Класстан тыш чара. Кичке уен

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кичке уен. "Яшьләр уены".

Татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү макатыннан оештырыла.

Алып баручы______________: Су буе... Балачакның күпме истәлекләрен саклый ул! Язын ташу карарга җыелулар, җәйләрен чыр-чу килеп су коенулар. Хәер, бала-чаганың гына түгел, өлкәннәрнең дә күпме вакыты су буенда үтә иде: көмеш сулы чиста елгаларда ак керләр чайкарга, ком белән самавыр агартырга әбиләр су буена бара торган иделәр. Каз һәм үрдәк бәпкәләре саклый- саклый нинди генә уеннар уйнамый идек. Әле хәзер дә балачактагы кебек яр өстендә чирәмдә тәгәрәп уйныйсы, бөдрә-хәтфә үләннәр өстендә яланаяк йөгерәсе килә.

Безнең авылның да уенлык бакчасы булган. Яшьләр анда кичен җыелып күңел ачканнар, төрле уеннар уйнаганнар. Шушы бакчада бер - берсенә парлар табылган, ярлар сөелгән. Әйдәгез без дә таллык буена барыйк.

Мең-мең төскә кереп җем-җем итә Күк йөзендә шаян йолдызлар. Чишмә буйларында шундый ямьле-авылымда кичке уен.

Чык, иркәм, кичләрен уенга. Зарыгып, сагынып көтәрмен. Йөрәгем түрендә син генә, мин сине бәхетле итәрмен.

(Кызлар төркеме чыга, тезелеп утыра).

_____________Кызлар, әйдәгез "Йөзек салышлы" уенын уйныйбыз.

Кызлар: Әйдәгез уйныйбыз.

_______________ Мин йөзек салам! Кемдә йөзек, тизрәк чык! (Кем кулына йөзек төшә, шул кыз алга чыга).

____________ Мин йөзек салам! Кемдә йөзек, тизрәк чык! (Кыз сикереп чыга һәм кычкыра): егетләр килә!

Сәхнәгә егетләр керә. ___________Кызлар, егетләр уйнап алыйк!

(Егетләр, кызлар, аерым-аерым кара-каршы сафка тезелеп, башта бер җыр җырлыйлар. Такмак җырлаганда егетләр, кызларга каршы барып, үзләренә охшаган бер кызны алып кайта, икенче җырдан соң кызлар егетләрдән берәүне сайлый. Шулай итеп ике саф та аралаша.)

Җыр башкарыла.

Ялгыз____________

Ак алъяпкыч челтәрле,

Илдә матур бетәрме?

Илдә матурлар бетәрме

Жан сөйгәнгә җитәрме?

К у ш ы м т а.

К ы з л а р:

Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Е г е т л ә р:

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

К ы з л а р:

Алын алырсыз микән?

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып, сайлап,

Кемне алырсыз икән?

Е г е т л ә р:

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен да алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Я л г ы з ____________:

Урамнан узып бара,

Кашыннан күзе кара.

Керфегеннән гөлләр тама,

Күрсәм йөрәгем яна.

К у ш ы м т а.

К ы з л а р:

Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Е г е т л ә р:

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

К ы з л а р:

Алын алырсыз микән?

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып, сайлап,

Кемне алырсыз икән?

Е г е т л ә р:

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен да алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Я л г ы з________________:

Аклы ситса күлмәк кияр,

Итәге җиргә тияр.

Е г е т л ә р:

Үзе сөйләр,үзе көләр,

Ул ярлар кемгә тияр?

К у ш ы м т а.

К ы з л а р:

Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Е г е т л ә р:

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

К ы з л а р:

Алын алырсыз микән?

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып, сайлап,

Кемне алырсыз икән?

Е г е т л ә р:

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен да алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Ялгыз______________:кызлар, егетләр! Уйнык!

(яшьләр кулга кул тотынып капка ясап бер-берсе артына тезеләләр. Капка астыннан беренче булып Ялгыз_______үтә, үзенә пар алып чыга, һәм соңгы кешеләр артына басалар. Соңгы калган парга җәза бирелә)

__________Әйдәгез әле Гүзәл белән Айнурны җырлатыйк!

Гүзәл белән Айнур "_____________________________" җырын җырлый.

(Җыр тәмамлангач, катнашучылар талгын музыкага,таралалар)




© 2010-2022