Творческое выступление по татарской литературе со стихотворением Бер мизгел

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бер мизгел

(шигырь)

Фаизова Ләйлә, Алабуга шәһәре

9 нчы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф кукчысы

Җитәкче Бакирова Р.Г.

Бер мизгел.

Йомшак мендәрләргә ятып,

Гел уйланам, йокы көтеп.

Тынды шәһәр ,утлар сүнде,

Күктә моңсу ай күренде.

Төрле уйлар башка керә...

Йоклый алмыйм шуңа күрә.

Тиздән яңа көн туачак,

Ыгы-зыгы башланачак.

Бөтен кеше нидер эшли,

Умартадай гөҗли-гөҗли.

Тыз-быз йөри машиналар,

Чаба мәктәпкә балалар,

Кибетләрдә сату бара,

Тукталырга бармы ара?

Шулчак миндә сорау туа:

Нигә кеше тормыш куа?

Алай яшәү дөрес түгел,

Бүләк бит ул-һәрбер мизгел!

Ә без юкка гел борчылабыз,

Таулар хәтле планнар корабыз,

Сугыш белән дөнья тулган,

Фаҗигаләр чыга һаман.

Алай яшәү дөрес түгел,

Тормыш-ул бер генә мизгел

Ә без -тере бер күзәнәк,

Шуны онытмаска кирәк.

Йомшак мендәрләргә ятып,

Гел уйланам, йокы көтеп.

Төрле уйлар башка керә...

Йоклый алмыйм шуңа күрә.



© 2010-2022