Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

Ф.А. Галимова - Түбән Кама педагогия көллиятенең татар теле укытучысы


Түбән Кама педагогия көллияте укытучылары дистә еллар, Ә. З. Рәхимовның "Иҗади үсеш технологиясе"нә нигезләнеп һәм Educare компаниясенең 21 гасыр өчен укытуны камилләштерү (сингапур проекты) алымнарын куллланып, дәресләр алы баралар. Тәкъдим ителгән дәрес эшкәртмәсе бу ике юнәлешне бергә куллану үрнәге буларак бирелә. Дәрес 2013 елда Сингапурдан килгән тренирлар алдында апробация үтте һәм югары бәяләнде (А төркеменә керде). Яңа проект алымнары белән таныш булмаганнар өчен, бу дәрес эшкәртмәсе үрнәк булып тора ала.

Максатлар:

  • җөмләнең иярчен кисәкләре һәм җөмләнең иярчен кисәге буларак, аергыч турында яңа белемнәрне бергәләп туплау һәм өйрәнү;

  • җөмләдә аергычны табу, билгеләү алгоритмын төзү;

  • төркемдә бергәләп эшләү күнекмәсен формалаштыруны дәвам итү;

  • сөйләм байлыгын, аралашу теләген үстерүне дәвам итү.

Дәрес төре. Гамәли дәрес

Күрсәтмә әсбаплар: презентация, биремле карточкалар, хәрефләр язылган карточкалар, сораулар белән карта һ.б.

Метод һәм алымнар (структуралар): өлешчә эзәнү, сүзлек һәм дәреслек белән эш, тимбилдинг структуралары, инсайд-аутсайд-сёкл, релли робин, микс пэа шэа, тэйк оф-тач даун, финк-райд-раун-робин, сте зе класс, континиус раунд робин, релли коуч, сингл раунд робин, фэн-н-пик.

Дәреслек. Сафиуллина, Ф. С., Ибраһимов, С. М. Татар теле. 11 с. / Ф. С. Сафиуллина - Казан: Мәгариф, 2006.

Дәрес барышы


Дәрес этаплары

Укытучы һәм укучы эшчәнлеге

Структуралар

Ориентлаштыру, мотивлаштыру этабы.

Уңай психологик халәт булдыру.

  • Исәнмесез укучылар, кунаклар.

Укучылар бүген бездә кунаклар. Без бүген сезнең белән яңа алымнар (структуралар) кулланып татар теле дәресен алып барырбыз.

  • Кла-а-а-асс, сез дәрескә әзерме?

  • Әзе-е-е-е-р. (укучылар кулларын күтәрәләр)

Классбилдинг

  • Укучылар, хәзер "Түгәрәк, түгәрәк" ("Зур Һәм кечкенә

түгәрәк") дигән уен уйнап алыйк. А укучылар алга чыгалар, зур түгәрәк ясыйлар. В укучылар шулай ук алга чыгалар һәм үзе белән утырган иптәшенә каршы басалар. Исәнләшәбез. Уң иңсәләребезне бер-беребезгә терибез. Саубуллашабыз. Ике адым алга атлыйбыз. Исәнләшәбез.

Инсайд-аутсайд-сёкл

Сорау. Узган атнада сез татар теле дәресендә ниләр эшләдегез? Уйлыйбыз (5 сек.).

Җаваплар кыска, санау тәртибендә. Җавапларны чиратлашып бирәбез. Башлый тышкы түгәрәктә торучылар. Башладык. Бер-беребезгә рәхмәт әйтәбез.

(Бер парны уртага чыгарып, ниләр эшләгәнен сорыйм)

Релли Робин

Дәвам итәбез. Уң иңсәләребезне бер-беребезгә терибез. Саубуллашабыз. Дүрт адым алга атлыйбыз. Исәнләшәбез.

Сорау. Тышта яз хакимлек итә. Язга хас билгеләрне санагыз. Уйлыйбыз (5 сек.).

Бер укучы үзенең фикерләрен 30 секунд эчендә иптәшенә җиткерә. Икенчесе тыңлый, иптәше сөйләп бетергәч, үзенең тәэсирләрен белдерә. Аннан алышынабыз.

Башлый кечкенә түгәрәктә торганнар. Башладык.

(Бер парны уртага чыгарам. Нинди яз билгеләрен санады, икесеннән дә сорыйм)


Микс пэа шэа.

Санамыш кулланып, классны төркемнәргә бүлү

Зур түгәрәккә басабыз. (Музыка башлана) Биеп әйләнәбез. Музыка туктагач, урыннарда калабыз. Мин саныйм

Әке, пәке, эремчек.

Син торып тор, энем, чык.

Санаучы - чыккан кеше. Музыка уйный, туктый, саный. Чыккан кешеләр җыела бара. 4 кә тулгач, уен туктатыла. Төркемнәр билгеләнә. Төркемнәр билгеләнгән урыннарга утыралар.

Тимбилдинг

1,2,3,4 нче, А, В укучылар белән танышу.

Сәламләү.


  • Укучылар, сезнең өстәлдә хәрефләр язылган карталар

бар. Сез шул хәрефләрне дөрес тезеп, сүзтезмә ясарга тиешсез. Кайсы төркем эшләп бетерә, әзерлеген күрсәтеп, тынычлык сигналын (хай файв) күрсәтә.

  1. Төркем.

х

ә

е

р

л

е

с

ә

г

а

т

ь

т

ә

2 төркем.

д

ә

р

е

с

н

е

б

а

ш

л

ы

й

к

Тактага беркетәбез.

Актуальләштерү Белемнәрне тигезләү

  • Сез, бу схемага карап, нәрсәләр сөйли аласыз?

Уйлыйбыз. (схема презентациядә, 2 слайд)

Җөмлә кисәкләре һәм аларны билгеләүче шартлы билгеләр

Җөмлә

Җөмләнең иярчен кисәкләре. АергычҖөмләнең иярчен кисәкләре. АергычҖөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

Җөмләнең җөмләнең җөмләнең

баш кисәкләре иярчен кисәкләре модаль кисәкләре

Җөмләнең иярчен кисәкләре. АергычҖөмләнең иярчен кисәкләре. АергычҖөмләнең иярчен кисәкләре. АергычҖөмләнең иярчен кисәкләре. АергычҖөмләнең иярчен кисәкләре. АергычҖөмләнең иярчен кисәкләре. АергычҖөмләнең иярчен кисәкләре. АергычҖөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

ия хәбәр эндәш сүз кереш сүз

аергыч тәмамлык хәл аныклагыч

Иптәшең белән вакытка фикерләр алышу.

А укучы янындагы Б укучыга бер минут сөйли. Б укучы тыңлый. Гамбит белән җавап бирә. Укучылар алмашалар.

Таймд пэа шэа.

Бер укучыдан сөйләтәм.

Тэйк оф-тач даун

  • Укучылар, үзегезгә-үзеге эчтән сөйләп карагыз һәм үзегене

бәяләгез.

Үзбәя.

Уку мәсьәләсе кую


  • Схемага карап, бүгенге дәрес темасын формалаштырыгыз. Ни

өчен шулай уйлыйсыз? Иңсә күршегез белән бергә уйлагыз.

- Дәрес темасы - Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч (3 слайд)

Чөнки без җөмләнең баш кисәкләрен өйрәндек, иярчен кисәкләрен өйрәнмәдек, модаль кисәкләрне өйрәнү өчен, иярчен кисәкләрне белү кирәк дип уйлыйбыз. һ.б.

Дәфтәрне ачыгыз, бүгенге числоны, теманы язып куегыз.

Тайм пэа шэа

  • Темага карап, нинди уку мәсьәләләрен чишәрбез.

Уйлагыз, фикерләрегезне кәгазьгә языгыз, төркемдә фикер алышыгыз һәм мәсьәләләрне билгеләргә тырышыгыз.

Финк-райд-раун-робин.

Һәр төркемнән 3 нче укучы фикерләрне бер кәгазьгә җыя, җавап бирә.

Уку мәсьәләләр (4 слайд):

  • Аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч ни өчен җөмләнең иярчен кисәге дип атала?

  • Нәрсә ул аергыч? Аңа нинди билгеләр хас?

  • Җөмләдә аергычны ничек табабыз?

  • Сөйләмгә аергыч ни өчен кирәк?

Бу уку мәсьәләләре белән сез инде 7 нче сыйныфта таныштыгыз. Бу сезгә яңалык түгел. Без булган белемнәрне искә төшерербез һәм яңалары белән дә танышырбыз. Җитешкәнчә, бу мәсьәләләргә җавап табарга тырышырбыз.

Тэйк оф-тач даун

Уку мәсьәләләрен чишү.

1 нче уку мәсьәләсен чишү

  • Аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч ни өчен җөмләнең

иярчен кисәге дип атала? (5 слайд) Сорауны дәфтәргә язагыз. Уйлагыз. Фикерләрне һәрберегез биткә язагыз, астына сызыгыз.

Финк-райд-раун-робин (башланып. өзелә)

Битне, каләмне алабыз, урындыкларны этәбез, кулларны күтәрегез, икенче өстәлдән пар эзләгез. Парлашкач, исәнләшегез. Буе озын укучы үзенең фикерен 10 секунд эчендә иптәшенә җиткерә. Иптәше тыңлый, килешсә, үзендә бу җавап булмаса, язып ала. Рәхмәт әйтә. Рольләрне алышабыз. Фикерләр алышынып беткәч, яңа иптәш эзләгез. (3 иптәшкә кадәр)

Сте зе класс

Урыннарга кайтабыз. Алып кайткан фикерләрне чират буенча бер-берегезгә әйтегез. һәрберсенә 10 секунд. Уртак фикергә килегез.

Финк-райд-раун-робин (дәвам иттерелә)

Беренче өстәлдән 3 нче укучы фикерне җиткерә. Калганнар тыңлый. Икенче өстәлләр килешәме? (Хәрәкәт белән күрсәтү)

Үзбәя.

2 нче уку мәсьәләсен чишү.

  • Нәрсә ул аергыч? Аңа нинди билгеләр хас? Сорауны дәфтәргә

язагыз.

  • Бу мәсьәләне ничек чишә аласыз? (6 слайд) Уйлагыз, фикер

алышыгыз.

  • Искә төшерә алабыз.

  • Сүзлектән карый алабыз.

  • Дәреслектән өйрәнә алабыз.

Финк-райд-раун-робин

  • План буенча эшлибез. Искә төшерәбез. Уйлыйбыз.

В укучы янындагы иптәшенә А га сөйли (20 секунд). А иптәше тыңлый. Гамбит белән җавап бирә. А укучы каршы В иптәшенә сөйли (20 секунд). Каршы В иптәше тыңлый. Гамбит белән җавап бирә.

Тикшерү. Үзбәя.

Релли робин

Сүзлек белән эш. 22 нче бит. Һәр өстәлдән 2 нче укучы сүзлектән карый, башкаларга укый.

Дәреслек белән эш. 104 нче бит. Кагыйдәне укырга. Иң әһәиятле 4 җөмләне төркем белән билгеләргә һәм дәфтәргә язарга (1мин.).

Төркемнәрдән 2 нче укучы тора һәм урыннарын алмашалар. Аергыч турында туплаган мәгълүмат белән икенче өстәлдәге укучыларны таныштыра. Икенче өстәлләр тыңлый хатасы булса, төзәтә (2 мин.).

Үзбәя.

Ял итү мизгеле.

"Без, без, ..." уены. Уен хәрәкәтләр белән уйналына.

Без, без, без идек.

Без 4 кенә кыз идек.

Энҗе кебек тезелдек,

Җем, җем итеп сибелдек.

Гамбит

  1. нче уку мәсьәләсен чишү.

  • Җөмләдә аергычны ничек табабыз? (7 слайд) Сорауны дәфтәргә

язабыз.

Бу мәсьәләне чишү өчен, дәфтәрдәге һәм дәреслектәге мәгълүматны тагын бер мәртәбә укыйбыз һәм җөмләдән аергычны табу алгоритмын төзергә тырышабыз. Төркемнән 4 нче укучы адымнарны язып бара, калганнар чират буенча үз фикерләрен 3 тапкыр (өч әйләнәдә) әйтәләр.

Җөмләдә аергычны билгеләү алгоритмы (8 слайд)

  1. Җөмләне укыйбыз.

  2. Исем белән белдерелгән сүзне табабыз. Бу сүз аерылмыш була.

  3. Аерылмышны ачыклаган сүзне Нинди? Кайсы? Ничә? Кемнең? Һәм башка сораулар куеп табабыз. Бу сүз аергыч була.

  4. Аергычның астына дулкынлы сызык сызабыз.

2 нче өстәлдәге 4 нче укучы алгоритм белән таныштыра.

Үзбәя.

Континиус раунд робин

Ныгыту

  1. Карточкалар белән эш

Өстәлдә җөмләләр язылган карточка бар. Ян иптәшең белән ике кешегә бер карточка алыгыз. Икегезгә бер карточка, бер каләм. Биремне укыгыз. Беренче җөмләне В укучы сөйли-сөйли эшли. А укучы карап тора, тыңлый, хата җибәрсә, 2 тапкыр әйтеп җибәрә. Дөресли. Аннан рольләрне алышысыз. Эшли башладык. Эшне алгоритмга карап башкарыгыз.

Бирем. Җөмләне укыгыз. Ия, хәбәр, аергычны табыгыз, билгеләгез. Аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен күрсәтегез.

Монда язгы табигатьнең искиткеч матур күренешләрен очратырга мөмкинсең.

Тау битләреннән болганчык сулы гөрләвекләр ага, анда-санда яшькелт чирәмнәр баш калкыта.

Бирем. Җөмләне укыгыз. Ия, хәбәр, аергычны табыгыз, билгеләгез. Аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен күрсәтегез.

Күчмә кошлар ерак илләрдән туган җирләренә кайталар, ашыгы-ашыга оялар коралар.

Кардан ачылган җирләрдә яшь үлән баш калкыта.

Үзбәя.

Релли Коуч

  1. Текстны аергычлар белән тулыландыру

2.1. Укыйм, студентлар тыңлыйлар (9 слайд)

... кыш артыннан яз килә. ... кояш көннән-көн югарырак күтәрелә. Һәркайда аның ... нурлары балкый.

Җир өсте ... кардан арына башлый. ... елгалардан ... боз китә. Табигать ... йокыдан уяна. ... җирләрдә ... үлән баш калкыта. Уҗым басулары ... юрган ябына. Агачларда ... бөреләр ачыла. Бераздан агачлар ... яфракларга төренер.

... кошлар туган илләрен сагынып кайтканнар. Алар ... көйләрен сузалар. ... тракторлар ... басуларга чыга. Алар кыр битенә ... буразналарын сызып үтәләр.

Менә тиздән ... бакчалар ... чәчәккә күмелер. Тирә-якка аларның ... исләре аңкып торыр.


  • Текстка ни җитми? Ни өчен ул коры, ямьсез яңгырый?

Уйлагыз. Һәр өстәлдә һәр укучы, тәртип буенча, 1 әйләнешкә 1 җавап әйтә.



Сингл раунд робин

Өй эше

  1. Иҗади эш (10 слайд)

Бирем. Текстны укыгыз, аергычлар белән баетап языгыз. Мөмкин кадәр аергычлар кулланып, дәвам итегез. Текстка исем кушыгыз. Нәтиҗә ясагыз: аергычлар сөйләмгә ни өчен кирәк?

Йомгаклау

  1. Сорау-җавап

Өстәлләрдә сораулар язылган карталар бар. 1 нче укучы карталарны ала, веер кебек тота һәм 2 нче укучыга әйтә: "Теләсә нинди картаны ал". 2 нче укучы картаны ала, сорауны 3 нче укучыга кычкырып укый. 5 секунд вакыт уйларга бирә. Вакыт үткәч, 3 нче укучы җавап бирә. 4 нче укучы башкалар белән бергә җавапны тыңлый һәм җавапны тикшерә, бәя куя, дөресли. Дөрес булса, мактый.

1 нче укучыдагы карталар 2 нче укучыга күчә, димәк, рольләр дә күчә. Ике раунд үткәрәбез.

Карталарга язылган сораулар.

  1. Аергыч җөмләнең нинди кисәге?

  2. Аергыч нинди сүз төркеме белән белдерелгән кисәкне ачыклый?

  3. Аергычка нинди сызык сызыла?

  4. Нинди сүз төркемнәре аергыч була ала?

  5. Аергычны җөмләдә ничек табабыз?

  6. Аергычны ияртеп килгән сүз ничек атала?

  7. Аергыч нинди сорауларга җавап бирә?

  8. Аергыч белән аерылмыш сүзтезмәме? Сүзтезмә булса, нинди сүзтезмә?

  9. Аергыч нинди җөмлә кисәкләрен ачыклый ала?

Үзбәя.

Фэн-н-пик.

Рефлексив бәяләү этабы

Уйла һәм җавап яз.

Бланклар таратыла һәм эш тәмамлангач җыеп алына

ФИО


Мин дәрестә ниләр эшләдем?

Нинди максат белән эшләдем?

Минем эшчәнлегемнең нәтиҗәсе бармы? Мин нәрсәләр белдем?

Бу белемемне киләчәктә куллана аламмы?

Укытучыга бер сорау.

(Нәрсәне мин белмим?)

Үзбәя.

Гомуми бәя

Дәресне тәмамлау.

Бер-беребезгә рәхмәт әйтәбез, "биш"не бирәбез.

Тимбилдинг













© 2010-2022