Конспект урока на тему: Минем гаилэм

Раздел Другое
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Минем гаиләм

Класс: 5 сыйныф

Максат: 1.Укучыларны гаилә турында сөйләргә өйрәтү.

2. Балаларның тыңлау,аңлап уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.Тыңлаганда укучыларның игътибарларын тупларга, ихтыяри көчәнеш ясарга өйрәтү. Авазларны дөрес әйтеп, аңлап укуларына ирешү.

3. Татар телен өйрәнүнең әһәмиятен ачыклау, оста аралашуга омтылыш уяту. Рус һәм татар гаиләләрендә уртак кыйммәтлекләрнең барлыгын күрсәтү.

Җиһазлау: презентация,интерактив такта, аудиоязма, компьютер.

Материал:1. "Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы 1-4нче сыйныфлар (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)".Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2009.

2. Р.З.Хәйдарова, Н.Г. Галиева "Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык мәктәпнең 2нче сыйныфы өчен дәреслек", Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010.

3.Tataronline- Тема 4,семья 1,2 диалог (аудирование өчен).

4. А.А.Астахов "Моя первая книга", Тверь, издательство "Белый город", 2006.(презентациягә рәсемнәр).

Методлар: репродуктив, өлешчә эзләнү.

Алымнар: сорау - җавап,аудирование, сәнгатьле уку, тәрҗемә итү,слайдлар белән эшләү (интерактив такта Smart board ярдәмендә), әңгәмә, парлап эшләү, иҗади эш.

Дәреснең төре: катнаш дәрес.



Дәрес барышы.

I.Актуальләштерү.

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар! Дәресне башлыйбыз. Утырыгыз. Дәресебезнең темасы: "Минем гаиләм".(1-2нче слайд). Бүген сыйныфта кем дежур?.. Сыйныфта кемнәр юк?.. Укучылар, әйдәгез һава торышы турында ...га сораулар бирик.

Яна: Бүген көн нинди?

Ярослав: Тышта ничә градус?

Виталик: Кар явамы?

Лиза: Җил исәме?

Данил: Сиңа бүгенге көн ошыймы?

(Дежур укучы сорауларга җавап биреп килә. Аңа билге куела).

Укытучы: Минем арттан кабатлагыз.(Фонетик күнегү)

гә-га- гаилә

ны-ни -әни

ың-ең - безнең

җы-җи- җиде

чы-че - укучы

хо-хө - хөрмәт

ча-чә - эчә

Укытучы: Рәсемгә карагыз (3нче слайд).Болар кемнәр?(Әти, абый. )Әти бҗелән абый футбол уйныйлар.(4нче слайд).Апа белән әни нишлиләр? (Апа чәчәк утырта, әни су сибә.) (5нче слайд) Бу кем? Ул нишли? (Бу бабай.Ул гәҗит укый.) (6нчы слайд) Әби нишли? (Бәйли, бала карый.) Укучылар, тактага игътибар белән карагыз.(7нче слайд). Сезнеңчә, бу сүзләр ничек тәрҗемә ителә?

Сүзлек эше: иртәнге аш - завтрак

көндезге аш - обед

кичке аш - ужин

онык - внук

өйләнгән - женатый, женился

Татарча әйтегез (Скажите по-татарски): Завтрак полезный. Обед вкусный. Внук женился.

Ә хәзер игътибар белән бер әңгәмәне тыңлыйк.(8нче слайд). Кемнәр сөйләшә? (Аудирование)

1нче диалог: - Алия, сәлам! Бу - минем әтием. Әти, ә бу минем дустым Алия.

- Исәнмесез!

- Исәнмесез, Алия!

Софья: Алия, әтисе һәм бер кыз сөйләшә.

Юлия: Алия әтисен дус кызы белән таныштыра.

Укытучы: Яхшы, укучылар. Хәзер икенче әңгәмәне тыңлыйк. Бу гаиләдә кемнәр яши?

2нче диалог: - Сезнең гаиләдә ничә бала?

- Гаиләдә без өчәү. Минем әле сеңелем һәм абыем да бар.

- Аларның исемнәре ничек?

- Сеңелем Айсылу, абыем Таһир. Ул өйләнгән, аның ике кызы бар.

Андрей: Бу гаиләдә өч бала бар.

Алёша: Кызның сеңлесе һәм абыйсы бар.

Камилла: Сеңлесе Айсылу исемле.

Илья: Абыйсы өйләнгән, аның исеме Таһир.

II.Яңа белем бирү.

Текст белән эшләү. Укытучы: дәреслекләрегезнең 104нче битен ачыгыз. Мин 1нче күнегүдәге текстны укыйм. Сез карап барыгыз( укытучы текстны бер кат укый). Аңлашылмаган сүзләр бармы? Татар телендә басым нинди иҗеккә төшә?.. Мин текстны тагын укыйм, кайсы сүздә басымны башкача әйтермен икән, игътибар белән тыңлагыз...

Хәзер текстны чылбыр буенча укыйк...Экранга карагыз һәм сорауларга дөрес җавапны табыгыз. (9нчы слайд). Өч җаваптан берсе генә дөрес. Мин сорауны укыйм. Тактага кем чыга? (Бер укучы интерактив тактада дөрес җавапны билгели. Аңа билге куела):

1. Гаилә нишли? (иртәнге аш ашый, көндезге аш ашый, кичке аш ашый ).

2. Әби, бабай, әти, әни, өч онык нәрсә эчә? (сөт, чәй, су, сок).

3. Ничә кеше чәй эчә? ( 5, 9, 7)

Физкультминут: (10нчы слайд.) Бу бармак - әби, бу бармак - бабай, бу бармак - әти, бу бармак - әни, ә бу бармак нәни бәби. Аның исеме - Чәнти.

III.Белемнәрне ныгыту.

Укытучы: Игътибар белән тактага карагыз әле.(11нче слайд.) Гаиләдә ничә кеше? Бу нинди гаилә? Җөмләләр төзеп әйтегез... Ә сез гаилә турында нинди мәкальләр беләсез?

Укучылар: Гаилә - бәхет ачкычы. Әткәй - шикәр, әнкәй -бал.

Укытучы:Бик яхшы, укучылар.Рамазан, әтиеңә эштә ничек эндәшәләр?

Рамазан: Рамил Рәшитович.

Укытучы: Рәшит кемнең исеме?

Рамазан: Бабамның исеме.

Укытучы: Бабаңның атасының исемен беләсеңме, Лиза?

Лиза: Бабамның әтисеВасилий исемле булган.

Укытучы: Укучылар бу исемнәр кемнәрне истә тотарга ярдәм итә?

Данил: Туганнарны.

Укытучы: Әйе, туганнарның исемнәрен белергә кирәк.Если вы не знаете как зовут вашего деда, прадеда, прапрадеда, прабабушку, узнайте у родителей. Почему люди помнят родственников? Что важно знать? Да, важно знать в какой семье человек родился? Нужно знать свои корни. Алма агачыннан ерак төшми. Вы сможете догадаться как переводится эта пословица?.. Хәзер 2нче диалогны тагын бер тыңлыйк. Шундый ук диалог төзергә кирәк булачак... Тактага карагыз. (12нче слайд.) Әңгәмәгә мондый сораулар өстәргә була. Укыйбыз:

1.Сезнең гаиләдә кемнәр бар?

2.Әтиең кайда эшли?

3.Әниең кайда эшли?

4. Апаң, абыең бармы?

5. Гаиләгез нинди?

(Укучылар әңгәмә төзиләр, 1-2 пар сөйләп күрсәтә.Аларга билге куела.)

Көндәлекләрегезне ачыгыз, өй эшен язып куегыз (13нче слайд): 105нче бит, 7нче бирем (гаиләгез турында сөйләгез).

Укучылар, Юлия безгә гаиләсе турында презентация әзерләп килгән.(14-23нче слайдлар .) (Юлия чыгыш ясый: "Безнең гаиләдә 4 кеше: әти, әни, апам һәм мин...".)

IV. Йомгаклау: Без бүген дәрестә нинди сүзләр өйрәндек? Иң кирәклесе кайсы булды? Нинди мәкаль өйрәндек? Әйе, укучылар, гаилә - бәхет ачкычы. Мин сезгә һәм гаиләгезгә бәхет, исәнлек-саулык телим.(24нче слайд.) Дәрес тәмам, саубулыгыз!

© 2010-2022