Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер

                                                                                       Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Атаклы педагог В.А.Сухомлинский тикмәгә генә: ”Әгәр бәхетле картлык күрәсегез килә икән, акыллы, тәрбияле балалар үстерегез”, - димәгән. Балада иң башлап, Р.Фәхреддин өйрәткәнчә, гүзәл холык тәрбияләргә кирәк. Бала үз-үзенә ышанып, теләсә нинди эшне үз көче белән башкарырга өйрәнеп үссен. Нәниләрне тәрбияләү ата-анадан искиткеч түземлелек, сабырлык...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ганиева Алсу Сәхиулла кызы

беренче урта мәктәбе, Менделеевск шәһәре



Тәрбия - акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер...

Атаклы педагог В.А.Сухомлинский тикмәгә генә: "Әгәр бәхетле картлык күрәсегез килә икән, акыллы, тәрбияле балалар үстерегез", - димәгән. Балада иң башлап, Р.Фәхреддин өйрәткәнчә, гүзәл холык тәрбияләргә кирәк. Бала үз-үзенә ышанып, теләсә нинди эшне үз көче белән башкарырга өйрәнеп үссен. Нәниләрне тәрбияләү ата-анадан искиткеч түземлелек, сабырлык сорый. "Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән килмиләр, бәлки, гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә... яшь вакытлардан башлап яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш ата һәм ана өстендә иң мөһим бурыч."

Р.Фәхреддин гаиләдә тормыш-көнкүреш һәм тәрбия мәсьәләләрен уңышлы хәл итүдә хатын-кызның зур роль уйнавына, ана тәрбиясенең иң мөһим чыганак булуына әледән-әле туктала. Шуңа күрә, ана буласы затларга аң-белем бирү, аларның әхлакый сыйфатларын даими рәвештә үстерү, баету, дөньяви белемнәрен камилләштерүне алгы планга куя. Яшь буынның, җәмгыять, милләт язмышының хатын-кызлар кулында икәнлеген "Бала тәрбияләү ананың гаиләдә генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора", - дип искәртә. Тәрбия буенча биргән киңәшләрендә, ул балаларга дөресен генә сөйләргә куша. Аның фикеренчә, балаларны кечкенә чактан ук үзләренең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәтү зарур. Балаларның әдәп белән тәрбияне, тәртип белән әхлакны олыларның үз-үзләрен тотышларыннан, гамәлләреннән өйрәнүләрен, алардан үрнәк алып, аларга охшарга тырышуларын аңлата.

Р.Фәхреддиннең тәрбиягә караган һәр хезмәтендә балага ныклы тәрбия бирүдә гаилә һәм мәктәпнең роле зурлыгы күрсәтелә, мин моны балаларга, ата-аналарга һәрвакыт аңлатырга тырышам. "Ата-ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда шатлык, ахирәттә йөзгә аклык китерер", яки "Балагыз күз алдында үз-үзегезне хөрмәтле тотыгыз, алар сездән үзләрен тотарга өйрәнәләр..." җөмләләренә игътибар итмичә булмый, аларга никадәр тирән мәгънә салынган.

Бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе - балаларның ата-аналарына, өлкәннәргә карата игътибарсызлык күрсәтүе. Балалар ата-аналарын тыңларга, хөрмәт итәргә тиешләр. "Әй, хөрмәтле балалар! Сезне ата вә аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы Тәгаләгә яллваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә катышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын итмәвегез мөмкин булмаса да, һаман аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!" диелә.

Узган уку елының апрель аенда миңа Әлмәт дәүләт муниципаль институтында Әлмәт шәһәренең 60 еллыгына һәм Татарстанда нефть ятмаларының кулланыла башлавына 70 ел тулуга багышланган "Ризаэддин Фәхреддин иҗатында гуманистик фикерләр эволюциясе" дигән Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу насыйп булды. Конференциядә катнашучыларның географиясе генә дә Р.Фәхреддин мирасының никадәр югары, никадәр ерак таралганын дәлилләүче мисал булып тора. Бу конференциягә республикабызның барлык районнарыннан укытучылар, Мәскәү, Сургут шәһәрләреннән, Германия, Төркия, Голландия, Кытай илләреннән кунаклар чакырылган иде. Тантаналы чарада Халыкара ЮНЕСКО институтының ректоры академик Э.Таһировның, Төркиянең Мәрмәрә университеты докторы Тюркуглу Исмаилның, Сургут дәүләт педагогика университетыннан профессор Р.Х.Шәймәрдановның, Мәскәү шәһәренең Русия Фәннәр Академиясе көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ә.Т.Сибгатуллинаның, галимнәребез М.З.Зәкиевнең, Х.Й.Миңнегуловның, Ә.М.Шәриповның катнашулары һәм чыгыш ясаулары конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Голландиядән килгән Амстердам университетының филология докторы, яшь галим А.К.Бустановның Р.Фәхреддиннең шәхси архивы белән танышу бәхетенә ирешеп, шул юнәлештә эзләнү эшен дәвам итүе бездә горурлык хисләре уятты. Халыкара конференциядә катнашучылар Р.Фәхреддиннең иҗатын хөрмәт итеп, халыкка, милләтебезгә таратучылар икәне сизелеп торды. Конференциянең девизы итеп Р.Фәхреддиннең портреты астына "Кәгазь өстендә калган яхшы исем - бетмәс гомер" сүзләре тикмәгә язылмаган иде. Бу чара миңа Р.Фәхреддиннең хезмәтләре белән тирәнрәк танышырга ярдәм итте һәм мин аннан галимнең күпкырлы иҗатын пропагандаларга, укучыларны аның фәнни хезмәтләре белән киңрәк таныштырырга, педагогик мирасын укыту-тәрбия процессында актив кулланырга дигән нәтиҗә белән кайттым.

Ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр, балаларны ничек әдәпле, әхлаклы итеп тәрбияләргә дигән сорауларга җавапны, һичшиксез, Р.Фәхреддин хезмәтләреннән табарга була. Әхлак һәм тәрбия юнәлешендә күпкырлы хезмәтләрен калдырган күренекле галимнең иҗатын кулланып эш итсәк, яшь буынны әхлаклы итеп тәрбияләүдә дөрес юлда булырбыз дип уйлыйм.

Сүземне Р.Фәхреддин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "...Тәрбия - акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер..."

Әдәбият исемлеге:

1. Балалар үгет-нәсыйхәт. - Казан: "Дом печати" нәшрияты. - 2011. - 192 бит.

2. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. Казан, 2006.

3. Ризаэддин Фәхреддин. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2005. - 159 бит.

© 2010-2022