Милли - катнаш гаиләдә тәрбия проблемасы

  Мәгълүм ки, милләт этник чыгыш, тел, гореф-гадәт, тормыш-көнкүреш, рухи кыйммәтләр уртаклыгы белән билгеләнә. Ул - тарихи категория. Аның оешуында һәм яшәешендә иҗтимагый, социаль, сәяси, дини, географик факторлар мөһим роль уйный. Тарихи тәҗрибә шуны күрсәтә: миллилекнең  сакланышында, буыннан-буынга тапшырылуында  дәүләтчелек, кавемнең үз мөстәкыйльлегенә ия булуы - төп шарт; этник мәмләкәте булмаган халыкларга миллилекне үстерү һәм саклау кыен эш. Безнең Татарстан җирендә дә бик күп төрле ...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Милли - катнаш гаиләдә тәрбия проблемасы.

Сезнең арагызда катнаш гаилә вәкилләре бармы?

Катнаш никах алдында торган поблемаларны күз алдына китерәсезме?

Мәгълүм ки, милләт этник чыгыш, тел, гореф-гадәт, тормыш-көнкүреш, рухи кыйммәтләр уртаклыгы белән билгеләнә. Ул - тарихи категория. Аның оешуында һәм яшәешендә иҗтимагый, социаль, сәяси, дини, географик факторлар мөһим роль уйный. Тарихи тәҗрибә шуны күрсәтә: миллилекнең сакланышында, буыннан-буынга тапшырылуында дәүләтчелек, кавемнең үз мөстәкыйльлегенә ия булуы - төп шарт; этник мәмләкәте булмаган халыкларга миллилекне үстерү һәм саклау кыен эш.

Безнең Татарстан җирендә дә бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Төрле дин, төрле милләт булган җирдә, әлбәттә инде катнаш гаиләләр дә күп корыла. Кемгә өйләнәсең, кемгә кияүгә чыгасың килсә, рәхим ит ─ ирек

Катнаш никахлар элек-электән үк булган. Җир шары дәүләтләргә бүленә башлагач, дәүләтара сугышлар күбәеп киткәч, җиңүчеләр җиңелгән илнең меңләгән егетләрен һәм кызларын коллыкка алып кайта торган булган. Мондый хәлләр бигрәк тә Александр Македонский җитәкләгән яуларның нәтиҗәләреннән күренә.
Дәүләтләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру, сугышлар булдырмау, тынычлыкта яшәү - бусы да катнаш никахларның дәүләтара аралашуга йогынты ясау нәтиҗәсе. Тарихта билгеле булган унга якын Мария-Стюарт, Тюдор, Теадор, Антуанетта һәм башкалар Аурупа илләре императорлары һәм корольләренең кызлары буларак, күрше ил патшаларының улларына әтиләре кушуы буенча кияүгә чыга һәм соңрак кайберләре хәтта императрица дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Мондый хәлләр Русия тарихында да була. Мисалга Әби патша - Екатерина Икенчене китереп була. Тумышы белән алман кенәзе кызы булса да, ул озак еллар Русия императрицасы булып тора. Күргәнебезчә, катнаш никахта, заманына карап, төрле ният белән торганнар. Чорына карата аларның файдалы да, тискәре дә яклары булган.

Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Көчле гаилә - көчле дәүләт. Гаиләдә кешене гомер буе озатып баручы тәрбия нигезләре салына. Күпьеллык тәҗрибәләр күрсәткәнчә, гаиләдә бирелгән тәрбияне бернинди белем бирү учреждениеләре дә, мәктәпләр дә төзәтә алмый.
Нәрсә соң ул катнаш никах, катнаш гаилә? Бу турыда урыс лингвисты. Владимир Дальнең «Аңлатмалы сүзлеге»ендә дә, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә дә бернинди мәгълүмат бирелми. Безнең аңлавыбызча, катнаш никах - ул ике милләт, ике дин вәкиленең парлашып, гаилә корып яшәве. Бәхетлеме, озын гомерлеме соң мондый гаиләләр?
Катнаш никахлар - безнең өчен генә түгел, бөтен халыклар өчен дә - афәт ул. Әгәр яңа өйләнешкән ир белән хатын тормышларын икәүләшеп кенә корса, зур фаҗига да булмас иде, бәлки. Әмма сахрада яшәми бит алар, ике яктан да дистәләрчә туган-тумача, дистәләрчә дус-иш бар. Бер-берсенә ят ике дөнья бу! Эш бит монда "чуашча сөйләшәбезме, украинчамы", "чиркәүгә барабызмы, мәчеткәме," "чукындырабызмы, сөннәткә утыртабызмы," дип тартышуда гына түгел. Бер-берсенә һич тә охшамаган бу ике дөнья бер тормышка сыеша аламы соң? Аларның психологик яктан үзара яраша алуы мөмкинме? Әнә, Көнбатыш илләрендә, АКШта психолог киңәшен тотып кына өйләнешү гадәте бар. Аларның акылы безнекеннән ким түгелдер ич. Мәхәббәт хисеннән исергән йөрәкләргә чүп кенә булып күренгән кечкенә бер аермалык, өйләнешеп, яңа туган-тумачалар белән аралаша башлагач, яман шешкә әверелергә мөмкин.

Сәламәт акыллы, үз халкына тугрылыклы кеше сәламәт акыллы, бәхетле, таза гаиләдә генә үсеп җитлегә ала. Әгәр кайсыдыр буында гаилә үзара килешмәүчәнлек, сыешмаучанлык аркасында таркалган, хәтта таркалмаса да, тетрәнүле, авыр кичерешләр тулы тормыш аша узган икән - бу нәселдә киләсе буыннарда камил гаиләләр барлыкка килүе шикле.

Сорау туа: милли катнаш гаиләләрдә тәрбия нинди булырга тиеш соң?

Катнаш никах - бик катлаулы иҗтимагый күренеш ул.

Хәзерге вакытта җәмгыятькә маргиналь шәхесләр бирүче катнаш гаиләләргә социологлар, фәлсәфәчеләр, икътисадчылар тарафыннан кызыксыну арта. Америка социологлары хезмәтләрендә бу төшенчә (маргинальность латин теленнән "чиктә торучы") теге яки бу социаль төркемнәр арасындагы яки чигендә торучы кеше халәте дип бирелгән. Бу халәт, һичшиксез , аның психикасында эз калдыра.

Катнаш никахтан туган балалар гомер буе кем соң мин дигән сорау белән җәфалана.

Бу проблема белән мин татар төркемнәрендә эшли башлагач кызыксына башладым.

Хәзер дә мин татар төркеменнәрендә эшлим. Бу укучыларның 30 дан 15е катнаш гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, мин татар дип санаган укучының 50% катнаш гаиләдән.

Катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның татар телен белү дәрәҗәсе дә, татар халкының гореф - гадәтләре, йолалары белән кызыксыну да төрле.

Үзем укыткан сыйныфларда, төркемнәрдә укучы 25 баланың гаиләсе белән якыннан таныштым. Әлбәттә, тикшеренүләрем көтелгән нәтиҗәләргә китерде.

25 гаиләдә 15 баланың әтисе татар, 13е татар телен белмәү дәрәҗәсендә. Гаиләдә татарча сөйләшмиләр.

Миллилекнең оешуында, сакланышында һәм дәвам ителешендә иң мөһим шартларның берсе, - бәлкем, беренчеседер дә, - ул тел. Анда милләтнең тарихы да, яшәеш тәҗрибәсе, кайгы-шатлыклары да, теләк-өметләре, рухи халәте дә, дөнья турында күзаллаулары да көзгедәге кебек чагыла. Ана теле - милләт тереклегенең хәтере, коды. Тиешле ачкычын, шифрын белеп ача алсаң, анда милләтнең тарихи юлын да, эчке дөньясын да күрергә була. Телен югалткан халык, этник бөтенлек буларак, үзе дә юкка чыга. Адәм баласы үз ана телендә белем, тәрбия алмый икән, ул тиз арада инкыйразга дучар ителә. Шунысын да әйтик: татар теле, аеруча аның күпгасырлык язма теле искиткеч бай, сыгылмалы. Аның белән теләсә нинди эчтәлекне, төшенчәләрне белдерергә мөмкин.

Коръән мөселман егетләренә христиан яки яһүди кызларына никахлануны тыймый. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: "Һәркайсыгыз көтүче һәм һәр көтүче үз көтүе өчен җавап бирә," - диде. Ирләр үз гаиләләре өчен җаваплы.

Бала туа - исем кирәк. Катнаш гаиләдә иң акыллы дигән марҗаның да татар исемен куясы килми. Егетнең әти-әнисе мулла чакырып бер интернациональ исем куйдыралар, куп очракта әле ул рус исеме була.

Минем укучыларым арасында да Галиев Павел Талгатович, Хайруллин Дмитрий Айратович, Салахутдинова Ангелина Рустемовна кебек исемнәр бар.

25 гаиләдә 10 баланың әнисе татар, 8 е да татар телен яхшы белә.

Ләкин Баранов Максим Александровичны татат егете, Голубева Вероника Александровна яки Гулько Элина Константиновнаны татар кызы дип санап була микән?!

Кеше гомеренең тагын бер мизгеле җитә ─ катнаш никахтан туган кеше үлә. Бу кешенең әти-әнисе исән булса(алай да булырга мөмкин), үлгән кешене нинди гореф-гадәтләр буенча соңгы юлга озатырга, кайсы зиратка күмәргә?....

Әйдәгез безнең әби-бабайлар заманында гаиләдә әхлак тәрбиясенең торышына игътибар итик әле. Тәрбиянең төп коралы сүз булган (чыбык та читтә калмаган). Оят белән намус, шәфкатьлелек, башкаларның кайгысын уртаклашу кебек төшенчәләр балаларга һәм яшьләргә әхлакый йогынты ясый тор­ган төп чара булган. Саранлык, явызлык, сүгенү, комсызлык, Коръән кануннарын бозу (аракы эчү, сүгенү һ. б.), әхлаксызлык сыйфаты буларак, кискен тәнкыйтьләнгән. Тырышып уку, на­муслы хезмәт итү, эшне җиренә җиткереп эшләү, түземле, тыңлаучан, итагатьле, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу, бигрәк тә өлкәннәрне, ата-аналарны хөрмәт итү һ. б. хупланылган.

Сезнең өчен тыйнаклык нинди сыйфат: уңаймы, тискәреме?

Бу сорауны күптән түгел укучыларыма бирдем. Берсе-тискәре, икенчесе- нинди шартларда булуына карап, өченче бала - уңай дип җавап бирде. Соңыннан, дәресемне анализлаганда, мин беренче баланың рус гаиләсеннән, икенчесе катнаш , ә өченчесе чиста татар гаиләсеннән икәненә игътибар иттем.

Тәрбия ана сөте, бишек җырлары, балага булган мәхәббәт, иреңә карата ихтирам, ата-анага хөрмәт кебек гүзәл сыйфатлар белән күчә. Ә бу сыйфатлар, үз чиратында, милли гореф -гадәтләр белән үрелеп, гомумкешелек кыйммәтләренә барып тоташа.

Татар әдәбиятында бу проблема күтәреләме?

Гаяз Исхакый - беренче әсәрләреннән үк милләт язмышын беренче планга чыгарган реалист язучы. Шул исәптән, ХХ гасырның башында ук инде ул татарның рус милләте тарафыннан йотылу ихтималы хакында чаң суккан әдип

Ул беренчеләрдән булып бу мөһим проблеманы "Ул икеләнә иде" (1914) һәм "Ул әле өйләнмәгән иде" (1916) повестьларында көн тәртибенә куя һәм ни дәрәҗәдә аның җитди булуын безнең бүгенге тормышыбыз дәлилли.

Катнаш никах мәсьәләсендә күренекле язучыбыз, хөрмәтле Туфан абый Миңнуллин "Здравствуй, килен" дигән бик гыйбрәтле һәм фәлсәфи хикәясендә, " Илгизәр + Вера" драмаларында яктырта. Әдипләребез бу эштә бер урыс милләтен генә гаепләп калдырмыйлар. Гаеп, әлбәттә, татарның үзендә.

Элек -электән үк барлык милләтләр дә катнаш никах мәсәләсенә үтә дә сак булганнар. Гореф - гадәтләргә, йолаларга курку катыш хөрмәт белән караган борынгы әби-бабаларыбыз гаилә кору, нәсел калдыру кебек вазифаларны бөтен җитдилеге белән уйлап башкарганнар. Изге юлда ялгышлыклар,ашык -пошык эшләр һич хупланмаган. Катнаш гаилә коруның һәр ике милләт өчен дә куркыныч хәлләргә китерү мөмкинлеген төшенеп яшәгән борынгылар. Ләкин замана үзгәрә, әхлак нормалары һәр ике халыкта да тотрыксыз хәлгә килә. Яшьләр әти-бабай йолаларына җиңел акыл белән карыйлар.

Azatliq.org сайты хәбәр итүенчә, соңгы өч елда Татарстанда катнаш никахлар саны арткан. ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Борис Хафизов үзенең әңгәмәсендә, 2011 елны төрле милләттән булучылар арасында 7 мең 881 никах теркәлгән. 2011 елда Татарстандагы һәр бишенче никах - катнаш булган. Милләтара гаилә коручылар арасында иң күп санны татар белән урыслар арасындагы никахлар тәшкил итә. Аннан соң татар белән чуашлар һәм башка милләтләр килә икән.

Катнаш никах - бик четерекле мәсьәлә, ул хисләргә бәйле. Ә хисләрне законнар белән тыеп, ниндидер кысаларга куып кертеп булмый . "Татарлык сәясәттән түгел, гаиләдән килә".

Катнаш никахлы гаиләләрнең матур яшәүчеләре дә күптер, бәхәсләшмим, тик мине икенче нәрсә борчый. Мондый гаиләдә тәрбияләнгән бала чын татар баласы булудан туктый: телен-иманын, милли үзаңын, гореф-гадәтләрен, милли хис-тойгысын, ягъни чын асылын югалта.

© 2010-2022