Урок по татарской литературе на тему Природа-наше богатство

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Табигать - безнең байлыгыбыз


Максат: укучыларның сөйләм телен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ишетеп аңлау күнекмәләрен, фикерли белүне ныгыту.

Җиһазлау: мультимедиа, санак.

I Оештыру өлеше.

Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Дәресебезне башлап җибәрәбез.

II Төп өлеш.

1. Аудирование.

А) Тыңлагыз да [у] авазы булган сүзләрне әйтегез:

Буын, кеше, табигать, кешелек, азык , гасыр, җир, дөнья, кыр, зарар, иген, көрәш, нигез, урман, ягулык, тормыш, бурыч.

Б) Тыңлагыз да текст мәгънәсенә туры килмәгән сүзне әйтегез:

Менә көз килеп җитте. Агачлар яфракларын коялар. Күчмә кошлар җылы якларга күчеп киттеләр. Урман буш булып калды. Бүген безнең биш дәрес була. Ә шулай да балалар урманны онытмыйлар. Ял көннәрендә урманга барып гөмбә, чикләвек җыеп кайталар.

Укытучы. Без сезнең белән «Табигать һәм кеше" темасын өйрәндек. Нәрсә соң ул табигать?

Көтелгән җавап. Урманнар, кошлар, үсемлекләр, гөмбәләр, елгалар.

Бүгенге темабыз "Табигать - безнең байлыгыбыз". Ә хәзер табышмак тыңлыйбыз (кошлар тавышы тыңлана)

Колач җәеп каршы ала,

Сулышларны киңәйтә.

Кайчак ул караңгы, шомлы,

Исемен аның кем әйтә.

Көтелгән җавап. Урман.

Урман турында тагын нинди табышмаклар беләсез?

Урман турында шагыйрьләр шигырьләр язганнар, рәссамнар картиналар иҗат иткәннәр. И.Солтаннның "Урманыбыз бакчасы" шигырен тыңлап үтик.

Бер укучы укый.

Бу аланның ишеге юк

Һәм дә юк коймалары.

Монда килеп җиләк җыя

Авылның малайлары.

Әбиләр дә килеп монда,

Килә кызлар, апалар.

Әнә көлешә-көлешә

Җиләк алып кайталар.

Укытучы. Шигырьдә нәрсә турында сөйләнә?

Көтелгән җавап. Урманда төрле җиләкләр үсә, кешеләр җиләк җыярга киләләр.

Укытучы. Ә нинди рәссамның урман турында картиналары күп?

Көтелгән җавап. И.И. Шишкин.

И.И. Шишкиннның картиналарын слайдлардан карау.

Укытучы. Аның картиналары кешеләрне нәрсәгә өйрәтә?

Көтелгән җавап. Матурлыкны, табигатьне сакларга өйрәтә.

III Сез өйдә урманнар турында язып килергә тиеш идегез. Шул язмаларыгызны тыңлыйк әле.

Укучыларның чыгышлары.

1 укучы. Безнең дөнья бик бай. Чөнки анда сулар, урманнар, хайваннар, кешеләр бар. Мин урманнар турында сөйләргә телим. Урманны бөтен кеше ярата. Аның файдасы бик күп. Урманның байлыгы - агачлар, җәнлекләр, тәмле җиләкләр, гөмбәләр, кошлар. Шундый яхшы һаваны беркайдан да таба алмыйсың, анда суларга бик яхшы. Минем кешеләргә әйтәсем килә. Урманнарны яратыгыз, анда барыгыз, аны саклагыз. Ул да сезгә шулай җавап бирер.

2 укучы. Туган ягыбызда урманнар бик аз кала. Аңа бик булышырга кирәк. Без ел саен урманга экскурсиягә барабыз. Анда бик матур, саф һава, тыныч. Шуңа күрә анда чүп-чар калдырырга, агачларны сындырырга ярамый.

УкытучыӘйе, балалар,сез дөрес әйттегез,урманнарыбызны сакларга кирәк.

Чөнки алар безнең өчен- яшәү чыганагы.

Без сезнен белән И.И.Шишкиннын картиналарын карап киттек. Ә бит Кайбыч районының да табигате бик матур. Безнең туган ягыбыз урманнарга бик бай. Иң беренче Санкт- Петербургтагы корабларны да безнең як урманнарының имәннәреннән ясаганнар.

"Адашкан яфраклар" уены

(Урманны саклагыз! Ул кешенең дусты.)

Ул

саклагыз!

дусты.

Урманны

кешенең


IV Ял минуты. 3 төрле флаг ярдәмендә күнегүләр ясау.(Россия, Татарстан, Кайбыч районы флаглары)

Россия флагы- бер урында атлау

Татарстан флагы- сикерәләр

Кайбыч районы флагы- урман булып шаулыйлар.

Укытучы. Авырмас өчен һәркөнне физик күнегүләр ясарга кирәк. Әгәр дә авырсагыз, дару үләннәрен кулланыгыз. Искә төшерик әле, безнең якларда нинди дару үләннәре үсә?

Бирем.Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп языгыз.Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

. Г.лҗимеш, кыч.ткан, б.ка яфрагы, м.трүшкә, үг. ана яфрагы, т.зганак.

Слайд.

V Укытучы. Әйдәгез табышмаклар укыйк әле.(укучылар укыйлар

Слайдлар.

1.Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.(куян)

2. Үзе хәйләкәр, үзе ялагай,

Урманда йөри, сарыклар аулый.(төлке)

3. Җәен урманда патша,

Кышын кардан да аста.(аю)

4. Чикләвекне ярата,

Сызгырса

урманны яңгырата.(тиен)

Балалар табышмакларны укып, рәсемнәрдә күрсәтәләр)

VI Укытучы. Табигать - ул кошлар дидегез.Кошларны беләсезме икән, тикшереп үтик әле! (1-2 кошның тавышын тыңлап үтик, магнитафон тасмасында)

Диалог төзү . Урманга чакыру

а) гөмбәгә

б) дару үләннәрен җыярга

Җөмләдәге сүзләр тәртибен дөрес урнаштырырга.

  1. Кирәк, табигатьне, яратырга.

  2. Татарстанның, суларга, бай, урманнарга, табигате.

  3. Чыганагы, сәламәтлек, табигать.

  4. Табигатьне, яратырга, кеше, тиеш.

IV

- Укучылар, сез кайда яшисез?

  • Без Кайбыч районы Ульянково авылында яшибез.

  • Ульянково кайда урнашкан?

Ул Бәрле елгасы буенда урнашкан (слайдта карау)

Укытучы. Сез А.С.Пушкинның "Балыкчы һәм алтын балык турында әкияте"н беләсез. Мин сезгә шуның үзгәртелгән вариантын сөйлим.

Әкият "Нефтьле балык турында"

Зәңгәр диңгез янында карт белән карчык яшәгән, ди. Беркөнне карт диңгезгә зур ятьмә ташлаган. Һәм аннан тутыккан банкалар, ватылган шешәләр, пластик пакетлар һәм башка чүпләр тартып чыгарган. Карт ятьмәне тагын диңгезгә ташлаган. Бу юлы аңа алтын балык эләккән. Балык кеше тавышы белән: "Зинһар өчен, картлач, мине диңгезгә җибәрә күрмә. Чиста сулы аквариумга җибәрсәң, мин бөтен теләкләреңне үтим. Минем нефтьле балык буласым килми, алтын балык булып каласым килә," - дип ялвара башлаган.

Укытучы. Бу әкият нәрсә турында?

Көтелгән җавап. Елгалар пычрана һ.б. Безнең Кайбыч районында "Чиста Бәрле" акциясе бара. Бәрле елгасы районыбызның шактый гына авыллары аша уза, һәрбер авылда аның ярларын ныгытуга , яшелләндерүгә игътибар бирсәк, киләсе буыннар безгә рәхмәтле булыр иде.

Укытучы.Ә сез балалар бу акциядә катнашырсызмы?

Көтелгән җавап. Әйе, катнашырбыз.Без елга буйларын чүп -чардан чистартырбыз, сулыкларны чистартырбыз,ярларына агачлар утыртырбыз.

Укытучы. Әйе, балалар , әгәр дә без табигатькә карата игътибарлы булсак, тирә юнебезне пычратмасак , сез дә туган ягыгызга багышлап җырлар язарсыз, һәм дә җырларсыз.

Җыр тыңлау. Д. Стерякова. "Ульяным"

VII Йомгаклау.

Укытучы.Укучылар, табигать- безнең йортыбы һәм безнең бурыч аны

саклау..

Өй эше. " Чиста Бәрле" акциясендә катнашуда үзегезнең фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне язып килегез.

(Кцндщлеклщргщ билгелщр кую)


Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре


  1. Урманда үзеңңне тота бел, әдәпле кунак бул.

  2. Чәчәкләрне өзмә, аларга карап соклан, сурәткә төшер.

  3. Агачларны сындырма, үткен пычак белән кайрыларга билгеләр ясама.

  4. Урманда яшәүче хайваннарга кагылма.

  5. Урманга, болынга чүпләр ташлама, аларны кире алып кит.

  6. Елгаларны пычратма.

Дәфтәрләргә язу.

Слайд. Табигатьне саклау - ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау.









© 2010-2022