Рабочая программа по внеурочной деятельности (5 класс)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕК БУЕНЧА ЭШ ПРОГРАММАСЫ

(рустелле укучылар өчен)


"Әкияттә кунакта"

(эстетик - сәнгать юнәлеше)

Татар әдәбияты, 5 нче сыйныф

Аңлатма язуы


Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 5 сыйныфлар өчен өчен тәкъдим ителә. Программа "Төп гомуми белем бирүнең Федераль Дәүләт белем бирү стандарты"на нигезләнеп, яртыеллыкка атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Программада шәхесне рухи-әхлакый яктан үстерү һәм тәрбияләү концепциясенең һәм универсаль уку гамәлләрен формалаштыру программасының төп положениеләре исәпкә алынды.

Максаты: әкиятләр белән таныштыру; укучыларда эстетик сәнгать рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру; балаларны, үз мөмкинлекләрен оста һәм урынлы файдалана белергә өйрәтү, тормышта югалмыйча мөстәкыйль яшәүче шәхес тәрбияләү;

Бурычлары:

  • укучының шәхси мөмкинлекләрен чынга ашыру һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру.

  • укучыларда үзе теләгән эшчәнлектә уңай мөхит тудыру;

  • укучыларда хезмәткә, сәнгатькә, милли мәдәнияткә карата мәхәббәт тәрбияләү;

  • укучыларның сөйләм телен үстерү.

Театр эшчәнлеге балада әдәбиятка, театрга карата кызыксыну уята. Балаларның тормышы кызыклырак, эчтәлеклерәк була бара. Иҗат шатлыгын тою аларны куандыра.

Дөрес юнәлеш биргәндә, балада артист, режиссёр, театр рәссамы, дирижёр хезмәте турында күзаллау формалаша. Аның танып-белү эшчәнлеге ныгый. Бала берникадәр вакытка герой булып тора, үз-үзенә бәя бирә, үз гомерендә беренче кул чабуларны ишетә.

Театр - коллектив хезмәт. Спектакль - коллективның иҗади тырышлыгы нәтиҗәсе. Әкиятләрне сәхнәләштерү бердәмлек, чын дуслыкның кадерен белү, үз-үзеңә һәм башкаларга карата таләпчәнлек тәрбияли.

Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру түбәндәге принципларга нигезләнә:

  • фәннилек;

  • аңлаешлылык;

  • күрсәтмәлелек;

  • теория белән практиканың бәйләнеше;

  • укучыларга индивидуаль якын килү.

Дәрестән тыш эшчәнлекне үткәрү формалары

  • текстлар белән эш

- әкиятләр белән танышу;

  • практик занятиеләр

  • рольләргә бүлү, сценарий төзү;

  • әкиятләрне сәхнәләштерү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә юнәлтелгән универсаль уку гамәлләре (УУГ)

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Танып белү универсаль уку гамәлләре

  • үзеңә кирәкле информацияне таба белү;

  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру

Регулятив универсаль уку гамәлләре

  • үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, эшчәнлегеңне оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Эчтәлек

1. "Кем нәрсә ярата? " татар халык әкияте 3 сәг.

2. "Бүләк кемгә" татар халык әкияте 3 сәг.

3. "Мәче, юлбарыс һәм кеше" татар халык әкияте 3 сәг.

4. "Өч угыл" әкияте 3 сәг.

5. " Куян кызы" әкияте 3 сәг.

6. Минем иң яраткан әкиятем. 1 сәг.

(презентация)



© 2010-2022