнге тыныч, бик матур вакытта Аккош күле янындагы яшел алан аша сузылган сукмак буйлап сөйләшә-сөйләшә кайтып килә идек.

Менә шушы карап туймаслык гүзәл аланда, аллы-гөлле чәчәкләр үскән палас өстендә ертылып ташланган газета кисәкләре, буш консерв савытлары, шешә ватыклары күреп сәерсенеп калдык. Хәер, нигә гаҗәпләнергә? Ял көннәреннән соң безнең урманнарыбызда, елга һәм күл буйларында бу инде гадәти күренешкә әйләнеп бара. Кемнәрдер ялга чыгып, рәхәтләнеп хозурланалар да, киләсе атнада да тагын шунда ук ял итәсе урыннарын шулай чүп-чар белән «бизәп» китәләр. Ә бу юлы без анда - монда ташланган икмәк телемнәрен дә күрдек. Хәтта бер агач төбендә бер бөтен икмәк аунап ята иде.

Үзебез дә сизмәстән, шул икмәккә карап, тук­тадык та телсез калган кебек булдык. Шулай рәхимсез ташланып калдырылган шушы изге икмәк өчен безгә дә бик уңайсыз булып тоелды. Дөресен әйткәндә, без оялдык. Кемнеңдер бу мәрхәмәтсезлеге өчен без дә җаваплы идек шикелле.

Бу икмәкне кем ташлаган? Ул рәхимсез бәндәнең исеме ничек? Имзасын язмаган, тамгасын да калдырмаган. Бар, белеп кара. Бәлки, ул бу минутларда кибеттән тагын икмәк алып, өенә тыныч кына кайтып килә торгандыр. Мин аңа гражданин «Икс» дип кушамат бирдем. Ул дөньяда юк кеше түгел. Без аның белән бер түбә астында гомер итәбез. Без әле аның белән: «Хәерле иртә!» - дип, кү ­ решеп тә йөри торганбыздыр. Агач төбенә бербөтен икмәкне ташлап китүче әнә шул үзе - гражданин «Икс» дигән кеше. Юк, моңа тузеп торырга ярамый. Мин аның белән йөзгә-йөз килеп, күзгә - күз карашып сөйләшергә телим.

Гражданин «Икс»!

Сиңа иң элек берничә сорау: икмәкнең кайда һәм ничек үскәнен күргәнең бармы? Тагын: икмәк нәрсә ул? Сизәм, синең җавап әзер: «Икмәк кырда үсә, җирне трактор белән сөрәләр дә орлык чәчәләр, комбайн белән урып-җыеп алалар», - диярсең син. - Икмәкнең нәрсә икәнен кем белми, юк-бар сораулар биреп баш катырма, иптәш автор», - дип тә әйтерсең әле син.

Менә шушы кырда инде трактор җир сөргән, орлык чәчкән, ә хәзер комбайн урып-җыеп, сугып бара. Бу биек арышлар, бу куе бодайлар син әйткәнчә генә үсмиләр шул. Бу җирләргә яңгыр гына яумаган, монда игенченең маңгай тирләре дә тамган. Ә кайбер вакытларда, бәлки, бу кырларны кешенең күз яшьләре дә чылаткандыр. Игенче язын, көзен яңгыр астында калмаганмы? Үзәк өзгеч җилләр дә сызланмаганмы? Монда йокысыз төннәр дә бар, җәфалы көннәр дә бар. Кибеттән икмәк алганда шул хәлләр исеңә төшсә, бәлки, син ул кешенең хезмәтен аяк астына ташламас идең. Әгәр уйлабрак карасаң, бу җир туфрагы инде мең еллар буена кулдан кулга күчеп килгән. Бу җирләрдә кояш җылысы гына түгел, йөрәк җылысы да калган. Син, гражданин «Икс», нәкъ әнә шул турыда әйтергә оныттың. Син үзең икмәк ашасаң да, тәмен әле һаман белми йөрисең икән. Монысы да бик кызганыч. Син безнең арабызда берүзең генә булсаң, бәлки, сиңа бу турыда сөйләп торырга да кирәк булмас иде. Нигә синең исемең белән кәгазь пычратырга? Ләкин синең шикелле «Икс»лар атлаган саен очрап тора. Кемнең урамнарда, вокзал буйла­рында, хәтта паркларда да анда-монда аунап яткан икмәк телемнәрен күргәне юк! Бу бит шул «Икс» дигән кешеләр эше. Без күп вакытта шул «Икс» дигән бәндәләр белән очрашканда күрмәмешкә салынып тыныч кына узып китәбез. Бездә тәртип бозучыларга каршы закон буенча чара күрелә, ә менә синең белән нишләргә соң, гражданин «Икс»? Сиңа карата да яңа закон чыгарыргамы? Андый закон бар инде. Ул бик күптән, кешелек белән бергә, бер көндә туган. Ул законның исеме - Намус. Менә шул законны син оныткансың, гражданин «Икс».

Бу беркайда да язылмаган закон. Икмәккә ихтирам, кешегә мәхәббәт! Бу сүзләр йөрәктә яши. Шуңа күрә дә алар тормыш законы дип аталырга хаклы. Бу законны үтәү - һәркемнең изге бурычы.

Нәби Дәүли.

Әсәр нәрсә турында? (кешеләрнең икмәккә мөнәмсәбәте турында).

Язучы әйткән фикерне үз сүзләрегез белән әйтеп карагыз. Дәфтәргә язып куегыз.

Слайд№13. Без икмәкне ихирам итә беләбезме? Икмәкне ихтирам итү ул - кешене ихтирам итү дигән сүз. Шуңа күрә без аны ихтирам итәргә, аны сакларга тиеш. Аны әрәм- шәрәм итүчеләргә кисәтү ясарга тиеш.

Слайд№15. Төркемнәрдә эш. Икмәк формуласын язу

Әти-әни+Ватан +Икмәк = Хезмәт+Мәхәббәт+Ихтирам

Дәфтәргә язылган хикәяне укыту.

Өй эше. Дәфтәргә язылган хикәяне икмәк турындагы мәкальләр белән тулыландырып язарга."Икмәк" сүзенә яңа формулалар уйларга.

Казан шәһәре Мәскәү районы

Ф. Г. Аитова исемендәге

татар телендә белем бирүче

12нче гимназиясенең югары

квалификацион категорияле

укытучысы Насыйбуллина

Гөлнур Зәкәрия кызының

"Икмәк- табын күрке" темасына

төзелгән технологик картасы

Тема

Икмәк - табын күрке

Сыйныф

4нче сыйныф

Максат

"Икмәк" сүзенең лингвокультурологик портретын төзү.

Бурычлар:

Белем бирү: лингвокультурологик күнекмәләрне ныгыту: контекст эчендәге синонимнар аша "икмәк" сүзенә концептуаль анализ бирү; бирелгән жанрда концептны иҗади сурәтли белү.

Үстерелешле: теманың эчтәлеген ачу өченґ, төрле чыганаклар, картиналар ярдәмендә яңа мәгълүмат бирү.

Тәрбияви: укучыларның мораль-этик һәм эстетик даирәсенә тәэсир итү аша, белем һәм әхлак гармониясенә ирешү.

Көтелгән нәтиҗәләр

Предмет буенча:

Икмәкне табынга китерүнең искиткеч авыр һәм озак хезмәт булуын белү. Икмәк концпектын дөрес һәм эзлекле итеп телдән һәм язмача сурәтли белү.

Шәхси: Икмәк турында төрле чыганаклардан (әкият, шигырь, хикәя) алынган мисаллларга гомумкешелек нормаларыннан һәм әхлак, этик кыйммәтләрдән чыгып бәя бирү.

Метапредметлы:

Регулятив: укытучы ярдәмендә уку эшчәнлеген планлаштыра белү. Тәкъдим ителгән план буенча дәрескә кирәкле әсбаплардан файдалана белү (дәреслек, эш дәфтәре, карточкалар, мультимедиа материалы). Дәрестәге эшчәнлекнең максатын билгели белү.

Танып- белү. Таныш булмаган әдәби әсәрләрне , сән-гать чараларын анализлау, чагыштыру, төркемләү. Укытучы ярдәмендә нәтиҗәләр ясау, бирелгән мәгълүматны эшкәртү, аны үзгәртү.

Коммуникатив: үз карашыңны башкаларга җиткерү.Фикереңне телдән һәм язмача әйтеп бирү. Башкаларны тыңлый һәм ишетә белү. Бирелгән сорауга җавап бирә белү. Парлап һәм төркемдә үзара килешеп эшли белү. Парлап эшләгәндә төрле рольләрдә үзеңне сынап карау.

Төп төшенчәләр

Икмәк, табын, игенче,уңыш, тегермән.

Укытуның техник чаралары

Компьютер, проектор, экран, презентация, рәсемле карточкалар, теманы яктырткан сүзлек карточкалары, сюжетлы картиналар.

Оештыру формалары

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Технология

Кейс-стади.



Дәрес этабы һәм аның максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗәләр

I. Оештыру өлеше

Максат: укучы-ларны дәресне эмоциональ ка-бул итәргә әзер-ләү.

2. Белемнәрен актуальләште-рү

Максат: укучы-ларда дәрескә кызыксыну уяту. Эмоциональ тәэ-сир итү аша аларны интел-лектуаль эшчән-леккә хәзерләү.

Эш ритмына кертеп җибәрү. Дәрескә хәзерлекне тикшерү.


Дәрес темасын, максатын ачыклауга этәрү. (Кешелек дөньясының тереклеге өчен кирәк булган иң әһәмиятле әйбер нәрсә икән ул?)

Эш урынын көйләү.


Укытучы һәм иптәшләребе-лән үзара хез-мәттәшлекә хәзерләнү


Дәрескә хәзерлекләрен бәяли белү


Игътибарлы булу, тыңлый белү


3. Дәрес тема-сын, максатын ачыклау.

Максат:яңа мәгълүмат

бирү, аны бул-ган белемнәре белән тулылан-дыру.

"Бөртек, Алтын һәм Акыл" әкиятен уку.

Бер көнне Алтын белән Бөртек бәхәсләшкәннәр.

Алтын (үзен бик зурга куеп, башын күтәреп). Дөньяда миннән дә бай юк, иң кирәклесе мин,-дип, мактанырга тотынган.

Бөртек (гаҗәпләнеп, башын аска иеп). Ничек инде, миннән дә кирәкле нәрсә бу дөньяда юк.

Алтын. Менә нәрсә, башак дус, Минем белән ил санлаша. Илләр бер-берсе белән сату иткәндә, минем белән алыш -биреш ясыйлар. Иң байы, иң кирәклесе мин булам.

Бөртек. Кешеләргә куәт, көч бирүче мин. Һәр көн иртән аларның өстәлләрендә мин торам. Мин булмасам, аларның кәефләре китә, шулай булгач, иң кирәклесе мин.

(Алтын белән Бөртек шулай озак әйткәләшкәннән соң, икесе бер фикергә киләләр.)

Алтын. Әйдә, Акылдан сорыйбыз?

Бөртек. Ул безгә акыллы киңәш бирер, без чын дөресен белербез.

Алтын белән Бөртек Акылга үзләренең ни өчен бәхәсләшүләрен сөйләп бирәләр.

Акыл (Алтын янына килеп). Дөрес, син бай, син кирәкле, синең белән ил идарә итеп була. Синең белән кешеләр санлашалар, ләкин Бөртектән башка яшәп булмый. Кулда алтын тотып кына тамак туйдырып булмый. Ач тамакка алтын күренми. Шулай булгач, иң кирәклесе Бөртек була инде аның.

Укытучы: сез Акыл белән килешәсезме?

Слайд № 2. Бирелгән сорауга җавап алу. 1нче нәтиҗәне ясау:

Тормыш өчен иң кирәкле нәрсә ул - икмәк.

Без бүген икмәк турында сөйләшербез. Аның кыйммәтен тагын да тирәнрәк аңларга өйрәнербез.

1.Аңлап тың-лау, сорауга җавап әзерләү. Җавапка дәлил-ләр эзләү.









Нәтиҗә өчен фикер туплау. Укытучы бе-лән берлектә ясалган нәти-җәне дәфтәргә язып кую. Дәреснең тема-сын, максатын билгеләү.

Диалог аша укытучы белән берлектә укыту бурычын чишү.

Бирелгән сорауны аңлап, телдән җавап бирү.








Дөрес, дәлилле нәтиҗә ясау.

4. Яңа теманы өйрәнү һәм ныгыту

Максат: яңа белем алуда

бердәм эшчән-лек оештыру.

Дәрестә алган белемнәрен би-ремнәр үтәгәндә куллана белү.















































































5. Дәрескә йом-гак

Максат: дәрестә алынган эш- кү-некмәләрен тик-шерү.

6.Өй эше

Максат: дәрестә алынган белем-не, мәгълүматны куллана белү.

Слайд№3.

1.Энҗе Мөэминованың "Икмәк" дигән шигырен уку.

Икмәк

Яшәү чыганагы - кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Көр табынның тора түрендә.

Икмәк - игенченең җан җылысы,

Җир - анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә - тормыш мәгънәсе

Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме -

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

Биремнәр.

1. Сорау: шигырьдә нәрсәгә мәдхия җырлана?

2."Икмәк"сүзенең контексттагы синонимнарын табып дәфтәр-ләргә язу. Язма " Икмәк ул- " дип башланып китәргә тиеш.

3.Слайд №4.

Тикшерү.Контекстуаль синонимнар.

Икмәк ул - кояш нуры.

Икмәк ул - җир җылысы.

Икмәк ул - игенченең җан җылысы.

Икмәк ул - җир - анага кадер - хөрмәте.

Икмәк ул - һәр йөрәкнең яшәү тамыры.

Икмәк ул - тормыш мәгънәсе.

Икмәк ул - бәхет.

Икмәк ул - хезмәт.

Икмәк ул - ирек.

Икмәк ул - яшәү яме.

4. Шигырьнең төп идеясен атау, нәтиҗә ясау.

Слайд №5.

2 нче нәтиҗә. Икмәк - әти- әни, Ватан кебек иң кирәкле нәрсә. Аннан башка тормыш юк. Әти - әни сиңа тормыш бүләк итә, Ватан сине үзенә сыендыра, ә икмәк- яшәү өчен көч- куәт бирә. Алардан башка җирдә тормыш юк. Бу өч төшенчә аерылгысыз

  1. Слайд№ 6-7.

Сорау: әти-әниләрегез ипигә ничек мөрәҗәгать итәләр?

Тәмле икмәк табынга нинди юллар аша килә? Сорауга җавап рәсемле хикәя төзү аша бирелә.



  1. Берничә шигырь арасыннан

рәсемле хикәя эчтәлегенә туры килә торган шигырьне сайлап алып сәнгатьле итеп укырга.

А).Иген дулкынынды йөргән сыман

Әкрен генә килә комбайн.

Байлык артсын әйдә, муллык артсын

Шушы кырлар аша көн саен.

Б).Икмәк булса, күңел күтәренке,

Икмәк- бөтен тормыш нигезе.

Әй, игенче, яңа җиңүләргә

Чакыр әйдә тагын син безне.

В). Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә-

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында,

Булдырам мин барын да!

Слайд №8. Тикшерү.

Ипи булса табында

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә-

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында,

Булдырам мин барын да!

Роберт Миңнуллин

5. Нәтиҗә ясату.





  1. Сорауларга җавап эзләү һәм нәтиҗә ясау.

Икмәк табынга килсен өчен кемнәр көч түгә? (Игенчеләр.)

Ничек уйлыйсыз, аларның хезмә-те җиңелме? ("Икмәк" мульт-фильмын Онлайн режимында карау.) youtube.com/watch?v=N2UyhiTBZMQ



6. Слайд №12.

"Үз парларын тап" дидактик уен.

7. Слайд №13. Биремне тикшерү.


8.Яңа әдәби әсәр кабул итәргә әзерләү.

Укытучының кереш сүзе.

Икмәк! Бу сүз - ана исеме белән янәшә торырлык олы сүз. Икмәк турында бер генә көн уйламый калган кеше бармы икән дөньяда? Күпме шигырь, күпме роман язылган икмәк турында! Чыннан да, шулкадәр мактаулы, олы, шулкадәр изге саналган, йортыбызга бәхет алып килгән икмәкне ихтирам итәбезме? Дөресрәге, без икмәкне ашый беләбезме? диясем килә минем. Дәфтәрегезгә "Без икмәкне ихтирам итә беләбезме?" дип язып кую.

Нәби Дәүлиең "Икмәк " хикәясе нәрсә турында?

Икмәк

Беркөнне без бер танышым белән иртәнге тыныч, бик матур вакытта Аккош күле янындагы яшел алан аша сузылган сукмак буйлап сөйләшә-сөйләшә кайтып килә идек.

Менә шушы карап туймаслык гүзәл аланда, аллы-гөлле чәчәкләр үскән палас өстендә ертылып ташланган газета кисәкләре, буш консерв савытлары, шешә ватыклары күреп сәерсенеп калдык. Хәер, нигә гаҗәпләнергә? Ял көннәреннән соң безнең урманнарыбызда, елга һәм күл буйларында бу инде гадәти күренешкә әйләнеп бара. Кемнәрдер ялга чыгып, рәхәтләнеп хозурланалар да, киләсе атнада да тагын шунда ук ял итәсе урыннарын шулай чүп-чар белән «бизәп» китәләр. Ә бу юлы без анда - монда ташланган икмәк телемнәрен дә күрдек. Хәтта бер агач төбендә бер бөтен икмәк аунап ята иде.

Үзебез дә сизмәстән, шул икмәккә карап, тук­тадык та телсез калган кебек булдык. Шулай рәхимсез ташланып калдырылган шушы изге икмәк өчен безгә дә бик уңайсыз булып тоелды. Дөресен әйткәндә, без оялдык. Кемнеңдер бу мәрхәмәтсезлеге өчен без дә җаваплы идек шикелле.

Бу икмәкне кем ташлаган? Ул рәхимсез бәндәнең исеме ничек? Имзасын язмаган, тамгасын да калдырмаган. Бар, белеп кара. Бәлки, ул бу минутларда кибеттән тагын икмәк алып, өенә тыныч кына кайтып килә торгандыр. Мин аңа гражданин «Икс» дип кушамат бирдем. Ул дөньяда юк кеше түгел. Без аның белән бер түбә астында гомер итәбез. Без әле аның белән: «Хәерле иртә!» - дип, күрешеп тә йөри торганбыздыр. Агач төбенә бербөтен икмәкне ташлап китүче әнә шул үзе - гражданин «Икс» дигән кеше. Юк, моңа тузеп торырга ярамый. Мин аның белән йөзгә-йөз килеп, күзгә - күз карашып сөйләшергә телим.

Гражданин «Икс»!

Сиңа иң элек берничә сорау: икмәкнең кайда һәм ничек үскәнен күргәнең бармы? Тагын: икмәк нәрсә ул? Сизәм, синең җавап әзер: «Икмәк кырда үсә, җирне трактор белән сөрәләр дә орлык чәчәләр, комбайн белән урып-җыеп алалар», - диярсең син. - Икмәкнең нәрсә икәнен кем белми, юк-бар сораулар биреп баш катырма, иптәш автор», - дип тә әйтерсең әле син.

Менә шушы кырда инде трактор җир сөргән, орлык чәчкән, ә хәзер комбайн урып-җыеп, сугып бара. Бу биек арышлар, бу куе бодайлар син әйткәнчә генә үсмиләр шул. Бу җирләргә яңгыр гына яумаган, монда игенченең маңгай тирләре дә тамган. Ә кайбер вакытларда, бәлки, бу кырларны кешенең күз яшьләре дә чылаткандыр. Игенче язын, көзен яңгыр астында калмаганмы? Үзәк өзгеч җилләр дә сызланмаганмы? Монда йокысыз төннәр дә бар, җәфалы көннәр дә бар. Кибеттән икмәк алганда шул хәлләр исеңә төшсә, бәлки, син ул кешенең хезмәтен аяк астына ташламас идең. Әгәр уйлабрак карасаң, бу җир туфрагы инде мең еллар буена кулдан кулга күчеп килгән. Бу җирләрдә кояш җылысы гына түгел, йөрәк җылысы да калган. Син, гражданин «Икс», нәкъ әнә шул турыда әйтергә оныттың. Син үзең икмәк ашасаң да, тәмен әле һаман белми йөрисең икән. Монысы да бик кызганыч. Син безнең арабызда берүзең генә булсаң, бәлки, сиңа бу турыда сөйләп торырга да кирәк булмас иде. Нигә синең исемең белән кәгазь пычратырга? Ләкин синең шикелле «Икс»лар атлаган саен очрап тора. Кемнең урамнарда, вокзал буйларында, хәтта паркларда да анда-монда аунап яткан икмәк телемнәрен күргәне юк! Бу бит шул «Икс» дигән кешеләр эше. Без күп вакытта шул «Икс» дигән бәндәләр белән очрашканда күрмәмешкә салынып тыныч кына узып китәбез. Бездә тәртип бозучыларга каршы закон буенча чара күрелә, ә менә синең белән нишләргә соң, гражданин «Икс»? Сиңа карата да яңа закон чыгарыргамы? Андый закон бар инде. Ул бик күптән, кешелек белән бергә, бер көндә туган. Ул законның исеме - Намус. Менә шул законны син оныткансың, гражданин «Икс».

Бу беркайда да язылмаган закон. Икмәккә ихтирам, кешегә мәхәббәт! Бу сүзләр йөрәктә яши. Шуңа күрә дә алар тормыш законы дип аталырга хаклы. Бу законны үтәү - һәркемнең изге бурычы.

Әсәр нәрсә турында? (Кешеләрнең икмәккә мөнәсәбәте турында.)


Слайд№13. Без икмәкне ихирам итә беләбезме? Икмәкне ихтирам итү ул - кешене ихтирам итү дигән сүз. Шуңа күрә без аны ихтирам итәргә, аны сакларга тиеш. Аны әрәм- шәрәм итүчеләргә кисәтү ясарга тиеш.

8. Слайд№15-16.

Төркемнәрдә эш. Икмәк формуласын язу һәм тикшерү.

Әти-әни+Ватан +Икмәк = Хезмәт+Мәхәббәт+Ихтирам


9.Дәфтәргә язылган хикәяне укыту. Икмәккә, игенчегә бәйле төшенчәләрне кабатлау.


Өй эше. Дәфтәргә язылган хикәяне икмәк турындагы мәкальләр белән тулыландырып язарга."Икмәк" сүзенә яңа формулалар уйларга.

1.Сүзлек языл-ган карточка-ларны уку, ан-нан дәрес ба-рышында фай-далану.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку



Индивидуаль эшлиләр.

Парлап эшли-ләр


Слайд №4.

Язмаларны тикшерәләр.




Иң матур фи-керләрне сай-лыйлар һәм дәфтәргә яза-лар.



Төркемнәрдә эшләү. Карти-налар эчтәлеге-нә туры килгән шигъри юллар-ны урнаштыру


Карточкалар белән эшләү





Бирем үтәле-шен тикшерү Ни өчен бу шигырь юлла-рын сай-лауларын аң-лату.


9нчы слайд

3 нче нәтиҗә-не ясыйлар, дәфтәргә яза-лар. Икмәкнең табынга килү юллары бик катлаулы һәм озын: кыр, ын-дыр табагы, тегермән, мич, табын. Фикер дәфтәргә язы-ла.

Икмәк турында мультфильм карау.

Слайд №11 4 нче нәтиҗәне ясау, дәфтәргә язу.

Игенне игү һәм аны югалтуларсыз җыеп алып, икмәк пеше-реп табынга кую бик зур хезмәт, ты-рышлык, көч, түземлелек таләп итә.

Төркемнәрдә карточкалар белән эш.

Үз фикерләрен дәлилләп тик-шерү.





Сорауны дәфтәргә язу.

Берничә укучы-ның хикәяне сәнгатьле укуы.

































Язучы әйткән фикерне үз сүзләре белән әйтеп карау, иң матурын,төгә-лен сайлап алу, дәфтәрләргә язу.


Төркемнәрдә эш. Карточкада бирелгән тө-шенчәләр ярдә-мендә икмәк сүзе белән формула уйлап язу.

Дәфтәрдә эш.



Дәфтәргә язу.

Бирелгән бе-лешмәләрдән файдалана белү күнекмәсе.

Шигъри текст өстендә эшли белү

Үзара контроль



Бер фикергә килү. Аны тө-зек җөмләләр белән әйтә белү.

Биремне үтәү юлларын эзләү һәм сайлау.

Булган белем-нәрен актуаль-ләштерү.Чагыштыру, тәңгәл-ләштерү күнек-мәләре.

Образлы күзаллау күнекмәләре.

Үзара бер фикергә килү күнекмәсе.



Фикерне төгәл, кыска, аңлаеш-лы итеп әйтә белү. Бер- бер-сенең фикерен тулыландыру


Үзара сөйләшү, әңгәмә алып бару культу-расы.

Рәсемнәргә карап аның эчтәлеген кыскача бирү осталыгы.

Таныш булма-ган шигъри текстларны аңлап уку.

Төркемнәрдә эшләү күнек-мәсе


.


Биремне төгәл, дөрес үтәү.



Мөстәкыйль фикерли белү сәләте.



Мультфильм эчтәлеге буен-ча куелган со-рауга җавап бирү.

Фикер төгәл-леге,тирәнлеге.




Үзара хезмәттәшлек күнекмәсе.



Игътибар белән тыңлау.



Җаваплылык хисе. Сорауга дөрес җавап бирү теләге. иҗади якын килү.

































Бер- берсенең җавабына өстә-мәләр кертү,

тулыландыру, баету.



Алдан алынган һәм дәрестә ишеткән мәгъ-лүматны кул-лана белү.


Дәрестә алын-ган белем турында сөйли белү.


Бирелгән текстка өстә-

мәләр кертү. халык авыз иҗатын фай-далану.

Кулланылган әдәбият

  1. Бәйрәмнәр, туйлар өчен. - "Раннур" нәшрияты, 1999

  2. Татар балалар әдәбияты. Шигырьләр һәм пьесалар. - Тарих, 2003

  3. "Икмәк" мультфильм.- youtube.com/watch?v=N2UyhiTBZMQ

  4. Татар балалар поэзиясе антологиясе / Төзүче һәм кереш авторы. - Казан - Татар. кит. нәшр., 1980.



27



© 2010-2022